- Учителю
- Открытый урок по музыке. 6 класс. Преобразующая сила музыки.
Открытый урок по музыке. 6 класс. Преобразующая сила музыки.
Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең музыка укытучысы Мөхәммәтҗанова Г.М.
Ачык дәреснең план-конспекты.
Музыка 6 класс.
Икенче чирекнең темасы: Музыканың тормышны үзгәртә алу көче.
Дәрес темасы: Татар музыкасында патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең каһарманлыгы чагылу; композитор иҗатында М. Җәлил поэзиясенең яңгыравы.
Дәреснең максаты:
1.Музыкаль белем бирү максаты:
-
Татар музыкасында Муса Җәлилнең каһарманлыгын чагылдыручы компазиторларыбызның музыкаль әсәрләре таныштыру.
2. Музыкаль белем һәм күнекмәләр бирү максаты:
-
Яңгыраган музыкаль әсәрләрнең характерларын, интанацион үзенчәлекләрен һәм кеше күңеленә тәэсир итү чараларын билгеләү.
-
Укучыларның җырны башкару сәләтләрен камилләштерү.
-
Вокаль-хор күнекмәләре буенча эшне тирәнәйтү, канон белән җырлауны кабатлау.
3.Музыкаль тәрбия бирү максаты:
-
Укытуга төп юнәлеш итеп тәрбияви юнәлеш бирү.
-
Музыкаль әсәрләрнең характеры, интонация үзенчәлекләре, җырдагы текстлар, укытучы әңгамәсе аша укучылар күңелеңдә үз идеяларыңа тугрылык, патриотлык хисләре тәрбияләү.
Төре: Яңа материал аңлату.
Материал: Халитова Н.Х., Бакиева Н.В., Җиһаншина М.В., Кадыйров И.Ш. Татар мәктәпләре, гимназияләре өчен музыка программасы һәм дәрес эшкәртмәләре. Дмитриева Л.Г. Черноиваненко Н.М. Методика музыкального воспитания в школе. "Каләм белән җиңдем дошманны" җыентыгы.Тыңлау өчен материал: Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов, Салих Сәйдәшев дисклары, "Җырлап ачыла күңел" җыентыгы, күрсәтмә материал, ТСО.
Дәрес барышы:
1. Укучыларны дәрескә оештыру. Магнитофон аша М. Җәлилнең "Җырларым" җыры уйнатыла.Укучылар класска керә.
2. Яңа материал өйрәнү.
Герой-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. 10-11 яшьләрендә үк шигырьләр яза башлый. Бөек Ватан сугышына кадәр бик күп лирик шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә, "Алтынчәч" либреттосын яза.
Талантлы шагыйрь Муса Җәлил сугыш башлану белән фронка китә һәм анда фашист илбасарларына каршы батырларча сугыша. 1942 елда каты яраланган хәлдә фашистлар кулына эләгә. Концентрацион лагерьда һәм Берлинда әсирләр арасында яшерен эш алып баруы өчен Моабит төрмәсенә ябыла. 1944 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Муса Җәлил соңгы сулышына кадәр дошманга каршы көрәшен туктатмый.
Муса Җәлилнең каһарманлыгы күп кенә сәнгать әһелләрен иҗатка илһамландырган. Язучылар аны зурлап әсәрләр иҗат иткәннәр, скульпторлар аның сынын койганнар, рәссамнар аның батырлыгын гәүдәләндергәннәр, композиторлар аның образын музыкада тудырганнар.
Сугышка кадәр "Алтынчәч" либреттосының авторы буларак Муса Җәлил операны иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһанов белән берлектә эшли, алар иҗатташ дуслар булалар.(альбомнан опера күренешләрен күрсәтү)
Нәҗип Җиһановның иң күренекле монументаль әсәрләре - опералары, симфоник әсәрләре, җырлары милли сәнгатебезнең алтын фондына кертелгән. Аның иҗатына музыкаль характерларны күпкырлы итеп куллану, жанрларны аралаштыру хас. Опера һәм симфонияләрендә аның төп осталыгы кискен конфликтлы драматургия тудыра белүендә.
3. Музыка тыңлау.
Сугыштан соң Җиһанов Муса Җәлилнең батырлыгын гәүдәләндергән "Җәлил" операсын яза. Операның либреттосын композитор Җәүдәт Фәйзи язган. Операның беренче премьерасы 1959 нчы елның 19 июньендә Мәскәүнең Зур театрында була. .(альбомнан Зур театрны, опера күренешләрен күрсәтү)
Хәйдәр Бигичев башкаруында "Җәлил" операсыннан Муса Җәлил ариясен тыңлыйбыз.
Нәрсә ул ария? (укучы җавап бирә)
Бирем. Арияны тыңлаганда музыканың хәрәкәтенә һәм аның характерына, сүзләрнең эчтәлегенә игътибар итегез.
Сораулар. Герой нинди хисләр кичерә? Ул нигә борчыла? Сөйгәненә ниләр җиткерә? Музыка геройның хисләре белән тәңгәл киләме?
Муса Җәлилгә багышланган тагын бер классик әсәрдән бер өзек тыңлап үтик. Татар композиторларының беренче рәтендә торган Алмаз Монасыйповның "Муса Җәлил" дип аталган 2 нче симфониясе. Бу симфониясендә герой-шагыйрьнең батырлыгы, фаҗигалы язмышы чагыла. Хисләрнең тирәнлеге, музыканың эмоциональ йогынтысы сокландыра.
Бирем. Симфониядәге моңлы, сузынкы көйгә игътибар итегез.
Сораулар.Сузынкы, моңлы көй аша композитор ни әйтергә теләгән?
Бу музыканы икенче төрле реквием дип тә атыйлар.
Реквием - үлгәннәрнең якты истәлегенә багышланган музыкаль әсәр.Укучылар дәфтәрләренә язып куялар. (20 мин.)
4. Хор-вокал күнекмәләре, җыр өйрәнү.
Алдагы эш төре җыр өйрәнүгә күчкәнче тавышны ачу өчен җыр күнегүе җырлап алыйк.(тактага күнегүнең ноталары языла) Дикция, ритм, интонациягә игътибар итү.
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
1. Сүзләре белән җырлау.
2. Ноталар белән җырлау, кул чабып ритмик рәсемне билгеләү.(ноталарны кабатлап алу)
3. Канон белән җырлау.
Укучылар дәрес башында яңгыраган җыр сезгә танышмы? Җырның авторлары кем?
Җавап. Салих Сәйдәшевнең Муса Җәлил сүзләренә язган " Җырларым" җыры.
Салих Сәйдәшев татар классик музыкасына нигез салган, профессиональ музыка белән халык моңнарын бергә үреп татар моңын беренче булып югары дәрәҗәгә күтәргән композитор. Муса Җәлил дә Сәйдәшев тә халыкка хезмәт иткәннәр шуңа да Салих Сәйдәшев Җәлилнең иҗатына мөрәҗәгать итә. Җырны тыңлыйк.
Бирем. Җырны өйрәнәчәкбез, интонациясен, тавыш үзгәрешләрен, ритмын, дикциясен игътибарлап барыгыз.
Укучыларга җыр текстларын тарату. Беренче, икенче куплетлар өстендә эшләү.
Җырларым
Салих Сәйдәшев музыкасы
Муса Җәлил шигыре
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын ,
Шул кадәрле җирдә хакыгыз !
Сездә минем бөтен тойгыларым ,
Сездә минем керсез яшьләрем .
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын ,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым ,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырны өйрәнгәндә дөрес интонация, ачык дикция, төгәл ритм белән башкару. Көйләнгәнлеккә ирешү.
Укучылар, җыр өстендә эшләүне киләсе дәрестә дәвам итәрбез.
5. Музыкаль терминнар өстендә эшләү.
Музыкаль сүз запасыбызны баету өчен бер бирем үтәп алыйк. Бу биткә дәрестә кулланылган музыкаль терминнарга билгеләмәләр язылган, тик терминның исеме язылмаган. Тактадагы сүзләр кайсы бигеләмәгә туры килә, шул билгеләмә турына язып чыгыгыз. (20 мин)
6. Дәресне йомгаклау.
Укучылар, бүген дәрестә нинди теманы ачтык?
Җавап. Татар музыкасында патриот-шагыйрь МусаҖәлилнең каһарманлыгы чагылу; композитор иҗатында М. Җәлил поэзиясенең яңгыравы.
Муса Җәлилнең каһарманлыгы кайсы композиторлар иҗатында, нинди әсәрләрендә чагылды?
Җавап. Нәҗип Җиһановның Муса Җәлилнең батырлыгын гәүдәләндергән "Җәлил" операсында.
Алмаз Монасыйповның "Муса Җәлил" дип аталган 2 нче симфониясендә.
Җәлилнең поэзиясен кайсы композитор иҗатында ишеттегез?
Җавап. Салих Сәйдәшевнең Муса Җәлил сүзләренә язган " Җырларым" җырында.
Сүзлек запасыбызны нинди сүзләр белән баеттык?
Җавап. Опера, Реквием, Симфоник оркестр, Симфония, Ария, Либретто.
Укучыларга билгеләр кую.
Өй эше: Дәрестә үткәннәне кабатларга. Музыкаль терминнарны укып килергә.
Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше фашист палачлары тарафыннан гильотинада җазаланып үтерелә. Туган илләренә, ватандашларына, яраткан иң якын кешеләренә тугрылык хисе аларны хыянәттән саклый. Тугрылык - сүзләребездә, эшләребездә, дөрес булу дигән сүз. Тугры кеше ялган сөйләмәс, беркемне алдамас, башкаларга карата хәйлә кылмас шуңа аның кешеләр арасында дәрәҗәсе булыр. Һәркем тарафыннан сөелер һәм искә алыныр. Без моны Муса Җәлил мисалында яхшы күрдек. Тугры булыгыз, кешеләр сезне яратыр, дәрәҗәле булырсыз.