7


  • Учителю
  • Презентация-разработка на тему 'Решение примеров на вычитание' (6 класс)

Презентация-разработка на тему 'Решение примеров на вычитание' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Разработка и презентация на тему: "Решение примеров на вычитание" (6 класс) с кратким самоанализом.Бу дәресне “Төрле тамгалы саннарны кушу һәм алу” темасын кабатлаганда проектор кулланып үткәрү кулай. Ул булмаса, кабинеттагы барлык компьютерларга да презентацияне урнаш
предварительный просмотр материала

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе












6 нчы класста математикадан уен - дәрес


Тема: "Алуга карата күнегүләр эшләү"





Авторы: I категорияле

математика укытучысы

Хуҗина Рәмилә Фәттах кызы


Актаныш-2014



Тема: Алуга карата күнегүләр эшләү


Максат: - уңай һәм тискәре саннарны куша һәм ала белү;

- уңай һәм тискәре саннарның кушу һәм алу кагыйдәләрен тигезләмәләр чишкәндә куллана белү;

- укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

Тип: уен-дәрес

Җиһазлау: ромашка чәчәге макеты, компьютерлар, барлык биремнәрне дә үз эченә алган презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

  • Бүгенге дәресебез уен формасында булачак. Командаларга бүленеш вариант буенча: 1 вариант - 1 команда, 2 вариант - 2 команда.


  1. Үткән белемнәрне актуальләштерү.

А) математик диктант

1 вариант

2 вариант

1

-379+948= (569)

1

-543+458= (-85)

2

-5,4+(-3,5)= (-8,9)

2

-2/9+(-5/6)= (-1 1/18)

3

2/9+ (-5/6)= (-11/18)

3

0,81+0,66=(1,47)

4

7,5-(-3,7)= (11,2)

4

48-(-15)=(63)

5

-5,5-2,8= (-8,3)

5

-2,3-6,2=(-8,5)


  • Иптәшләрегез белән эшләрегезне алмашасыз һәм гади карандаш белән тикшереп, билге куясыз.

  • "5"леләре күбрәк булган команда бу ярышта җиңүче.


Б) "Баскыч" уены. Кем тизрәк?

- Ярышны дәвам итәбез. Тактадагы плакатка игътибар итегез. Һәр командадан чиратлап берәр кеше тактага чыгып берәр мисал чишә. Кайсы команда байракка тизрәк менеп җитә - шул җиңүче.















-3/8+(-2/3)


-2/3-1/2






-5/6-(-3/4)




-2/5-7/8




3/8+(-1/2)






8/9-(-1/2)


-3/5+5/3








-1/4-(-3/4)










В) хата табуга мисаллар

1 вариант

2 вариант

1

-987+(-13)=-1100

1

-878+(-23)=-901

2

48+(-18)=-30

2

69+(-28)=-41

3

-563-(-437)=-126

3

-761-(-563)=-198

4

55-(-86)=141

4

47-(-108)=-61

- Түбәндәге мисаллардан хаталарны табарга һәм төзәтергә кирәк.
  1. Физкультминутка.


  1. Күнекмәләр формалаштыруны дәвам итү.

А) "Сүзне тап" уены.

- Түбәндәге плакатта сүз яшерелгән. Мисалларны чишеп, аны табарга кирәк. Кем беренче эшләп бетерә, кул күтәрә.

-1134

155

-87

200

0

Р

Ы

Б

У

Ч


1

-75+(-12)=-87

2

168-(-32)=200

3

-315-819=-1134

4

627+(-472)=155

5

-819-(-819)=0


- Димәк, нинди сүз килеп чыкты? (Бурыч).

- Математикада түбәндәге кызыклы мәгълүмат билгеле: Борынгы Кытайда галимнәртискәре саннарны кушарга һәм алырга безнең эрага кадәр үк өйрәнгәннәр.

Һинд математиклары үзләренчә уңай саннарны "мөлкәт", ә тискәре саннарны "бурыч" буларак күз алдына китергәннәр. Һинд математигы Брахмагупта (VII г) алу һәм кушу кагыйдәләрен менә ничек керткән: "Ике мөлкәтнең суммасы мөлкәт була, ике бурычның суммасы бурыч була, бурыч белән мөлкәтнең суммасы аларның аермасына тигез".

Б) "Ромашка" уены.

- Сезнең алда гади булмаган ромашка чәчәге. Аның таҗларына тигезләмәләр язылган. Һәр команда берәмләп таҗлар аласыз һәм тигезләмәләрен чишәсез.

1

2,4+х=-2,8 (-5,2)

4

7,8-х=9,3 (-1,5)

2

18,24-у=20 (-1,76)

5

У-17,85=12 (-5,85)

3

В-(-4 7/27)=6 5/9 (2 8/27)

6

5 5/12+а=3 1/3 (2 1/12)



В) Мөстәкыйль эш.

- Ә хәзер тактага язылган мисалларны һәр кеше мөстәкыйль рәвештә чишә. Чишеп бетергәч, кул күтәрә. Эшкә керештек.


((3,9-5,8)-1/45-7/9)+1,1= 0

(1/30-5/6)-(-3,9-2,2)-5,3= 0

  1. Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү. Билге кую.


  1. Өй эше бирү. № 1116,1118 (дәреслектән).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал