7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10-11 сыйныф. Викторина «Кызыклы математика»

Чараның максатлары:

  1. Математика фәненә кызыксыну уяту.

  2. Укучылар арасында дуслык тәрбияләүгә булышлык итү.

  3. Укучыларның үзләренең иҗади потенциалын ачуга, иҗади эзләнүгә булышлык итү.

  4. Укучыларның белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итү, математик сөйләм һәм грамоталыкларын үстерү өстендә эшләү.

Викторина математика атналыгы кысаларында 10-11 сыйныфлар өчен уздырыла. Уенда 2 команда катнаша. Һәр команда үзенә исем сайлый.





1 нче КОНКУРС. Разминка

Командалар 10 сорауга җавап бирәләр. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.

1 командага сораулар: (10 нчы сыйныф)

1.Квадратның почмагы ничә градуска тигез?( 90)

2.Әйләнә төзү өчен нинди прибор кулланалар?( циркуль)

3.Параллелограммның мәйданын ничек табабыз?(нигезенең биеклегенә тапкырчыгышы)

4.Турыпочмаклы өчпочмакта 30 градуслы почмакка каршы як күпмегә тигез?( гипотенузаның яртысына )

5.Параллелограммның бер почмагы 200 градус була аламы?( юк)

6.Күппочмакның якларының суммасын бер сүз белән ничек атап була?(периметр)

7.Өчпочмакның медианасы?(өчпочмакның түбәсен каршы якның уртасын тоташтыручы кисемтә)

8.Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Кайсысы авыррак?

( груша.)

9. Һәр подъездда 90 квартир булса, 200 нче квартир ничәнче подъезда? (3)

10.Бу саннар предметларны санау өчен кирәк. (натураль.)





2 нче командага сораулар (11 нче сыйныф.)

1.Сызыкча функциянең графигы?( туры)

2.Бер ноктадан тигез ераклыкта яткан нокталар күплегеннән торган фигура ?

( әйләнә)

3.Пространстводагы фигураларны өйрәнә торган бүлек ничек дип атала?

( стереометрия)

4. Ике малай гитарада , бер малай балалайкада уйный. Әгәр Миша белән Петя һәм Петя белән Юра төрле уен коралларында уйнасалар, Юра кайсы уен коралында уйнаган?( гитарада.)

5.Турыпочмаклы өчпочмакта иң озын як.( гипотенуза.)





6.Квадрат тигезләмәнең ничә тамыры бар?( 0,1,2)

7. Нульгә һәм җөп цифрларга беткән саннар ничек дип атала?( җөп.)





8. 20 минут сәгатьнең кайсы өлеше?(1/3)

9. Иң кечкенә натураль сан билгеле, ә иң зуры юк. Аны нинди тамга белән билгелиләр? ( «»)





10.Тигезләмәне дөрес тигезлеккә әйләндерүче сан ничек атала?

( тигезләмәнең тамыры)

2 нче КОНКУРС. Кем тизрәк? (Кем кулны беренче күтәрә, шул җавап бирә) 1 балл.

  • Бүрәнәне берәр метрлы кисәкләргә кисәләр.Бер кисәкне пила белән кисү өчен бер минут кирәк булса, 5 метрлы бүрәнәне ничә минут кисәләр? (4 минут)

  • Тотылган балык 1 кг һәм тагы шул кадәр. Балыкның массасы күпме? (2 кг)

  • Өч карлыгач бер ноктадан очып китәләр. Алар бер яссылыкта кайчан булырлар? (һәрвакыт)

  • Өйдә 100 квартир. Ишектәге таблицаларда ничә тапкыр 9 язылган?(20)

  • Әгәр төнге 12 дә яңгыр яуса, 72 сәгатьтән соң көн кояшлы буламы? (юк, төн була)

  • Подъездның һәр этажында 9 квартир булса, 50 нче квартир ничәнче этажында урнашкан? (6)

  • Алиянең бер бөтен, ике ярты һәм дүрт чирек алмасы бар. Аның ничә алмасы булган? (өч)

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика( -1/3)

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика( 5)

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика( 1)

3,2 ∙ 0,03. ( 0,096.)

3 нче КОНКУРС. "Бөек математиклар". (3 балл)

Һәр команда мтематикларны яза.

4 нче КОНКУРС. « Үзең чиш» (5 балл)

1.Бирелгән таблицада теләсә кайсы ике күрше шакмактагы саннарның суммасы 2010 бүленерлек итеп 9 дүртурынлы саннарны урнаштырырга.

күрше шакмак итеп уртак ягы булганнар санала).

1000

1010

3010

9050

7030

3020

9040

5030

5020









Нәтиҗә ясау





Кулланылган материал:

  1. «Первое сентября» гәҗитенең "Математика" бүлеге





























































  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

3,2 ∙ 0,03.





























  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

  • Внеклассное мероприятие на тему Кызыклы математика

3,2 ∙ 0,03.

































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал