7


  • Учителю
  • Урок математики в 5 классе. На татарском языке. Тема урока: «Умножение десятичных дробей»

Урок математики в 5 классе. На татарском языке. Тема урока: «Умножение десятичных дробей»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок математики в 5 классе по учебнику Виленкина Н.Я.Текст на татарском языке.Тема урока «Умножение десятичных дробей»..На уроке предусмотрен проведение тестирования,работа на доске,на тетрадях. Урок проходит в диалоговой форме.Тест можно показать на экране с помощью пр
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныф. Математика.

Тема: Унарлы вакланмаларны тапкырлау.

Дәреснең максатлары:

1.Өйрәтү максаты:унарлы вакланмаларны тапкырлау күнекмәләрен стандарт булмаган очракларда куллану күнекмәләре булдыру.

2.Үстерү максаты:ике унарлы вакланманы тапкырлау, санны 0,1; 0,001;, 0,0001 гә тапкырлау күнекмәләрен ныгыту, укучыларның логик фикерләү сәләтләренүстерү.

3.Тәрбияләү максаты: укучыларда үз белемнәренә ышаныч, мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек , пөхтәлек, математика фәненә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.

Ысулы: репродуктив.

Үткәрү урыны: информатика бүлмәсе.

Дәвамлылыгы.35 минут.

Җиһазлар: плакатлар, биремле карточкалар, компьютерлар,проектор, экран.

Кулланылган әдәбият:1.Математика.Татар гомуми урта белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.Н.Я Виленкин, В.И.Жохов,А.С.Чесноков,С.И.Шварцбурд. Казан.Мәгариф,2001(295-303 нче битләр).

2.Математикадан дидактик материаллар.А.С.Чесноков, К.И.Нешков. 5 сыйныф.Казан."Мәгариф" нәшрияты.1997.(24,49 нчы битләр).


Дәрес планы.


  1. Актуальләштерү. Өй эшләрен тикшерү.Укучыларны дәреснең планы белән таныштыру.(2 минут).

  2. Дәрескә кирәкле кагыйдәләрне кабатлау.(8 минут).

  3. Стандарт булмаган күнегүләр эшләү. (10 минут)

  4. Белемнәрне ныгыту, тикшерү (10 минут)

  5. Белемнәрне бәяләү.(2 минут).

  6. Өй эше бирү.(1 минут).

  7. Йомгаклау.(2 минут).

I .Актуальләштерү. Өй эшләрен тикшерү.Укучыларны дәреснең планы белән таныштыру.(2 минут).

Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең "Унарлы вакланмаларны тапкырлау" темасы буенча соңгы дәрес.

Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны, дәреснең темасын язып куябыз.

18 нче март.

Унарлы вакланмаларны тапкырлау темасын йомгаклау.

Сыйныф эше.

II . Дәрескә кирәкле кагыйдәләрне кабатлау.(8 минут).

Әйдәгез укучылар бүгенге дәрескә кирәк булачак төшенчәләрне кабатлап алыйк.

Кабатлау өчен сораулар.

1.Сорау.Унарлы вакланманы 10 га, 100гә, 1000гә һ.б.га бүлү кагыйдәсен әйтергә.

Җавап: Унарлы вакланманы 10га, 100гә, 1000гә һ.б. бүлгәндә, бүлүчедә берәмлектән соң ничә нуль булса, вакланмада өтерне шулкадәр цифрга сулга күчерергә кирәк.

Мисал: 2,65 : 100= 002,65 : 100 = 0,0265


2. Сорау.Санны 0,1гә, 0,01гә;0,001 гә тапкырлау кагыйдәсен әйтергә.

Җавап: Санны 0,1гә, 0,01гә;0,001 гә тапкырлау 10га, 100гә, 1000гә бүлү белән бер ул.Моның өчен тапкырлаучыда берәмлек алдында ничә нуль булса, вакланмада өтерне шулкадәр цифрга сулга күчерергә кирәк.

Мисал: 28,7 * 0,01= 028,7 * 0,01 = 0,287


3. Сорау. Унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсен әйтергә.

Җавап: Ике унарлы вакланманы тапкырлау өчен :

1)өтерләргә игътибар итмичә тапкырларга;

2)ике тапкырлаучыда бергә өтердән соң ничә цифр булса, уңнан шулкадәр цифрны өтер белән аерырга кирәк.

Мисал: 3,15 * 6,3 = 19, 845

Искәрмә.Әгәр тапкырчыгышта цифрлар саны аерырга кирәк булган цифрлар саныннан азрак булса, ул вакытта алар алдына нуль яки берничә нуль язалар.

Мисал: 0, 254* 0, 03 = 0,00762

III. Стандарт булмаган күнегүләр эшләү. (10 минут)

Мисаллар экранда күрсәтелә, укучылар дәфтәргә эшлиләр.

№1.

728 һәм 365 саннарының тапкырчыгышы 265720. Шушы җаваптан файдаланып тапкырчыгышларның кыйммәтләрен табыгыз.

а) 7, 28* 3,65= г) 0,728 * 0,365=

б) 7,28 * 36,5= д) 0,728 * 0,00365 =

в) 0,728 * 3,65 = е) 0,0728 * 0,0365=


Дөрес җаваплар:

а) 7, 28* 3,65= 26,5720 г) 0,728 * 0,365= 0,265720

б) 7,28 * 36,5= 265,720 д) 0,728 * 0,00365 = 0,00265720

в) 0,728 * 3,65 = 2,65720 е) 0,0728 * 0,0365= 0,00265720


№2.Таблицаны тутырырга


а

в

а *в

1,8

3


0,6

0,2



7

4,9

5


0,25

0,12


2,4


3

1,5


Дөрес җаваплар:


а

в

а * в

1,8

3

5,4

0,6

0,2

0,12

0,7

7

4,9

5

0,05

0,25

0,12

20

2,4

0,5

3

1,5


№3. Телдән генә исәпләп таблицаны тутырырга.


а

10а

0,1а

1,5



0,9




2,5




0,37


Дөрес җаваплар.

а

10а

0,1а

1,5

15

0,15

0,9

9

0,09

0,25

2,5

0,025

3,7

37

0,37


№4 Мәсьәләне чишәргә.

Озакламый басу-кырлар кардан арыныр һәм сука таккан тракторлар гөрелтесе бөтен тирә-якка таралыр.

Хәзер чишәчәк мәсьәләбез шул хакта.

Бер трактор сукалаган кырның мәйданы 139,8 га, ә икенче трактор сукалаган кырның мәйданы 3,5 тапкырга зуррак. Ике трактор бергә ничә га җир сукалаган?


1.Мәсьәләнең кыскача бирелешен языйк.


1нче трактор -139,8 га,

2 нче трактор - ? - 3,5 тапкырга күбрәк җир сукалый..

Ике трактор бергә ничә га җир сукалый?

Чишү:

1) 139,8 * 3,5 = 489,3 (га) - икенче трактор сукалаган җир.

2) 139,8 + 489,3 = 629,1 (га) - ике трактор бергә сукалаган җир.

Җавап: Ике трактор бергә 629,1 га җир сукалаган.


№ 5

Тапкырчыгышны беренче тапкырлаучы белән чагыштырырга.

а) 6 * 1,5 һәм 6 ; в) 6 * 0,5 һәм 6;

г) 0,4 * 1,7 һәм 0,4 ; г) 0,4 * 0,12 һәм 0,4


Дөрес җаваплар:

а) 6 * 1,5 > 6 ; в) 6 * 0,5 < 6;

г) 0,4 * 1,7 > 0,4 ; г) 0,4 * 0,12 < 0,4.

Нәтиҗә: Санны бердән зуррак санга тапкырлаганда нәтиҗә зурая.(Санны унарлы аралаш вакланмага тапкырлаганда, ул зурая яки үзгәрешсез кала.)

Санны бердән кечерәк санга тапкырлаганда нәтиҗә кечерәя.(Санны ялгыз унарлы вакланмага тапкырлаганда ул кечерәя).


№6 .

Исәпләүне башкармый гына дөрес җавапны сайларга:

а) 41,25 * 1,7 =

А) 0,70125 ;

Ә) 7,0125 ;

Б) 70,125 .


Дөрес җавап: Б) .


б) 0,04 * 0,015 =

А) 0,006 ; Ә) 0,0006 ; Б) 0,00006 .


Дөрес җавап: Ә) .


Физкультминут.(Хәрәкәт белән күрсәтелә)

Ишкәк ишә ишкәкче

Иделләргә җитмәкче.

Агымсуда туры барып,

Диңгезләрне гизмәкче.


Йомшак кына җил исә,

Елмая кояш күктә.

Ишкәк ишү ,суда йөзү

Беләкне көчле итә.


IV. Белемнәрне ныгыту, тикшерү (10 минут)

Хәзер дәфтәрләрдә 4 вариантта 1әр мисал чишәбез.

Аңлатманың кыйммәтен иң уңай юл белән исәпләргә:

1 вариант. 57,48 * 0,396 + 42, 52* 0,396 =

2 вариант. 0,89 * 5,06 + 5,06 * 1,11 =

3 вариант.53,76 * 78,91 - 43,76* 78,91 =

4 вариант. 8,39 * 4,32 - 4,32* 6, 39 =


Дөрес җаваплар.


1 вариант. 57,48 * 0,396 + 42, 52* 0,396 = (57,48+42,52) * 0,396=100 * 0,396 =39,6

2 вариант. 0,89 * 5,06 + 5,06 * 1,11 = ( 0,89 + 1,11 ) * 5,06 =2 * 5,06 =10,12

3 вариант.53,76 * 78,91 - 43,76* 78,91 = ( 53,76 - 43,76 )* 78,91 = 10 * 78,91 = 789,1

4 вариант. 8,39 * 4,32 - 4,32* 6, 39 = ( 8,39 - 6,39) * 4,32 = 2 * 4,32 = 8,64


Компьютерда тест эшлибез.


Тест биремнәре.

1. Кайсы сан 354,2 * 0,1 тапкырчыгышының кыйммәте?

А) 35,42 ;

Ә) 3,542 ;

Б) 3542 .


2. Исәпләүне башкармыйча гына дөрес җавапны сайларга. 0,45 * 8,4 =

А) 0,378;

Ә) 37,8 ;

Б) 3,78 .


3) Кайсы җавап дөрес?

А) 4 * 2,3 < 4 ;

Ә) 4 * 2,3 > 4 ;

Б) 4 * 2,3 = 4 ;


4) 3/7 гади вакланмасының йөзенче өлешкә кадәр түгәрәкләнгән унарлы язылышын табарга.

А) 0,43;

Ә) 0,41;

Б) 0,42 .


5) Төшереп калдырылган тапкырлаучыны табарга. 0,0534 * _____= 53,4

А) 10000;

Ә) 1000;

Б) 100 .

Дөрес җаваплар:

  • 1. А.

  • 2. Б.

  • 3. Ә.

  • 4. А.

  • 5. Ә

Җавапларны бәяләү.


  • 5 җавап дөрес булса "5" ле билгесе куела.

  • 4 җавап дөрес булса "4" ле билгесе куела.

  • 3 җавап дөрес булса "3"ле билгесе куела.

  • 2 яки 1 генә җавап дөрес булса "2" ле билгесе куела.

IV. Укучыларның үз-үзләрен бәяләүләре.(2 минут)

Укучылар дәрес барышында телдән сорауларга җавап биргәндә, телдән мисал эеләгәндә , тест эшләгәндә алган билгеләрен кушалар һәм билге санына бүләләр (арифметик уртаны табалар).

V.Өй эше бирү. (1 минут)№1409,1411(г),1415 (в,е)

VI.Йомгаклау. ( 2 минут). Укучылар белән дәрестә алган күнекмәләр , теманың математикада тоткан урыны турында кыскача гына әңгәмә үткәрелә.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал