7


  • Учителю
  • Мастер - класс на тему: ' Фразеологизмы' (для 5 класса татарской школы)

Мастер - класс на тему: ' Фразеологизмы' (для 5 класса татарской школы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Мастер-класс по Сингапурской технологии по татарскому языку для 5 класса татарской школе.  На уроке были использованы Сингапурские обучающие структура как: ТИМ ЧИР, ФЭН ЭН ПИК, ФАЙН ЗЭ ФИБ. Эти структуры позволяют повторить и обобщить материал в активной форме, задейство
предварительный просмотр материала

Тема: Сөйләмдә-фразеологик берәмлекләр

( 5 нче сыйныфлар өчен сингапур методикасы буенча 10 минутлык мастер-класс)

Максат: укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү; фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү , мультимедиа чаралары һәм сингапур методикасы белән эшләүне камилләштерү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.

Дәреснең төре: мастер-класс

Җиһазлау: фразеологизмнарга ясалган рәсемле карточкалар; компьютер, проектор, презентаия, « Төлке белән Каз»әкиятенең кыскартылган видеосюжет, стенада фразеологизмнар язылган карточкалар, менеджмент, төркем номерын билгеләү өчен саннар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

-Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр, укытучылар, конгресс кунаклары, укучылар.

2. Сингапур методикасы турында кереш сүз.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Educare" Сингапур компаниясе белән берлектә әзерләгән зур проект белән эшли башлады.Сингапур методикасы белән эшләү, методиканың төрле структураларын куллану укучыларны җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертсеннәр өчен аларны нәтиҗәле коммуникация, хезмәттәшлек, командада эшләү, шулай ук яңа идеяләрне алга җибәрү һәм алда көтеп торган дөньяда килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен критик һәм креатив уйлау серләренә төшендерергә ярдәм итә. Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның "Проблемалы укыту", Ә.Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе" укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Сингапур компаниясе тәкъдим иткән яңа укыту методикасы әнә шундый принциптан гыйбарәт.

II Актуальләштерү

Укучылар тезелешеп басып торалар, укытучы укучылар янына килә

  • Бүгенге дәресебезнең ТИМ ЧИРы "Җиң сызганып эш башлыйк!"

( кулларны бер төркемгә куеп, ТИМ ЧИРны хор белән әйтү һәм 2 төркемгә бүленеп урыннарга утыру, теманы ачыклау)

  • Без әйтеп үткән ТИМ ЧИРда нинди сүзтезмә кулланылды?

( тотрыклы сүзтезмә)

  1. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

1. Кадерле укучылар, әйдәгез игътибар белән экранга карыйк. Сезгә " Төлке белән Каз" дип исемләнгән татар халык әкиятеннән кыскартылган сюжет тәкъдим итәм. ЗУМ ИН структурасы

- Сез бу өзектә нинди таркалмый торган сүзтезмәләрне ишеттегез?

( тамак ялгап алу,кайгыга баткан, авызын ачып калды)

  • Бу фразеологизмнар телебездә, көндәлек сөйләмебездә безнең төбәкләрдә еш кулланыла. Аларның мәгънәләрен кайсыгыз әйтә алыр икән?

  • тамак ялгап алу- ашау

кайгыга баткан- кайгыру

авызын ачып калды - бер әйберсез калу

  • Алар фәнни тел белән әйткәндә ничек атала?

( фразеологик берәмлекләр дип атала)

  • Кагыйдәсен кемнәр искә төшереп китәр икән?

(Бер ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологизм, яки фразеологик әйтелмә дип атала).


  • Кем кагыйдәне тулыландырып бетерер икән?

(Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлатып, сөйләмне бетыр, матурайтыр өчен кулланылалар.)


Кагыйдәсе экраннарда чыга.

2. ФЭН -ЭН -ПИКструкурасы (экранда структураның исеме чыга)

Укучылар, сезнең парталарда рәсемле карточкалар бар, сез шул рәсемнәргә карап фразеологик берәмлекләр ягъни фразеологизмнар төзергә тиеш буласыз. Һәр төркемнең 1 нче номер астында утырган укучы башлый.

(Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлата торган рәсемнәр веер формасында ясала, 2 төркемгә дә парталарга куела.ФЭН- ЭН -ПИК структурасының эчтәлеге:

1 нче укучы - битләрне веер формасында тота;

2 нче укучы - бер биремле карочканы ала, "Бу рәсемдә нинди фразеологизм сурәтләнгән?" - дигән сорауны 3 нче укучыга бирә;

3 нче укучы - дөрес дип санаган җавабын әйтә;

4 нче укучы - җавапның дөресме, юкмы икәнлеген раслап кул чаба

Төркемдә утыручы дүрт укучы да бу структураны эшли һәм эшне тәмамлаганнарын раслап тавыш бирә ( уң кулларын уртага куеп пыш-ш-ш диләр)

  1. Йомгаклау

  • Нәтиҗә: димәк, без көндәлек тормышыбызда үз сөйләмебездә татарларның тапкыр, тотрыклы сүзтезмәләрен кулланып сөйләшәбез һәм алар безнең сөйләмебезне җыйнак, матур, кыска итеп әйтеп бирергә ярдәм итә.

  • Кадерле укучылар! Игътибарны экраннарга юнәлтик. Сезгә ике рәсем бирелә, сез шул рәсемнәргә карап төркемнәрдә фразеологизмнар уйларга тиеш буласыз. Башладык. (рәсем чыга ( юл һәм җәймә))

- Әйдәгез, укучылар, бугенге дәрес белән бәйләп, кунакларга үзебезнең изге теләкләребезне җиткерик.

Хор белән:

1 нче төркем - "ЮЛЫГЫЗГА АК ҖӘЙМӘ!"

2 нче төркем - " Хәерле юл!"

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал