7


  • Учителю
  • Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Почмакларны үлчәү.Транспортир.



Дәреснең тибы: белемнәрне ныгыту

Дәреснең максатлары:

  • почмакларны үлчәргә һәм төзергә өйрәтү;

  • укучыларның игътибарын, хәтерен, сөйләмен үстерү;

  • Төзүләрне һәм күнегүләрне башкарганда пөхтәлек үстерү;

  • Практик эшләр, занит биремнәр ярдәмендә математика белән кызыксынуны

Цели урока:

- Учить измерять и строить углы; ознакомить с биссектрисой угла

- развивать внимание учащихся, память, речь.

- Воспитывать аккуратность при построении чертежей и оформлении упражнений; воспитывать интерес к математике через занимательные задания, конструирование и практические работы



  1. Оештыру моменты.

  2. Актуальләштерү.

1) Почмак дип нәрсәне атыйлар.

2) Нәрсә ул градус

3) Нинди почмак кысынкы почмак дип атала

4) Нинди почмак җәенке почмак дип атала

5) Туры почмакның градуслы үлчәме нинди

6) Җәелгән почмак ничә градуска тигез

  1. Өй эшен тикшерү ( һәрбер укучы слайттан карап дөреслеген тикшерә һәм үзенә билге куя)

  2. Телдән исәпләү.

- Почмакларны укыгыз һәм алар һәркайсы нинди төр почмакка керүен әйтегез.

  1. Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.А=52º Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.В = 180º

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.С= 142º Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.D = 90º

2. - әгәр почмак туры почмакның Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир. ен тәшкил итсә,

- җәелгән почмакның Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.ен тшкил итсә,

- туры почмакның Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.ен тәшкил итсә,

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.- туры почмакның Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.ен тәшкил итсә,

Ул ничә градуска тигез?



  1. а)- Рәсемдә ничә почмак күрәсез.

- Градуслы үлчәмнәре 90º ка тигез булган,

- 90º тан кечкенә һәм

- 90º тан зур булган почмакларны атагыз.



бУрок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.)- Рәсемдәге җәенке почмакларны атагыз.

- Җәенке почмаклардан башка тагын ниди почмаклар күрәсез?





  1. Һәр рамкадагы «артык» предметны сызыгыз.









Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.



Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.

Калган предметлар нинди билге буенча группаланганнар?

Җавап: "Артык" предмет а) кар бабай; б) трапеция; в) юл билгесе

Калган предметларның билгеләре:

- почмакларның булуы

- туры почмакларның булуы

- җәенке почмакларның булуы.

- Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм дәреснең темасын языгыз.

Бүгенге дәреснең максаты : почмакларны үлчәргә һәм төзергә өйрәнүне дәвам итү.

IV. Тема өстендә эш.

Конвертлар таратыла.Һәр конвертта 1әр бирем

-Сәгать бирелгән вакытны күрсәтерлек итеп, циферблатта сәгать һәм минут стрелкаларын ясагыз.Сәгать стрелкалары арасындагы почмакны табыгыз.

2 сәг 6 сәг 8 сәг

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.











  • Ә хәзер һәрберегез дәфтәрегездә кысынкы яки җәенке почмак төзегез , аны билгеләгез. Почмакны үлчәп нәтиҗәне языгыз. Каршы утырган иптәшегез белән дәфтәрләрегезне алышыгыз , аның почмагын үлчәп дөреслеген тикшерегез һәм билге куегыз.

  1. Дәреслек белән эш.

№1657

  • Мәсьәләне укып чыгыгыз

  • Почмакны урталай бүлүче нурны ничек уткәрергә? (Башта 70 не икегә бүләргә кирәк, ул 35 әр градус була)

  • Сызымны ничек ясарсыз? ( Почмакның бер ягыннан 35 градуска тигез булган почмак салырга)

  • БУрок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.у нурның ничек аталганын дәреслектән укыгыз.

  • Нәрсә ул биссектриса? Билгеләмәне ничек бирәбез.( Почмакны урталай бүлүче нурны биссектриса диеп атыйлар).

  • Дәфтәрләрегезгә билгеләмәне язып куегыз.

- Хәзер дәфтәрләрегездә 140 градуска тигез булган почммак төзегез һәм аның биссектрисасын үткәрегез ( Бер укучы такта янында эшли)



№ 1667

  • Нинди дә булса өчпочмак сызыгыз һәм аның һәр почмаклары үлчәгез.Бу почмакларның градуслы үлчәмнәре суммасын табыгыз.

  • Нәтиҗәдә ничә чыкты? Истә калдырыгыз: Өчпочмак почмакларының градуслы үлчәмнәре суммасы 180º ка тигез.

  • Өчпочмак почмакларының бу үзлеген исегездә калдырыгыз.

Физкультминутка.

  • Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.Мин сезгә почмакның төрен атыйм, ә сез кулларыгыз белән аны күрсәтегез.

Туры почмак

- кысынкы почмак

- җәенке почмак

- җәелгән почмак



  1. Практик эш..

1. Конвертлар таратыла.

  • Хәзер группалап һәр парта аерым эшли. Конвертларда өч төстәге почмаклар ята: кызыл -90˚, яшел - 45˚ , зәңгәр - 30˚.Алар ярдәмендә 135˚ ка, 150˚ ка, 75˚ ка,15˚ ка тигез булган почмаклар төзегез.

Һәр группадан берәр кеше тактада үз чишелешен күрсәтә.

2. а) Өч шырпы ярдәмендә туры почмак, кысынкы почмак һәм җәенке почмак төзегез.

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.1 - туры почмак

2 - кысынкы почмак

3 - җәенке почмак

Сызымны дәфтәрегезгә ясагыз, почмакларны билгеләгез, үлчәгез һәм нәтиҗәләрне язып куегыз.

Б) Өч шырпыны шулай итеп куегыз: өч кысынкы һәм ике ике җәенке почмак чыксын.

Сызымны дәфтәрегезгә ясагыз.

VI.Мөстәкыль эш.( карточкалар таратыла, укучылар җавапларны карточкаларга тутыралар)





1 нче вариант. Өчпочмакның почмаклары суммасы 180º ка тигез икәнен истә тотып, билгесез почмакның градуслы үлчәмен табыгыз.А

40º



65 º

45 º

15 º

30 º

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.В

80 º

25 º



90 º



60º

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.С



130 º

65 º



15 º



2 нче вариант. Өчпочмакның почмаклары суммасы 180º ка тигез икәнен истә тотып, билгесез почмакның градуслы үлчәмен табыгыз.А

30º



70 º

55 º

20 º

10 º

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.В

50 º

35 º



80 º



100º

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.С



110 º

70 º



20 º



  1. Йомгаклау.

  • Өчпочмак почмакларының үзлеген әйтегез.

  • Почмакның биссектрисасы дип нәрсәне атыйлар?

6.Рефлексия.

- Фундамент ясау өчен нинди почмак салырга кирәк? (җәелгән почмак)

- Ныклы өй салу өчен стеналар нинди почмакта булырга тиеш? (туры)

- Өй түбәсеннән су акмасын өчен нинди почмак төзибез? ( җәенке)

- Дәрестә синең өчен нәрсә авыррак бирелде?

- Дәрестә алган белемнәрне син кайда куллана аласың?





  1. Өй эше.

1) №1685,1686

2) 60° ка, 120° ка, 80° ка тигез булган почмаклар төзегез һәм аларның биссектрисаларын үткәрегез.













































































№ 1663 (а)

  • Мәсьәләне укып чыгыгыз.

  • Мәсьәләдә нәрсә бирелгән?

  • Нәрсәне табырга?

  • Укучылар мондый мәсьәләләрне чишкәндә башта аның сызымын ясарга кирәк.Бу геометрик мәсьәлә чишелешенең бер өлеше булып тора.

(мәсьәләнең бирелеше тактада күрсәтелә)

Бирелә: Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.АОВ - җәелгән

ОС - нур

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.АОС >Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.СОВ 3 тапкыр

Табарга: Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.АОС ,Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.СОВ

Ә хәзер алгебраик юл белән мәсәләне чишәбез.

Билгесез кайсы почмакны х аша билгелибез?

(Бер укучы тактада эшли)

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.CОВ почмагының градуслы үлчәме х ка тигез булсын.Ул вакытта АОС почмагының градуслы почмагы 3х булыр.

х + 3х бу почмакларның суммасы.Ә бирелү буенча бу сумма180 градус.Тигезләмә төзибез:

х + 3х = 180

4х = 180

х = 180 : 4

х = 45

Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.СОВ = 45 градус, Урок по математике на тему Измерение углов. Транспортир.АОС=3*45=135 градус

АОС почмагын башкача ничек табып була иде?( 180 - 45=135)

Җавап: 45 градус һәм 135 градус































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал