7


Умножение одночленов 7 клас

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. Бербуыннарны тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрүМаксат. Укучыларныңдәрәҗәләрһәмбербуыннартурындагы белемнәренныгыту,бербуыннарнытапкырлау,аларны дәрәҗәгә күтәрү күнек-мәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.Укучыларның хәтерләрен, математик сөйләм телен үст
предварительный просмотр материала

Тема. Бербуыннарны тапкырлау. Бербуынны дәрәҗәгә күтәрү

Максат. Укучыларның дәрәҗәләр һәм бербуыннар турындагы белемнәрен

ныгыту, бербуыннарны тапкырлау, аларны дәрәҗәгә күтәрү күнек-

мәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Укучыларның хәтерләрен, математик сөйләм телен үстерүдә булыш-

лык итү.

Укучыларны эштән тәм табып, күңел биреп эшләргә күнектерү.

Җиһазлау. "Дәрәҗәләр һәм бербуыннар" телдән журнал; тест, сораулар, ми-

саллар язылган карточкалар, презентация

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

- Без сезнең белән алгебра дәресен башлап җибәрәбез. Без бүген дәресебезне менә шушы журнал ярдәмендә алып барырбыз. Бу "Дәрәҗәләр һәм бербуыннар" дигән телдән журнал булыр. Журналыбызның беренче битен ачабыз.

1. Гүзәл сарай төзибез!

Өч эшче таш төягән арбаны этә. Алар янына бер кеше килгән, һәрберсенә шундый сорау биргән:

- Син ни эшлисең?

Беренчесенең җавабы мондый булган:

- Хәлдән таеп бу арбаны этәм.

Икенчесе башкача җавап биргән:

- Үземә икмәклек акча эшлим.

Ә өченчесе рухланып әйткән:

- Гаҗәеп сарай төзим!

Аларның өчесе дә бер үк эшне эшләгән, тик аның турында төрлечә уйлаган, димәк, эшне башкарулары да төрлечә булган.

- Укучылар, моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?Сингл Раунд Робин(Һәрберсе бу сорауга җавабын круг буенча иптәшенә әйтә .Булган фикерләрне җыеп бер укучы әйтә)

- Нинди генә эш башкарсак та, аның ямен табып, тәмен тоеп, күңел биреп эшләргә кирәк, шул вакытта гына аның нәтиҗәсе дә әйбәт булыр. Бүгенге дәрестә безнең эшчәнлегебез дә "Алар гүзәл сарай төзиләр" дип әйтерлек булсын.

Ә хәзер журналыбызның икенче битенә күчәбез.

II.Актуальләштерү.

2. Без булдырабыз!Девиз астында эшне башлыйбыз.

- Укучылар, без нәрсәләр беләбез, нәрсәләр булдырабыз икән бу тема буенча? Сезнең алдыгызда сораулар бар. Шушы сорауларга күз йөртеп чыгыгыз һәм шунда язылган сорауга җавап бирәсез.Куиз-Куиз-Трэйд(Белемнәрне карточка ярдәмендә тикшерү)

- Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек тапкырлыйбыз?

- Нигезләре бертөрле булган дәрәҗәләрне ничек бүләбез?

- Дәрәҗәне дәрәҗәгә ничек күтәрәбез?

- Тапкырчыгышны һәм вакланманы ничек дәрәҗәгә күтәрәбез?


Хәзер тест эшләп алабыз.Сималтиниус Раунд Тэйбл(Бер үк вакытта биремнәрне команданың һәр члены да эшли, соңыннан круг буенча бер-берсенә бирәләр)

I рәт.

1. Аңлатманы гадиләштерегез: .

а) т10; б) т4; в) т2; г) т8.

2. Исәпләгез:

а) 3; б) 9; в) г)

3. Гадиләштерегез:

а) б) в) г) (г, г, в)


II рәт.

1. Аңлатманы гадиләштерегез: .

а) а7; б) а2; в) а9; г) а12.

2. Исәпләгез:

а) ; б) 8; в) 2; г) 1.

3. Гадиләштерегез:

а) б) в) г) (а, г, а)

Журналыбызның өченче битен ачабыз.

3. Эшлибез дә, уйныйбыз да!

Тагын да катлаулырак эшләр белән шөгыльләнә башлаганчы, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Физкультминут

Хәзер исәпләүләрне читкә куеп, хәтерләребезне яхшырту өчен уен уйнап алырбыз. "Күңелле санау". 1дән 30 га кадәр (3 кергән, 3 кә бүленгән саннарны торып әйтәбез)1 дән 35 кә кадәр(5 кергән, 5 кә бүленгән саннарны торып әйтәбез)

Кагыйдә буенча эшләргә Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:


16 - 0,5х5, х = - 2 булганда. 1 - 1 х3, х = - 3 булганда.

27

Аңлатманы гадиләштерегез:

а) (с3)3 . с2 ; а) (с5)3 . с7 ;

с11 с22

б) (а2 . а2)2 ; б) (а3 . а2)2 ;

а7 а9

в) (-3авс)3. в) (-5хуz)3.

Дәрәҗә үзлекләрен кулланып, исәпләгез:


а) ; а) ;


б) 1003 . 107 . б) 363 . 64 .

213 . 513 210 . 310


Журналыбызның алдагы битенә күчәбез.

III.Ныгыту.

4. Белем үрләре яулыйбыз!

Журналда бирелгән мисалларны чишәбез. Укучылар чиратлап тактада аңлатып чишәләр.Континиус Раунд Робин(Команда киңәшеп бер берсе белән эшли)

1. Аңлатманы гадиләштерегез:

а) б)

2. Исәпләгез:

3. Гамәлләрне эшләгез:

а) б)

Бүгенге дәрестә без сезнең белән күп кенә эшләр башкардык. Нинди эшләр инде ул?

Ә хәзер журналыбызның соңгы, бишенче битенә күчәбез.

IV. Йомгаклау.

5. Уйна да көл, әмма сабагыңны бел!

- Бу татар халык мәкале нәрсә аңлата икән? Сингл Раунд Робин(Һәрберсе бу сорауга җавабын круг буенча иптәшенә әйтә .Булган фикерләрне җыеп бер укучы әйтә)


- Әйе, уен-көлкене бервакытта да онытырга ярамый. Уйнарга, күңел ачарга, хәзер кыш көне бигрәк тә, саф һавада булырга, чыныгырга кирәк. Мәктәптән кайткач, акыл хезмәтен физик хезмәт белән аралаштырыгыз. Шуннан соң тырышып дәресләрегезне хәзерләгез.

Өй эше. №546 Рефлексия

Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал