- Учителю
 - Вне классное мероприятие 'Козге бал'
 
Вне классное мероприятие 'Козге бал'
Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;
2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;
3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту.
Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.
Конкурс өчен материал
Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлләргә яшелчә, җиләк-җимеш куела. Залга балалар керә.
 
1нче бүлек
Булат:
Исәнмесез, ярминкә җитте, беләсезме.
Килде ярминкә даулап,
 
Килде ярминкә шаулап,
 
Бәхет, муллыклар яулап.
 
Илназ:
Шундый зур безнең базар.
 
Шундый бай безнең базар.
 
Алмасы, әй алмасы,
 
Әй татлы соң, әй тәмле!
 
Әфлисуннар, лимоннар,
 
Өелгән катлы-катлы.
 
Зәринә:
Базар бай, кесәсе ай-вай!
 
Дарым-шарым, тәңкә ярым,
 
Күпмегә алсаң, шуңа сатам.
 
Айгөл:
Базарга һәркем килер,
 
Үзенә кирәген алыр,
 
Бай килсә - мал алыр,
 
Ярлы килсә - чабата алыр.
 
Булат:
Итек - читек, энә-безләр,
 
Матур итеп теккәннәр.
 
Кирәкмиме, алмыйсызмы?
 
Әллә киеп карыйсызмы?
 
Әллә биеп карыйсызмы?
"Татар халык биюе" башкарыла.
 
Илназ:
Ярминкәсе- ярминкә,
 
Килгән күпме кунаклар.
 
Табышмак әйтәбез сезгә
 
Көтеп дөрес җаваплар. 
 
Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (суган)
 
Үзе бер бөртек, эче - мең бөртек.
Башы җирдә - койрыгы коймада.(кабак)
 
Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)
 
Яшел сарай эчендә
 
Кызыл бояр утыра.(карбыз)
 
Гәүдәсе бар - җаны юк,
Үзе эшләпә кигән - башы юк.(гөмбә)
 
Эсселәгән саен, кат-кат тун кия (кәбестә)
 
Чәчәге агачында, алмасы тамырында(бәрәңге)
 
Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә (кишер)
 
1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)
2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)
3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)
4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.
Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)
5.Катлы-катлы булып үсә,
Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)
6.Җир астында алтын казык.(Кишер)
7.Җир астында җиз бүкән,
Ул ни икән?( Бәрәңге)
 
9.Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)
10.Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)
11. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)
Зәринә:
Рәхмәт сезгә, әниләр.
 
Рәхмәт сезгә, әбиләр.
 
Оста җавап бирдегез,
 
Җавабын тиз белдегез.
 
Инде сезгә әзерләгән
 
Җырны тыңлап китегез.
"Чайкала иген кырлары" җыры.
Айгөл:
.Көзнең иң олы бүләге
 
Икмәк тора табында.
 
Тормышыбыз ямьле булыр
 
Икмәк булган чагында.
«Ипи кайдан килә?" презентация
Илназ:
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә
Шуннан килә өстәлгә
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да.
Булат:
Бигрәк тәмле карасы да
Тәмле була агы да
Күмәче дә - бары да
Бигрәк тәмле - аз гына
Җитми калды тагын да.
 
.Айгөл: Һәр кемгә ипи кирәк
Һәр көнне ипи кирәк
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
2 нче бүлек
. Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.
 
1нче бәйге. Көзен бакчада кем тырышыбрак эшләде икән? Әниләрме әллә балалармы?
"Бәрәңге чүплибез" уены.
 
2 нче бәйге. Көзнең матурлыгын, муллыгын мактап шигырь (хикәя) сөйләү бәйгесе.
 
3 нче бәйге.Тапкырлар бәйгесе. Мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерергә:
 
-- Чебешләрне ....
-- Кем эшләми, ...
-- Эш кешене төзәтә, ...
--Җәй эшләсәң,..
-- Ни чәчсәң,
-- Ашаганда колагың селкенеп торсын
 
4 нче бәйге. «Көзге волейбол» " уены.Ике урындыкка аркылы җеп бәйләп яфракларны икенче якка ыргыту 1 минут,кемдә азрак яфрак,шул җиңүче
 
5нче бәйге. Өй эше: -- бүләк - сюрприз әзерләү бәйгесе.
 
6 нчы бәйге»Дустыңны киендер"Көз җитү белән калынрак киенеп йөри башлыйбыз.КҮЗ БӘЙЛӘП КИЕНДЕРҮ
 
7 нче бәйге "Алманы кем тизрәк ашап бетерә"Бауга эленгән алманы кайсы команда тизрәк ашап бетерә
 
8 нче бәйге."Яшелчәне презентацияләү"Берәр яшелчәне яисә аннан ясалган ашамлыкны презентацияләү.
3нче бүлек.Чәй эчү.
Әниләр ясап алып килгән салатлар,җиләк-җимешләр белән сыйлану.