7


  • Учителю
  • Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке

Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

















Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке









(атналыкта үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

6 сыйныф























Шакирова Г. Г.

Максат: 1. математикага кызыксыну формалаштыру;

2. Укучыларда игътибарны, фикерләү сәләтен, тизлеген ,телдән исәпләү күнекмәсен үстерү, командада эшләргә өйрәтү;

3. Теоретик белемнәрне гамәли яктан куллана белү күнекмәсен ныгыту.

Җиһазлау: плакатлар, стена газеталары, цилиндр, шырпы.

Ярыш-уен барышы.

Укытучының кереш сүзе: Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Сезнең телевидение программасы буенча барган "Бәхетле очрак"ны караганыгыз булгандыр.

Менә бүген без сезнең өчен оештырылган "Бәхетле очрак" уенын карап китәрбез. Монда сез күңел ачарсыз, бер-берегезнең талантын, сәләтен яхшырак күрерсез, уенда катнашучы командаларга теләктәшлек күрсәтерсез. Сезгә, бирелгән сорауларга уйлап җавап биреп, фикерләү сәләтегезне үстерүегезне, мондый азартлы ярыш-уены белән мавыгып китүегезне- гомумән вакытны файдалы итеп үткәрүегезне телим.

Ә нәрсә өчен кирәк соң мондый уеннар?

Менә, кадерле дуслар, һәр математика укытучысына мондый фикерләр ишетергә туры килә. " Нәрсәгә соң миңа математика?", " Тормышта миңа математиканың кирәге булмаячак!" Шундый фикер сезнең башыгызга да киләдер. Бүген сез бу уеннан соң үзегез үк математиканың һәрвакыт кирәклеген аңларсыз. "Математика" сүзе безгә бик борынгы телләрдән "мантейн" дигән сүздән күчкән, ягъни " укы һәм белемгә ия бул".

Төрле гимнастик күнегүләр белән кеше үзенең тәнен чыныктыра, сәламәтлеген арттыра, ә математика кешенең логик фикерләү сәләтен, игътибарын, баш мие эшчәнлеген арттыруда булыша. Юкка гына "математика- акыл гимнастикасы" димәгәннәр. Математика искиткеч кызыклы, мавыктыргыч фән. Бүген сез шулай икәнлегенә үзегез дә инанырсыз.

Димәк, башлыйбыз.

Командалар чакырыла. Капитаннар командалары членнары, команда исеме, эмблема белән таныштыралар.

Уен, укучылар, сорауларга телдән җаваплар формасында барачак.

Укучылар урыннарын алгач, бер укучы шигырь укый.

Әй, сез, карандашлар читкә!

Ручка һәм акбур да кирәкми.

Телдән исәп! Бу эшне без башкарырбыз

Чын күңелдән, акыл көче белән.

Саннар кайдадыр еракта җыелалар

Һәм күзләр ялтырый башлыйлар.

Телдән исәп! Телдән без исәпләрбез

Күңел көче, акыл көче белән.

Жюри белән таныштыру.

1 гейм "Разминка"

Һәр командага 20 сорау бирелә. Исәпләгәндә игътибар итәргә: шул сорауларга җавапларны кайсы команда тизрәк бирә һәм ничә җавап дөрес.

"Зирәкләр" командасына сораулар:

  1. Натураль саннар дип ...

  2. 82=

  3. Ялгыз вакланма дип нинди вакланмага әйтәбез?

  4. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке

  5. 2=?дм2

  6. Квадратның мәйданы формуласы.

  7. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языкеһәм Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке вакланмалары арасына нинди тамга куярга кирәк?

  8. Кабыргасы 2см булган кубның күләме

  9. 1 га=? м2

  10. Әйләнә озынлыгы формуласы.

  11. а*а=

  12. Кысынкы почмак дип ...

  13. Турыпочмаклыкның мәйданын аның иңенә бүлсәк нәрсә табабыз?

  14. Периметр нәрсәне аңлата?

  15. 0,4 х=12 булса, х-?

  16. Киметүчене табу өчен...

  17. Кубның ничә түбәсе бар?

  18. Унарлы вакланманы 1000гә бүлү өчен...

  19. Җәелгән почмакның Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке е ...

  20. Иң зур дүртурынлы сан...

"Тапкырлар" командасына сораулар:

  1. а: 0 ...

  2. 33=

  3. Аралаш вакланма дип нинди вакланмага әйтәбез?

  4. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке

  5. 1см2=? мм2

  6. Турыпочмаклыкның мәйдан формуласы

  7. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языкеһәм Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке вакланмалары арасына нинди тамга куярга кирәк?

  8. Турыпочмаклы параллелепипедның үлчәнешләре 2,4,5 берәмлеккә тигез. Күләмен табыгыз.

  9. 1 а= ? м2

  10. с*с*с=

  11. Җәенке почмак дип ...

  12. Ераклыкны тизлеккә бүлсәк нәрсә табабыз.

  13. Ваклаучылары бертөрле булган вакланмаларны кушу өчен ...

  14. 0,5 у=30 булса, у-?

  15. Бүлүчене табу өчен ...

  16. Кубның ничә кыры бар?

  17. Унарлы вакланманы 1000гә тапкырлау өчен ...

  18. Санның Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке е

  19. Иң кечкенә дүртурынлы сан...

  20. Түгәрәк мәйданы формуласы...

Кайсы команда нинди вакыт арасында ничә сорауга дөрес җавап биргән. Жюри исәпли, ә без сезнең белән җыр тыңлап китәрбез.

2 гейм "Мичкәдән башкатыргыч"

Фигурада (цилиндр) 10 башкатыргыч. Кайсы командадан уенчы фигураны дөрес итеп атый, шул команда башлый. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Сораулар арасында "бәхетле очрак"- кызыл башкатыргыч бар. Ул башкатыргычны алган командага җавап бирмичә 2 балл өстәлә.

Сораулар:

  1. Куяннар бүрәнәне 10 урыннан кискәннәр? Ничә бүкән килеп чыккан?

  2. Кирпеч 2 кг һәм тагын ярты кирпеч авырлыгында. Кирпеч нинди авырлыкта?

  3. Биш ел элек абыйсы һәм сеңлесенә бергә 8 яшь иде, 5 елдан соң аларның икесенә бергә ничә яшь булыр?

  4. Гаиләдә 6 бала. Аларның 5 се иң кечкенәләреннән 2, 6, 8, 12 һәм 14 яшькә олырак, өстәвенә, һәр баланың яше гади санда. Кечкенәләренә ничә яшь? (кызыл төстә).

  5. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языкевакланмаларыннан кайсысы артык?

  6. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языкебулса, х=?

  7. Үсемлектә дә, тигезләмәдә дә бар. Нәрсә ул?

  8. Колхоз-совхозларда һәм турыпочмаклы параллелепипедта бар. Нәрсә ул?

  9. 9л лы һәм 5 л лы чиләкләр белән күлдән ничек итеп 8 л су алырга?

  10. Хәзер кичке 6 сәгать. Тәүлекнең нинди өлеше үткән?

2 гейм буенча жюри әгъзалары исәпләүләр башкарсын, ә без бию карап үтәрбез.

3 гейм "Аннары-аннары"

Капитаннар бер үк вакытта җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

Сораулар:

  1. Кулларда 10 бармак. 10 кулда ничә бармак?

  2. Ике кесәдә бертигез акча бар. Уң кесәдән сул кесәгә 1 сум алып салдылар. Сул кесәдә уң кесәдәгегә караганда акча ничә сумга артыграк булды?

  3. Лупа 4 тапкыр зурайтып күрсәтә. 250лы почмак бу лупа аша караганда нинди булыр?

  4. Бүлмәнең дүрт почмагының һәркайсында мәче утыра. Һәр мәче каршында 3 әр мәче. Бүлмәдә ничә мәче бар?

  5. Әтисенең 6 улы бар. Һәр улының сеңлесе бар. Әтисенең ничә баласы бар?

  6. Бер кеше ниндидер портрет карап тора. Аңардан "Кемнең портретын карыйсың?"-дип сораганнар. "Мин гаиләдә бер үзем үстем, ә шулай да портреттагы кеше әтисе- минем әтинең улы." Ул кемнең портретын карап тора?

  7. Икедән зуррак, ә 3 тән кечерәк сан килеп чыксын өчен, 2 һәм 3 арасына нинди тамга куярга кирәк?

Жюри әгъзалары исәпләгәндә без җыр тыңлап китәрбез.

4 гейм " Лидерлык өчен ярыш"

Һәр команда ике минутка ничә сорауга җавап бирә ала. Дөрес җавап

1 балл белән исәпләнә.

"Зирәкләр " командасына сораулар:

  1. Почмакны үлчәү өчен кулланыла торган инструмент.

  2. 0,6 санын берәмлеккә кадәр түгәрәклә.

  3. 2а+а+1= аңлатмасын гадиләштер.

  4. Ягы 4,1 см булган квадратның периметры.

  5. 0,2*0,2=

  6. Нәрсә ул кисемтә?

  7. Җәелгән почмак нур белән ике почмакка бүленгән. Аларның берсе 1000, икенчесен табарга.

  8. Ике нокта аша ничә туры үткәрергә мөмкин?

  9. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языкевакланмасы х нинди булганда ялгыз вакланма булыр?

"Тапкырлар " командасына сораулар:

  1. Почмак нинди берәмлектә үлчәнә?

  2. 0,91 санын 10 нчы өлешләргә кадәр төгәллектә түгәрәкләгез.

  3. 4а-а+1 аңлатмасын гадиләштерегез.

  4. Җәяүле 7 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итсә, 0,5 сәг тә күпме юл үтәр?

  5. 0,3*0,3=

  6. Нур дип нәрсәгә әйтәбез?

  7. Бер нокта аша ничә туры үткәрергә мөмкин?

  8. Туры почмак нур белән ике почмакка бүленгән, аларның берсе 400, икенчесен табарга.

  9. Конспект внеклассного мероприятия “Счастливый случай” (“Бәхетле очрак”) для 6 класса на татарском языке, х нинди кыйммәтләр алганда ул аралаш вакланма була?

Жюри балларны исәпли. Шул вакытта уңыш теләүчеләр белән уен үткәрелә.

Сораулар:

  1. Кайсы җиңелрәк: 1 кг мамыкмы, 1 кг тимерме?

  2. 606 саны язылган. Шул санны 1,5 тапкыр арттыру өчен нинди гамәл башкарырга кирәк?

  3. Бер шырпыны алыштырып куеп дөрес тигезлек тап.

X = V I I I- I I I I V - V = I

  1. Саннар рәте бер тәртип белән язылган 10, 8, 11, 9, 12, 10, 13, ?, ? Соңгы ике сан нинди булырга тиеш?

  2. Бауның ике очыннан тоткач ничек итеп бауны ычкындырмыйча төен ясарга?

  3. Физкультура дәресендә укучылар бер-берсеннән 1 м ераклыкта бер рәткә тезелделәр. Рәт озынлыгы 25 м булды. Ничә укучы булган?

Жюрига сүз бирелә. Ул уенга нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр бүләкләнә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал