7


  • Учителю
  • Конспект урока 'Унарлы вакланмаларны тапкырлау' (5 класс)

Конспект урока 'Унарлы вакланмаларны тапкырлау' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ФИО автора: Шарапова Альфия Рашитовна

Должность: учитель математики

Предмет математика 5 класс

Тема урока «Унарлы вакланмаларны тапкырлау»


Эш этапы

Этапның эчтәлеге

1.

Оештыру

Максат:

Укучыларның эшчәнлеген арттыру; фәнгә карата уңай тәэсир уяту; математиканың иң кызыклы фән икәнлегенә төшендерү һәм һәр укучыга да үбелемен күрсәтергә мөмкинлек тудыру.

Төп этаплар: Сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү, дежур отчеты, дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Укыту методы: сөйләү


- Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән дәрестә мәсьәләләр чишәрбез, исәпләрбез, җаваплар уйларбыз һәм тагы да кызыклырак яңалыклар белән танышырбыз! Без унарлы вакланмаларны тапкырларга өйрәнербез. Ләкин «Унарлы вакланмаларны тапкырлау» иленә җыенганчы, алда өйрәнгән белемнәребезне тикшереп карыйк. Кузгалдык!


2.

Өй эшләрен тикшерү

Максат: Унарлы вакланмаларны кушу, алу; унарлы вакланмаларны натураль санга тапкырлау һэм бүлү; түгәрәкләү кагыйдәләрен кабатлау; унарлы вакланмаларны чагыштыру күнекмәләрен ныгыту. Игътибарлылыкны, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү. Стандарт булмаган мәсьәләләрне чишүдә математикадан белемнәрне кулана белү. Танып белү активлыгын үстерү; дәфтәргә язуда пөхтәлелек булдыру тәрбияләү.

Бурыч: уку диалогы булдыру, мөстәкыйль эшләү, нәтиҗә ясау. Белергә тиешләр: математик белемнәрне стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә кулана.

Дедактик методлар: өлешчә эзләнүчән

Укыту методлары: практик биремнәр эшләү

Төп этаплар: өй эшләрен тикшерү; игътибарлылыкны концентрацияләүгә, логик фикерләү сәләтен үстерүгә, исәпләү күнекмәләрен ныгытуга мәсьәләләр чишү.


Бәяләү критерияләре:

билге: «5»- дөрес җаваплар;

«4»- ( 1, 2 зур булмаган хата);

«3»- (2, 3 һәм аннан күбрәк дөрес җаваплар.


1. Өй эшен тикшерү.

- Тактада Бер укучы өй эшенә охшаш дидактик материалдан мәсьәлә чишә: № 257, ике укучы тигезләмәнең тамырын табалар: № 1389в,г)

- Калган укучылар белән мәсьәлә эшлибез:

1 нче сан - 54,72 54,72 : 12 х 5 = 4,56 х 5 = 22,8

2 нче сан - беренченең 5/12 е. 54,72 + 22,8 = 77,52

Ике санның суммасы?

Сорау:

- Бу нинди мәсьәләне хәтерләтә? Бу ике мәсәлә арасында нинди аерма бар?

- Өй эше мәсәләсендә нинди җавап таптыгыз? (164т.)

Тактада эшләнгән тигезләмәләрне тикшерү.

2. Игътибарлылыкны концентрацияләүгә күнегү ( бирем тактада, хаталарны чиратлашып чыгып төзәтәләр)

1 вариант 2 вариант

0,2

1,02

1,04

Таблица тутырганда киткән хатаны тап

3,2

2,05

5,7

12,9

0,9

120

26,1

5,9

202

1,5

6

90

1,4

6

0,84

5,5

5

11


9,9

11

9

  1. Исәпләү күнекмәләрен ныгыту.


1 вариант ачкыч 2 вариант ачкыч

6,8 : 2

3,4

М

3,6 Х 3

10,8

К

10,5 : 5

2,1

О

0,25 Х 4

1

И

80,64 : 8

10,08

Н

0,05 Х 4

0,2

Г

0,3 : 6

0,05

А

0,004 Х 6

0,024

А

2,4 : 4

0,6

Р

2,6 Х 5

13

Л

1: 8

0,125

Х

0,125 Х 8

1

И


0,02 Х 15

0,3

Я


МОНАРХ - күчмә күбәләк. Ул кышка төньяк Америкадан көньяк Америкага 3мең км ара очып үтә. Йөзәр мең күбәләк агачларга кунып, чуар яфракларны һәм чәчәкләрне хәтерләтә.

КИГАЛИЯ - Африкада үсүче агач исеме. Икенче төрле аны «колбаса» агачы дип йөртәләр. Аның яшел 60 см озынлыктагы җимешләре пешкән колбасаны хәтерләтә . Бу җимешләр белән хайваннар туклана, ләкин кешеләргә ашарга яраксыз. Шулай да аннан дарулар һәм буяулар ясыйлар.


  1. Горизнталь һэм вертикаль клеткаларда вакланмаланы кабатланмаслык итеп буш клеткаларга тутырыгыз (коллектив белән эшләү)



7/5

5/5

2/5

7/5

5/5

5/5

3/5

3/5

2/5

  1. Уйлагыз, җавапларны дәфтәргә языгыз: (җаваплар тактаның капланган өлешендә, соңыннан тикшерелә)

- таблицаның (4 бирем) ничә өлешен аралаш вакланма алып тора? (8/16)

- үсә бару тәртибендә яз: 1,2; 1,12; 1,21, 1,003. (1,003; 1,12; 1,2; 1,21.)

- 1259,0695не берәмлекләргә; унынчы өлешкә; меңенче өлешкә кадәр түгәрәклә ( 1259; 1259,1; 1259,07)

- ¼ не унарлы вакланма рәвешендә күрсәт (0,25)

- Алмаз 15 минут китап укыды. Ул сәгатьнең күпме өлешен китап укуга тотты? (15/60 сәг.)

3.

Яңа материалны өйрәнү

Максат: укучыларга ике унарлы вакланманы тапкырларга, санны 0,1; 0,01; 0,001 гә тапкырлау кагыйдәләренә өйрәтү; кагыйдәләр үзләштерүне системалаштыру; үз - үзеңдә таләпчәнлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: - яңа материал өйрәнү (теория һәм куллану).

Дәрес формасы - фронталь әңгәмә, өлешчә индивидуаль.

Дидактик методлар: проблемалы ситуация тудырып, яңа материалны аңлату.

Укыту методлары: төрле практик биремнәр башкару.

Төп этаплар: проблемалы ситуация тудыру һәм аны чишү, яңа белем алу, кагыйдәләрне азсызыклау.

Укучаларның игътибарлылыгын һәм кызыксынучанлыгын бәяләү критериясе: өйрәнгәннән төп фикерне чыгара һәм практикада дөрес кулана белү.

Мәсьәлә: Кеше 46 км/сәг тизлек белән бара. Ул а) 3 сәгатьтә; б) 0,1 сәгатьтә; в) 0,3 сәгатьтә күпме юл үтәр?

Чишү:

а) 4,6 х 3 = 13,8 км

б) 4,6 х 0,1 = 4,6 : 10 = 0,46 км

в)4,6 х 0,3 = 0,46 х 3 : 10 = 1,38км

Нәтиҗә: 1) Саны 0,1 гә тапкырлау - аны 10 га бүлү белән бер (0,1 = 1/10).

2)Саны 0,3 кә тапкырлау - аны башта 3 кә тапкырлау аннан 10 га бүлү белән бер яки киресенчә, башта 10 га бүлү аннан 3 кә тапкырлау белән бер ( 0,3 = 3/10).


Кагыйдәне чыгарыйк:

1) Саны 0,1; 0,01; 0,001 гә тапкырлау - аны 10, 100, 1000 гә бүлү белән бер үк. Моның өчен тапкырлаучыда берәмлек алдында ничә нуль торса, өтерне шул нульләр санынча цифрга сулга күчерергә кирәк.

- Мисаллар китерик: 1,12 х 0,1 = 1,12 : 10 = 0,112

1,12 х 0,01 = 1,12 : 100 = 0,0112

1,12 х 0,001 = 1,12 : 1000 = 0,00112

2) Ике унарлы вакланманы тапкырлау өчен:

а) өтерләргә игътибар итмичә тапкырларга;

б) ике тапкырлаучыда бергә өтердән соң ничә цифр булса, уңнан шулкадәр цифрны өтер белән аерырга кирәк .

- Мисаллар китерик: 0,254 6,25

Х 3+2=5 х

0,03 4,8

_________ _______

0,00762 5000

+ 2500

________

30,000

Проблемалы сорау:

  1. Саны унарлы аралаш вакланмага тапкырлаганда нишли?

4,2 х 3,5 = 14,7; 4,2 х 1 = 4,2 (ул зурая яки үзгәрешсез кала)

2. Саны ялгыз унарлы вакланмага тапкырлаганда нишли?

4,2 х 0,35 = 1,47 ( ул кечерәя)

4.

Өйрәнгән материалны ныгыту

Максат: Унарлы вакланмаларны дөрес тапкырлау. Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Танып белү эшчәнлеген арттыру. Язуда төгәллелек тәрбияләү. Математика белемнәрен төрле биремнәр эшләүдә кулана белү. Математик аралашу әдәбе тәрбияләү. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; авыр үзләштерүчеләр белән индивидуаль эшләү.

Эш формасы: , китап белән эш; мөстәкыйль эшләү; группалап эшләү.

Дидактик методлар: белем һәм күнекмәләр булдыру.

Эш методлары: практик биремнәр башкару.

Эш этаплары: ныгыту һәм белемнәр үзләштерүгә контроль.

Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү критерияләре: ике унарлы вакланманы дөрес тапкырлый белү.


  1. Китаптан эшләү

№1390 (Бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә эшли)

Турыпочмаклык, S = а х в

а = 12,5 дм, в = 6,2 дм. S = 12,5 х 6,2 (эш баганалап тапкырлана)

S - ? S = 77,5 дм 2 Җавап:


ФИЗМИНУТКА


№ 1391 дәфтәрдә («чылбыр буенча» урыннан комментировать итү)

354,2 х 0,1 = 35,42 54 х 0,001 = 0,054

248,34 х 0,1 = 24,834 37 х 0,0001 = 0,0037

4,5 х 0,01 = 0,045 0,01 х 0,0001 = 0,000001

0,08 х 0,1 = 0,008 3788,2 х 0,001= 3,7882


№ 1392 ( ике укучы тактада: беренче вариант метрларда, икенче вариант дм ларда эшли)


а = 6,5 м, в = 4,82 м. S = ?

S = ав = 6,5 х 4,82 = 31,33 м 2

Җавап:

а = 65 дм, в = 48,2дм. S = ?

S = ав = 65 х 48,2 = 3133дм 2

Җавап:


№ 1396 (дәфтәрләрдә мөстәкыйль)

(5,4 х 2,5) + 5,4 = 18,9м Җавап:


  1. Кабатлауга күнегү ( карточкалардан уровеньларны укучылар үзләре сайлап ала)


1 уровень

а) 0,5* = 0,*5 ; б) 0,*3 > 0,5*.

в) 1,5 < 1,*5 г) 0,00*1 = 0,009*


2 уровень

0,1< * < 0,2 12,123 < * < 12,124

1,22 < * < 1,23 0,0001 < * <0,0002

Барысы да дөрес- «4» Барысы да дөрес - «5»


3. Логик фикерләүгә бирем : Ничә квадрат? (Төрле размерда 30 квадрат)


5.

Өй эше

Максат: өйрәнелгәнне кбатлау, анализлау һәм нәтиҗә чыргару;

мәсьәләне аңлату; билгеләр кую.


  1. Нәтиҗэ ясау:

- унарлы вакланмаларны 0,1; 0,01; 0,001 гә ничек тапкырларга?

- 0,001 гә тапкырлаганда, өтерне кайсы якка һәм ничә цифрга күчерергә кирәк?

- унарлы вакланмага тапкырлау кагыйдәсен әйтеп бирегез.

- унарлы вакланмага тапкырлаганда, тапкырчыгышта цифрлар саны өтер белән аерырга тиешле саннан кимерәк булса, нишләргә кирәк?

2. Өй эше: 1 уровень :№ 1431 ( һәрберсеннән икешәр эш), № 1432 (1 нче багана), № 1433, № 1442 (а,б)

2 уровень: 1 уровень + № 301 ( 1 вариант, дидактик материалдан)

3. Билгеләр кую.

Литература:

Учебник Математика 5 класс, авторы Н. Я. Виленкин, В. И. Жохов, А.С. Чесноков, С.И. Шварцбурд - 19 изд. - М.: Мнемозина, 2006;

Баранова И.В. и др. , « Задачи по математике для 4-5 классов», Москва, «Просвещение», 1988;

Журнал «Математика в школе»;

Дидактические материалы по математике, 5 класс, авторы А.С.Чесноков, К.И.Нешков;

«Считай , смекай, отгадывай», автор В.П.Труднев,

Интернет ресурсы




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал