- Учителю
- Конспект урока по теме 'Площадь многоугольника. Квадрата и прямоугольника'
Конспект урока по теме 'Площадь многоугольника. Квадрата и прямоугольника'
8 нче класста геометрия дәресенә план-конспект
«Күппочмакның мәйданы төченчәсе»
Укытучы: Габидуллина А.А.
Дәрес темасы: «Күппочмакның мәйданы төченчәсе»
Цели урока:
1) Дидактические: сформировать у учащихся понятие площади многоугольника;
рассмотреть свойства площади и закрепить их в ходе решения задач.
2) Развивающая: продолжить развитие логического мышления и мировоззрения
учащихся.
3) Воспитательная: продолжить воспитание у школьников устойчивого интереса к
геометрии.
Дәрестә проектор, карточкалар кулланыла.
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
1.Оештыру моменты
Хәерле көн укучылар.
Хәерле көн!
2.Актуальләштерү.
Карточкалар буенча эш.
I карточка: ромб -ул
-
Диоганальләре тигез һәм кисешү ноктасы белән урталай бүленүче дуртпочмак.(Ө)
-
Диагональләре үзара перпендикуляр һәм кисешү ноктасы белән урталай бүленүче дүртпочмак(Ә)
-
Капма-каршы ятучы яклары һәм почмаклары тигез булган дүртпочмак.(У)
II карточка: параллелограмм ул -...
-
Барлык почмаклары тигез булган дүртпочмак(К)
-
Барлык яклары тигез булган дүртпочмак(А)
-
Капма-каршы ятучы почмаклары тигез һәм капма-каршы ятучы яклары параллель(М)
III карточка: квадрат ул-....
-
Барлык яклары тигез булган параллелограмм(Л)
-
Барлык почмаклары туры булган параллелограмм(П)
-
Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык(А)
IV карточка: теләсә нинди ромб -ул...
-
Квадрат(Д)
-
Турыпочмаклык(Г)
-
Параллелограмм(Й)
V карточка: Кайсы дүртпочмакның диагональләре тигез...
- трапеции (С)
- турыпомаклык (А)
- ромба (Х)
VI карточка: барлык яклары тигез булган параллелограмм ул-
-
Ромб (Д)
-
Квадрат(П)
-
Параллелограмм(Н)
VII карточка: диагональләре перпендикуляр ...
-
Параллелограммның(И)
-
Квадратның(Н)
-
Турыпочмаклыкның(У)
Барлыкка килгән хәрефләрдән сүз төзибез.Нинди сүз килеп чыкты.
-
Димәк безнең бүгенге темабыз нинди?
Тормышта мәйдан төшенчәсе еш очрый. Бакча мәйданы,басу мәйданы. Шулай ук геометрия курсында да мәйдан төшенчәсенә бик зур әһәмият бирелә.
-
Слайдтагы фигураларга карагыз әле.
- Бер сузбелән аларны ничек атап була?
-Без нинди фигураларның мәйданнарын таба беләбез?
- Турыпочмаклыкның һәм квадратның мәйдан формулаларын кем әйтә?
- Параллелограммның,ромбның, трапециянең мәйданын таба беләбезме?
- Димәк безнең бугенге тема нинди?
(тактага тема язылы)
Укучылар һәр карточкага дөрес җавапны әйтәләр.
Сүз төзиләр.
Мәйдан төшенчәсе.
Слайд карыйлар.
"Күппочмаклар"
Турыпочмаклык,квадрат.
S = аb, S = а2
Укучылар җавабы: юк
"Күппочмаклар мәйданы"(һәр укучының фикере тыңлана)
Укучылар дәфтәрдә тема,число яза.
3. Яңа тема аңлату.
- Мәйдан үлчәү берәмлекләре?
- 1 см2 нәрсәне аңлата?
АВСД куппочмагының мәйданын табыгыз. Үлчәү берәмлеген буялган квадрат итеп алыгыз(20 кв.ед)
Ләкин бу ысул белән куллану һәр вакытта да уңайлы түгел.Шуңа күрә мәйданнар табу өчен формулалар кулланыла, ә формулалар мәйдан үзлекләренә нигезләнеп барлыкка килә.Әйдәгез ул үзлекләрне искә төшерик.
- Нинди фигуралар тигез була?
- Әгәр ике фигура тигез булса аларның мәйданныры турында нәрсә әйтеп була?
- Димәк беренче үзлек нинди була?
- Әгәр куппочмак берничә кисәккә бүленсә аның мәйданын ничек табып була?
- Икенче үзлекне формалаштырабыз.
- Ягы а га тигез булган квадратның мәйданын ничек табабыз?
- Өченче үзлекне формалаштырабыз.
- Яклары а һәм в га тигез булган турыпочмаклыкның мәйданын табу формуласын формалаштырабыз.
- Әйдәгез парларга бүленәбез, 30 секунд эчендә, тагын бер тапкыр барлык үзлекләрне бер- беребезгә сөйләп чыгабыз. ( тайм-пэа-шэа методы кулланыла)
- мм2, см2, м2, га, а
- ягы 1 см тигез булган квадрат
Берсе өстенә берсен куеп караганда тәңгәл килсәләр.
-
Мәйданнары да тигез.
Тигезкүппочмакларның мәйданнары да тигез.
-
Барлык кисәкләренең мәйданнарын бергә кушып.
-
Күппочмак берничә күппочмактан торса,аның мәйданы бу күппочмакларның мәйданнар суммасына тигез.
-
Sкв = а2
Квадратның мәйданы аның ягының квадратына тигез.
S = аb
Парлар бер берсенә чиратлап сөйлиләр.
4. Ныгыту.
Аристоталь әйткән: "Акыл ул-белемдә генә түгел, ә аны куллана белүдә чагыла"
-
Китап белән эш.
№449 (а,б) ике укычы такта алдында эшли,калганнары урыннарда.
-
№449 (а,б) ике укучы такта алдында эшли, калганнары урыннарда.
5.Физминутка.
6.Бу кызыклы.
- Бирелгән фигураларга карагыз, мәйданнарын ничек табарга мөмкин?
Ә мин сезгә җиңелрәк ысул тәкъдим итәсем килә .Ул Пик формуласы дип атала.
Слайд№
-
ОГЭ эшеннән вариант 2,4,7,8 нең 12 нче эше 1 укучы такта алдында,каллганнар урыннарда башкара.
Укучыларның әаваплары тыңлана.
(укычылар бирелгән фигураны турыпочмаклыкка яки квадратка тулыландырып мәйданын табарга мөмкин икәнен тәкъдим итәләр)
7.Рефлексия
- Ә хәзер тест эшләп алабыз. Тестирование "Турыпочмаклык һәм квадрат мәйданы"(4 вариантта). 5 мин. Хәзер эшләрне алыштырабыз һәм бер-берегезнең эшләре тикшереп билге куясыз.
- Мөстәкыйль эшлиләр.
- үзара тиктешү.
8. Йомгаклау.
Ә хәзер минем сездән интервью аласым килә.
-
Без нинди яңа төшенчә белән таныштык?
-
Сезгә кайсы иптәшегезнең эше ошады?
-
Үз эшегезне бәяләгез?
-
5
Кеше рәсеме ясагыз һәм бүгенге теманы аңлавыгызне шушы туры өстендә бәяләгез.
Укучылар җавабы.
9. Өй эше
-Өй эшенә №449(в),451.
Дәрес тәмам.Саубулыгыз.
Используемая литература
-
Атанасян Л.С. Геометрия 7 - 9. 7 - 9 класслар өчен дәреслек М., «Просвещение», 2010.
-
«История математики с древнейших времѐн до начала XIXстолетия», под редакцией Ю.П. Юшкевича., М., «Наука», 1970г.