7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему 'Обобщающее повторение членов предложения' (5 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему 'Обобщающее повторение членов предложения' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү. Дәрес тибы: дәрес-йомгакла
предварительный просмотр материала

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Максат: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, мисалларда ныгыту, дөрес итеп җөмлә кисәкләрен танып белү күнекмәләрен үстерү, табигатькә карата сакчыллык һәм күзәтүчәнлек сыйфаты тәрбияләү.

Дәрес тибы: дәрес-йомгаклау

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

Җиһаз: мульти-мед. проектор, карточкалар


Дәрес барышы


1.Оештыру моменты. Уңай халәт тудыру.

- Исәмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Туган телне, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

  • Изге ният, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.


2. Белемнәрне актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә җөмлә кисәкләре турында белешмә алдык. Бүген яңадан кабатлап, белемнәребезне ныгытып куячакбыз.

Слайд№1 Число белән тема.


Слайд№2


  • Сезнең алда табышмак, әгәр җавабын тапсак, бүген дәрестә сөйләшәчәк темабызны билгеләрбез.

  • Сүз кыш турында бара.

  • Дөрес, балалар. Мин сезне кыш күргәзмәсенә чакырам. Күргәзмәгә керер өчен билет алырга кирәк. Сорауларга дөрес җавап бирсәк, күргәзмәгә, берсүзсез, керербез.

Слайд№3

  • Билетларны алдык, күргәзмәгә рәхим итегез.

3.Тема Слайд 4

-Рәсемдә нәрсә күрәсез?(Укучылар җавабы)

- Дөрес, кыш сурәтләнгән. Бөтен тирә-як ап-ак юрган ябынган. Салкын көн. Агачлар ялт-йолт итеп торган ак күлмәк кигән. Бирелгән текст белән танышыйк

Слайд№5 Бирелгән җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү.(Укучылар җөмләләрне тикшерә)



Слайд № 6

Бирелгән рәсем буенча фикер алышу.Текст төзү.(Бөтен җир: кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Урманда "шылт" иткән тавыш та юк. Агач кәүсәләренә, ботакларына кар сарган. Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар. Кар өстендәге эреле-ваклы эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуы турында сөйли. Кайбер җәнлекләр күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талган. Кар аларны салкыннан саклый).

  • Дөрес, балалар бик матур эчтәлекле җөмләләр төзедегез. Ә хәзер канатлы дусларыбыз турында сөйләшеп алыйк. Кошлар кыш көне нишли? Без канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәбез? (Балалар җавабы).

Слайд№7 Бирелгән текстка кирәкле җөмлә кисәкләрен куеп яз.



  • Текстта нинди җөмлә кисәкләре төшеп калган?

  • Бу текстка аергычлар өстәп яздык.

  • Нинди җөмлә кисәген аергыч дип атыйбыз?

  • Җөмләдә предметның яки затның төрле билгесен белдереп килгән иярчен кисәк аергыч дип атала.Ул нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? кебек сорауларга җавап бирә.

  • Дөрес, балалар. Бераз ял итеп алыйк (физкультминутка).

Киек казлар очалар (кулларны як-якка җилпү)

Тирән күлгә төшәләр,(чүгәләү)

Рәхәтләнеп йөзәләр (йөзү хәрәкәте)

Алар аннан чыгалар (басу)

Канатларын кагалар (кагыну хәрәкәте)

Слайд №8, 9

Бирелгән шигъри юлларны дөрес итеп урнаштыр.


Cлайд№10

  • Игътибар белән җөмләләрне күзәтегез. Алар нинди кисәкләрдән тора? Мондый җөмләләрне ничек атыйбыз?

  • Бу җөмләләр ия белән хәбәрдән генә тора, алар җыйнак җөмлә дип атала.

  • Рәсемгә карап җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.


Слайд№11

Ата-бабаларыбыз кыш турында мәкальләр дә иҗат иткән.Әйдәгез бергәләшеп мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклыйк. (Укучылар җавабы. Бирелгән мәкальләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерү һәм нәтиҗәләр ясау).


-Бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзеп алыйк. Җөмләләрегез кыш темасын чагылдырсын.(Схемалар тактаuа эленә).


4.Өй эшен бирү.

Кошларга җимлек ясау

"Кар ява" темасына инша язарга


5.Дәрескә йомгак ясау. Слайд №12


Укучыларга билгеләр кую



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал