7


  • Учителю
  • Конспект урока по музыке в 6 классе по творчеству татарского композитора С. Садыйковой

Конспект урока по музыке в 6 классе по творчеству татарского композитора С. Садыйковой

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: В представленном материале содержится Конспект урока + музыкальные фрагменты + фотографии композитора по музыке для 6 класса ( на татарском языке) на тему «Музыканы тормыш, чынбарлык тудыра һәм шулай да ул, үзенең кешеләргә тәэсир итә алуы аша, тормышны үзгәртүгә йогынты
предварительный просмотр материала

Татар Талкышы гомуми урта белем бирү мәктәбе Чистай шәһәре муниципаль районы ТР













6 сыйныф, музыка дәресе


Дәрес темасы


"Музыканың тормыш, чынбарлык тудыра, һәм шулай да ул, үзенең кешеләргә тәэсир итә алу аша, тормышны үзгәртүгә йогынты ясый ала".















Икенче категорияле музыка укытучысы

Төхфәтуллина Резеда Хатип кызы



6 сыйныф, 2 чирек.

ЧИРЕК ТЕМАСЫ: Музыканың тормышны үзгәртә алу көче.

Дәрес № 1.

Тема: Музыканың тормыш, чынбарлык тудыра, һәм шулай да ул, үзенең кешеләргә тәэсир итә алу аша, тормышны үзгәртүгә йогынты ясый ала.

Максат: 1.Укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштыру; укучыларга музыканың чынбарлыкны үзгәртүгә сәләтле булуын төшендерү; музыка турында теоретик белем запасларын тулыландыру өстендә эш алып бару, С. Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

2. Укучыларның музыкаль сиземләү , музыкаль ритм, хәтер, активлык сәләтен үстерү, музыканы тыңлап укучыларның фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү; җырдагы текстларга аеруча игътибарлы булып, аларны тәэсирле, матур, мәгънәле итеп башкару өстендә эшләү.

3. Музыка сәнгатендәге үсешкә , музыка төзелешенә ,С. Садыйкова иҗаты белән тәрбияләү кызыксыну уяту.

Тип: Комбинирлашкан.

Җиһазлау: ТСО,баян, рәсем репродукцияләре. С. Садыйкова портреты, «Апасым - гомер бишегем» китабы, магнитофон, аудио-кассеталар, карточкалар, фотографияләр, компьютер.

Әдәбият: Хрестоматия, "Их, күңел ачабыз", М.Кәшипов, К.97. И.И.Ткач, "Краткий русско-татарский словарь музыкальных терминов". Казань, 1995. С. Садыйкованың иҗаты.

Метод. Әңгәмә.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Дәрес планы белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

Нинди музыка сезгә тәэсир итә ала ?

3.Яңа материалны үзләштерүгә әзерлек.

Сөй гөмерне, сөй халыкны

Сөй халыкның дөньясын…

Г Тукай.

Бүген Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат алырсыз. Без композиторның җырларын тыңларбыз, аның турында истәлекләр укырбыз, компьютерда тест эшләрсез.

Тактада һәм компьютерда С. Садыйкова портретын күрәсез. Ул халык күңелендә йолдыз булып балкый. Сез әлеге шәхес турында нәрсәләр беләсез?

С. Садыйкова - композитор.

С. Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Аның дәү әтисе Әхмәдиша бабай - Апае районының Тутай авылы кешесе. Сара апа Садыйкова Тутайны «туган авылым» дип йөргән, туганнары янында еш булган (русчага тәрҗемә ителә). Без тыңлап узган «Җидегән чишмә» җырының көен С. Садыйкова иҗат иткән. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гәякын җыр, 30 дан артык музыкаль спектакльгә көй яза.

  • ((С. Садыйкова, Казанда туса да, җыр-моң чишмәсенең башы Апае яклары туфрагыннан тибеп чыкканлыгына горурланып, үзен Апае ягы кешесе итеп санаган. Әби-бабалары гомер иткән Тутай авылы халкын - «авылдашларым» дип, ә бөтен район халкын «якташларым» дипйөрткән ул.

Апае районында, нигездә, татар милләте вәкилләре яши. Биеш, Килдураз, Кабык Күпер авыллары гына рус авыллары буларак билгеле. Татар мохите өстенлек иткәнгә, рус балаларына татар теле өйрәтү укытучыларда әллә ни кыенлык тудырмый.

Мин 1993 елдан бирле Биеш урта мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучылар фәнне кызыксынып, яратып өйрәнә, кичә-бәйрәмнәрдә татарча чыгыш ясый. Әдәбият дәресләрендә генә түгел, укучыларга һәрдаим милли тәрбия бирүне, аларны татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләүне күз алдында тотып эшлим. Шулай ук башка милләт балаларын татар халкының күренекле шәхесләре белән
таныштыруны, милли төбәк компонентын нәтиҗәле куллануны үз алдыма максат итеп куям.
Быел композитор һәм җырчы С. Садыйкованың тууына 100 ел була. Бу уңайдан мәктәпләрдә дә төрле чаралар уздыру күз алдында тотыла. Без тәкъдим иткән дәрес материалы рус балалары белән эшләүче укытучыларга аеруча файдалы булыр дип уйлыйбыз.

4.Яңа белем-күнекмәләр үзләштерү.

«Җидегән чишмә» җырын (Г. Бәширов сүзләре, С. Садыйкова көе) тыңлау. Әңгәмә уздыру.

Бирем.

  • Бу җыр нәрсә турында?

Укучы. Чишмә, йолдыз турында. Чишмә суы чиста, шифалы була. Ә йолдыз якты яна.

  • Әйе, бик дөрес. Әлеге җырның көен күренекле татар композиторы һәм җырчысы С. Садыйкова иҗат иткән.

  • Тәкъдим ителгән сүзләрнең мәгънәсен аңлату, тәрҗемә итү (күңелен кү-
    тәрә, мирас, күренекле, шәхес);

С. Садыйкова - күренекле татар композиторы һәм җырчысы. Ул - Татарстанның халык артисткасы, Тукай премиясе лауреаты.

С. Садыйкова - зур шәхес. Ул музыка өлкәсендә бай мирас калдырды. Композиторның җырларын Татарстанда да, Казахстанда да, Урта Азиядә дә, илебезнең башкатөбәкләрендә дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар. Аның көйләре кешеләрнең күңелен күтәрә.
4.Яңа белем-күнекмәләр үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү:

  • С. Садыйкова кем ул?

  • Ул нинди әсәрләр иҗат иткән?

- Композитор нинди зур исемнәргә лаек булган?

- Халык аның җырларын яратамы?

Әңгәмә.

«Калфаклы Сандугач» сүзтезмәсенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Сандугач - кош. Матур сайрый.Ә Сара апа матур җырлый.

Укытучы. Әйе, сандугач искиткеч матур сайрый. Аның турында бик күп җырлар бар.

Фоторәсемнәрдә Сара апа күбесенчә калфактан. Димәк, ул калфак кияргә яраткан. Калфак татар хатын-кызларының милли баш киеме санала. Димәк, Сара апаны Калфаклы Сандугач дип атау бик килешеп тора.

Апае районының төрле авылларында күренекле якташ шәхесләребезнең музейлары бар.

Истәлекле сәфәр.

Сентябрь аенда без музейларга бардык: Тутайда - Сара апа Садыйкова, Олы Бакырчыда Шәүкәт ага Галиев музеенда булдык.

Сара апа Садыйкова турында безгә 42 ел балалар укыткан Нурҗиһан апа сөйләде. Без артистканың сәхнә киемнәрен, бизәнү әйберләрен зур кызыксыну белән карадык, грам пластинкадан аның тавышын тыңладык.

Ш. Галиевнең иҗат йортында булдык. Безгә андагы һәр экспонат ошады. Экскурсиядән без
бик канәгать булып кайттык. (Текст русчага тәрҗемә ителә.)

Музыка тыңлау.

  • Истәлекләрдән берничә өзек уку (укытучы сайлавы буенча).

  • "Танго"

  • "Вальс»

  • Җырларның стилен табу.

  • Нинди характерда җырлар яңгырый?

  • Нәрсә турында җырлар?

5.Яңа белемнәрне ныгыту.

Җырлау күнегүе.

  • Авазлар рәте.

  • Ике тавышка җырлау:

Соль, Соль, ля ,си, до. Соль, Соль, ля ,си, до.

Соль, фа, ми, ре, до. Соль, фа, ми, ре, до.

  • Ма- мо -ми -му -ма - сузып җырлау.

  • "Зәйнәбем"

Җыр җырлау.

"Җидегән чишмә", С. Садыйкова музыкасы,Г. Бәширов сүзләре.

  • Җырның эчтәлеген ачыклау;

  • Җырның характерын ачыклау;

  • Җырны фразалап өйрәнә башлау.

(Укучылар ике төркемгә бүленә, аларга карточкалар таратыла. Бу эш төрле авырлыкта һәм
ул укучыларның ни дәрәҗәдә теманы үзләштерүләрен искә алып бирелә.)

I төркемгә бирем (катлаулырак). Нокталар урынына тиешле сүзләрне язарга.

  1. Апае районының... авылында С. Садыйкова музее бар.

  2. Тутай авылында С. Садыйкованың ... яшәгән.

3. Дәрес С. Садыйкованың җыры белән башланып китте.

4.С. Садыйкова -күренекле татар... һәм....

5.Апасыбызның иң матур бер яңа урамы... ... исемен йөртә.

II төркемгә бирем (җиңелрәк). Күп нокталар урынына Тутай сүзен төрле килешләрдә
куеп язарга.

  1. Апае районында... авылы бар.

  2. Сара апа... горурлыгы.

  3. Сара апа... гел сагынып яшәгән.

  4. ... Апаска кадәр автобус йөри.

  5. ... С. Садыйкова музее бар.

6.Дәрескә йомгак ясау.

1. Тест биремнәрен үтәү (компьютерда).
С. Садыйкованың туган җире:

  • Казан;

  • Тутай;

  • Апае.
    Күренекле -

  • известный;

  • умный;
    -добрый.

С. Садыйкова күренекле -

  • рәссам;

  • биюче;

  • композитор һәм җырчы.

С. Садыйкова кәй язган җыр:

  • «Җомга»;

  • «Җидегән чишмә»;

- «Күбәләгем».

Укытучының йомгаклау сүзе. (Ул Г.Зәйнашеваның С.Садыйкова турындагы сүзләрен укый. Текст экранда күрсәтелә.)

«Халкыбыз үзенең кадерле Бибисарасын - ак калфаклы Сара Сандугачын онытмас, мәңге
сагыныр, юксыныр. Һәм аның җырларын, аның гүзәл моңнарын үзе белән киләчәккә алып барыр. Татар халкы яшәгәндә, Сара Садыйкова моңнары да яшәр...». (Текст тәрҗемә ителә.)

7.Өйгә эш.

Композитор турында кабатла.

Җырның сүзләрен кабатла.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал