7


  • Учителю
  • Конспект внеклассного мероприятия “Устами младенца” (“Сабый бала теле белән”) для 5-6 классов на татарском языке

Конспект внеклассного мероприятия “Устами младенца” (“Сабый бала теле белән”) для 5-6 классов на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

















"Сабый бала теле белән"

(атналыкта үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

5-6 сыйныф.



















Шакирова Г.Г.

Уенны үткәрү тәртибе:

Катнашучылар: 2 команда 5-6 кл укучылары (10 укучы ) .

  1. кл - 2 шәр укучы

  2. кл - 3 шәр укучы

Алып баручылар: укытучылар сабый бала ролендә.

Жюри : 1) Рәзинә Шайдуловна

  1. Резеда Нургалеевна

  2. 10 класс укучылары

Уенны үткәрү шартлары:

1 конкурс - "ФИКЕРЛӘҮ" (һәр командага 1 шәр фикерләү

соравы )

Җавап:1 тапкыр - 15 балл, 2 тапкыр - 10 балл, калганнарында - 5 балл.

  1. конкурс - " АҢЛАТУ " ( һәр командага 1 сорау )

    Җавап:1 тапкыр - 50 балл, 2 тапкыр - 25 балл.

  2. конкурс - " ТАБЫШМАК " ( чиратлашып 4 әр сорау )

һәр дөрес җавап - 10 балл. 4конкурс- "УЗЫШУ"

Дөрес җавап 20 балл. Сигналны алдан бирүче команда, беренче җавап бирә. Әгәр җавап дөрес булмаса, башка команда җавап бирә ала. Җавап дөрес булса, 10 балл.

Нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

1 - нче конкурс

1 нче командага сораулар.

1. а) Ул шундый әйбер, анда нәрсәнедер белмисен, ә соңыннан беләсең, теләсәң -эшли дә аласың.

б)Кайбер мәсьәләләр аның ярдәмендә генә чишелә. Мин аларны чишәргә яратмыйм, чөнки бик начар беләм .

в)Белмим, аның яфраклары, сабаклары бармы, ә менә тамыры бар. Бер булырга мөмкин, күбрәк булырга мөмкин. Кайберенең генә тамыры юк.

г)Икенче класста алар бик гади, 7-класста сызыкча, 8-класста квадрат, ә 10-класста тригонометрик була.

(тигезләмә)

2 нче командага сораулар.

1. а)Бу шундый геометрик фигура, бик кызыклы һәм бик матур, аның башы һәм азагы юк.

б) Бу фигура барлык җирдә кулланыла: көнкүрештә, техникада,

архитектурада һәм башка өлкәдә.

в) Башта аны мәктәптә өйрәнәләр. Әгәр аның буенча барсаң, элек

киткән җиргә әйләнеп кайтасың. Глобустагы экваторны хәтерләтә.

г) Аны циркуль белән төзиләр һәм аның эче буш түгел.

(түгәрәк)



2-нче конкурс "Аңлату"

1 командага.

Башта бүлгәннәр, соңыннан тагын бүлгәннәр һәм арасына тигезлек куйганнар. Аны 6 класста өйрәнәләр. Аның ярдәмендә тигезләмә дә, мәсьәләләр дә чишәләр. Ниндидер дару, мазь, төнәтмә ясаганда бу әйбернең нинди булуын белергә кирәк, алайса берәрсен күбрәк салырсың һем сиңа кирәк әйбер чыкмас. Математикада без аны ике чагыштырма тигезлеге дип атыйбыз.

(пропорция).

2 командага

Башта бер тапкыр укыйсың, аңламасаң тагын бер тапкыр. Аңлагач чишәргә тотынасың. Аның белән башлангыч мәктәптә үк танышалар. Чишәләр. Элек алар гади иде, ә хәзер укыгач х кертәсең, тигезләмә төзисең, чишәсең. Әле ул дөрес чишелмәскә дә мөмкин. Иң ахырда соралган әйберне тапкач, шатлана-шатлана җавап язасың.

(мәсьәлә)

3-нче конкурс "Табышмак"

1. Бәясе булмаган, бернәрсә аңлатмаган кеше.

Бу цифра- түгел пирог, ә ул гади түгәрәк.

(ноль)

2. Сызым инструменты.

Ике аяк- дуга түгәрәкләр ясый.

(циркуль). З.Бала уенчыгы.

Бер яктан ул мисыр фараоның каберлеге, икенче яктан геометрик җисем.

(пирамида), 4. Геометрик фигура.

Яссылыкның әйләнә белән чикләнгән өлкәсе яки кәгазьдән кисеп алган фигура.

(түгәрәк).

5. Математикадагы сан. Әйберне кисәкләргә бүлеп берничә кисәген алсаң- ул барлыкка килә. Конспект внеклассного мероприятия “Устами младенца” (“Сабый бала теле белән”) для 5-6 классов на татарском языке саны ул нәрсә?

(вакланма)

6. Предмет.

Аның белән кибеттә кулланалар.

Гади калькулятор

(счет)

7. Геометрик фигура.

Алар кояштан безгә киләләр. Ул координаталарныкы, саннарныкы була, икенче төрле ул -турының кисәге.

(нур)

8. Почмак үлчәү берәмлеге.

Термометр, градусник белән үлчәнелә.

(градус)



4-нче конкурс "Узышу"

1. а)Кайбер кеше аның тизрәк бетүен тели, чөнки алар аннары

бушыйлар, уйный, йөгерә алалар, Ә ул һаман бетми.

б) Кемдер аны бик ярата, ә кемнәрдер яратмый, чөнки анда баш

эшләтәсе, язасы, чишәсе, җавап бирәсе.

в) Кайвакыт анда эшлисең дә- эшлисең, ә тикшергәч икеле дә

куялар.

г)Анда мәсьәлә мисалны дөрес чишмәгәнсең диләр.

д) Вакыты аның бик аз, ул 45 минут кына бара.

(математика дәресе)

2. а)Ул шундый тамга аны ике таяк белән эшләп була.

б)Аны батарейкаларга да куялар.

в) Математик гамәл тамгасы.

г) Саннарны кушканда язалар аны.

(плюс)

3. а)Укучылар ул әйберне бик яраталар. Ул көнгә берничә тапкыр була.

Циркта, театрда да ясыйлар аны.

б)Кайвакыт аны я икеле алудан куркып, я ялкаулыктан көтә-көтә арасың.

в)Кыңгырау шалтырагач, ул башлана.

(тәнәфес)

4. а)Аны шырпыдан, я таяктан ясап була.

б)Ул фигура, барлык яклары да аның тигез.

в)Тагын санны үзенә тапкырлагач та чыга ала.

(квадрат)

5. а)Бу әйбер һәр укучыныкы бар. 1 класста да, 3 класста да, 11

ккласста да.

б)Аны кечкенә балалар да бик ярата. Ул укытучыларга да бик кирәк.

в) Олы класс укучыларыныкы ул күбрәк була, я берничә фәнгә берәү генә.

г)Борынгы заманда алар булмаган, шуңа күрә папируска, тактага,

каен тузына , газета кырыена язганнар.

д)Ә хәзер яңа уку елына аны әниләр алдан алып куялар, алар калын һәм юка булалар.

(дәфтәр)

6. а)Бу әйбер 3-11 класс укучылары да кирәк. Теләсә, я укытучы, әти-әнисе кушса, аны 1-2 класс укучылары да йөртә алалар.

б) Олы классларга ул бик кирәк. Записной книжканы хәтерләтә. Аңа онытмас өчен язалар.

в)Аның битләренә билгеләр, өй эшләрен теркиләр.

г)Такта янына сөйләргә чыксаң аны укытучы гел сорый.

(көндәлек)

Нәтиҗә ясау.

Жюри конкурсларга аерым һәм бергә нәтиҗә ясый. Иң зур балл җыйган команда җиңүче була.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал