7


Геометрик съезд (7-8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Геометрик  съезд.Геомертрия фәне буенча 7-8  нче сыйныфларда дәрестән тыш чара буларак уздырыла. Чараның максаты: геометрик фигураларның билгеләрен һәм үзлекләрен ныгыту, балаларда мөстәкыйльлек , лидерлык тәрбияләү , үз - үзеңне  башкалар алдында иркен тотарга өйрәтү.Ч
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Чирмешән муниципаль районы

Кармыш төп гомумбелем бирү мәктәбе.




Төзеде:

Математика укытучысы

Шарапова Ф.Т.







2012 ел


Сәхнә ачыла. Президиумда ШАР һәм Цилиндр утыра.Аннан соң калганнар керә.


Шар: председатель.

Цилиндр-секретарь


Шар: җыелышны мин ачамын , һәм әйтергә тиеш сезгә , бик шатмын.

Хөрмәтле җыелышны алкышлыйк һәм һәрберсенең дәрәҗәсен белик .

Кечкенәдән башлыйк.


(шар каршына нокта килеп баса)


Шар: Кем бу? Берни күренми?


Нокта: мин күренмим,бөтен мәгънәм шунда,

Үлчәп булмасада мине күреп,

Булсамда мин шундый кечкенә.

Барлык җыелышны ышандыра алам,

Геометриягә китердем мин, файда күп кенә.

Ике туры кисешүе дә мин

Почмак түбәсендә дә мин генә.

Шар: чыннан да син булсаңда да кечкенә,файдаң күп икәнлеге күренә.

(секретарьгә) кем чираты хәзер?


Цилиндр: Туры сызык тора исемлектә.


Туры: Монда мин!

Рәвешем минем вертикаль, була алам теләсә нинди авышма мин

Ята алам шулай ук горизанталь мин.

Ике нокта арасында иң кечкенә сызык мин.

Бары тик бер генә үлчәмдә йөрим мин.


Шар: Бик әйбәт гөнаһ санап булмый. Синең белән янәшәдә кем ул?


Туры: Бертуган сеңелем ул.


Кәкре сызык: Исемем минем кәкре сызык. Туры белән ике нокта да очрашып дуга булып тартылам.


Перпендикуляр: Ә мин, хөрмәтле Шар, Перпендикуляр. Минем арттан яхшылап карап бар. Читтә яткан ноктадан мине турыга тошереп һәм шул ук ноктадан авышма уткәрсәләр...


Шар: Шуннан ни була?

Перпендикуляр: Һәр укучы бик җиңел исбатлар, авышмадан мин һәрвакыт кыска һәм шуның белән нык горурланам.

(обруч әйләндереп кыз керә)


Әйләнә: Сезнең туганыгыз мин Шар - әйләнә

Шар: Монда бернинди шикләнү булырга мөмкин түгел.

Әйләнә: Килеп чыккансыз сез - Миннән әйләнү аркасында. Үзәгемдә минем нокта бар.

Шар: Шундый кирәкле кем ул?

Әйләнә: Ул үзәк дип атала. Барлык нокталарымнан да тигез ераклыкта ята ул.

Шар: Туры белән син нинди бәйләнештә?

Әйләнә: Ничек карыйсын бит?

Шар: Әгәр, мәсәлән, туры синең белән ике нокта да кисешкәндә.

Әйләнә: Минем эчемдәге ул кисемтә хорда диеп атала. Үзәккә якынайган саен ул озынрак була. Тагын шуны әйтәм Сезгә әгәр туры мине ике ноктада кисеп үтсә ул кисүче дип атала.

Туры: Бик урынлы булыр иде, өстәп шуны әйтәм, бер ноктасы белән очрашу аңа орынып үтү ул. Ул орынма дип атала.

Әйләнә: Шуны әйтәм, тагын бик борынгы заманда минем бик яшь вакытларымда минем озынлыгым 360 өлешкә бүленгән иде. Бу өлешләр белән минем дугаларымны үлчиләр, аларны градуслар диләр.

Шар: Синең сөйләвеңне мин бик рәхәтләнеп тыңладым.

Цилиндр: Ә хәзер кем чираты? Сөйләгез параллельләр, сез кая омтыласыз?

Параллель: Каян килеп, кая киткәнне без үзебездә белмибез. Без һәрвакыт бер-беребезгә омтылабыз.

Ике туган кебек без гел янәшә. Безне туры почмак ясап туры кисә.


Ул безгә кушылырга комачаулый.

Шар: Сез аерым үзлеккә ия. Фигураның яннары үзара паралель икән,алар тигез дә. Турыпочмаклык,ромб, квадрат бу үзлекләре белән бик горурланалар. Кем ул сезнең артта башсыз ике аяклы яшеренгән.


Почмак: Сез аз гына ашыкмагыз, Шар. Сезнең сүздән миңа тир бәрә. Минем башым булып түбә хезмәт итә, ә аякларым якларда.

Шар: туктале дус,син бик кыю булдың әле, кем соң син үзең?

Почмак: нигә сезне минем кыяфәтем борчый,мин бит яссылыкның бер өлеше.


Шар: Бу гына аз әле.Син ничек эләкте шулай җавап бирәсең.


Почмак: Ике туры очрашканда без һәрвакыт алар арасында булабыз.


Цилиндр: Кем соң сез? (көлеп)


Почмак: Без-төрле почмаклар. Мин,мәсәлән,турыпочмак.Тагын кысынкы,җәенке почмаклар була.


Шар:Синең ничә градусың бар?


Почмак: 90 булырга .


Шар: Әгәр без синең якларыңны дәвам иттерсәк?


Почмак: Ул вакытта мин зурая. (Барда көләләр)


Шар: Күрәсеңме,кадерлем.Барысына да бик кызык булды.Син үз-үзеңне бердә белмисең икән.


Почмак: (авыр сулап) Ялгыштым мин.


Шар: Шул-шул.Хатаңны төзәт инде.Градусларга бәйле син,ә якларың озынлыгының бер катнашы юк.Аларны Галәмгә хәтле дәвам иттерсәндә үзгәрмәячәксең. Ярый,синең арта кем?


Өчпочмак: Минем исемем өчпочмак.Мин бик күп мәшәкатьләр китерәм.Төрле очракта минем исемем төрлечә:кысынкы почмаклы, турыпочмаклы, тигезянлы, тигезяклы, турыпочмаклы.

Өчпочмак:Сезгә,кадерлем,китәргә вакыт,миңада да юл бирегез.


Шар:синең аерым билгеләрең бармы?


Турыпочмаклы Өчпочмак: Минем хезмәтләремне санап бетергесез.Борынгы египетлылардан ук мин зур ихтирамга лаек. Минем аша Пифагор дан казанды. Ярый,серемне ачам: гипотенузамның квадраты, катетларымның квадратлары суммасына тигез.

Шар: Дөрес җавап бирсәң дә син бик тәккәбер, дустым. Кем ул синең артта?

Квадрат: Минем исемем квадрат. Теләсә нинди мәйданны исәпләргә дә мин бик шат.

Минем барлык якларым тигез.

Шар: Без моны күптән беләбез.

Квадрат: Минем әле диогональләрем дә тигез, алар минем почмакларымны урталай бүләләр.

Турыпочмаклык: (бүлдереп) Минем дә диогональләрем тигез.

Шар: Тукта әле, дускай, без сине чакырмадык әле.

Ромб: Минем диогональләрем тигез булмаса да, туры почмак ясап кисешәләр, квадратныкы кебек.

Шар: Тукта әле, син дә чиратыңны сакламыйсың.

Параллелограмм: (бүлдереп) Параллелограмм мин, каршы яткан якларым үзара тигез һәм параллель булса да диогональләрем тигез түгел, шуңа моңсумын.


Квадрат: Алар почмакларыңны да урталай бүлмиләр.

Шар: (кыңгырау шалтырата) Юк, бу болай булмый. Җыелышны боткага әйләндердегез.

Цилиндр: Сез арыдыгыз ахыры? Жыелышны тәмамларга вакыт.

Шар: Ярый, мин каршы килмим. Җыелган иптәшләрдән без бик күп нәрсә белдек. Бик пөхтә итеп үзегезнең үзлекләрегезне безгә белдергән өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Җыелыш шуның белән тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал