- Учителю
 - План-конспект урока по математике в 6 классе 'Деление дробей'
 
План-конспект урока по математике в 6 классе 'Деление дробей'
Фән: математика Класс:6 №____ _________
Тема: Вакланмаларны бүлү.
Максат: 1. Вакланмаларны бүлү күнекмәләрен камилләштерү.
2. Мисаллар һәм мәсьәләләр чишкәндә тиешле күнекмәләрне куллану, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.
3. Дәрестә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру, актив, тәрбияле кайгыртучан иптәш булырлык сыйфатлар тәрбияләү.
Материал: Н.Я.Виленкин һ.б. Математика 6 класс, 99 бит.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, карточкалар
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту
Метод: Сингапур структурасы элементлары, күчермә
Дәрес барышы
-  
Оештыру өлеше
 
-  
Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезне сәламлик: бер-беребезгә карап елмаябыз. Утырыгыз.
 -  
Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик.
 
(1 слайд).
-  
Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!
 -  
Үз фикереңне аңлата бел!
 -  
Тулы итеп җавап бир!
 
II. Телдән исәпләү.
-  
Өй эшен тикшерү. Дәфтәрләрне җыйнау.
 -  
Бүлү алгоритмын бер-береңә сөйләү.
 
2. Телдән исәпләү (2 слайд)
а) кайсы юллардагы саннарны үзара кире саннар дип атый алабыз?
б) телдән мәсьәлә чишү: (3 слайд) Ике көндә 240 га җир сукалыйлар. Беренче көнне 5/8 ен сукалыйлар. Һәр көнне ничә га җир сукалана?
III. Дәреснең темасын ачыклау
-  
Иң еш кулланыла торган математик гамәлне атагыз. (Тапкырлау һәм бүлү). Әле генә башкарган эшләрдән чыгып, бүгенге дәреснең темасын атап карагыз әле. ( 4 слайд). Димәк, дәрестә нинди максатларга ирешербез?
 
IV. Яңа теманы аңлату
-  
Дәфтәрләргә число һәм теманы яздыру.
 -  
Тапкырлау өчен 1 һәм 0 нең үзлекләрен исегезгә төшерегез. Бу үзлекләрне хәрефләр белән язып куйыйк.
 
а*1=1*а=а
а*0=0*а=0
-  
Бүлүне үзлектән башкарыгыз, нәтиҗәләр ясагыз.
 
1:3/4 1:4/9 1:5/7 1:2 2/9 1: 3 2/3
1не вакланмага бүлгәндә өлештә бирелгән вакланмага кире вакланма килеп чыга.
1 не ялгыз вакланмага бүлгәндә өлеш 1 дән зуррак була, ә аралаш вакланмага бүлгәндә 1 дән кечерәк килеп чыга.
 
 
2/19:1 2 3/8 : 1 1/9: 1
Вакланманы 1гә бүлгәндә өлеш бүленүчегә тигез, ягни шул санга.
 
 
3/8 : 3/8 4 7/8 : 4 7/8 ¼ : ¼
Вакланманы шул ук вакланмага бүлсәң 1 була.
1/3 :0 2/7 : 0 3/5 : 0
0 гә бүләргә ярамый!
 
 
V. Белемнәрне ныгыту
1. Куиз- куиз- трейд структурасы буенча эш.
Бирелгәннәргә охшаш мисаллар язарга.
-  
№ 596, 233 бит. Такта янында чылбыр буенча эшләү. Катнаш саннрны бүлүне телдән аңлату.
 -  
№ 609, 233 бит. Такта янында һәм дәфтәрләрдә эшләү.
 
 
 
Микс-Фриз-Групп
-  
Бүгенге число санын 2 гә бүлеп өчкә тапкырласаң, ничә була? (6)
 -  
1000: 1000*2= (2)
 -  
110-107=
 -  
7 абыйның берәр сеңлесе бар. Монда ничә сеңел бар? (1) Квадратның ничә ягы бар? (4)
 -  
Почмакның ничә ягы була? (2)
 -  
10: 10 ? (1)
 -  
Йолдызчык ничә почмаклы? (5)
 -  
123 санының дистәләр разрядында кайсы өифр тора? (2)
 
 
 
-  
Мәсьәлә өстендә эшләү. № 610, 100 бит.
 
 
 
VI. Белемнәрне тикшерү
Укучыларга карточкалар таратыла. Мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.
Вариант 1
-  
Выполните деление:
 
-  
Вычислите
 
-  
Решите уравнение: .
 
Вариант 2
-  
Выполните деление:
 
-  
Вычислите
 -  
Решите уравнение: .
 
VII. Рефлексия
-  
Без дәрестә нәрсәләргә ирештек?
 -  
Моңа сезгә нәрсәләр ярдәм итте?
 -  
Кайсы эшләрне башкару сездә кыенлык тудырды?
 -  
Дәрес тагын да кызыклырак булсын өчен тәкъдимнәрегез юкмы?
 -  
Сез үз эшегездән канәгатьме?
 
 
 
VIII. Йомгаклау
-  
Нәтиҗәләр ясау.
 -  
Билгеләр кую.
 -  
Өй эше бирү: № 635, 103 бит.
 -  
Саубуллашу.