7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока по математике 5 класс, Умножение и деление натуральных чисел.

Технологическая карта урока по математике 5 класс, Умножение и деление натуральных чисел.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ДӘРЕСКӘ ПЛАН-КОНСПЕКТ

ФИО

Галиева Гулия Ринатовна


Эш урыны

Казан шәһәре Вахитов районы 27 нче гимназия


Фән

Математика


Сыйныф

5


Дәреснең темасы


Натураль саннарны тапкырлау һәм бүлү.

Дәреслек

«Математика», 5 класс, Н.Я. Виленкин, В.И. Жохов, А.С. Чесноков, С.И. Шварцбурд.

Дәреснең максаты:


Белем бирә торган:

  • Исәпләү күнекмәләрен, телдән һәм язма математик сөйләм телен, фикерләү сәләтен устерү;

  • Тема буенча алган белемнәрен ныгыту: күпурынлы саннарны тапкырлый, бүлә белү; аңлатма буенча мәсьәләләр чишә, билгесез компонентларны таба белү; тигезләмәләр чишкәндә тапкырлау, бүлү күнекмәләрен куллана белү;

Тәрбияви:

-пөхтәлек, төгәллек, тырышлык тәрбияләү;

-укучыларның позитив сыйфатларын формалаштыру;

-укучы һәм укытучы арасындагы хезмәттәшлекне булдыру;

-хезмәт сөючәнлекне, коллективта эшләүне, математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

Үстерүче:

-логик фикерләүне, анализлау, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;


Дәреснең нәтиҗәсе:


Предметара:

-натураль саннарны тапкырлый, бүлә белү;

- мәсьәләләр, тигезләмәләр чишкәндә тапкырлау һәм бүлү үзлекләрен куллана алу.

Шәхси:

-үзләштергән материалга, шәхси күзлектән чыгып бәя бирү.

Метапредметара:

Р- дәрес этапларының эзлеклелеген әйтү; план буенча коллектив белән эшләү; дөрес эшләүне бәяләү; куелган бурыч максатыннан эш гамәлләрен планлаштыру.

К - үз фикереңне телдән төгәл әйтә белү; башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу.

П- үзеңнең белем дәрәҗәсендә күзаллый белү; тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, башка мәгълүмати чаралар ярдәмендә яңа белемнәр алу, сорауларга җавап табу.

Дәреснең тибы, технологиясе:

Алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.


Дәресне җиһазлау:

Дәреслек, мультимедийный проектор, экран.


Укучыларның эш формалары:

Фронталь сөйләшү, мөстәкыйль эш, группа белән эш, алган белемнәрне куллану.


Өй эше:

Вертуаль факультатив №22,23, №556 (а)- дәреслектән (интернет челтәре булмаганнар өчен).

Дәреснең технологик картасы

Дәреснең темасы: Натураль саннарны тапкырлау һәм бүлү. ( 5 сыйныф, математика, УМК Виленкин Н.Я.) (слайд1)



Дәреснең этаплары

Ва-кыт


Эчтәлек

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Методлар формалар

Бәйләнешләр, нәтиҗәләр

Универсаль уку эшчәнлеге формалары

Предметара

1. Уку эшчән-леген мотива-цияләү.

- Оештыру өлеше.

Максат- укучыларны активлаштыру, логик фикерләүне үстерү.

- Осталыкны, күнекмәләрне, белемнәрне актуальләштерү

Максат- укучыларның уку нәтиҗәләре булу өчен уңайлыклар тудыру.


3-4

1. Тапкырлауның нәтиҗәсе.

Как называют результат умножения?

2. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеген языгыз.

Запишите переместительное свойства умножения.

3. Нинди санга бүләргә ярамый? На какое число нельзя делить?

4. Бүлүнең нәтиҗәсе. Как на-зывают результат деления?

5. Билгесез тапкырлаучыны нинди гамәл ярдәмендә таба-лар? С каким действием находят неизвестный множитель?(слайд2)


Дөрес җаваплар.(слайд3)

Укытучы укучыларны сәламли, укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә.


Әйдәгез хәзер үткәннәрне искә төшереп китик. Һәрбер өстәлдә карточка- разминка бар. Шуларны алып сорауларга дөрес җавапларны билгеләгез.



Хәзер инде барыгызның да җавапларын чагыш-тырыгыз. Кайсы сорау-ларда хаталар киткәнен ачыклагыз.

Кайсы өстәлләр барлык җаваплары да дөрес дип уйлый?

Хәзер инде дөресме, юкмы икәнен тикшереп китик.

Укытучы-ны тың-лыйлар.

Укучылар карточка-лардагы сораулар-га дөрес җаваплар эзлиләр.


Җавапла-рын ча-гышты-ралар, төзәтмә-ләр кертәләр.



Тест элементлары белән фронталь сорашты-ру.

Л:Укуга мотива-ция булдыру.

К: Үз-үзеңне тоту, аралашу кагый-дәләре турында узара килешү.

Математик символлар ярдәмендә үз фикереңне төгәл җиткерү

Л: үзләштерелгән белемнәрне билгеләү;

К: иптәшләрең һәм укытучы белән теләктәшлек булдыру;

П: Информацияне кабул итү; үз белемнәреңне тәртипкә салу;

Р: үзеңнең гамәлләреңә коррекция ясау һәм бәяләү.

Тапкырлау һәм бүлү үзлекләрен ; арифметик гамәлләрнең компонентларын ;

үзлекләрнең хәрефле язылышын белү .

3. Белемнәрне ныгыту һәм эшләү күнекмәләрен формалаштыру

Максат- күпурынлы саннарны тапкырлый, бүлә белү



1



5

1




"Мәсьәләне аңлау гына түгел, ә аны чишәргә теләк тә кирәк. Авыр мәсьәләне чишү күп сабырлык һәм түземлелек сорый.Теләк булса - чишү юллары табылыр".(слайд4)

Бер кап тәмәке 54 сум тора. Әгәрдә көненә 1 кап тәмәке тартылса, ул кеше гаилә бюджетыннан бер айга ничә сум акча сарыф итә? Бер елга ничә сум сарыф итә? (слайд5 )

54*30=1620 (сум)-1 айда тотылган акча.

1620*12=19440(сум)- 1 елда тотылган акча.


"Мәсьәләне аңлау гына түгел, ә аны чишәргә теләк тә кирәк. Авыр мәсьәләне чишү күп сабырлык һәм түземлелек сорый.Теләк булса - чишү юллары табылыр" ди- бөек математик Дьёрдь Пойа

Әйдәгез без дә мәсьәләләр чишеп китик.

Тәмәке тарту глобаль мәсьәләгә әйләнде. Мәгълүматларга килгәндә 1 елга 1миллиард кеше 5 миллиард тәмәке тарта. Һәр елны 2 миллионнан артык кеше тәмәке тарту аркасында йөрәк һәм үпкә авыруларыннан үлеп китәләр.

Димәк, без нинди нәтиҗәгә килдек?

Әгәрдә бу акчаларны тәмәке өчен түгел, ә организм өчен файдалы булган җиләк-җимеш алырга тотсак яхшырак булыр иде.

Әйдәгез тагын бер мәсьәлә-не карап китик .


Мәсьәлә-не такта-да һәм урыннар-да чишәләр.


Укытучы биргән мәгъ-лүматларны тың-лыйлар, нәтиҗә ясыйлар.

Укытучы куйган сорауга җавап бирәләр.



Индивидуаль эш.




Л: үзбәяләү ;

К: Үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; коллектив белән әңгәмәдә катнашу;

Р: Дәрестә эшләү эзлеклелеген әйтә белү; төзәтмәләр кертә белү.

П: Үз фикереңне телдән һәм язмача төзи белү.



Тапкырлауны эшли белү; мәсьәлә чишә белү.



6

Әгәрдә бер кг алма 54 сум, бер кг груша 81 сум торса, бер айга тотылган акчага ничә кг алма, ничә кг груша алып булыр иде? Бер елга тотылган акчага ничә кг алма, ничә кг груша алып булыр иде?(слайд6)

1620:54= 30 (кг)-алма алып булыр иде.

1620:81= 20 (кг)-груша алып булыр иде.

19440:54=360(кг)-алма алып булыр иде.

19440:81=240(кг)-груша алып булыр иде.

(слайд7)




Бу мәсьәләне чишкәннән соң, без нинди нәтиҗәгә килдек? Берәрегез бу җиләк-җимешләрдә нинди витаминнар, микроэлементлар бар икәнен әйтеп китә аламы?

Бу шулай микән, әйдәгез карап китик.






Мәсьәлә-не такта-да һәм урыннар-да чишәләр.

Укытучы куйган сорауга җавап бирәләр.

Рәсемнән җавапларның дөрес леккә ту-ры килү-ен тикше-рәләр.

Индивидуаль эш.


Л:Үзенең фикер-ләрен дәлилли белү;

К: Үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

Р: Дәрестә эшләү эзлеклелеген әйтә белү; план буенча эшләү; төзәтмәләр кертә белү.

П: Үз фикереңне телдән һәм язмача төзи, әйтә белү.

Бүлүне эшли белү; мәсьәлә чишә белү.

4. Ял минуты

2-3

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары - артка.

Уңга - сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез, Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

(слайд8)


Урыннарыннан торып ба-салар, ип-тәшләре артыннан кабатлыйлар.

Коллек-тив белән эш.

Л: позитив үзбәяләү ;

Р: адекват рәвештә үзенең гамәлләрен дөрес анализлау;


5. Осталыкны һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат- эшләү күнекмәләрен, ысулларын ныгыту.

5




1 (202 -х) :7=27

2 176-5у = 71

3 (у+27):3=45

4 2х-39 =507 (слайд 9)

1 (202- х) :4=27

202- х =27*4

202- х =108

х = 202-108

х =94

2 176-5у =71

5у= 176-71

5у=105

у =105 : 5

у=21

3 (у+27) :3 =45

у+27 = 45*3

у+27 = 135

у = 135-27

у = 108

4 2х + 39 =507

2х = 507 - 39

2х = 468

х = 468 : 2

х = 234

(слайд 10)

Өстәлләрегездән тигезләмәләрязылган карточкаларны алыгыз, һәрберегез дә үзегезгә туры килгән тигезләмә-ләрне чишегез.


Ә хәзер слайда белән чагыштырып дөреслеген тикшереп чыгыгыз. Ялгышларыгыз булса төзәтеп куегыз.

Укучылар тигезләмәләр чишәләр.

Чишелешне слайда белән ча-гыштыра-лар, ялгы-шларын төзәтәләр.

Индивидуаль эш.



Л:Үзенең белем дәрәҗәсендә ориентлашу;

К: Үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү;

Р: Бирелгән тигезләмәнең шартына карап аеруча нәтиҗәле ысул сайлау; төзәтмәләр кертә белү.

П: Үз фикереңне телдән һәм язмача төзи, әйтә белү.

Тигезләмәләрне эшли белү;

чишү ысулларын куллана белү.



5

Ике кәрҗиндә 78 штук гөмбә бар. Беренче кәрҗиндә икенчесенә караганда 2 тапкыр артыграк гөмбә булса, һәр кәрҗиндә ничәшәр гөмбә? (слайд11)

I к- х гөмбә ?

II к- 2х гөмбә 78 гөмбә. ?

(х+2х)- ике кәрҗиндә бергә, ә мәсьәлә шарты буенча 78 гөмбә.

х+2х=78

3х=78

х=78:3

х=26(гөмбә)- 1 кәрҗиндә.

26*2=52 (гөмбә)- 2 кәрҗиндә.

Тигезләмә төзеп тә мәсьәлә чишеп китик әле.


Әйдәгез бу мәсьәләнең дөреслеген барыбыз да бергәләп тикшерик.


Кемнәрдә башка төрле чишелеш бар? Ә җаваплар туры киләме?



Мәсьәлә-не такта-да һәм урыннар-да чишәләр.


Укучылар үз фикер-ләрен әйтәләр.


Фронтальэш.



Л:Үзенең фикер-ләрен дәлилли белү;

К: Үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

Р: Дәрестә эшләү эзлеклелеген әйтә белү; план буенча эшләү; төзәтмәләр кертә белү.

П: Фикереңне телдән һәм язмача төзи, әйтә белү.

Мәсьәләнең шартын аңлап тигезләмә төзи белергә; аны чишү юлларын таба белү.

6

5.

Аңлатма буенча мәсьәлә уйлагыз.

1 120 - 2*50=20

2 2*47+5*46=324

3 354-(70+3*12)=248

4 46*7+59=381 (слайд12)



Бирелгән аңлатма буенча мәсьәләләр уйлап карыйк.

Хәзер сез үзегезгә туры килгән номерлы аңлат-маларга мәсьәләләр уйлагыз.

Кем үз мәсьәләсен әйтеп китә?



Укучылар мәсьәлә-ләр уй-лыйлар.

Игътибар белән иптәшлә-ренең мәсьәләләрен тың-лыйлар.

Укучылар рәсемдәге фигураны карыйлар.

Коллектив белән эш.

Л:Үзбәяләү;

К: Үз фикереңне телдән әйтә белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

Р: Дәрестә эшләү эзлеклелеген әйтә белү; төзәтмәләр кертә белү.

П: куелган сорауларга үзеңнең тормыш тәҗрибәң-нән чыгып җавап бирү.

Аңлатмалар аңлау, алар буенча мәсьәлә төзи белү; сөйләм дәрәҗәсен ныгыту.

5

6.

Рәсем буенча тигезләмә төзеп мәсәләне чишегез.

Бу күппочмак төзек күппочмак. Аның барлык яклары да тигез (слайд13)

Х-күппочмакның ягы

6*Х- тигез 6 як.

Р-барлык яклар суммасы.

6х = 36

х = 36:6

х = 6 - күппочмакның ягы.

Ә хәзер инде рәсем буенча мәсьәлә чишеп үтик.

Кем белә, бу нинди фигура?

Укытучы соравына бергәләп җавап бирәләр.

Тигезләмә төзеп мәсьәләне чишәләр.

Коллектив белән эш.

Л:Үзбәяләү;

К: Башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; төзәтмәләр кертү; үз-үзеңне тоту, аралашу кагый-дәләре турында узара килешү;

Төгәл үз фикереңне җиткерә белү;

Р: Дәрестә эшләү эзлеклелеген әйтә белү; төзәтмәләр кертә белү; туган кыенлыкларны чишү юлларын эзләү;

П: алдагы дәресләрдә алган белемнәрне куллану

Аңлатмалар аңлау, алар буенча мәсьәлә төзи белү; сөйләм дәрәҗәсен ныгыту.

6. Дәрескә йомгак.

Максат- үзләренең уку нәтиҗәләрен булдыру.



4

1. - Бу дәрестә нәрсәләр кабат-ладык?

- Нинди яңалыклар белдегез?

- Без мәсьәлә чишүнең нинди юлларын кулландык?

- Кайсы мәсьәләләр чишкәндә сездә кыенлыклар туды?

- Кайсы мәсьәләләрне сез җиңел чиштегез?

- Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? (слайд14)

2. Өй эше. №22,23

вертуаль факультатив,

№556 (а) дәреслектән- интернет булмаган укучыларга (слайд15)

Бүгенге дәрескә йомгак ясап китик.

Менә бу сорауларга җаваплар эзлик.


Хәзер өйгә эшне языгыз.



Укучылар үзләренең дәрестәге эшчәнлекләрен анализ-лыйлар.

Өй эшен язалар.

Рефлек-сия.

Л:Тулы, төгәл фикерләрен чагылдыра алу;

Р: үзләренең эш нәтиҗәләрен анализлый белү; корректировкалар кертә белү;

К: башкаларның сөйләмен тыңлый белү.

Дәрескә нәтиҗә ясый , фикер алыша белү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал