7


  • Учителю
  • Урок татарской литературы в 3 классе

Урок татарской литературы в 3 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: На уроке татарской литературы было использовано древо семьи, где был принят материал о семье, о родственных связях. Были показаны фотографии, фотоальбомы, презентации известных семей нашей школы и города. Был прочитан материал из районной газеты.Был приглашён на урок из
предварительный просмотр материала








Гумарова Альбина Мунировна учитель



Татарского языка и литературы I квалификационной категории МБОУ «Заинская средняя общеобразовательная школа №2» Заинского муниципального района Республики Татарстан.





"Минем әти-әнием кем булып кайда эшли?"


З класс русская группа, урок татарской литературы.
























Тема: «Минем әти-әнием кем булып кайда эшли?" (Слайд)

Максат: 1. Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны кулланып ,"Әти-әниеңнең һөнәрләрен беләсеңме?" темасына карата җөмләләр төзүне активлаштыру.

2. Аралаша белү сәләтен, парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен үстерү. Диалогик формада аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

3. Әти-әнигә хөрмәт һәм һөнәрләре белән горурлану хисе тәрбияләү. (Слайд)

Җиһазлау: карточкалар, интерактив такта, сүзлекләр һәм дәреслек ( "Күңелле татар теле" 3нче класс беренче кисәк. Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина).

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше:

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Сыйныфта барыгыз да бармы?

- Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?

II. Актуальләштерү

1.-Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә нинди тема үттек, нинди кушымчалар турында сөйләштек?

Укучы җавабы:

-Без үткән дәрестә -чы/-че сүз ясагыч кушымчалар турында сөйләштек.

-Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-Укучы җавабы:

-Өй эшенә 9 нчы күнегү бирелгән иде.

-Анда нәрсәләр эшләргә кушылган иде?

-Укучы җавабы.

-Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясарга.

Слайд. Күнегүдәге сүзләр экранда күренә. Һәр төркемнән икешәр укучы сүзләрне дөрес итеп укып күрсәтә.

Слайд. Экранда кушымчалар өстәлгәннән соң яңа сүзләр чыга.

Бакчачы,балыкчы, тимерче, тегүче, төзүче, китапханәче, тәрбияче. Укучылар сүзләрне укыйлар һәм мәгънәләрен аңлата баралар.

Мәсәлән:

Бакча- сад , бакчачы-садовник.

2. Фонетик күнегү башкару.

Һәр сүзне аерым карточкаларга язып, төркемнәргә бүлеп куям. Бирелгән сүзләрне парлап укыйлар.

Укытучы, сатучы, табиб, язучы, тегүче, төзүче. (Слайд)

-Укучылар, карточкаларга язылган сүзләр нәрсәне аңлаталар?

-Укучы җавабы:

- Карточкаларга язылган сүзләр һөнәрне аңлата.

III. Төп өлеш.

1."Әнием һөнәре." Ф. Яруллин (Слайд)

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.



"Һаҗирә апа." М. Садри

-Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.



"Минем әби" М. Садри

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда - алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә - төзүче.

Күрдегезме укучылар, күпме һөнәрләр бар икән. Ә хәзер һөнәрләрне тәрҗемәсе белән сүзлек дәфтәрләренә язып куябыз.

2. Укытучы-учитель (Слайд)

сатучы- продавец

табиб- врач

тегүче- швея

язучы- писатель

төзүче- строитель

пешекче- повар

Укучылар, барлык һөнәрләр дә бик мөһим, барлык һөнәрләр дә бик кирәк. Үсеп җиткәч, сез дә ниндидер һөнәр иясе булырсыз. Бүгенгә без сезнең әти-әниләрезнең һөнәрләре турында сөйләшербез.

3. Бирем. Ә хәзер һәр төркемгә сораулар язылган карточкалар бирелә.Төркемдәге һәр укучы карточкалардагы сорауларга җавап бирәчәк.

-Әниең кем булып эшли?

- Әтиең кем булып эшли?

Һәр укучы бирелгән сорауга тулы итеп җавап бирә.

Мәсәлән:

Минем әни сатучы булып эшли. (Слайдта)

Бик яхшы укучылар.Әти-әниләрегезнең һөнәрләрен белдек. Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Һәркайсының үз эше. (Слайд)



Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак ут кабыза,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

Яхшы укучылар, матур итеп урыннарга утырабыз һәм дәресебезне дәвам итәбез.

4. Ә хәзер укучылар әти-әниләрегезнең кайда эшләүләре турында әйтергә өйрәнәбез.



Слайд.

Әтиең кайда эшли?

Әтием заводта эшли.

Әниең кайда эшли?

Әнием кибеттә эшли.

Менә укучылар без сезнең белән бу биремне дә үтәдек. Хәзер дәреслек буенча күнегү эшлибез.

IV. Ныгыту :

1.12 нче күнегү,71 нче бит.

1 нче слайд.

-Ул мәктәптә укыта. 1 нче төркемнең 1 нче укучысы җөмләне укый.

2 нче слайд.

Укытучы рәсеме. 2 нче төркемнең 2 нче укучысы җавап бирә.

3 нче слайд.

- Ул авыруларны дәвалый. 3 нче төркемнең 2 нче укучысы җөмләне укый.

4 нче слайд.

Табиб рәсеме. 1 нче төркемнең 2 нче укучысы җавап бирә.

5 нче слайд.

-Ул кибеттә ашамлыклар сата. 2 нче төркемнең 3 нче укучысы җөмләне укый.

6 нчы слайд.

Сатучы рәсеме. 3 нче төркемнең 3 нче укучысы җавап бирә.

2.Карточкалар белән эш төркемнәрдә эшләнелә. Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш. Өч төркемгә өч җөмлә.

Мәктәптә, укыта, укытучы.

Авыруларны, дәвалый, табиб.

Сатучы, сата, кибеттә.

Ә хәзер җөмләләрне тикшерәбез. Дөрес җөмләләр экранда чыга бара. Һәр төркемнең 4 нче укучысы дөрес җөмләне укый.

Дәфтәрләргә число, теманы язабыз һәм бирелгән өч җөмләне күчереп язып куябыз.

Ял итү: (Слайд)

Хәрәкәттә -бәрәкәт.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә минем уң аяк,

Менә минем сул аяк.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

Укучылар, ә хәзер алдагы биремне эшләр алдыннан бирелгән һөнәр исемнәрен кабатлыйбыз.

Укытучы-учитель (Слайд)

сатучы- продавец

табиб- врач

тегүче- швея

язучы- писатель

төзүче- строитель

пешекче- повар

3. Төркемнәргә кәгазь битләре таратыла.(Раунд Тейбл - түгәрәк буенча). Һәр төркем исендә калган һөнәр исемнәрен яза. (1 минут вакыт бирелә) Соңыннан тикшерәләр.

1 нче төркемнең 2 нче укучысы һөнәр исемнәрен укый. Икенче һәм өченче төркемнәр өстәмәләрне генә укыйлар.

Ә хәзер сүзләрне бергәләп кабатлыйк. Менә укучылар күпме һөнәрләр бар икән.?!

4. Парларда сөйләшү. (Тайм-пэа шэа)

Укучылар бер-берсенә сорау бирәләр.13 нче күнегү, 71 нче бит.

1.Сезнең гаиләдә ничә кеше? Ә сезнең гаиләдә ничә кеше?

2. Гаиләгездә кемнәр бар? Ә сезнең гаиләдә кемнәр бар?

3. Синең абыең бармы? Ә синең апаң бармы?

4. Синең әбиең бармы? Ә синең бабаң бармы?

5. Синең әниең кайда эшли? Ә синең әниең кайда эшли?

6.Синең әтиең кайда эшли? Ә синең әтиең кайда эшли?



V. Йомгаклау

Дәресебезгә нәтиҗә ясау өчен укучылар әти-әниләренең кем булып кайда эшләүләрен әйтергә тиеш булалар.

Мәсәлән:

Минем әнием кибеттә сатучы булып эшли.

Минем әтием заводта инженер булып эшли.

Бу җөмлә слайдта күренә.

Өй эше бирү. Сүзлекләргә язган сүзләрне ятларга.

3. Билгеләр кую.

Саубуллашу.



.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал