- Учителю
- Сценарий для математической недели
Сценарий для математической недели
МАТЕМАТИК МАРАФОН
Пычак урта мәктәбе, 8 класс
Шафигуллина Ильхамия Рамисовна
МАТЕМАТИК МАРАФОН
Максат: - укучыларның фикерләү сәләтен, кысыксынуларын үстерү;
-
математикага кызыксыну уяту;
-
хәтерләрен ныгыту;
-
танып-белү эшчәнлеген үстерү;
-
эшли алмаслык эшләрне эшләргә омтылыш үстерү.
Уен кагыйдәләре: 2 шәр укучы бер команда санала. Һәр дөрес җавапка бер очка куела.
Уен барышы.
Укытучы уен тәртибе белән таныштыра. Жюри сайлана.
I раунд. Телдән сорауларга җавап. Сораулар һәр командага аерым-аерым бирелә.
-
Капма-каршы яклары параллель булган дүртпочмак. (параллелограмм)
-
Пифагор теоремасы ничек укыла.
-
Барлык яклары тигез булган төзек дүртпочмак. (квадрат).
-
Ике ягы тигез булган өчпочмак. (тигезьянлы).
-
Турыпочмаклы өчпочмакта почмак синусының косинусына чагыштырмасы ничек атала. (тангенс)
-
Ике ягы параллель, ә калган икесе параллель булмаган дүртпочмак. (трапеция).
-
Әгәр квадрат периметры 40 см булса, мәйданы күпмегә тигез. (100см2).
-
Өчпочмакның ян-ягының урталарын тоташтыручы кисемтә ничек атала. (урта сызык)
-
Өчпочмакның эчке почмаклары суммасы. (1800)
-
Яклары а һәм в булган турыпочмаклыкның мәйданы.
-
300 ның синусы күпмегә тигез. (1/2)
-
Өчпочмак түбәсе белән каршы якның уртасын тоташтыручы кисемтә. (медиана)
-
Квадратның мәйданы 49 см2. Периметры күпмегә тигез. (28 см)
-
Почмакны ике тигез өлешкә бүлүче нур. (биссектриса)
-
450 ның косинусы күпмегә тигез. (2/2)
-
Иҗ кечкенә натураль сан (1)
-
Почмак зурлыгын үлчәүче инструмент. ( транспортир)
-
Дискриминант нульдән кечкенә булса тигезләмәнең ничә тамыры бар? (чиш. Юк)
-
Ике кулда 10 бармак, 5 кулда ничә бармак (25)
-
"Кругом" командасында солдат ничә градуска борыла. (1800).
-
жюри нәтиҗә чыгара, командалар ял итә.
Болельщиклар белән эшләү.
Телдән сорауларга җавап. Дөрес җавапка бер медальон.
-
Җиде ир туганның берәр сеңлесе бар Барлыгы ничә кыз туган? (1)
-
Син дә мин, мин дә син. Без ничә. (2)
-
Ир хатыны белән, әнисе кызы белән, әбисе оныгы белән, кыз әтисе белән, әби кияве белән шәһәргә баралар. Ничә кеше шәһәргә бара? (4)
Уен: Таблицада булган санны уйларга һәм кайсы баганада очравын әйтергә.
II
III
IV
V
1
2
4
8
16
3
3
5
9
17
5
6
6
10
18
7
7
7
11
19
9
10
12
12
20
11
11
13
13
21
13
14
14
14
22
15
15
15
15
23
17
18
20
24
24
19
19
21
25
25
21
22
22
26
26
23
23
23
27
27
25
26
28
28
28
27
27
29
29
29
29
30
30
30
30
31
31
31
31
31
Укучы шушы таблицада булган бер санны уйлый һәм кайсы баганада очравын әйтә. Кем нинди сан уйлаганын белү өчен, ул әйткән баганалардагы беренче юлның саннарын кушабыз. Мәсәлән: 25. Бу сан беренче, дүртенче һәм бишенче баганаларда очрый. 1+8+16=25.
II раунд. Һәр командага биттә эшләргә мәсьәлә бирелә. Вакытка шул мәсьәләләрне чишәләр.
-
Дима белән Гена спорт белән шөгыльләнәләр һәм китап укырга яраталар. Кайсыдыр шашка уйный, кайсыдыр футбол уйный, кайсыдыр Лермонтовны укырга ярата, ә кайсыдыр - Пушкинны. Әгәр футболист Лермонтовны укымаса, ә Дима футбол уйнамаса, кем нәрсә укыган һәм уйнаган.
-
Сөт, лимонад, квас һәм су бутылкага, кувшинга һәм банкага салынганнар. Су һәм сөт бутылкада түгел, лимонад салынган савыт кувшин белән квас салынган савыт арасында тора, банкада - лимонад та түгел һәм су да түгел. Стакан банка янында һәм сөт салынган савыт янында. Һәр сыеклык кайсы савытка салынган.
Җавап: 1.2.
Болельщиклар белән уен.
-
Берничә укучы уртага чакырыла һәм тгәрәкләнеп басалар. Һәр укучы натураль саннарны рәттән әйтәләр, ләкин 3 кә кабатлы булган сан урынына "Таблицаны беләм" дияргә тиеш. Кем ялгыша, уеннан чыга.
-
Уен - аукцион.
Ике укучы чыга: Бер сүз бирелә. Мәсәлән: өчпочмак. Сүзнең ахыргы хәрефенә башланган сүз әйтергә. Сүз метематик термин, инструмент булырга тиеш. Кем ахырдан әйтә шул җиңүче.
-
Ике укучы чакырыла. Икесе бергә чиратлап саннарны түбәндәге тәртиптә, мәсәлән 30 га кадәр санарга тиешләр. Берсе икенчесе әйткән санга 1 не яки 2 не генә кушарга тиеш. Кем беренче 30 ди, шул биңүче.
III раунд. Карточкаларда тигезләмәләр чишәләр.
1+ 2+ Х=2
5 Х=3
1+ 2Х=10
3Х2-7Х+4+0
Болельщиклар белән эшләү.
-
Кайсы дәүләтнең исемендә санның дәрәҗәсе кергән. (Куба)
-
0,1,2,3,4,5,6,7,8,9 саннарының суммасы зурмы, әллә тапкырчыгвышымы? (Сумма)
-
Төнге сәгать 12 дә яңгыр яуса, 72 сәг тән соң кояш чыгуын көтеп буламы? (юк)
-
Ике әти һәи ике ул базарга баралар, өч арельсин алалар. Апельсиннарны һәрберсенә берәр тиярлек итеп бүләләр. Ничә кеше булган. (3; бабай, әти, малай)
-
Үзегезне пассажир поездының машинисты дип уйлагыз. Составта 13 вагон. Поездда 30 кешелек бригада хезмәт күрсәтә. Поезд начальнигына 46 яшь. Кочегар машинисттан 3 яшькә олырак. Поезд машинистына ничә яшь. (Сезгә ничә яшь булса, шулкадәр)
IV раунд. (телдән сорауларга җавап)
-
Агачта 10 кош утыра иде. Охотник бер кошны атып төшерә, ничә кош кала. (берәү дә калмый)
-
Электропоезд көныгыштан-көнбатышка, ә җил төньяктан көньякка исә. Поездның төтене кайсы якка барыр. (электропоездның төтене юк).
-
Санаганда нинди саннар кулланыла (натураль)
-
с2=а2+в2 нәрсәне аңлата (Пифагор теоремасы)
-
Өчпочмакның урта сызыгы дип нәрсә атала.
-
Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакның косинусы дип нәрсә атала?
-
Турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакның синусы дип нәрсә атала.
-
Биссектриса билгеләмәсе.
-
Ромб ул - ...
-
а саны тискәре, а19 нинди сан булыр (тискәре)
-
Бер почмак 500, икенчесе 1000. алар чиктәш була аламы (юк, 1800)
-
Китап 240 биттән тора. Битләр санын язу өчен ничә цифр кулланылган. (10)
-
-200 дән 200 гә кадәрге саннарның тапкырчыгышы (0)
-
нәрсә цифрлар ярдәмендә языла (сан)
-
У=кХ+в рәвешендәге функция ничек аталав (сызыкча)
-
Х2=-9 тигезләмәсенең тамырлары. (юк)
-
Параллелограммның барлык почмаклары суммасы (3600)
-
Өчпочмакта ничә диагональ үткәреп була. (булмый)
-
Әтәч бер аякта торганда 5 кг. Ике аякта ничә кг булыр (5)
-
Ике кеше шахматны 2 сәг уйный. Һәркайсы ничә сәг уйнаган. (2 сәг)
V раунд. 1 дән 10 га кадәр саннарны 4 дүртле һәм математик гамәлләр белән күрсәтергә. Укучылар битләрдә эшлиләр.
Болельщиклар белән уен
-
10 кеше чыга. 1 карандаш бирелә. Бер укучы карандашны костюмның уң яки сул кесәсенә яшерә. Карандашның кемдә һәм кайсы кесәдә икәнен белү. Уенны үткәрүченең күзе бәйләнә. Ул түбәндәгеләрне әйтә, ә карандаш булган кеше телдән исәпләп бара.
-
тәртип номерыгызны 2 гә тапкырлагыз;
-
тапкырчыгышка 3 не кушыгыз;
-
сумманы 5 кә тапкырлагыз;
-
әгәр карандаш уң кесәгездә булса, тапкырчыгышка 8 не, сул кесәгездә булса 9 ны кушыгыз.
Ничә килеп чыкты. Сан әйтелә. Нәтиҗәдән 22 не аласы. Сулдагы сан тәртип номеры, икенче цифр 1 булса уң кесә, 2 булса сул кесә.
VI раунд. Телдән сорауларга җавап.
-
Рәттән килүче 5 көнне сан, ай, көннәрнең календардагы исемнәрен кулланмыйча әйтергә. (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, бөрсекөнгә).
-
Үзеңне корабльнең капитаны итеп хис итегез. Корабльдә 25 матрос, һәркайсына 25 яшь. Капитанга ничә яшь. (Сиңа ничә яшь, шул)
-
Самолет Мәскәүдән Ленинградка 1 сәг 20 мин оча, кире кайтканда 80 мин кайта. Кайсы якка тизрәк оча, ни өчен (1 сәг 20 мин=80 мин)
-
60 ның өчтән бере. (20)
-
Санның йөзенче өлеше. (процент)
-
Кайсы сан артык: 1,3,5,7,9,11,13,14,15,17,19 (14)
-
1+2+3+4+5+6+7+8+9=? (...=10*4+5=45)
-
1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (=)
-
Алманың беренче яртысы нәрсәгә охшаган. (икенче яртысына)
-
Өстәлдә 5 шәм яна, икесен сүндергәч ничә шәм кала. (2)
-
2 һәм 3 арасына 3 тән кечкенә, 2 дән зур сан килеп чыксын өчен нинди тамга куярга кирәк. (,)
-
Кыйммәтле ташларны үлчәү берәмлеге. (карат)
-
Ни өчен поездда стоп кран кызыл төстә, ә самолетта зәңгәр төстә. (самолетта стоп кран юк)
-
Бабайдан сиңа ничә яшь дип сорыйлар. 100 яшь һәм ничәдер ай дип җавап бирә һәм туган көнен 25 тапкыр гына үткәргән. Бу ничек болай була. ( 29 февраль, 4 елга 1 тапкыр)
-
Айдар белән Азат агач кисәләр. 1 бүлем кисү өчен 1 мин вакыт китә, 5 м лы бүрәнәне ничә мин кисәләр (4 мин)
-
Хатаны табыгыз:
Укучы: 15-15=0 35-35=0
15-15=35-35
3(5-5)=7(5-5)
3=7!
Укытучы:
20-20=0 8-8=0
20-20=8-8
5(4-4)=2(4-4)
2=5!
VII раунд. Аерым битләрдә эшлиләр:
5 + 1 - 4у-18
у-3 у+3 у2-9
14ах-21х - 6ах+9х + х
10а-15 8а+12 10
Болельщиклар белән уен:
Биткә үзегезнең туган көнегезне һәм аегызны языгыз һәм түбәндәгеләрне эшләгез:
-
шул санны икеләтегез
-
килеп чыкканны 10 га тапкырлагыз
-
нәтиҗәгә 73 не кушыгыз
-
сумманы бишкә тапкырлагыз
-
нәтиҗәгә аегызның тәртип номерын кушыгыз
-
ахыргы нәтиҗәне әйтегез.
Нәтиҗәдән 365 не аласы, ахыргы ике сан ай, беренче ике сан туган көн, уртадагы ике сан сызыла.
Жюри нәтиҗә чыгара. Урыннар билгеләнә.