7


  • Учителю
  • Осенний утренник для подг.гр. на татарском языке

Осенний утренник для подг.гр. на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font size="6">Алтын көзнең туенда

( 8группа)





Катнашучылар:

Алып баручы

Көз

Туңдырҗай

Юешбикә



Атрибутлар: яфраклар, помидор, кыяр, кәбестә, суган, кишер, сарымсак, кабак, чөгендер, бәрәңге, шалкан башлыклры, бутафор һәм чын яшелчәләр.



А.б. Хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Без бик шатбыз сезне шундый матур, күркәм залда күрергә. Менә инде җәйләр дә үтеп китте, салкын, яңгырлы көләр килде... Ләкин көз килде дип моңсуланмыйк әле, көзнең дә бит матур, мул көннәре бар!



Балалар " Күңелле көз" җырына җырлый-биий залга керәләр.







Балалар шигерь сөлиләр.

Гүзәллеге белән килде бу көз,

Килде безкә, күзгә күренеп

Алыннардан келәм җәйгән төсле,

Сары яфракларга төренеп.



Сагышлары белән килде бу көз;

Күңел никтер моңсу: уйлана,

Уйланса да, ямҗле табигатьнең

Иркен кочагына юл ала.



Алтынсыман сары көзләремдә

Каеннар да сары күлмәктән.

Яфрак кебек очып утә еллар,

Шуңа моң ачыла йөрәктән.

Җыр "Осенняя прогулка" (сл.и муз. Е. Скрипкиной)







Балалар шыйгерь сөйлиләр:



Үтте инде җылы җәйнең

Җиләк исле көннәре.

Җиребездә килде көз - кәләш,

Төяп болыт - мөндәрен



Алтын көзнең матурлыгы

Дөньяның кырларында,

Еракка киткән кошларның

Сагыну җырларында.



Кайберәүләр: "Көз җитте", -дип,

Моңсулана, кайгыра.

Кайгырмагыз, дуслар юкка,

Кердек иң матур айга.

ҖЫР "Үтте-китте" (К. Нәҗми сүз., Л. Хисматуллина)



Балалар утыралар, залга "Алтын көз" керә.



Көз. Исәнмесез, нәни дусларым!

Җыелгансыз изге бәйрәмгә.

Коелырга вакыт җитте

Җир өстенә, яфракларга.

Ә кошларга саубуллашып

Юл тотарга җылы якка.

Җырлы-бию " Осенняя" (сл .и муз. Е. Скрипкиной)



А.б. Алтын көз, без сине шундый сагынып көттек. Ничек сагынганыбызны беләсең килсә, шигерьләребезне тыңлап кара.



Шигерьләр

Көз-сылу килгән ерактан,

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.



Каеннеарга - сары яулык,

Миләшкә - муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар.



Вновь осенняя пора

Листья закружила.

И мелодия дождя

Всех заворожила.



Как осенние грибы,

Зонтики мы носим,

Потому что на дворе

Наступила осень.



Осень - это желтая листва,

Осень - неба синева

И на каждой на дорожке

Осень в лужицах видна!



Непогода, солнце скрылось,

Лужа тонким льдом укрылась.

Словно бабочки порхают -

Листья с веток облетают.



Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән,

Елмаеп карый безгә,

Җырлап биешик бергә.



"Куш кулым" ( татар халык уен җыры)



Көз. Дусларым, күрәм, сез бик тапкырлар һәм уңганнар икәнсез. Минем дә сезгә бүләк - табышмакларым бар. Яле тыңлап карагыз:



1.Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә.)

2. Чибәр апама карыйм да елыйм. (Суган.)

3. Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге.)

4. Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (Шалкан.)



Көз. Бигрәк тә тапкырлар да инде үзегез.

А.б. (ата-аналарга карап.)

Ә сез беләсезме ни өчен помидор кызара? Ярар, баш ватмагыз. Безнең балалар бу җавапны сезгә әкият аша аңлатырлар.

Борын-борын заманда

Яшел, иркен бакчада

Яшелчәләр үскәннәр,

Дус-тату яшәгәннәр.



Җыр "Көзге табын" (О. Усманов көе)



Көй астына яшелчәләр керә.



Кыяр. Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.



Кабак. Ә мин Кабак!

Әйтмим каба-кабат.

Боткага да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.



Кишер. Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер - саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.



Шалкан. Минем исемем - Шалкан.

Өстемдә сары чапан.

Минем урыным түрдә,

Әкияттә, табында.





Бәрәңге. Ә мин - тәмле Бәрәңге.

Вак буламын һәм эре.

Сары һәм кызыл төстә,

Кешегә киршк бик тә.



Суган. Ә мин - Суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашап, салкыннарда

Суык тимәс үзегезгә.



Чөгендер. Мин - Чөгкндер. Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борә пешерер өчен һәм

Винегред ашар өчен.



Кәбестә. Ә мин булам Кәбестә.

Мин бик тшмле бәлештә.

Миннән щи пешерәләр

Йә голубцы төрәләр.



Сарымсак. Ә мин - Сарымсак!

Микроблар, булыгыз сак!

Барыгызны да җиңәм,

Йөрәккә мин көч бирәм!



Помидор. Мин булам Помидор!

Помидор - зур синьор!

Кешегә тик мин кирәк,

Мине алыгыз тизрәк!



А.б. Яшелчәләр рәхәтләнеп Кояшта пешәләр,

Кояшта пешәләр, дус-тату үсәләр.

Тик җорзаман Помидор сүзгә килгән,

Помидор сүзгә килгән, дусларга болай дигән:



Помидор. Кем миннән тәмлерәк?

Помидор тәмлерәк,

Помидор баллырак.

Кешегә тик мин кирәк!



Кишер. Ни өчен син мактанасың,

Дусларыңны кимсетәсең?



Бәрәңге. Мактанма, ат дип сыерга атланма.



Сарымсак. Безне хур итмә, үзеңне зур тотма.





Помидор. (масаеп.) Китегез, килмәгез!

Помидор яхшырак,

Помидор тәмлерәк.



Яшелчәләр. (бергә) Мактанасың, мактанасың,

Хәзер өзелеп төшәсең,

Хәзер өзелеп төшәсең,

Берүзеңгенә каласың!



Яшелчәләр урыннарына утыралар.





Карга. Кар! Кар!

Позор! Кошмар!

Юкка кәпрәйгән

Кар!Кар!



Помидор. Берүзем генә калдым.

Юкка, юкка мактандым,

Инде хәзер аңладым,

Оятымнан кызардым!



А.б. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас. Без помидорны кызганыйк, аңа ярдәм кулын сузыйк.

(Помидорны юатып) Бакчаларда ике түтәл,

Кәбестә Берсен суганга күтәр,

Еласаң, күзләрен бетәр,

Биеп күңелне күтәр.



Помидор. Әйдә, дустым, алып барам

Алма коелган җиргә.

Бер биеми булмас инде

Дуслар җыелган җирдә.



БИЮ. "Яфраклар бәйрәме" (Л. Лерон сүз., Р. Еникеев көе)



А.б. Хөрмәтле кунаклар, инде хәзер сез ни өчен помидор кызарганын беләсез.

Көз. Балалар, ә мин сезгә уенарга чакырам.

1."Яшелчәләрне җыябыз" дигән эстафета

2. "Тшме буенча яшелчәне таны"



Көз. Булдырдыгыз, балалар! Күпме кунаклар җыелган безнең бәйрәмдә: ата-аналар, ттәрбияче апалар! Әйдәгез, балалар, тагын кунакларны чакырыйк.

Балалар. Кунаклар! Килегез безнең бәйрәмгә!



Музыка астында Юешбикә белән Туңдырбай керәләр.



Т. Кара әле, Юешбикә, болар безне кунакка чакырганнар ахрысы.

Ю. Син нәрсә, Туңдырбай, ничә еллар бу дөньяда торам, мине кунакка беркемнең дә чакырганы юк әле.

Т. Не говори, малай! Безне беркем дә хөрмәт итми, понимаешь!...

Болай булгач без аларның бәйрәмнәрен бозарга тиеш!



Ю. Ә бу кем? " Алтын көз" үзе түгелме соң?

Т. Шул инде, шул. Әнә ничек шатлана.

Ю. Аны бөтенесе ярата, ә безне юк! (елый)

Т. Ярар, елама инде. Без аны хәзер яңгырлы, суык көзгә әйләндерәбез.

Ю. Әйе, бик әйбәт булыр иде. Аны да, безнең кебек беркем дә яратмас.



Юешбикә Алтын көз янына килә, кулында - савыт.



Ю. Алтын көз, кадерлем, менә шушы суны эчсәң, шундый матур сылукайга әйләнәсең.



Алтын көз суны эчә дә, йокыга китә.



Т. Шәп булды бит әле бу! Хәзер,балалар, мин сезне туңдырам.

Туңдырбай балалар янында җилләткечен селкеп, йөгереп йөри. Юешбикә аларга су сибә.

А.б. Туктагыз әле! Сез нишлисез? Сез бит бәйрәмгә килдегез!

Ю. Әйе шул, арттырып җибәрдек бераз. Безнең сезгә бүләкләребез бар. (конфетлар чыгыра).

Т. (укый) Сни-керс.

Ю. Үзен син сникерс! Бу бит - "Насморкс"!

Т. (укый) Ба-ун-ти!

Ю. Нинди баунти! "Чихаунти"! Өләш конфетларны!



Конфетларны өләшәләр, балалар төчкерәләр.



А.б. Нәрсә соң бу? Ни булды безнең балаларга, Алтын көзгә?

Т. Мондый ямьсез көзне кем яратсын соң? Салкын, юеш булып мәнгегә калачак инде ул!

А.б. Юк, Без алтын көзебезне яратабыз.



Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,

Тамчылар җиргә тама.

Яңгыр көенә бии балалар,

Бу матур көзне алар.



Зонтиклар белән бию.



Көз көнне яңгыр яуса да,

Балалар галош кия.

Күңелле итеп уйнарга

Урамга чыгып китә.



Галошлар белән уен.



А. б. Менә күрдегезме, салкын, юешле көз булса да, балаларыбыз аны бик яраталар. Ә сезгә безнең бәйрәмнән китәргә кушабыз. Сау булыгыз!



Алтын көз уяна.



Көз. Бераз йокыга киткәнмен ахырысы.

Бәйрәмебезне тәмамларга кирәк.

Барысы өчен дә рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!



Алтын көз бүләген биреп китә.





А.б. Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күхңелле дә соң бу көз!



"Сары агачлар" җыры. (О.Усманов көе)











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал