7


  • Учителю
  • Урок-экскурсия по математике на тему 'Квадратные корни' (8 класс)

Урок-экскурсия по математике на тему 'Квадратные корни' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок можно использовать как внеклассное мероприятие в 8 классе в рамках недели математики Структура урока имеет чёткую методическую структуру, логически выстроен, насыщен наглядностью, содержит много исторических и интересных материалов. Отвечает требованиям к совр
предварительный просмотр материала

8 нче сыйныф укучылары өчен

Дәреснең темасы: Квадрат тамырлар.

Дәрес формасы: Сәяхәт- дәрес.

Дәрес тибы: Кабатлау.

Максат: 1) үткәннәрне мисаллар чишеп һәм графиклар төзеп ка-

батлау;

2) туган илнең танылган шәхесләре турында белемнәрне арттыру,

туган якның тарихын тирәнтен өйрәнү;

3) зирәклек, өлгерлек,игьтибарлылык, тапкырлык, туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: "Сәяхәт" картасы, тукталышлар өчен күргәзмәлекләр,

магнитофон, индивидуаль эшләү өчен карточкалар, координата-

лар яссылыгын төзү өчен миллиметрлы кәгазьләр, А.М.Бутлеров-

ның портреты ," Урта - Тигәнәле", " Биләр" , " Изге чишмә"тари-

хы , бу истәлекле урыннар төшерелгән фотолар.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.Без бүген сезнең белән гадәти булмаган

дәрес үткәрербез.Бу дәрестә нәрсә эшләгәнебезне белер өчен, менә

шушы биремне үтәп, яшерелгән хәрефләрне табарбыз һәм нинди

сүз килеп чыкканын белербез.

Бирем №1

Телдән исәпләргә.

√36 = , √225 = ,√0,64 = ,√144 = ,√16 ∕ 9 = , √ 49 ∕ 81 =

Җаваплар: 6 , 15 , 0,8 , 12 , 4 ∕ 3 , 7 ∕ 9

Ачкыч: ( С ) ( Ә) ( Я ) ( Х ) (Ә ) ( Т )


Әйе укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз.Сәяхәт-

нең маршруты белән сезне Диләрә таныштырып китәр. "Тигәнәле - Биләр - Изге чишмә - Тигәнәле"

Сәяхәт күңелле, кызыклы узсын өчен, сезнең актив һәм тырыш булуыгыз сорала. Бу сәяхәт вакытында бер- берегезгә ярдәм итәр-

гә тырышыгыз, бердәм - тату булыгыз.Бүгенге дәреснең девизы:

"Уйларыбыз, җырларыбыз, эшләребез сиңа багышлана гүзәл туган ягым"

Сәяхәтне үзебезнең Тигәнәле авылыннан башлыйбыз.( Авыл

тарихы турында сөйләргә ) Әйдәгез, укучылар " Тигәнәле" җы-

рын җырлап сәяхәткә чыгып китәбез. ( " Тигәнәле" җыры башка-

рыла ).Җырлый- җырлый күпергә килеп тә җиткәнбез. Күпер аша

үтү өчен бирем үтәргә кирәк.

Бирем №2.

Формуланы дәвам ит!

2 2 2

( √ а ) = , √ а = , √ а ∙ в = , √ а ∕ в = , ( а ┼ в ) =

2

( а − в ) = , ( а− в ) ( а ┼ в ) =


Менә бу биремне уңышлы гына үтәдек, инде юлыбызны дәвам итик. ( " Яшь туристлар" җыры башкарыла ).Җырлап баргач сизелми дә калган, без урман кырыена килеп җиткәнбез.Ләкин ур-

ман яныннан үтәр өчен бирем үтәргә кирәк. Әйдәгез, укучылар беребез тактага чыгыйк, ә калганнарыбыз дәфтәрләргә бүгенге чис-

лоны язабыз һәм биремне эшлибез.

Бирем №3.

Аңлатманың кыйммәтен табырга:

а ) 0,5 √ 121 ┼ 3 √ 0,81 =

б) √ 144 √ 900 √ 0,01 =

Булдырдыгыз! Бу биремне дә үтәп чыктык . Юлыбызны дәвам итәбез. Укучылар, урманны чыгып ерак та китә алмадык , бер

каберлеккә тап булдык. Туктагыз әле, монда А.М.Бутлеров күмелгән бит. Ә менә бу биремне үти алсагыз, аның кайсы елда

туганын һәм кайсы елда үлгәнен белерсез.

Бирем №4. 2 2 3

Исәпләргә: √16 ∙ 10 ┼ √ 4 ∙10 ┼ √ 4 ∙ 10 ┼ 2 =


Бирем №5 3 2

Тигезләмә чишергә: √ 4 ∙ 10 − Х = 15 − 111 =


Укучылар, булдырдыгыз.Инде бераз ял итеп алыйк. Ял иткәндә

мин сезгә А.М.Бутлеров турында сөйләп китәм. Мин сөйләгән

вакытта сез менә бу китапларны карап чыгыгыз. ( А.М.Бутлеров

Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр. Әйдәгез, " Сәяхәтче"

җыры белән юлны дәвам итәбез.Чү, Биләргә килеп җиттек түгел-

ме соң? Монда зур бәйрәм икән. Барысыда үз осталыкларын, тап -

кырлыкларын, җитезлекләрен күрсәтәләр. Әйдәгез, укучылар сездә

үз белемнәрегезне күрсәтегез әле. ( Карточкалар белән индивидуаль

эш тәкьдим ителә шушы тема буенча. Биремне эшләгәч укытучы

"Биләр" тарихы турында сөйләп ала.) Бик озак кына бәйрәм иткән-нән соң юлыбызны дәвам итәбез. Инде сәяхәтебезнең чираттагы

тукталышына "Изге чишмә" янына килеп җиттек.( " Изге чишмә" тарихы турында сөйләргә).Монда конверт элеп куелган, ә аны ачар өчен бирем эшләргә кирәк.

Бирем №7

У = √ Х функциясенең графигын төзергә.( Укучылар миллиме-

тровкалы кәгазьгә график төзиләр һәм укытучыга тапшыралар).

Менә хәзер конвертны ачсак та була. Ә монда И. Юзеевның "Чиш-

мәләрнең кадерен белегез!" дигән шигыре язылган.Бер укучы бу

шигырьне укый.

Их, яшисе иде озак, мәңге ...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!


Әйдәгез, укучылар монда кадәр килгәч, тау башына да менеп карыйбыз."Тау башына менәсегез килсә, түбәндәге биремне үтә-

гез" диеп язылган.

Бирем №8

Тапкырлаучыны тамыр тамгасы тышына чыгарыгыз:

а ) √ 20 ; б) √160; в) 0,7√450; г)-0,05 √192;

Менә биремнәрне үтәп бетердек ,инде безгә кире кайтырга вакыт.

" Кояшлы ил" җырын җырлап кайтыр юлга чыгабыз.Сәяхәтебез

ахырына якынлашты. Сез, сәяхәт вакытында үзегезнең белемнәре-

гезне, осталыкларыгызны күрсәттегез.Шуның өчен мин сезгә рәх-

мәтемне белдерәм һәм түбәндәге билгеләрне куям. Рәсилә, Дилбәр,

З.Алинә, Альбина, Диләрә, Илсур, Х.Алинә,Рузалиягә - бишле,

Гөлчәчәк, Алисә, А.Альбинага - дүртле. Сәяхәт дәресебез шуның

белән тәмам. Бу дәрес турында фикерләрегезне, менә шушы жетоннар белән билгелик әле.

Кызыл жетон-бик ошады.

Яшел жетон -ошады.

Сары жетон - ошамады.

: Дәрестә 14 укучы , директор урынбасары Баязитова Э.А., мате-

матика укытучысы Мухаметзянова Г.А. катнаштылар.

Кызыл жетоны -12 укучы, ә яшел жетонны -2 укучы сайлады. Уку-

чылар бу дәрестән бик канәгать калдылар.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал