7


  • Учителю
  • Кызыклы математика для 5-6 класслар өчен

Кызыклы математика для 5-6 класслар өчен

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: “Кызыклы математика” 5-6 Сыйныфлар арасында кичә        Бүген бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларыннан торган ике команда “Кызыклы математика сәгате”исемле, кызыклы һәм мавыктыргыч кичәбездә катнашачаклар.                          Бүген бездә КВН                  
предварительный просмотр материала

Кызыклы математика для 5-6 класслар өчен

"Кызыклы математика" 5-6 Сыйныфлар арасында кичә

Кичәнең барышы: Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!

Бүген бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларыннан торган ике команда "Кызыклы математика сәгате"исемле, кызыклы һәм мавыктыргыч кичәбездә катнашачаклар.

Бүген бездә КВН

Кызыклы, матур уен

Бу уенны карагыз

Шатланыгыз, көлегез

Кызыклы мәсьәләләрне

Бик тырышып чишегез.

Уеныбызда ике команда көч сынашачак "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр".Ә хәзер безне командалар үзләренең исемнәре һәм девизлары белән таныштырып үтсеннәр.

1 команда: "Тапкырлар"

"Математика ул - бөтен төгәл фәннәр сөйләшә торган тел".

2 команда : "Зирәкләр"

"Химия - физиканың уң кулы, ә математика аның күзе".

1 НЧЕ БИРЕМ "Команданы төгәл бир һәм төгәл үтә"

Һәр командага бишәр сорау бирелә: 1 нче команда:

1) Кайсы галим "Математика -фәннәр патшасы" дигән сүзләрне әйткән?

а) Гаус

б) Лейбниц

в) Пифагор

2) Санау өчен нинди саннар кулланыла? (натураль)

3) Үзгәрешле кергән тигезлек ничек атала? (тигезләмә)

4) Иң кечкенә гади сан ? (2)

5) Өчпочмакның яклары суммасы ничек атала? (периметр)

2 нче команда:

1) Иң кечкенә натураль сан? (1)

2) Укый торган дәреслегебезнең авторы кем?

а) Нурк

б) Магницкий

в) Виленкин

3) Күппочмакның яклар суммасы? (периметр)

4) Өч ягы да тигез булган өчпочмак ничек атала? (тигезяклы)

5) 7 саны гадиме, төзелмәме ? (гади)

2 НЧЕ БИРЕМ "Кем бутамый уены".

1 нче команда : 2 гә бүленә торган сан урынына "әйтмим"сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

2 нче команда : 3 кә бүленә торган сан урынына "Бик дөрес" сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

3 НЧЕ БИРЕМ Капитаннар ярышы.

Шигырь юллары бирелә, шуны көйгә салып җырларга: 1 нче команда : Несут домой тетрадки

Четыре ученицы,

Там цифры в беспорядке,

Зачеркнуты страницы.

2 нче команда : "Шестью восемь - сорок восемь, " - ...

Распевают снегири,

Воробьи с высоких сосен

Повторяют "Трижды три".

4 НЧЕ БИРЕМ Башваткычлар

1 нче команда :

1) Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)

2) Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак : грушамы, әллә персикмы ? (груша)

3) Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1 стаканын ашаган һәм стаканын өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3)

4) 1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә минутта пешә? (4)

5) Бер аягында басып торган тавык 2 кг,ә ике аягында басып торган тавык ничә кг? (2)

6) Һәр ай 30 яки 31 санына бетә,кайсы айда 28 саны бар? (бар айда да)

7) Нинди ай иң кыскасы ? (май)

8) Бер айда биш якшәмбе була аламы? (әйе)

9) Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

10) Кайсы сүз артык: тизлек , вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд? (мәйдан)

2 нче команда :

1) Алсуның 1 бөтен,ике ярты, дүрт чирек алмасы булган, аның ничә алмасы бар ? (3)

2) Бер ярым балык 1сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)

3) 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

4) Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп алды. Ничә чыпчык калды? (1)

5) Кәрзиндә биш алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүлергә, берсе кәрзиндә калсын. (берсе кәрзине белән ала)

6) Көннәрнең исемендә әйтмичә, санын да әйтмичә, 5 көнне рәттән атарга?

(Өченче көн, кичә, бүген, иртәгә,берсекөндә)

7) 1 кг ит 2 сәгать пешә, ярты кг ит ничә сәгать пешә? (2)

8) Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык)

9) Туннан нәрсә җылырак? (2 тун)

10) Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче яртысына)

5 НЧЕ БИРЕМ

Математика фәненә карата шигырь әзерләргә һәм сәнгатьле итеп укырга.

Лилия бакчага керде, Өч бәбкәсен ияртеп,

Биш кызыл алма күрде Суда йөзә ана каз.

Бишесен өзеп алды , Әй, каңгылдый , кагына

Ботакта ничә калды? Канат очларын юа.

(Җавап : 0) Нидер исенә төшеп ,

Ярга чыга ана каз.

Күлдә калды ничә каз,

Санап бирегез әле?

(Берәү дә калмады)



1) Алмагачта 5 алма

Алар пешкән, алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта калды ничә?



2) Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?



3) Челән янына дәрескә

7 саескан килгән

Шулардан 3есе генә

Дәресен әзерләп килгән.

Ничә ялкау саескан

Дәрескә очып килгән?

4) Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?



5) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да.



6) Әминәнең тубы икәү,

Сәлимәнең тубы икәү.

Әйт әле син үскәнем,

Ике кызда туп ничәү?





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал