7


  • Учителю
  • Дәрес конспекты 'Тигезләмәләр системасы ярдәмендә мәсьәләләр чишү'

Дәрес конспекты 'Тигезләмәләр системасы ярдәмендә мәсьәләләр чишү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Дәресне башлыйбыз. Бүген-ге дәрестә без узган дәрес материалларын кабатлап ныгытырбыз һәм яңа кү-некмәләр дә булдырырбыз. Әйдәгез, өйгә эшне тикшереп алыйк әле. (Өйгә эш тикшерелә)

2. Телдән күнегүләр. (бер эшкә 0,5 балл куела)

а) ә менә бу нокталар , укучылар, координаталар яссылыгының кайсы чи-рекләрендә урнашкан икән? Шуларны дөрес итеп урнаштырыйк әле. А(3;7); В( -5; 4); С( -3; -6); Д(1; -6). (Нокталар чирекләргә шудырып урнаштырыла)


б) (1; 0) саннар пары кайсы тигезләмәнең тамыры булып тора?

х2 + у = 1; ху + 3 = х; у(х + 2) = 0;


в) 3х2 - 5 х = 0 тигезләмәсенең тамыры

а) х1 = 0; х2 = б) х1 = 0; х2 = в) х1 = 0; х2 = г) х1 = 0; х2 =

г) у үзгәрешлесен х үзгәрешлесе аша күрсәтергә.

1) ху = 4; 2) 3х - у = 1; 3) 4х - 2у = 6; 4) х2 + у - 5 = 0.

а) у = 5 - х2; б) у = 3х - 1; в) у = ; г) у = 2х - 3.

3. 1. Ике үзгәрешлеле тигезләмәләр системасының чишелеше дип нәрсә атала?

а) үзгәрешлеләрнең тигезләмәләр системасының һәр тигезләмәсен дөрес тигезлеккә әйләндерә торган кыйммәтләр пары;

б) у үзгәрешлесенең кыйммәте;

в) х үзгәрешлесенең кыйммәте;

г) тигезләмәләрнең графикларының кисешү нокталарының координаталары пары.

2. тигезләмәләр системасының чишелешләр пары

а) (6; 3); б) (-3; -6); в) (2; - 1); г) (3; 0)

3. Икенче дәрәҗә ике үзгәрешлеле тигезләмәләр системасының чишүнең нинди ысуллары бар?

а) график ысул; б) кушу ысулы; в) иллюстратив ысул; г) алыштырып кую ысулы.

4. Икенче дәрәҗә ике үзгәрешлеле тигезләмәләр системасының чишүнең алгоритмын төзергә.

а) килеп чыккан бер үзгәрешлеле тигезләмәне чишәргә;

б) беренче дәрәҗә тигезләмәдән бер үзгәрешлене икенчесе аша күрсәтергә;

в) икенче үзгәрешленең тиңдәшле кыйммәтен табарга;

г) килеп чыккан аңлатманы икенче дәрәҗә тигезләмәгә куярга;

д)бер үзгәрешлеле тигезләмәгә китерергә.

5. Ике үзгәрешлеле тигезләмәләр графигы дип нәрсә атала?

а) координалар яссылыгының тигезләмәне дөрес тигезлеккә әйләндерә торган нокталар күплеге;

б) нокталар координаталары;

в) теләсә нинди ноктаның координаталар пары;

г) координаталар яссылыгының нокталар күплеге.

6. у = һәм у= 0,5 х2 - 8 графиклары буенча системаның ничә чишелеше барлыгын ачыкларга.

а) бер чишелеш; б)ике чишелеш; в) өч чишелеш; г) дүрт чишелеш; д) чишелеше юк.

II. Яңа дәрес.

Укытучы: Укучылар, мин сезгә бер мәсьәлә тәкъдим итәм.

Мәйданы 2400 м2 булган тәҗрибә участогын 200 м койма белән әйләндереп алырга кирәк. Бу участокның иңе һәм буе күпме? (сызымы тактада)

Укучылар, мәсьәләне ничек чишәрбез? ( укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Әйе, укучылар, менә бу мәсьәләне чишү өчен ике үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасын төзергә һәм чишәргә кирәк. Димәк без бүген сезнең белән дәрестә мәсьәләләрне ике үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасын кулланып чишүне өйрәнербез.

Әйдәгез системаны төзеп, мәсьәләне чишеп бетерик.

Укытучы: Сезгә Тәлгать абыегыз да бер мәсьәлә җибәргән . Әйдәгез укып карыйк әле.

Бер комбайнчы участоктан бодай уңышын икенчесенә караганда 24 сәг.кә тизрәк җыя ала. Ике комбайнчы, бергәләп эшләгәндә, уңышны 35 сәгатьтә җыеп бетерәләр. Һәр комбайнчы, үзе генә эшләгәндә, уңышны ничә сәгать-тә җыя алыр?

(укучылар белән бергәләп эшләнә)


Физкультминут.

  1. Яңа күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслектән 7.15 нче мәсьәләне чишү. Бер укучы тактада эшли.


Укытучы: Укучылар, хәзер үзегез сайлап төрле авырлыктагы мәсьәләләр чишеп карагыз әле.

  1. Ике санның суммасы 12 гә, ә аларның тапкырчыгышы 35 кә тигез. Бу саннарны табарга.

  2. Турыпочмаклы өчпочмакның периметры 84 см, ә аның гипотенузасы 37 см. Бу өчпочмакның мәйданын табарга.

  3. Турыпочмаклы өчпочмакның гипотенузасы 13 см га тигез. Әгәр аның катетларының берсен 4 см га арттырсаң, гипотенузасы 2 см га арта. Өчпочмакның катетларын табарга.

Укытучы: Укучылар, мәсьәләләрнең чишелешен парлап тикшерегез һәм ведомостька балларыгызны куегыз.

Өй эше

Телдән

тест



Тест

Мәсьәлә

№1

Дәреслек-

тәге

мәсьәлә


Мөст.

эш

Йомгак

билгесе

5

5

3-5

5

5

3 -5



4 - 9 балл - "3" ле билгесе

10 - 20 балл - "4"ле билгесе

21 - 30 балл -"5" ле билгесе.

  1. Өйгә эш .

Укытучы: Укучылар, өйгә эш 7.10 һәм 7.14 нче мәсьәләләрне сайлап эшлисез. Үзегез дә икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы төзеп чишелә торган мәсьәлә төзеп карагыз.

  1. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез бүгенге дәрес турында тагын бер тапкыр фикерләшеп алыйк әле. Без бүген нәрсәләр өйрәндек? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

-Укучылар икенче дәрәҗә тигезләмәләр системасы чишүнең алгоритмын тагын бер тапкыр искә төшерик әле.

- Бу системаларны чишәне без кайчан кулланабыз?

- Нинди ысуллар кулланып чишәбез?


Ә хәзер җөмләләрне дәвам итегез.


-Бүгенге дәрестә мин кабатладым...

-Бүгенге дәрестә миңа ошады...

-Бүгенге дәрестә мин өйрәндем...

Укучылар, рәхмәт, дәрес тәмам, хушыгыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал