7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 4 класс Уйнагыз, гармуннар!

Вне классное мероприятие 4 класс Уйнагыз, гармуннар!

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Минзәлә шәһәре гимназиясе





Уйнагыз,гармуннар!

Е.Н.Хакимова, Минзәлә

гимназиясе укытучысы












2015 нчы ел

Алия. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

Йөрәкләргә рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

Шамил. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. "Шена" дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.

Эльмира. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлншендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.

Айгөл. Әйдә дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне

Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

Каршы алсын язгы кичләрне.

Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

Истәлеккә калсын сөйләргә.

Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез итәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Гармун сайлый егет" җыр ( көе Г. Гәрәева, сүз. М.Разов)

Алия. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармөннарының даны тиз арада еракларга тарала.

Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды,

Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре -

Ишетелеп китте сыман

Әнкәйнең эндәшкәне.

Айгөл. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан - Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин - шундыйлардан.

Айгөл. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

Алия. Тальян моңнары ... Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

1 нче сыйныф укучылары.

1 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

2 ук. Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

3 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасың.

4 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр -

Без бит әле үле түгелләр.

5 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Аулак өйләрдә, кичке уеннарда уйналган җырлы уеннарны карап китегез.

Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Чума үрдәк - чума каз" (1-2кл)

Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Зәңгәр чәчәк" (3-4 кл.)

Роберт. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның "бабасы" - гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.

Динар. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.

Айгөл "Гармун алыйк әле дускаем" көе Р Гатауллин, сүз Г.Шакиров

Шамил.

Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

Айдар. Уйна ,бабам , гармуныңны,

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез әти-әни ,

Безнең җырны тыңларга.

Бабаем сугышта булган-

Гармуны да фонтовик,

Үткән-сүткән туктап тыңлый,

Бигрәк матур уйный дип.


Айнур Гармунына кушыладыр

Орден-медаль чыңнары

Ни хикмәттер, бабай җырлый

Гел тынычлык җырларын

-Нигә шулай?- дигән идем,

Бабай хәйләкәр көлә

-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

Шундый көй генә белә.

Вагыйзов Айдар һәм Айнурның бабасы Петров Аркадий бабайга сүз бирелә . (Сугыш вакытында гармун ничек ярдәм итүе турында сөйли, халык көйләренә тезмә уйный.)


Гүзәл. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.


Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Шома бас" халык, җырлы-бию (3 - 4 кл).

Шамил "И әргәнем, гармуным" җыр.

Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Бииләр итек-читекләр" көе Л. Батыр - Булгари, сүз. Ш. Галиев җыр (1 - 2 кл).


Шамил. Өздер әле, дәртле көйләреңне

Әй гармуным минем, гармуным!

Бер баетыйк әле җырга-моңга

Күңелләрне бераз "ярлы"ны

Ничә тапкыр уздык бу юллардан

Авыл урамнарын чыңлатып.


Алия. Бабайларны кайчак сагышлатып,

Әбиләрне кайчак елатып,

Безнең башка килгән кайгыж

Сине дә бит читләп узмады.

Айгөл Кайгыларны тышка чыгармадык,

Җырлый гына идек без бары.

Ничә егет күтәралмас моңны

Син берүзең йөрдең күтәре.

Бер уйласаң, шуның өчен генә

Күрекледер әле бу тәнең.

Айгөл Өздер әле яшьлек көйләренә,

Йөрәкләрне кызлар аңласын

Коелмаган алма, зәңгәр күктә

Сискәнмәгән йолдыз калмасын.

Вокаль ансамбль "Әнҗе бөртекләре" "Кызык шул" көе Л. Батыр - Булгари, сүз. Д. Гарифуллина җыр. (1 -2 кл)

Эльмира. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.

Айгөл. Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада "Арча", "Сарман"нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

"Уен"хореографик ансамбле татар халык биюе "Әпипә"

Эльмира. Ел саен башкалыбыз Казанда "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.

1 ук. Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын.

2 ук. Өзгәләнә гармуннары илнең...

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

3 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулына.

4 ук. Гармун ала татар ...

Җилкендерә

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар...

Җиңеп кара шушы татарны!

5 ук. Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның...

6 ук. Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.


- Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал