7


  • Учителю
  • Конспект урока Татар халык җырлары – иң кадерле мирас.

Конспект урока Татар халык җырлары – иң кадерле мирас.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 сыйныф 1 чирек 1 дәрес


Тема: Татар халык җырлары - иң кадерле мирас.


Максат:Татар халык җырларының үзенчәлекләрен билгеләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1) Әсәрләр тыңлап һәм гади көйләрне импровизацияләп музыкаль иҗат тәҗрибәсе булдыру

2) Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

3) Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

4) Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.


Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.


Җиһазлау һәм материал: презентация, компьютер, баян, музыка уен кораллары


Дәреснең технологик картасы.


Дәрес этаплары

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Оештыру.

Эшчәнлеккә мотивлаштыру

1. Уңай халәт тудыру.

- Хәрле көн балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!

Балаларда яхшы кәеф, эшлсе килү халәте тудыру

Бер-бересенә яхшы теләкләр телиләр


Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру.

2. Укучыларда белем алуга ихтияҗ тудыру. Проблемалы сораулар ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау:

- Җәйге каникул вакытында сез нинди музыка тыңладыгыз?


"Туган тел"җырын башкару


- Әйтегез әле, бу җырны кем язган, сез аның авторларын беләсезме?


- Г.Тукай менә болай дигән: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер".

Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз


Сез ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сүз алып барабыз?

Дәреснең темасы: "Татар халык җырлары - иң кадерле мирас".

Димәк без сезнең белән үзебезнең алдыбызга нинди максат куябы?


Балаларга җырны сәнгатьле башкарырга ярдәм итә.


Балалар белән

әңгәмәләшә

Балалар җәйге каникул вакытында алган музыкаль тәэсирләре белән уртаклашалар


Балалар җырны сәнгатьле башкаралар


-Бу җырның сүзләрен татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай язган, ә көен - халык.

- Халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.


- Татар халык җырлары турында.


Татар халык җырларының үзенчәлекләрен ачыкларга.


Уй-фикерләрне чагылдырганда дөрес сөйләм куллана белү;


Яңа тема өстендә эш.

-Татар җырлары, көйләре- татар музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Аларда татар халкының көнкүреше, йолалары, хезмәт бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла.

- Ә сез ничек уйлыйсыз, халык көйләре ничек барлыкка килгән? Алар ничек безнең көнгә тиклем сакланып кала алганнар?

Халык җырларының күбесе җырлар өчен иҗат ителгән, ә кайберләре исә нинди дә булса музыка уен коралында башкарылалар.

Халык җырлары берничә төргә бүленәләр: озын көйләр,

кыска көйләр,

бәетләр,

мөнәҗәтләр,

авыл көйләре,

уен җырлары


Балалар белән

әңгәмәләшә

-Халык көйләре үзләренән - үзләре тумаган. Элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган. Димәк, аларның авторлары булган. Телдән - телгә күчеп, алар шомара барган, камилләшкән.

Яңа мәгълүмәтне анализлый белү, системага китерә белү, йомгаклап нәтиҗәләр ясый белү

Материалны ныгыту

"Тәфтиләү" т.х.җыры - тыңлау, анализлау

"Хәмдия" т.х.җыры - тыңлау, анализлау

"Уфа-Чиләбе" т.х.җыры - тыңлау, анализлау


"Әнисә" т.х.җыры - өйрәнү

Балаларга җырны сәнгатьле башкарырга ярдәм итә.


"Тәфтиләү" т.х.җыры озын, сузып җырланыла

"Хәмдия" т.х.җыры

"Уфа-Чиләбе" җыры тиз җитез яңгырый

"Әнисә" т.х.җырын сәнгатьле башкарырга өйрәнү

Уй-фикерләрне чагылдырганда дөрес сөйләм куллана белү;


Рефлексия

Бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди музыка төре белән таныштык?


- Ниндимузыкаль әсәрләр белән таныштык, тыңладык?


- Нинди җыр өйрәндек?


Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, укучыларның эшчәнлеген бэялэү һәм киләчәккә максат билгеләү


Өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә белү.

Үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү.


Тема:"Татархалкының уен җырлары, такмаклары"

Музыка укытучысы: И.К.Төхбәгалиева

2013-2014 нчеукуелы

Максат: 1.Татар халкыныңуенҗырлары,такмакларытурындамәгълүматбирү.

2.укучыларның дөресҗырлау, музыканы тою сәләтләренүстерү, темплыҗырларашадөрес дикция булдырубуенчаэшләү;

3. балаларга эстетик тәрбиябирү, татар милли музыка сәнгатенәихтирамхисләретәрбияләү.

Җиһазлау:КомпьюторВидеопроекторЭкранБаянМузыкальүзәк.

Дәрестибы: Яңа материал аңлату.

Дәреснеңкыскача планы:

I Оештыру.

II Үткәнбелемнәрнеактуальләштерү.

1.Үткән дәрестемасынкабатлау.

III Яңаматериалныаңлату.

1."Көйнетанып бел" музыкаль уен

1.Музыка тыңлау "Тула микәнчиләге"

2. Уенҗырлары,такмаклартурындамәгълүматбирү.

IV. Җырлаукүнегүе.

Яңаҗырөйрәнү "Төймә"

Өйрәнгәнберҗырныныгыту "Тик туганҗирдәгенә"

V. Йомгаклау.

VI. Өйэшебирү.

VII. Музыкальсаубуллашу

Дәресбарышы.( Укучыларкласскакергәндәсалмаккына "И туган тел" көеяңгырый.)

I Оештыру.

1 слайд "Хәерле көн"

Сәламләү җыры.

II Үткән белемнәрне актульләштерү.

-Укучылар сез класска кергәндә нинди көй яңгырады?

-"Туган тел"

- Әйе, халкыбызның иң моңлы көйләренең берсе. Аның Тукай сүзләренә җырлануында да тирән бер мәгънә бар.

2 слайд «Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер» - дип язган Г.Тукай

Чыннан да халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.

-Халык җырлары ничек барлыкка килгәннәр соң?

-Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.

- Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.

-Әйдәгез әле,бергәләп табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.

3 слайд 1) Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр.

(Тальян)

4 слайд 2) Алты - җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Элек минсез үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

5 слайд 3) Сызгычыңны сызып җибәр -

Көйләр агылсын әле.

Йөрәкләргә мин чыгарган

Моңнар кагылсын әле.

Телгәләсен бәгырьләрне,

Актарылсын уйлары.

Башларыңны кыңгыр салып,

Кылларымда уйнале.

(Скрипка)

6 слайд Иреннәргә терисең,

Чиртеп, көйләр көйлисең.

(Кубыз)

Молодцы укучылар

III Яңа материалны аңлату.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән халык җырларының төрләре белән танышуны дәвам итәрбез.

7 слайд Әйдәгез әле "Көйне танып бел" дигән уенын уйнап алабыз .

1.Сез бу көйне ничә нотадан таныйсыз? (…)

Баянда уйнау.

"Әпипә"- танып белгәч, тыңлау

"Әнисә"- шулай ук тыңлау

-Бу җырлар инде икесе дә сезгә таныш.

- Алар ничек яңгырады соң?

- дәртле,күңелле,тиз,җитез…

- Ә аларны кайларда җырлыйлар микән?

- биегәндә,күңел ачканда…

Шулай итеп бу җырларның төре ничек дип атала соң? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк

8 слайд Биесәнә,биесәнә.

Биюләре күңелле,

Син күңелле биегәнгә,

(Нәрсә?)әйтәм түгелме?

-такмак.

9 слайд -Әйе, бүгенге дәрес темасы да такмаклар һәм уен җырлары.

10 слайд. Такмаклар - дип бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар. Кайчандыр такмаклар үзенә күрә уен коралы, гармун вазифасын үтәгән. Хәзер алар күбрәк көлкеле эчтәлектәге куплетлар рәвешендә башкарылалар. Аларга шул ук "Әнисә","Әпипә","Шома бас"җырларын кертергә мөмкин. Әйткәнемчә бу көйләр сезгә таныш.

Әйдәгез"Әнисә"көен бәрмә уен коралларында уйнап карыйк.

Бик матур уйнадыгыз.Молодцы.

Элек электән үк яшәп килгән бию такмаклары белән уен җырлары һәрвакытта бер-берсе белән бәйләнештә .

11 слайд . Уен җырлары - ул татар халкының җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары.

Аларны борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар. Шулай булгач аларда күп кеше катнаша.

12 слайд.Уен җырларының төзелеше, ягъни композициясе ике өлештән - түгәрәк әйләнгән вакытта салмак итеп җырлана торган озын җырдан һәм уртадагылар биегәндә кызу итеп башкарыла торган кушымта - такмактан тора.

"Кәрия-Зәкәрия",

"Челтәр элдем читәнгә"

"Төймә".

"Тула микән чиләге"һ.б

Музыка тыңлау: "Тула микән чиләге"

IV. Җырлау күнегүе.

а. Гамма 5

б. Мин җырлыйм, туган телемдә 7

в. Мы перебегали берега. 8

г. дуба-дуба 9

д. Звуки природы 14

13 слайд.Физкультминутка. Кәрия-Зәкәрия

14 слайд.V. Яңа җыр өйрәнү "Төймә" татар халык уен җыры

Ал булмый булмас инде лә,

Гөл булмый булмас инде,их!

Кушымта:

Төймә, төймә, төймә, төймә,

Төймә була унсигез;

Кара безнең дус -ишләргә,-

Бар да матур, бертигез.

Төймә, төймә, төймә, төймә,

Төймәләре бер генә;

Кара безнең дус -ишләргә,-

Чәчәк аткан гөл генә.

Җыен дуслар җыелганнар,

Җырламый булмас инде, их!

VI. Йомгаклау.


Бүгенге дәрестә татар халык җырларының нинди төрләре белән таныштык?

Такмаклар һәм уен җырлары

Нәрсә ул такмак?

бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар.

Нәрсә ул уен җырлары?Алар кайларда җырлана?

Җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән- бәйлән уеннары атала.

Аларны борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар.

Әйе. Бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз, матур итеп җырлаганыгыз өчен барыгызга да бишле билгесе куям.

Кайда гына яшәсәк тә, кайда гына торсак та үзебезнең туган ягыбызны,туган телебезне, моңыбызны онытмыйк һәм бүгенге дәресебезне дә "Тик туган җирдә генә" дигән җыр белән төгәллик.

15 слайд.VII. Саубуллашу җыры

Сау бул инде,сау бул инде,

Сау булып тор музыка!

Саубуллашсак та яшә син!

Күңелләр син дә кала.

Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал