7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по математике для 5 класса.

Вне классное мероприятие по математике для 5 класса.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең

югары категорияле математика укытучысы

Галимова Рауза Рафаэловна.

5-6 нчы сыйныфлар ѳчен математик кичә.



Максат: Укучыларда фәнгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Тапкырлыкка бирелгән мәсьәләләр аша математика фәненең тормышта кулланышын аңлату.

Кичә барышы:

Алып баручы: Хѳрмәтле укучылар! Без кичәбезне башлыйбыз. Сезнең тапкырлыкны, зирәклегегезнен сынап карарбыз.Тѳрле уеннар уйнарбыз. Әлеге мисалыбыз сезнең игътибарлылыкны сынар ѳчен тәкъдим ителә.

1 нче укучы: Класста 20 әти, беренче җыелышка шуларның икесе килде, икенче җыелышка 4 кә артыграк, ѳченче җыелышка беренчесендәге кадәр,дүртенче җыелышка 1 әти килгән. Дүртенче җыелышка ничә эти килгән? ( 1 әти килгән)

2 нче укучы: Бик шәп бер ат, сыер, бозау

Асраган, ди, Муллагали.

Ѳстәвенә ѳч сарыгы,

Ун тавыгы булган әле.

Һәркѳн ике йѳз литр су

Ташыган ул шулар ѳчен.

Бозау эчкән уннан берен,

Аты исә уннан ѳчен,

Суның биштән икесен ул

Сыерына эчерткән,ди.

Егермедән бер ѳлеше

Ун тавыкка бик җиткән, ди.

Егермедән ун ѳлешен

Эчкән аның сарыклары

Кайсы күпме су эчкән соң?

Ягез, уйлап карыйк әле.( сыер -80л, ат - 60л,бозау -20л, сарык -10л, тавык -1әр л)

( Кѳнчыгыш илләре музыкасы яңгырый.Почтальон йөгереп керә)

Почтальон: Телеграмма!Телеграмма! «Һиндстаннан кайтып барышым.Ардым. Каршы алыгыз!» -дигән. Имзасы:атаклы математик Мѳхәммәт-Али_Әхмәт -Мирза-Абдрахман-Хѳсәен, кыскача-Хоттабыч.

(4 укучы Хоттабычны носилкада күтәреп алып керә, 4 укучы тѳрле яктан җилләткечләр белән жилләтеп торалар. Ул кѳнчыгыш илләрендәгечә сәламли: кулларын йөрәгенә, иреннәренә, маңгаена тидерә.)

Хоттабыч: Хѳрмәтле укучылар, сезнең авыр хезмәтегез уңышлы булсын. Мин бар гомеремне математика фәнен ѳйрәнүгә багышладым һәм күп нәрсәләргә ѳйрәндем. Хѳрмәтле кунаклар, хѳрмәтле укучылар! 2 гә 3 не кушкач ничә була?

Укучы: Әй, Хоттабыч! Нинди сер инде бу? Моны беренче сыйныф укучысы да белә! 5 була.

Хоттабыч: Хе-хе. Син ялгышасың, кызым. 5 түгел, ә 6 була. Шуны исбатлап күрсәтәм.

Димәк 2+3=5? 5=6 икәнен исбатлыйк.

Шундый тигезлек алыйк: 35+10-45=42+12-54

5х7+5х2 -5х9 = 6х7 +6х2-6х9

5(7+2-9)=6(7+2-9)

5=6! Я ничек?

Укучы: Әй,Хоттабыч! Мине сынап карамакчы булгансыңдыр инде. 7+2-9=0, ә нульгә бүләргә ярамаганны без математика дәресендә үттек.

Хоттабыч: Ярый, балалар, сез яхшы укыйсыз икән.Мин бераз ял иттем, инде юлга кузгалыйк. (Күтәреп чыгып китәләр,музыка яңгырый).

Алып баручы: Яшәгән ди бер ялкау. Аның укыйсы да килми икән, эш эшләргә дә яратмый ди. Ә менә акчаны ярата!Әнә, үзе дә килә бугай. (Ялкау керә)

Ялкау: Эх, минем эшләр бик начар бит әле. Берсе дә минем белән сѳйләшергә теләми. Ялкаулар безгә кирәкми, диләр. Шайтаныма олак,диләр. Нинди шйтан гына миңа киңәш бирер икэн, ничек кенә баерга,ә? (Шайтан керә)

Шайтан: Син мине чакырдың бугай. Теләсәң, мин сиңа ярдәм итәм. Эш шундый җиңел, бик тиз баерсың. Әнә теге басманы күрәсеңме?

Ялкау: Күрәм.

Шайтан: Соң, менә шул басмадан атлап чыксаң, акчаң ике тапкыр артыр. Һәр очракта шулай, син басмадан чыгу белән кесәңдәге акчаң ике тапкыр артып бара.

Ялкау: Ай-яй, алдыйсыңдыр әле.

Шайтан: Сүзем дѳрес. Тик, чур,сиңа шундый бәхет тудырган ѳчен, күпердән чыккан саен п тиен акчаңны миңа биреп барырсың. Әйдә, башлыйк.

Ялкау:(Басмадан чыга, кесәсендәге акчаны саный). Карале, чыннан да шулай икән. Мә,үз ѳлешеңне ал.(Акчаны ата. Барысы ѳч тапкыр басмадан чыга).Бу ни могҗиза: минем акчам п тиенгенә калган! Соңгы п тиен (бирә).

Шайтан: Ха-ха (китә)

Ялкау: Әле генә акчам бмр иде, инде ул да калмады.(китә).

Алып баручы: Кеше киңәше белән генә яшәмә, ә үз акылың да булсын икән. Ялкауның ничә тиен акчасы булган, кайсыгыз әйтә ала?

Укучы: Башта х тиен булсын.

1 очрак: 2х -п

2очрак: 2(2х-п)-п=4х-4п-п=4х-3п;

3 очрак: 2(4х-3п)-п= 8х-6п-п=8х-7п;

4 очрак: 8х-7п=0, х=7, п=8. Җавап: 7 тиен акчасы булган.

Доктор керә: Кайбер пациентларның белемен тикшереп алыйк әле.

Беренче пациент керә: Квадрат Кубовна, хет ела син, я кѳл син. Мәсьәләләр чишәргә яратмыйм мин. Бәлки дәреслекләре юньле түгелдер, бәлки минем талантым юктыр, мәсьәләләр чишә башлагач та, тизрәк китап артыннан җавабын карый башлыйм.

Доктор: Менә сиңа бер рецепт. Дүшәмбедә тапкырлау таблицасын ятла, сишәмбедә - кыскача тапкырлау таблицасын ятла, ә чәршәмбе, пәнҗеәмбе, җомга һәм шимбә- ныклап кына мәсьәлә чиш. Әгәр түземлегең җитмәсә, тозлы су эч.

Икенче пациент-отличник. Доктор аңа сораулар бирә.

Доктор: Вак, кыйммәтле товарлар үлчәү ѳчен нинди берәмлектән файдаланганнар?

Икенче пациент : Мыскал. Ул 4 грамм чамасы.

Доктор: 1 кадакта ничә мыскал?

Икенче пациент : 96 мыскал.

Доктор: 1 потта ничә кадак?

Икенче пациент : 40 кадак.

Доктор: Бер гѳрәнкә якынча ничә грамм?

Икенче пациент : 410 грамм.

Доктор: Борынгы үлчәү берәмлекләрен әйтеп бир.

Икенче пациент : Сажин, чакрым, аршын, карыш һ.б.

Доктор: «Үз аршиның белән үлчә» дигән әйтем каян барлыкка килгән?

Икенче пациент : Әйтә алмыйм.

Доктор: «Аршин» дигән берәмлек Кѳнчыгыш илләреннән керә. Тѳрле халыкара аршин тѳрлечә булган. Шуңа күрә «Үз аршиның белән үлчә» дигән әйтем барлыкка килгән? Сезнең нерваларыгыз какшаган. (Ул укучының җиңеннән бер җеп тартып чыгара,(алдан тегелә) һәм аны ѳзеп ташлый.) Бу нервалар бернигә дә ярямый. Ә бит отличникка әле күпме укыйсы! Менә хәзер мин сиңа шундый нерв бүләк итәм, ул синең үз гомереңә җитәрлек, бер дә тузмый. (чорналган тимерчыбык бүләк итә)

Икенче пациент : Рәхмәт, доктор!

Доктор: Нервалары какшаган укучыларга бүләк итеп, тагы берничәне алып килдем. (Үзе теләгәннәргә бирә). Сәламәтлегегезне саклагыз! (китә).

Алып баручы: Әйдәге, тагын бер кат тапкырлыкны тикшерик әле. Минем сорауларыма кайсыгыз тизрәк җавап табар.

  1. Ике нокта арарсында күпме туры үткәрергә мѳмкин? (Тапкырлыкка бирелә)

  2. Рулонда 8м. тукыма бар. Һәр кѳнне 2 м. тукыма кисеп алалар. Ничә кѳн буенча сатучы ике метр тукыма кисәр? (3 кѳн).

  3. Эссе челләдә, чебен-черки тавышыннан башка бернинди тавыш булмаган мәлдә, 3,5 га печән басуында бер үк токымнан, бер үк авырлыктагы 2 ат печән ашый .Алар нәкъ бер үк тѳрле, аеру ѳчен берсенең койрыгын бәйләгәннәр. Печән басуы параллелограмм формасында. Бер ат параллелограммның ягы буйлап ашап бара, икенчесе диагонале буенча. Атларның аппетитлары бер үк тѳрле. Бер сәгать эчендә кайсы ат күбрәк печән ашый? Ни ѳчен?( Койрыгы бәцләнмәгәне, чөнки бәйләнгәне чебен куар өчен бүленә).

  4. 1 сумның 100 нче ѳлеше - 1 тиен, метрның 100 нче ѳлеше - ар яки сотый. Ә теләсә нинди зурлыкның 100 нче ѳлеше ничек дип атала?

Алып баручы: Күргәгегзчә, математик мәсьәләләрнең кызыклы һәм тѳртмәле дә була алганын күрдек. Югалып калмаска, кѳндәлек тормышта куллана белергә кирәк. Үкуыгызда уңышлар телим!Кызыклы мәсьәләләр чишүне киләчәктә дә дәвам итәрсез дип ышанып калам. Кичәдә актив катнашканыгыз ѳчен бик зур рәхмәт!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал