- Учителю
- Конспект урока по математике на тему 'Взаимно обратные числа' (6 класс)
Конспект урока по математике на тему 'Взаимно обратные числа' (6 класс)
Фән: математика Класс: 6 № ____________
Тема: Үзара кире саннар.
Максат: 1) үзара кире саннар төшенчәсе белән таныштыру, үзара кире саннарны табарга өйрәтү, үзара кире саннар табу кагыйдәсен формалаштыру, бер үк типтагы тигезләмәләр чишү күнекмәләрен эшкәртү;
2) аралаш, унарлы вакланмалар, натураль саннар өчен үзара кире саннар табу күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның хәтер, уйлау, фикер йөртү сәләтләрен үстерү;
3) коллективта иҗади эш аша җаваплылык, классташларыңның уңышлары өчен куана белү, тырышлык сыйфатлары тәрбияләү.
Әдәбият: Н.Я.Виленкин һ.б. Математика - 6 класс, 93-94 бит.
Җиһазлау: проектор, экран, презентация, карточкалар
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе
Метод: репродуктив, Сингапур алымнары
Дәрес барышы
-
Оештыру өлеше
-
Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
-
Шәп! (Зур бармакны өскә күтәрәләр)
-
Терәк белемнәрен актуалләштерү
-
Өй эшен тикшерү. КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
-
Укучылар, сез үтелгән материал буенча бер-берегезне тикшерәсез һәм өйрәтәчәксез.
-
Укучылар, басыгыз, үзегезнең карточкаларыгызны алыгыз, кулларыгызны күтәреп, үзегезнең парыгызны табыгыз.
-
А укучы туган көне яңа елге якынрак булганы В укучыдан сорый. (Үз карточкасындагы сорауны бирә).
-
В укучы җавап бирә.
-
А укучы булыша һәм мактый.
-
Укучылар ролләрен алмашыналар.
-
Укучылар карточкаларын алмашыналар.
-
Телдән контроль эш
Экранда контроль эш биремнәре күрсәтелә. Һәр укучы үз номеры астындагы биремне башкара һәм җавабын язып куя.
-
Аңлатманың кыйммәтен табарга:
1- ; × ; + ;
-
Аңлатманың кыйммәтен табарга:
1- ; ×1; + ;
-
Гадиләштерергә:
а+ а; 23× ; m + m;
-
Табарга:
64 нең ; 49 ның
Җаваплар:
; 1; ; ; ; ; ; ; 9; 1a; 2m; 56
; ; 1; ; 1; ; ; ; 9; а; 1m; 21
-
Яңа материалны аңлату
-
Хәзерлек эше.
Такта янына укучылар чыгып эшлиләр.
-
Исәпләргә:
-
Уен (Слайд)
Төшеп калган саннарны куегыз.
× = 1; × = 1; × = 1;
-
Төркемнәрдә эш. Тема һәм максатны ачыклау.
-
Укучылар, такта янында эшләгәннәрдән чыгып, бүгенге дәрес темасын һәм максатларын ачыклап карыйк. (укучылар фикер алышалар). Һәр төркемнән бер укучының җавабы тыңлана.
-
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН (уйлагыз - языгыз - фикерләшегез)
-
Укучылар, экрандагы сорауларга җавап биреп карагаз әле.
-
Нинди саннарны үзара кире саннар дип атарбыз?
-
Нинди сан аралаш вакланма өчен, гади вакланма өчен, натурал сан өчен үзара кире сан булыр?
-
Унарлы вакланма өчен кире санны ничек табарга?
-
Санына кире санны ничек язарга?
-
Һәр укучыга уйларга, битләргә дөрес җавапны язарга, иптәшен тыңларга, фикер алышырга бер минут вакыт бирелә.
-
Дәфтәрләрдә эш. Числоны, теманы яздыру.
-
Төркемнәрдә эш.
-
Укучылар, әйтелгәннәрдән чыгып, кем үзара кире сан табу кагыйдәсен әйтер икән? (Укучылар фикерләшәләр, җавап тыңлана)
-
Физкультминутка МИКС ФРИЗ ГРУП
Мин музыка җибәрәм, ә сез класс буенча йөрисез. Музыка туктагач, сез сорауны тыңлыйсыз. Җавап ничә була, сез шундый саннан торучы төркемнәргә тупланасыз. Ләкин җавапны берәү дә кычкырып әйтми. Сораулар:
-
13230 санының дистәләр разрядында кайсы сан тора? (3)
-
49-29-10 ничә була? (10)
-
Әгәрдә 84 не 42 гә бүлсәк, ничә була? (2)
-
Белемнәрне ныгыту
-
№ 577 (а-в), 94 бит (такта янында һәм дәфтәрләрдә комментарийлар белән).
-
Бу саннарның үзара кире булуын ничек дәлилләргә? ( Тапкырлап карарга, әгәр җавап 1 булса, бу саннар үзара кире саннар була).
-
№ 580, 95 бит. Такта янында һәм дәфтәрләрдә комментарийлар белән).
-
Тигезләмәдә нәрсә билгесез?
-
Билгесез тапкырлаучыны ничек табабыз?
-
Проблема туды: без бүлә белмибез. Бу тигезләмәне икенче төрле ничек чишеп була?
-
Мәсьәлә чишү. Завод планнан тыш 120 телевизор эшләп чыгарган. Телевизорларның төзүчеләргә, ә калганының 80%ын дөге үстерүче күмәк хуҗалыкка җибәргәннәр. Дөге үстерүче күмәк хуҗалыкка ничә телевизор җибәрелгән?
-
Шартын төзү;
-
Чишү;
-
Җавабын язу.
-
Белемнәрне тикшерү.
Мөстәкыйль эш:
-
"Партадашыңа бирем яз"
-
Җавапта бер килеп чыгарлык 2 мисал китер.
-
"Хаталарны тап"
-
* =1
-
* =1
-
= 1
-
Бирелгән саннар өчен үзара кире саннар табыгыз:
; ; ; .
-
Рефлексия
-
Укучылар, хәзер әрберегез дәрестә алган бер яңалыкны әйтеп китәчәксез. Сез әзерме?
-
Өй эше бирү
-
Йомгаклау.
-
Нәтиҗәләр ясау
-
Билгеләр кую
-
Саубуллашу.