7


  • Учителю
  • Урок по математике на тему ЛИТР

Урок по математике на тему ЛИТР

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Литр.

Максат:

  • Берурынлы саннарны кушу һәм алуны, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;

  • Зурлыкларны үлчәү берәмлекләрен өйрәнүне дәвам итү, күләм үлчәү берәмлеге - литр төшенчәсен кертү;

  • Математика фәненә кызыксынуны һәм логик фикерләүне үстерү;

Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү дәресе.



Җиһазлау: биремле карточкалар, үзбәя өчен кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, санлы карточкалар, эш дәфтәре





Көтелгән нәтиҗәләр:





Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне чишү юлын өйрәтү: литрлы банка белән эшли белергә;



Коммуникатив уку эшчәнлеге: күршең белән хезмәттәшлек итү;



Регулятив уку эшчәнлеге : укучыларны үз эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;



Шәхси уку эшчәнлеге: дәрес материалына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру;

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

1.Исәнләшү. Сыйныфташларны сәламләү .

2.Уңай психологик халәт тудыру





2. Телдән исәпләү. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН





(Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала).

  • 4 кә 2 не кушкач - 6 була. Әйе

  • 2 гә 2 не кушкач - 4 була. Әйе

  • 2 гә 7 не кушкач - 9 була. Әйе

  • 8 дән 2 не алгач - 5 була. Юк ( 6 була)

  • 5 кә 4 не кушкач - 9 була. Әйе

  • 6 га 3 не кушкач - 9 була. Әйе

  • 7 дән 3 не алгач - 2 кала. Юк (4 кала)

  • 0 гә 9 ны кушкач - 9 була. Әйе

  • 2 гә 7 не кушкач - 9 була. Әйе

  • 4 тән 0 не алгач - 0 кала. Юк (4 кала)

  • 3 кә 3 не кушкач - 6 була. Әйе

  • 7 дән 2 не алгач - 5 кала. Әйе









3. Төп өлеш .

Белемнәрне актуальләштерү.

4.Укытучы белән эш.

Саннар рәтен тутырып бетер.

1, 2, ..., 4,...., ......, 7, ....., 9, ......

  • Арта бару тәртибендә санап чык.

  • Кими бару тәртибендә санап чык.

Саннар рәте буенча сораулар:

- 7 санының күршеләрен әйт.

- 2 санының күршеләрен әйт.

- 6 санының уң як күршесен әйт.

- 5 санының сул як күршесен әйт.

- 9 санының сул як күршесен әйт.

- 1 санының уң як күршесен әйт.





5.Мөстәкыйль эш.

Тактадагы мисалларны чишәләр.

8+1= 7-5=

3+5= 8-6=

6+2= 3-2=

4+6= 5-2=

6.Укытучы белән эшләү.

Сигнал карточкалары ярдәмендә эшләрегезнең дөреслеген тикшерербез.

7.Телдән мәсьәләр чишү.

Кибеткә алма алырга бардыгыз. Кибетче аны сезгә ничек бирә? (үлчәп).

Ничек үлчи? (Үлчәүдә кг белән үлчәп бирә. ) Тагын нәрсәләрне кг белән үлчиләр? ( мандарин, песок, конфет...)

8.Нәтиҗә: Авырлыкны кг белән үлчибез.

  1. Бер пакетта 6 кг шикәр. Икенче пакетта шикәр 3 кг га авыррак. Шикәр ничә кг? (10 кг)

  2. Кавын 2 кг. Карбыз 4 кг. Кайсы авыррак? Ничә кг га? (карбыз, 2 кг га.)

  3. Алма 5 кг, груша 2 кг га әзрәк. Груша ничә кг? Алма белән груша икесе бергә ничә кг? (груша - 3 кг, бергә - 8 кг).

4.1 кг тимер авырракмы әллә 1кг мамыкмы? (икесе дә бертигез).

9.Ял минуты. Фолоу зе лидер

( 1 нче сандагы укучы - лидер башкарган хәрәкәтләрне һәр укучы кабатлый бии), көй алышынганда лидерлык 2 нче сандагы укучыга күчә, аннары 3 нче, 4 нче укучыга күчә).

10.Яңа тема.

Тагын кибеткә барабыз. Бу юлы сок алабыз. Кибетче сокны ничек бирә? (пакеты белән бирә).

-Бу пакетларга сокны ничек салганнар икән (үлчәп салганнар).

-Менә мин сок алдым. Карыйк әле, тышына нәрсә дип язылган икән? (1л)

Димәк, сокны литрлар белән үлчиләр.

Литр сыеклык үлчәү берәмлеге.

Кыскача л дип языла. Менә бу савытка 1литрны нәрсә белән үлчәп салдылар икән.

Менә мондый үлчәүле савытлар була. (бүлемле савыт карау). Шулар ярдәмендә сыеклыкның күләмен үлчәп була. Менә 1 литр суны үлчәп карыйк әле. (чиләктән алып су үлчәү). Бу банкаларга ничә л су сыя икән. (1л, 3 л)

11.Такта янында эш.

2л 5л

3л 7л

6л 1л

9л 8л

12.Зирәкләргә мәсьәлә. Әнинең 1 л һәм 3 л банкасы бар. Чиләккә 4 л су салырга кирәк? Шул банкалар ярдәмендә әни 4 л суны ничек салыр? Әйдәгез ярдәм итик әле.

Димәк, литрларны кушарга һәм алырга да мөмкин.

13.Мөстәкыйль эшләү.

Карточкаларда эш.

5л+2л 7л-4л+2л 9кг-2кг+1кг

10л-6л 8л+1л-3л 6кг-3кг+7кг



Мисалларның дөреслеген слайдлар ярдәмендә тикшерү.



14.Мәсьәлә чишү.

№5.

Бабай - 6 балык

Онык - 4 кә кимрәк

Онык - ? балык

Барысы ? балык

6-4=2

6+2=8

Җавап: барысы 8 балык.



Зирәклеккә бирем.

№6

15. Рефлекция.

1. Дәрескә гомуми йомгак.



- Дәрестә ниләр эшләдек?

-Нәрсәләрне кабатладык, искә төшердек?

- Нинди яңа әйберләр өйрәндек?

- Нинди үлчәү берәмлеген?( күләм үлчәү берәмлеге - литр)



2. Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

-Укучылар, сезнең алда 3 түгәрәк тора. (Кызыл, яшел, сары). Дәрес сезгә ошаса, сез барысын да аңлагансыз икән - кызыл, аңлашылып бетмәгән нәрсәләр калган булса - яшел түгәрәк күтәрерсез. Инде берни дә аңламаган булсагыз - сары түгәрәк күтәрегез.



Дәрестә барыгыз да актив катнашты.



Ә хәзер бастык. Дәрес тәмам.

























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал