7


математика

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Вычисление логарифма называется логарифмированием. Числа чаще всего вещественные, но существует также теория комплексных логарифмов[⇨].Логарифмы обладают уникальными свойствами, которые определили их широкое использование для существенного упрощения трудоёмких вы
предварительный просмотр материала

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)


Берәр дөрес җавапны билгеләгез (һәр җавапка 1 балл).


Фонетика, орфография

1. Кайсы тартык аваз артык?

а) [ш]

ә) [җ]

б) [ф]

в) [к]

2. Хаталы сүзне табыгыз:

а) фидәкарь

ә) канәгать

б) җөрьәт

в) мәгънә

3. Кайсы фикер дөрес түгел?

а) Татар телендә сузык авазлар икегә бүленә.

ә) Санау интонациясе белән әйтелгән сүзләр арасына өтер куела.

б) Хикәя фигыльләрдә басым заман кушымчалары алдына куела.

в) Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә.

4. Ирен ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркемен билгеләгез:

а) унбер, төнбоек, унбиш

ә) урамнар, көннәр, түшәмнәр

б) сүзсез, тозсыз, күзсез

в) озын, гомер, төлке

5. Кече тел тартыклары гына булган рәтне күрсәтегез:

а) [й], [к], [г]

ә) [в], [ф], [з]

б) [ж], [р], [х]

в) [х], [ң], [къ]

Лексикология

1. Кайсы фразеологик әйтелмә куркак дигән мәгънәне белдерә?

а) сүз эзләп кесәгә керми

ә) алтын куллы

б) куян йөрәкле

в) авызын ерып утыра

2. Килеп чыгышы ягыннан өйрәнелми торган сүзләрне билгеләгез:

а) гарәп-фарсы алынмалары

ә) рус теленнән кергән сүзләр

б) немец һәм инглиз телләреннән кергән сүзләр

в) тамыр һәм ясалма сүзләр

3. Лексикология фәнендә кайсы термин кулланылмый?

а) кушымчалар

ә) синонимнар

б) антонимнар

в) омонимнар

4. Этимология -

а) телдәге сүзләрнең төрләнешен өйрәнә

ә) телдәге ялгызлык исемнәрне өйрәнә

б) телдәге сүзләрнең тарихын өйрәнә

в) дөрес җавап бирелмәгән

5. Кайсы сүзләр кулланылу өлкәсенә карый?

а) гомумхалык сүзләре

ә) кушма сүзләр

б) ясалма сүзләр

в) тамыр сүзләр


Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше

1. Ясалма нигезле сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:

а) татарчаны, җырлаганнардыр

ә) эзләр, электрны

б) дусларыбызны, яшьрәкләрдән

в) күзкәйләрем, кызчыклар

2. Гөрләвек сүзе -

а) тамыр исем

ә) ясалма исем

б) кушма исем

в) дөрес җавап бирелмәгән

3. Кайсы төркемдә тамыр сүзләр генә бар?

а) тегермәнче, җылылык

ә) күзлекләр, яшелчә

б) әкиятләрне, сорамагыз

в) татарча, икеләнде

4. Тезмә сүзне билгеләгез:

а) ике(өч)

ә) кунак(төшем)

б) калак(сөяге)

в) чит(ят)

5. Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек кушымчасы ялганган?

а) аксыл, тизрәк, алтышар

ә) китабым, чәчәкне, акчалата

б) укыганчы, әйтеп, эшләгәч

в) сүздән, барсалар

Морфология

1. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

а) кайтышлый - фигыль

ә) башка - бәйлек

б) җете - кисәкчә

в) минем - алмашлык

2. Раслаучы кисәкчәне билгеләгез:

а) нәкъ

ә) үтә

б) бит

в) дөм

3. Башта без, чытыр-чытыр китереп, төнге суыкта ат эзләренә каткан пыяладай юка бозларны ватып йөрдек (Г.Бәширов) җөмләсендә билгеләнгән сүз

а) исем

ә) рәвеш

б) бәйлек

в) сыйфат

4. Кайсы рәттә артык сан бар?

а) бишәү, җидәү, йөзәү

ә) илле, җитмеш дүрт, кырык

б) унар, алтмышар, йөзләп

в) егерме биш, алтмыш алты

5. Затланышлы фигыльне күрсәтегез:

а) сөйләшеп

ә) килергә

б) белешсәк

в) баручы

Синтаксис

1. Аныклагыч булган җөмләне билгеләгез:

а) Төньяк җиле тау-кыялар артыннан күтәрелеп китә алмаса да чылбырдагы усал эт кебек синең өскә тешләрен шакырдатып талпынып-ыргылып ала. (Р.Сибат)

ә) Мулла керүчеләр арасында иң озын буйлы бай киемле кеше алга чыгып камыш таягы белән кизәнә. (Г.Гобәй)

б) Караңгыда кеше-кара торганчы барып җитсәләр яхшы булыр иде. (Г.Гобәй)

в) дөрес җавап бирелмәгән

2. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез:

Әни пешергән гөбәдия шундый тәмле иде!

а) иярчен хәбәр җөмлә

ә) иярчен аергыч җөмлә

б) иярчен тәмамлык җөмлә

в) иярчен хәл җөмлә

3. Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез:

а) Белеме күп кеше - һәрвакыт җиңеп чыга.

ә) Ул һәрвакыт шулай: авыр эштән качып йөрергә ярата.

б) Казан - Идел буендагы иң зур шәһәрләрнең берсе.

в) Күрше кызы Альбина - өченче сыйныф укучысы - бик тәртипле укучы.

4. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?

а) Болар - кирәкле китаплар.

ә) Акыллы - кыска сөйләр.

б) Агым уңаена йөзү - фразеологик әйтелмә.

в) Аныклагыч - иярчен җөмлә кисәге.

5. Бирелгән җөмләдә кайсы тыныш билгесе куела:

Кеше күңеле дә шулай ул һаман нәрсәдер көтә.

а) өтер

ә) ике нокта

б) сызык

в) нокталы өтер

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне һәм кушымчаларны куеп җөмләне күчереп языгыз (һәр хәрефкә һәм кушымчага 1 әр балл).

Дамир ике кул... очар кош кебек як-як... җә...п аягын шудырып кына каршы якка чыга башлаган иде басма уртасы... җитәрәк малайның радар җайланмасы кебек үткен колак... бик әкрен бик зәгыйфь кызганыч а...аз ишетте чок...р төб...ндә бәләкәй генә чем-кара көч...к өск... чыгарга азапланып ята икән. (Л.Ихсанова)

А. Тыныш билгеләрен куеп, һәр очракка аңлатма бирегез (һәр аңлатма өчен 1 әр б.)

Ә. Җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез (5 балл).

Б. Җөмләнең төрен билгеләгез (3 балл).

В. Зәгыйфь сүзенә фонетик анализ ясагыз (4 балл).

Г. Сүз төзелеше һәм ясалышына анализ ясау тәртибе буенча җайланмасы сүзен язып тикшерегез (5 балл).

Д. Очар, әкрен, өскә сүзләренә морфологик анализ ясагыз (һәр сүзгә 2 шәр балл).


4




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал