7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку для 7 класса «КВН татарский язык»

Конспект по татарскому языку для 7 класса «КВН татарский язык»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:"Разработка урока по татарскому языку в игровой форме . Урок построен учитывая возрастные и индивидуальные особенности детей. Используется разнообразная вид деятельности . Так же идет повторение и закрепление ранее пройденного материала. Дети прове
предварительный просмотр материала

Тема: Син татарча беләсеңме?


Максатлар: 1. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

2. Рус балаларының татар халкы сөйләм әдәбен куллана белүләренә ирешү.

3. Татар теленә кызыксыну тәрбияләү.


Тибы: дилогик-монологик сөләмгә чыгу.

Төре: уен дәрес.


Җиһазлау: ноутбук, карточкалар, табличкалар.


Дәрес барышы.

-Исәнмесез. Хәерле көн укучылар, укытучылар.

-Әйдәгез, балалар дәресебезнең төп өлешен башлаганчы. Телләребезне шомаратып алабыз. Менә шушы тизәйткеч белән:

Тышта суык, тышта кыш,

Өйдә җылы, өйдә мич.

1. слайд

-Без бүген сезнең белән үзебезнең белемнәребезне тикшерербез. "Син татарча беләсеңме?" дигән- КВН дәресебезне башлыйбыз?

-Сез инде 2 командага бүленеп утырдыгыз. 1нче команданың исеме "Миләш" була, 2нче команданың исеме "Төнбоек" була. Капитаннарны әйтү.

-Әйдәгез без жюри сайлыйк. (Килгән кунаклардан). Иң югары бал 5.

-Укучылар сезгә тапкырлык һәм җитезлек телибез. КВН ны башлыйбыз.


Беренче бирем. Һәр команда кара -каршы итагатьле сүзләр әйтергә тиеш. Ләкин шарт бар бер үк сүзне кабатламаска!

-Исәнмесез. -Сау булыгыз.

-Рәхим итегез. -Рәхмәт.

-Зинһар өчен. - Сәламәт булыгыз.

-Гафу итегез. - Керергә ярыймы?

-Чыгарга ярыймы?

-(Балларны күрсәтү)

2 слайд


Икенче биремебез: мондый менә бу карточкаларда берәр язучы исеме язылган шулар турында сөйләргә.

Р. Вәлиев ; М. Мәһдиев

3 слайд


Өченче бирем: капитаннар ярышы. Һәр капитан 3әр сүзгә транскрипция ясый.

мәкаль

[м ә к ә л] кагыйдә

Канәгать [к а г и д ә]

[к ә н ә г ә т] магънә

төтен [м ә г н ә]

[т ө т ө н] төлке

[т ө л к ө]


Дүртенче бирем: блиц сораулар кайсы команда сигнал карточкасын алдан күтәрә шул җавап бирә.

1. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?

(Алабуга)

2. Татарстанда нинди шәһәр боерык фигыль белән белдерелә? ( Бөгелмә)

3. Җөмлә беткәч ни эшлиләр?(Пауза ясыйлар)

4. Кайсы айны ашарга ярый? (Май)

5.Гафу үтенүне бер сүз белән ничек әйтеп була?(Кичерегез)

6 Тау белән тау арасында нәрсә бар? ("Белән" сүзе)

7. "Көн" белән "төн" нәрсәгә бетә? ("н"га)

8. Нинди сорауга беркайчан да "әйе" дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы?)

-Кайсы команда ничә бал эшләде бу биремдә.

4 слайд

Физминутка

-Әйдәгез хәзер ял итеп алабыз. ( И. Шишкинның "Корабельная роща" картинасында сурәтләнгән урманга читтән торып экскурсия рәвешендә үткәрелә).

-Үзебезне җәйге урманда итеп хис итик. Иркенләп саф һава сулыйбыз, сулышны чыгарабыз, сукмак буйлап эчкә үтәбез. Чү, кош оясы төшкән. Ягез әле, сак кына алып, аны урынына куйык: аяк очларына басып, өскә үреләбез. Саф сулы чишмәдә бит, кулларыбызны юабыз. Як-якка карагыз, нинди матурлык! Бүген сәяхәт шап булды. (кулларны уабыз).

-Ял итеп алдык. КВНны дәвам итәбез.


Бишенче бирем: командаларга бирелгән өй эшен тикшерәбез.

"Миләш" командасына " Музейдан" темасына инцинировка (диалог) әзерләргә иде.

-Беренче булып " Төнбоек" командасына сүз бирәбез .

5 слайд

Китапханәдә.

-Гафу итегез, системалы каталог кайда?

-Сул якта.

_Ә журналлар каталогы?

-Алда.

-Чит телләрдәге әдәбият каталогы бармы?

-Бар. Ул аерым.

-Татар китапларының алфавит буенча каталогы бармы?

-Бар,әлбәттә. Менә рәхим итегез.

-Хәзер "Миләш" командасын тыңлыйк.

Музейда.

-Исәнмесез, ә музейда нинди бүлекләр бар?

-Бездә картиналар галереясы, тарихи экспонатлар бүлеге бар.

-Ә картиналар галереясы кая урнашкан?

-Уң якта.

-Ә анда И. И. Шишкин картиналары бармы?

-Бик күп картиналары урнаштырылган. Рәхим итегез.

Бирем өчен баллар әйтелә.


Алтынчы бирем:

-Мин сезгә мәкальләрне әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәсез. Кайсы команда беренче сигналлы карточканы күтәрә шул җавап бирә.

1.Туган телем, иркә гөлем.

2.Иң татлы тел- туган тел.

3.Теле татлының дусты күп.

4.Аз сөйлә- күп тыңла.

5.Телләр белгән- илләр белгән.

6. Теле барның юлы бар.


Җиденче бирем:

-Мин хәзер сезнең дәрестә без укыган әсәрләрне ничек үзләштергәнегезне тикшерәм.

1 сорау. "Рус теле дәресендә" хикәясенең төп герое кем? ( Гыйззәтуллин)

2 сорау. Кузнең белән кара син,

Күңелең белән уйла син.

-Бу юллар нинди шигырҗдән? ("Киңәш" авторы Шәйхи Маннур).

3.Казанда беренче җәмәгать китапханәсе кайчан ачыла? (1865нче елда ачыла).

4. "Велосипедлы Мөнир" әсәренең авторы кем?

(Нурихан Фәттах)

5-сорау. Зәкия Туфайлованың нинди шигыре белән таныштык?("Самат" шигыре белән таныштык).

6-сорау. Республиканың милли музеин кем оештырган?(А.Ф.Лихачёв оештырган).


Сигезенче бирем:

-Менә ике төркемгә дә карточкалар һәр команда үзенә охшаганын сайлый.

-Карточкаларга нәрсәләр язылган?

-Хәзер һәр команда шул сүзләр белән җөмләләр төзи һәм тәрҗемә итә.

Әңгәмәдәшенә сораулар бирү мөһим.

Әлге китаплар танылган китапханәга нигез сала.

Эти книги основоположники знаменитой библиотеки.

Биремгә баллар кую.


Тугызынчы бирем.

-Мин хәзер сезгә табышмаклар әйтәм ә сез җавап бирегез.

1.Түгәрәк күлдә дүрт бәке.(Сәдәф)

2. Дүрт агайга бер эшләпә.( Өстәл)

3.Ике баш, дүрт аяк, бер гәүдә.(Крават)

4.Кат-кат тунлы, карыш буйлы.(Кәбестә)

5. Утта янмый, суда батмый.(Боз)

6.Мич артында бичура.(Себерке)

-Биремгә баллар кую.

-Безнең биремнәребез шуның белән тәмамланды. Хәзер жюри йомгак ясаган арада, үзебезнең шәһәребез турында видиоролик карый торыйк.


-Жюри әгъзалары йомгак ясыйлар.

-1нче урын алучыларга "5"ле, икенче урын алучыларга "4"ле билгесе куябыз.

-Дәрестә тырышып эшләгәнегез өчен балалар сезгә рәхмәт.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал