- Учителю
- Разработка урока по математике для 5 класса.
Разработка урока по математике для 5 класса.
Балтач районы
Карадуган урта мәктәбе
5 класс
Галимова Роза Р.
"Математик сабантуй".
5 класс.
Бизәлеше: Класс сабантуй плакатлары белән бизәлә. Тактага кашык кабып йөгерүчеләр, капчык сугышын, туры колгага менүчене, атлар чабышын , капчык киеп йөгерүчеләрне сурәтләүче плакатлар эленә. Һәрбер плакатта өч төрле авырлыкта биремнәр куела . Дәрес барышында баланың үзләштерү дәрәҗәсенә карап шул биремнәр бирелә. Биремнәргә очко куела.
Дәрес салмак кына уйнатылган татар халык көйләре астында алып барыла. Физкультминутка музыка белән үткәрелә.
Дәрескә карата берничә мәкаль язылган плакат куела:
" Иң элек уйла, аннан эшлә".
" Кем эшләми, шул ашамый".
" Белемдә көч"
" Белем белен ашата".
" Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк".
Укучыларның белемен бәяләү өчен очколар саны күрсәтелә.
Ярдәмгә бер укытучыны алырга һәм "сабантуй" комиссиясе әгьзасы итеп таныштырыга кирәк . Билге кую өчен очколарны түбәндәгечә билгеләргә мөмкин:
" 5"ле - 32 - 25 очкога,
" 4"ле - 24 - 15,
"3"ле - 14 -9,
"2"ле - 8 - 0.
Әлеге төр дәресләрне зур бер бүлекне төгәлләгәннән соң зачет дәрес яисә, кабатлау дәресләрдә үткәрергә мөмкин.
Дәрес тибы: Кабатлау дәресе.
Дәреснең темасы: Натураль саннар. Натураль саннарны тапкырлау һәм бүлү.
Максат: Натураль саннар белән барлык гамәлләрне үзләштерүләрне , тигезләмәләрне чишү, тапкырлау һәм бүлү законнарын үзләштерүләрен тикшерү.
Балаларда татар халкының милли гөреф гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү; аларда фәнгә карата кызыксыну уяту.
Дәрес барышы:
Сабантуймы, сабантуй-
Уеннар туе бит ул.
Тәм томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышларга йөгереп,
Чын татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырларга сынашып,
Җиңсәң әгәр-
Сабантуй -
Эчкә шатлык
Сыймас туй!
I. Кереш өлеше.
Укучылар, ел саен авылларда, барыбыз да зарыгып, көтеп алган сабантуй бәйрәме үткәрелә . Сабантуй кайчан үткәрелә соң? Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, авыл хезмәтчәннәренең иң зур хезмәте - сабан эшләре беткәч үткәрелә ул. Менә без дә бүген үзебезнең бәйрәмгә - сабантуйга килдек. Натураль саннарны кушу, алу, тапкырлау, бүлү бүлеген төгәлләдек.Хәзер шушы өлешне ничек үзләштерүебезне тикшерик. Сабантуйда йөгерек исәпләүгә, тигезләмәләр чишугә, натураль саннарны тапкырау һәм бүлүне үзләштерүне тикшерүгә, тапкырлыкка ярышлар үткәрәбез.
Бүген бәйрәм булганга,
Бик күңелле класста,
Күңелле шул бу бәйрәм,
Сабантуй була бездә!
Сабантуй программасы белән танышыйк:
1.Сабантуйга әзерлек.
2.Кашык кабып йөгерү.
3.Колгага менү.
4. Капчык сугышы.
5. Ат чабышы.
6. Капчык киеп йөгерү.
7. Йомгаклау.
Шушы ярышларны уңышлы үтәргә безгә түбәндәге мәкальләр ярдәмгә килер. (мәкальләрне укыйлар)
а) Бәйрәмне башлаганчы үзебезнең игьтибарлыгыбызны тикшереп карыйк.
Презентациядә телдән исәпләү өчен мисаллар язылган. Җаваплар ачыла бара. Беренче мисал җавабы белән икенче мисал башлана, шуңа игьтибарлы булу сорала. Җавап дөрес булса түбәндәге шигырь килеп чыга.
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Йөгерек тапкыр җавап биреп,
Бәйрәм итик дәресне.
1. 8 х 5 х 7 = 280 7. 3 х 11 х 2 = 66
2. 280 : 10 : 7 = 4 8. 66 : 11 х 7 = 42
3. 4 х 6 х 25 = 600 9. 42 х 10 х 2 =840
4. 600 : 100 : 2 = 3 10. 840 : 10 : 6 = 14
5. 3 х 6 х 5 = 90 11. 14 х 20 х 5 = 1400
6. 90 : 10 : 3 = 3 12. 1400 : 700 = 2
13. 2 х 25 х 4 = 200
14. 200 : 40 х 8 = 40
15. 40 х 70 : 10 = 280
Чылбырны өзмәгән укучыга бер очко бирелә.
II. Кайдан уйлап тапканнар,
Аш кашыгы капканнар,
Һәммәбезгә дә кашыкка
Куелган берәр мисал.
Үзем чабам, үзем уйлыйм
Шул мисалларны чишәм.
Аңлатмаларны гадиләштерергә:
I вариант II вариант
1) 49х - х =48х 1) 5к + к = 6к
2) 14х + 6х = 20х 2) 10у - 2у =8у
3) m + 12m = 13m 3) 26а - 23а = 3а
III вариант IV вариант
1) 13n - n = 12n 1) 4х + 90х = 94х
2) 8в + 3в - 2в = 9в 2) 86а - 77а = 9а
3) 20с - 6с - 3с = 11с 3) z + 13z - z = 13z
Җаваплар проектор белән тикшерелә.
Нинди кагыйдәне кулланып эшләдек?
Өчесен дә дөрес эшләгән укучыга 3 очко, 2 гә - 2, 1 гә - 1 очко. Сорауга дөрес җавап биргән укучыга өстәмә очко куела.
Җавап: уртак тапкырлаучыны жәя тышына чыгарып эшләдек.
III. Биек тә соң , шома да соң,
Сабан туе колгасы,
Бу халкымның зур бәйрәме,
Мәртәбәле йоласы.
Колга тора мәйданда,
Мисал чишеп, баскыч ясап,
Менәрбез без анда да.
«Колгага менү» 2 этапта башкарыла. Беренче карточканы дөрес эшләгән укучы гына колганың икенче этабына «менә ала».
Карточкаларда җәяне ачуга мисаллар:
а) I вариант II вариант
2 (х + 3) = 2х + 6 5 (6 - а) = 30 - 5а
(5 + а) 4 = 20 + 4а (х - 3) 7 = 7х - 21
3 (а + 1) = 3а + 3 (у - 2) 5 = 5у - 10
2 (а + в + 2) = 2а + 2в + 4 3 (4 + а + х) = 12 + 3а + 3х
III вариант IV вариант
12 (а + 4) = 12а + 48 4 (5 - х) = 20 - 4х
(8 - у) 6 = 48 - 6у (с - 2) 3 = 3с - 6
3 (12 - х) = 36 - 3х (10 - у) 4 = 40 -4у
(3 + х +с) 7 = 21 +7х +7с 4 (а + 5 - с) = 4а +20 - 4с
Җавапларны бер-берсен алыштырып,төркемнәрдә тикшерәләр.
Җаваплары дөрес булган укучыга - 4 очко.
б) Анлатманың кыйммәтен тап:
-
510 : 17 + 24 х 38 - 80 : 4 = 922
-
32 х 45 + 513 : 27 - 12 х 13 = 1303
-
492 : 12 - 308 : 14 + 75 х 2 = 169
-
812 : 58 + 923 : 71 - 27 : 9 = 24
Җаваплар магнитлы тактага языла. Дөрес җавапка 2 очко.
- Бу мисалларны чишкәндә нинди узлекләрдән файдаландык?
- Тапкырлауны кушуга яки алуга карата тарату законы?
- Анлатмада башта 2 нче баскыч гамәлләр эшләнә, аннан соң сулдан уңга таба 1 нче баскыч гамәлләр эшләнә.
Дөрес җавап бирүчегә өстәмә очко куела.
IV. Капчык белән төгәл бәреп,
Җиңүче булып була.
Ә бит уйлап җавап биреп,
Беренче булып була.
Күзең белән кара син.
Күңелең белән уйла син,
Ашыгып уйлап фикереңне
Ялгыш әйтеп куйма син.
Кат-кат уйла хисапны -
Дөрес чыгар шул чакны.
Уйла җитез, уйла тиз
Җиде кат улчә, бер кат кис!
9000 : 10 = 900 320 : 10 = 32
124000 : 1000 = 124 39000 : 100 = 390
140000 : 1000 = 140 176000 : 1000 = 176
80000 : 1000 = 80 215000 : 1000 = 215
5800 : 200 = 29 42000 : 21000 = 2
1600 : 400 = 4 260000 : 1300 = 20
3600000 : 90000 = 40 3200000 : 80000 = 40
Җаваплар тактага язып куела. Бар да дөрес булса, 7 очко куела. Мисал санына карап, очко куела. Мисалларны эшләү кагыйдәсен искә төшерәбез:
-
Нульгә тәмамланучы натураль саннарны 10, 100, 1000 х. б. Разряд берәмлегенә бүлгәндә, бүлүчедә ничә нуль булса, бүленүчедән шулчаклы нульне алып ташларга кирәк.
-
Бүленүче һәм бүлүчене берүк натураль санга бүлгәндә, өлеш үзгәрми. Бу үзлек өлешнең төп үзлеге дип атала.
V. «Чабата» көенә физкультминутка. Бар да чабата биеп алалар.
VI. Сабан туеның төп өлеше - «атлар ярышы»на күчәбез.
Ясап куйган атлар бар,
Мисалларны такканнар.
Ярышабыз атларда,
Мисалларны чишкәндә.
Дөрес эшләгән укучыга 10 очко.
Ике типтагы тигезләмә: берсе - гади, икенчесе - катлаулы.
Чишелешне группаларда тикшерәбез.(Соңыннан проектор аша тикшерелә)
1 в. II в. III в. IV в.
х : 4 = 21 х : 12 = 41 у : 8 = 35 а : 21 = 23
х = 21 х 4 х = 41 х 12 у = 35 х 8 а = 23 х 21
х = 84 х = 492 у = 280 а = 483
Дөрес жавап өчен 4 очко.
1 в. II в.
26 ( р + 427 ) = 15756 101 ( 351 + m ) = 65549
p + 427 = 15756 : 26 351 + m = 65549 : 101
p + 427 = 606 351 + m = 649
p = 606 - 427 m = 649 - 351
p = 179 m = 298
III в. IV в.
22374 : ( x - 125 ) = 1247 38007 : ( 4223 - y ) = 9
x - 125 = 22374 : 1247 4223 - y = 38007 : 9
x - 125 = 18 4223 - y = 4223
x = 18 + 125 y = 4223 - 4223
x = 143 y = 0
Дөрес жавап өчен : 6 очко.
Тигезләмәләрнең җавабы өстәмә карточкага язылган. Шуның буенча тикшерәләр. Билгесез бүленүче, бүлүче, кимүче һәм киметүчене табу кагыйдәләре кабатлана.
-
Йөгерекләр, җитезләр,
Кем өлгер, чыдам, елгыр?
Кем дөрес мисал чишәр,
Шул бездә алда булыр.
1 в. II в.
1472 : 4 = 328 6055 : 7 = 865
16500 : 66 = 250 73511 : 73 = 1007
III в. IV в.
5148 : 9 = 572 3702 : 6 = 617
71400 : 17 = 4200 493200 : 15 = 3298
V III. Йомгаклау.
«Сабантуй батыры» ачыклана. Музыка астында
«Математик сабантуй - I »
«Математик сабантуй - II »
«Математик сабантуй - III » медальләре тапшырыла.
Беренче батырга бүләк итеп «тай» бирелә.
Очколар санынча һәрберсенә билге куела.