7


  • Учителю
  • Конспект урока музыки на татарском языке Тема урока: 'Танцевальность' (Бию сыман әсәрләр)

Конспект урока музыки на татарском языке Тема урока: 'Танцевальность' (Бию сыман әсәрләр)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

3 сыйныф - 1 чирек - 6 дәрес.

Тема: Бию сыман әсәрләр

Максат: Бию сыман әсәрләрне тыңлап аларның үзенчәлекләрен билгеләү.

Бурычлар: балаларда музыкага мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләргә, музыкаль тәэсирләрен баетырга;

- җырлау кагыйдәләрен искә төшерү;

-табигый яңгыравыклы тавыш белән җиңел, көчәнмичә һәм аһәңле итеп җырлау;

- җырларны бергә башлау һәм тәмамлау.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1) Әсәрләр тыңлап һәм гади көйләрне импровизацияләп музыкаль ижат тәҗрибәсе булдыру

2) Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

3) Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

4) Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.


Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.


Җиһазлау һәм материал: презентация, компьютер, баян, музыка уен кораллары, Р.Щедрин, М.Глинка портретлары.


Дәреснең технологик картасы


Дәрес этаплары

Дәрес барышы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Оештыру.

Эшчәнлеккә мотивлаштыру

1. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Бер-берсенә теләкләр телиләр.


Актуальләштерү.

Максат: яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру.

"Без - өченчеләр" җырлау күнегүен өйрәнү. Вокаль хор эше.


"Алтын безнең җир" - җырның 2 куплетын өйрәнү.

2. Укучыларда белем алуга ихтияҗ тудыру. Проблемалы сораулар ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау:


Р.Щедринның "Конек-Горбунок" балетыннан "Алтын балыклар" фрагментын тыңлау.


Балаларга җырлау күнегүен дөрес итеп өйрәнергә ярдәм итү


-Исегезгә төшерегз әле, үткән дәрестә без нәрсә турында сүз башлаган идек?

Бүген дәрестә нәрсә турында сүз булыр икән? Бу сорауга җавпны сез бер музыкаль әсәр тыңлагач җавап бирерсез


-Әйтегез әле, бу әсәр ничек яңгырады? Нинди китка охшаган?


- Димәк без бүген нәрсә турында, нинди әсәрләр турында сөйләшәчәкбез?

Балалар җырлау күнегүен өйрәнәләр.

Җыр, бию һәм марш үсеш алып, җыр сыман, бию сыман, марш сыман әсәрләргә әверелүләре турында.

Балалар әсәрләрне игътибар белән тыңлыйлар


- Бу әсрдә без биюгә охшаган музыка ишеттек.


Бию сыман әсәрләр турында.


Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.

Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.


Яңа тема өстендә эш.


Р.Щедринның "Конек Горбунок" балеты турында белешмә

-"Конек-Горбунок" әкиятен кем язган?


- Әкиятнең эчтәлеген исегезгә төшерегез


-Бу әкияткә нигезләнеп, композитор Р.Щедрин балет иҗат иткән. Исегезгә төшерегез әле, нәрсә ул балет?


-Менә сезнең алдыгызда шушы әкияттән өч сурәт: 1)Алтын балыклар биюе

2)Төн

3)Царь Горох

-Әле яңграган әсәр шушы сурәтләрнең кайсысына туры килә?

-Ершов.

Балалар "Конек-Горбунок" әкиятенең эчтәлеген кыскача сөйләп китәләр.


Балет - музыкаль спектакль. Анда геройлар бер-берсе белән хәрәкәтләр, мимика, бию ярдәмендә аңлашалр.

"Алтын балыклар"ны сурәтләгән рәсемгә. Чөнки бу әсәрнең музыкасы җиңел, уйнаклап, яңгырады.

Фикер алышуда катнашу, үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү.

Әсәрләр тыңлап һәм гади көйләрне импровизацияләп музыкаль ижат тәҗрибәсе булдыру

Үткән материалны ныгыту.

Ф.Шопенның Полонезын тыңлау.


"Баламишкин" т.х.җыры - җырны өйрәнә башлау

Без сезнең белән беләбе, биюләрнең төрләре бик күп: төрле халык биюләре: татар, башкорт, рус, мари, чуваш, һ.б.

Элек, Англияда, Францядә, һәм башка илләрдә зур сарайларда, бәйрәмнәрдә (бал вакытларында) матур биюләр биегәннәр. Аллеманда, жига, вальс, полонез, мазуркалар.


Полонез - Польшада килеп чыккан бию. Ул элек бөек дип атлган. Бу биюне парлап атлап биегәннәр. (парное шествие). Бу бию белән баллар бәрәмнәр ачылган.

Хәзер без сезнең белән Ф.Шопенның Полонезын тыңлыйбыз.

Бу әсәр ничек яңгырый?

Бию сыманмы...?


Балаларга җырны дөрес итеп өйрәнергә ярдәм итү

Балалар әсрне тыңлыйлар.

-

Горур, көчле, бәйрәмчә.

-Бию сыман. Чөнки аның көенә бию хәрәкәтләре ясап була.

Балалар җырны өйрәнәләр, 1 куплетны сәнгатьле башкаралар.

Әсәрнең сәнгатьчә-образлы эчтәлеген, музыкаль телен анализлау.

Музыкаль башкару ниятен коллектив иҗатта үтәү.

Үз-үзенең башкаруына төзетмәләр кертү.


Рефлексия

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, укучыларның эшчәнлеген бэялэү һәм киләчәккә максат билгеләү.


- Нинди музыкаль әсәрләр белән таныштык, тыңладык?

- Нинди җыр өйрәндек?

Бүген дәрестә без нәрсә белән шөгыльләндек?

Бию сыман әсәрләренең үзенчәлекләрен билгеләдек. Әсәрләр тыңладык

Өйрәнелгән материал буенча мәгълүмат бирә белү.

Үз эшчәнлегеңә бәя бирә белү




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал