7


  • Учителю
  • Конспект урока, презентация и музыкальные произведения к уроку музыки в 6 классе 'Образы симфонической музыки'

Конспект урока, презентация и музыкальные произведения к уроку музыки в 6 классе 'Образы симфонической музыки'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Максат - Г.Свиридовның «Метель» музыкаль иллюстрацияләре аша укучыларны симфоник оркестрның сәнгатьлелек чаралары ярдәмендә әдәби образларны тулысынча ачу мөмкинлекләрен аңлату

Бурычлар:



Белем бирү:

- музыкаль сәнгатьлелек чаралары турында күзаллауны киңәйтү;

- Яңа төшенчәләр формалаштыру: жанр - музыкаль иллюстрацияләр, симфоник музыка - сүрәтләүче һәм сәнгатьле.

Үстерүче :

- образлы фикерләү, уйлау сәләтен камилләштерү;

- вокаль күнекмәләрне камилләштерү;

- тормыш белән бәйле булган тере сәнгать образы буларак музыканы эмоциональ кабул итү сәләтен камилләштерү;



Тәрбияви:

- үз фикерен курыкмыйча әйтә белергә, иптәшләре фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү;

- симфоник музыкага карата, үз илебезнең музыкаль культурасына карата кызыксындыру уяту;

- Бөек Ватан сугышына багышланган җыр аша укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.



Дәрес барышы



  1. Оештыру өлеше

"Вальс" уйный. Укучылар урыннарына кереп баса.

  • Хәерле көн, укучылар!

Кызлар-реверанс ясый, егетләр - баш ияләр(башта - укытучыга, аннан - кунакларга)

  • Нинди көй каршылады сезне?

  • Метель әсәреннән Вальс.

  • Көй ничек яңгырады?

  • Күтәренке рухта, романтик, бәйрәмчә.

  • Әйдәгез, без дә бер-беребезгә шундый кәеф бүләк итеп урыннарга утырыйк.

Безгә ике командага бүленергә кирәк:

Әйдәгез, туташлар һәм кавалерлар командалары булсын ул. Иң

беренче "Башваткыч" уены уйнап алыйк.

Сораулар:

  1. Метель кинофильмының композиторы

  2. Пушкин белән Свиридовны нәрсә бәйли

  3. Дәрес башында яңгыраган көйнең исеме

  4. Метель сүзенә рус телендә синоним

  5. Күп музыкантларны берләштергән, музыкаль әсәрләр башкаручы коллектив;

  6. Муз. иллюстрацияләр нинди көй белән башлана

  7. Метель әсәрендәге төп геройларның берсе

  8. Свиридов иҗатындагы төп жанр

  9. Күзачкысыз буран вакытында бердәнбер күзгә чалынган здание.

  10. Күп авазларның бергә яраклашып яңгыравы

  11. Метель әсәрендәге төп героиня



Төп сүз монда иллюстрация. Нәрсә соң ул?

  • Әдәби әсәрдәге бер мизгелне сүрәтләп күрсәтү. Ул рәссамнар жанры.

  • Ә менә Георгий Васильевич Свиридов иң беренчеләрдән булып әдәби әсәрне музыкаль авазлар аша сүрәтләүгә ирешә. Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның "Метель" әсәре буенча симфоник оркестр өчен 9 пьесадан торган "Музыкаль иллюстрацияләр" иҗат итә. Бу әсәр белән без таныша башладык. Ә бүгенге дәрестә без симфоник оркестр музыкасының повестьны тулырак ачып бирү өчен кулланган сүрәтләү чараларын карап китәрбез.

Цикл ничә пьесаны берләштергән?

Аның өчен без бу циклдан 2 әсәргә анализ ясарбыз. Әйдәгез, сезгә иң ошаганнардан сайлыйк: "Тройка", "Романс". Һәр әсәргә анализ ясарбыз, ягъни төркемнәрдә бирелгән таблицаларны тутырырбыз. Туташларга эш: симфоник оркестр башкаруындагы әсәрдәге уен коралларын санарга һәм бу көйне повестьнең нинди өлешен сүрәтләү өчен кулланып булганын аңлатырга.

Ә егетләргә исә көйнең характерын билгеләргә һәм бу көйгә туры килгән күзаллауларны ачыкларга. Шпаргалканы слайдтагы информациядән таба аласыз.

Бер әсәрне тыңлагач аңа анализ ясыйбыз.(15 мин)

"Тройка" әсәре:

-уен кораллары:

барабан-ат чапкан тавыш

Скрипка - буран уйнаган киң басу фонын чагылдыра

Гобой - киң сулыш белән җырлау

Кларнет, скрипкалар кушыла - җыр бөтен басу буйлап яңгыраган кебек.

  • Көй югары тизлектә, кисәк башлана, бөтереп эченә алып кереп китә, дулкынландыра, борчылдыра, ә соңрак тыныч, тигез яңгырый.

  • Геройларның дулкынлануы, куркуы, тынычсызлыгы, нидер буласын көтүләре сизелә.

  • Күзаллаулар: буран, юл, киң басу. Киеренкелек, дулкынлану, борчылу сизелә. Ахырдан атлар тигез генә юртып баралар.

  • Әсәрдә: Владимирның зур басу буйлап хыялланып баруы, Марияның борчылулары, Бурминның уйламыйча шундый хата ясавы.

Мария Гавриловнаның һәм Владимирның күңелендәге буран кебек ташкын хисләре чагыла. Ахырдан көйнең тигез, тыныч булып китүе алдагы тормышның матур булып дәвам итүенә ишарәли.



"Романс"

Уен кораллары: рояль, скрипкалар, альт флейта гобой һәм английский рожок. труба - валторны, кларнет - виолончель

Көй: эш арасында җырлап йөргән кебек башлана, соңрак ике кеше сөйләшкән кебек, бу көй ныгый, аны барысы да күтәреп ала, музыка дулкынландыргычка әйләнә, иң биек ноктасына килеп җиткәч, тынып кала

Бу көй диалог барган кебек. Романс Свиридовта матурлык

һәм камиллек үрнәгебулып тора. Монда барысы да күңелне бөтереп ала:. самимилек һәм гадилек, хисләрне аңлаткандагы сабырлык һәм тыйнаклык, матур тыныч көй үзенең иң биек ноктасына җитә: икесенең дә өстендә авыр йөк булып торган сер ачыла, язмыш аларны сабырлыклары өчен бүләкли .

Менә шулай Свирдов повестьне тулырак аңлатуга ирешә. Монда инде фортепианода уйнаган вариантына караганда симфоник оркестрда уйнаган вариант күпкә баерак та, сәнгатьлелек ягыннан кызыклырак та икәнен сез аңлагансыздыр дип ышанам.

Өйгә эшкә сезгә шушы әсәрләнең берсе булган "Военный марш" буенча инша язарга тәкъдим итәм. Анда сез үзегезне композитор урынына куеп, музыкаль сәнгатьлелек чараларын кулланып көйнең ничек, нинди динамик төсмерләрдә, нинди музыка уен кораллары кулланып, нинди тизлектә, нинди формада булуын тасвирларга тиеш буласыз.

Ә хәзер аз гына киногеройлары образларына әйләнеп алабыз. "Романс" көенә пантомимик этюдлар эшлибез.

Су буендагы скамейкада очрашу.

Вальс - күңелнең ашкынуы

Марш - җиңүче солдатлар

Тройка - котырган буранда кеше бара ( 2 мин)



Рәхмәт укучылар. Сез фильм эченә кереп киттегез.

Ә хәзер җырлау күнекмәләрен камилләштереп алыйк .

Төз итеп утырдык. (3минут җыр күнекмәләре, 7 мин җырлыйбыз.)

"Син кайтмадың" җыры.

Икенче дәрескә җырның сүзләрен ятлап килербез.

Ә хәзер әсәр буенча метель сүзенә синквейн төзибез. ( 3 баланың вариантын тыңлыйбыз). Сезнең фикерләрегез төрле һәм кызыклы. Рәхмәт.

Ә хәзер дәрес өчен билгене үзегез куегыз инде. (Дәрес турындагы фикерләрне язып калдыралар)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал