7


  • Учителю
  • 'Саннан вакланма табу' темасы буенча ачык дәрес

'Саннан вакланма табу' темасы буенча ачык дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советлар Союзы Герое Бари Габдрахман улы Габдрахманов исемендәге Кармыш төп гомумбелем бирү мәктәбе.

"Саннан вакланма табу"


темасын йомгаклауга


1 ктегорияле укытучы:

Шарапова Ф.Т.

2015 ел


Тема : «Саннан вакланма табу» (6 нчы класс)

Максат: 1. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру.

2. Уеннар аша белем алуга омтылыш, математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә куллана белүне үстерү.

3. Зирәклек, тапкырлык тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Тип: Уен дәрес

Метод һәм алымнар: әңгәмә ,уеннар.

Җиһаз: биремнәр язылган карточкалар,мультимидео, дәреслек.


Дәреснең барышы:

Кереш сүз.

Балалар, без сезнең белән"Саннан вакланма табу" темасын өйрәндек. Бүгенге дәресебез үзенчәлеклерәк булыр, уен дәрес итеп үткәрербез.Уеннарда каушап, югалып калмассыз дип ышанып калам.

Әйдәгез балалар, уен-ярышларны башлаганчы телдән исәпләп алыйк.

Телдән исәпләү: (Укучы гамәл тәртибен истә калдырып сөйли)


1) (100 :2 *7 + 150) * 2

2) (( 45+ 15) * 4) - 140) *7

3) (( 33 * 3 + 100) + 200 ) - 9

4) ( 18 * 3 + 46) * 5 - 200


Бүгенге уенда безнең ике төркем катнаша. Төркемнәрнең исемнәрен белмибез әлегә. Ә менә беренче уеннан соң, үзегезнең төркемнең исемен ачыкларсыз. Мисалларның җавапларын телдән генә исәпләп, шул җавапка туры килгән хәрефләрдән сүз ясарсыз.

Беренче уен "Без кемнәр?" дип атала.

1) 3 . 45 Җ

5


2) 40 ның 3 е И 6 ) 12 нең 50 % ы Л

8

3) 50 нең 0,2 се Т 7) 4 нең 5 е Ә

25 8

4) 0,9 ның 0,3 е Е


5) 9 . 121 З 8) 40 ның 0.4 е Р

11

Без - " Җитезләр"

Икенче уеныбыз "Мәсьәлә төзибез." дип аталыр.

Балалар, сезгә өй эше итеп, мәсьәлә төзергә бирелгән иде. Әйдәгез.әле,шуларны тыңлап карыйк.


Өченче уен "Уйлыйбыз,баш ватабыз"

Дәреслектән № 501 нче мәсьәләне чишәбез.


Аның өчен "Тиз- тиз" дип аталган уенны башлыйбыз. Сорауларга җавап нинди хәрефтән башлана, шул хәрефне тактага яза бары йк.

  1. Татарстанның башкаласы. К

  2. Чыршының яфрагы. Ы

  3. Баш киеме Ш

  4. Сан бүленеп бетмәсә,нәрсә кала? К

  5. Мишәрләрдә өй Ы

  6. Иң кечкенә икеурынлы сан. у

  7. Башваткыч. р

  8. Иң кечкенә дүрт урынлы сан. м

  9. 6 га кабатлы иң кечкенә сан. а

  10. Нинди санга бүләргә ярамый?. н


Нинди сүз килеп чыкты,балалар?

Юкка гына бу сүз килеп чыкмагандыр,балалар ,әйеме? Әйдәгез әле кышкы урманга барып кайтыйк.

Физкультминут.

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен-уңда,

Ямь- яшел чыршы- сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без дә аннан качабыз

Тапмас безне ул явыз,

Аю бабай ял итә,

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк тә матур алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк,балалар

Алтынчы уеныбыз: "Кайсы дөрес икән дип?" атала.

Тест буенча эшләп алабыз.


Тест.

1) 30 санының 15 % ы

а) 2 б) 4,5 в) 15 г) 0,45


2) 70 санының 50 % ы

а) 40 б) 35 в) 45 г)25


3) Рамил белән Гөлинәдә 40 марка бар. Рамилдә барлык маркаларның 7 се.

10

Гөлинәдә ничә марка?

а) 12 б) 10 в) 14 г) 21


4) Эшче 40 деталь ясарга тиеш иде. Ул норманы 120% ка үти. Эшче ничә деталь ясаган?


а) 45 б) 42 в) 48 г) 50


5)Ящикта 70 шар. Шуларның 3 е кызыл. Калганы сары шар. Ничә сары шар? 7

а) 50 б ) 30 в) 40 г)35

Кроссворд.


1

В


2


3

К


4

Л


5

А


6

Н

7

М


8

А


1) 5 тә - 7

7

2) 11 нинди вакланма?

6

3) Сызым сызганда кирәк.

4)Аңардан башка туры сызып булмый.

5) Син укыган класс.

6) Нинди санга бүләргә ярамый.

7) 1000000

8) 6 га кабатлы, 10 га бүленә торган са


Җиденче уен. "Таблицаны тутыр" дип атала.

Гади вакланма

1

2

3

4

Унарлы вакланма

0,25


0,04


Процент, %


20


5


Сигезенче уен: "Кем тизрәк"

Унарлы вакланманы процентларда күрсәтергә:

0,5; 0,24; 0,867; 0,032; 1,3; 15; 154.

Процентны унарлы вакланма рәвешендә күрсәтергә:

2%; 12,5%; 0,06%; 1000%; 0,1%.

Гади вакланма рәвешендә күрсәтергә:

50%; 0,25; 0,05; 20%; 10%; 1%.

Өйгә эш: 1. Кагыйдәләр дәфтәреннән кушу һәм алуга карата тарату үзлеген кабатларга.

2. Кроссворд төзергә.


Йомгаклау.

Резерв:


а) Тактада телдән исәпләргә:

1/2 * 4/9; 11/15 * 3/5; 17/26 * 13/54; 4/9 * 2 ¼; 10 * 5 3/10

б) процентлар белән вакланмалар арасында бәйләнеш урнаштырырга:

10% 1/2

20% 1/10

25% 3/4

50% 1/5

75% 1

100% 1/4





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал