7


  • Учителю
  • Внешкольное мероприятие 'Выпускной вечер'

Внешкольное мероприятие 'Выпускной вечер'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Соңгы кыңгырау

Гөлнара апа: Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар,хөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

З.Минһаҗеваның "Мәктәп еллары" җыры яңгырый. Шул көй астында 11 класс укучылары керә.

Гөлнара апа: Хөрмәтле 11 класс укучылары! Сез мәктәптә 11 ел уку дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттегез. Ә бүген яңгыраячагы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки сез бүген олы тормышка аяк басасыз. Ямансу, чөнки бүген ул сезне соңгы дәрескә озатачак.

(4 алып баручы алга чыга)

Ландыш: Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл еллар!

Тупланганнар аңа барысы да:

Айрат: Укучының кайгы шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы...

Зилә: Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Расим: Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала,барысы синдә кала,

Барысы бергә: Гүзәл уку, мәктәп еллары


Айрат: Бүген игътибар үзәгендә 11 нче сыйныф егетләре һәм кызлары

4се бергә:Карагыз һәм сокланыгыз!

Зилә : Бүген апа: "Соңгы дәрес",- диде.

Яңгырады соңгы кыңгырау.

Ландыш Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны,

Зур юлларга чакырып яңгыра! (кыңгырау шалтырата)

1 ҖЫР: "Кыңгыраулы мәктәп еллары"

Рәсим : Ишетәсезме соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буе озата килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

Зилә: Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне хөрмәтле директорыбызга бирик. Әле кайчан гына Зөфәр Абдуллович безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен.

Рәхим итегез! (Директор чыгышы)

Айрат : Мәктәп- белем учагы. Балаларның тирән белемле булуында укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасар Рәис Сабировичның да өлеше зур. Әйдәгез, сүзне аңа бирик әле!

Ландыш: Бәйрәм белән тәбрикләү өчен сүзне Рәис Сабировичка бирәбез.

Айрат : Сүзне Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Хисамов Назыйф Хатиповичка бирәбез.

1 алып баручы:Бүген бездә кунакта ветеран укытучыларыбыз да бар. Аларның күзләрендә моңсулык та һәм горурлану да чагыла. Безнең яраткан укытучыларыбыз- Сания апа, Рузинә апа, Наилә апа - без сезнең дәресләрегезне яратып искә төшерәбез. Төпле белем бирүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сүзне сезгә бирәбез.

Алмаз. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабый чак.

Гөлнара Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

  • Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

Фәридә Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!


Ильшат Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч, килә: "Исәнме!"- дип

Балачакка кулым сузасым.

Энҗе Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр, куып китәргә.


Х.Рәсим Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам,

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

Гөлназ Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.


Рузилә. Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем- мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

2ҖЫР: "Сау бул, мәктәп"

Ландыш: Балачак илендә безне нәни генә кулларыбыздан тотып язарга, хәрефкә хәрефне кушып укырга, санарга, тапкырларга, бүләргә өйрәтүче беренче укытучыларыбыз. Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләре юкка чыга. Тәүге укытучы һәркемнең сабый күңеленә ачкыч таба белә, гадел һәм искиткеч сабыр була. Ул үз укучылары өчен янып яши, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята ала. Бу сүзләр нәкъ менә безне белем илендә тәүге адымнарыбызны ясатучы кеше-ул безнең беренче укытучыларыбыз Айсылу апа, Гөлшат апа, Роза апа, Сиринә апа ! Хөрмәтле укытучыларыбыз,без сезне бик яратабыз. Рәхим итеп сүзне сезгә бирәбез.

Зилә: Әйе, без балачакка, башлангычка кире кайттык.

Альберт Бусагаңны атлап керү белән,

Әлифбадан хәреф өйрәндем.

Ишеттерде синең ярдәмеңдә

Үз тавышын илгә йөрәгем.

Алмаз Өйрәттең син язгы бөреләрнең

Күзгә рәхәт нурын сөяргә

Һәм уяттың Тукай җырларына,

Сәйдәш язган моңлы көйләргә.

Гөлнара Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә,

Алып киттең далаларга

Диңгезләр киңлегенә.

Син яратырга өйрәттең

Һәрбер бизәген җирнең,

Йолдызлы зәңгәр күкләрнең

Серләрен ачып бирдең.

(Беренче укытучыларга чәчәк тапшыралар.(Җыр "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...")

Айрат. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез,Гөлнирә апа! Сез чын мәгънәсендә икенче әниебез булдыгыз! Сез безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары гел уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең мәктәп елларын тагын да матур, эчтәлекле, файдалы итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта Кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез, хөрмәтле укытучыбыз!

Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз.

Безнең киңәшчебез һәм арадашчыбыз булдыгыз.

Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә. Сез күңелләребездә һәрчак шулай ягымлы, безнең өчен якын кеше булып калырсыз

Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз

Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз.

Без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

Ильшат Математика шулай ул,

Мәсьәлә , ди мисал , ди

Уйларга кем яратмый

Шуларга мин усал ди

Энҗе

Кораблар йөртергә ,

Һавада очарга,

Булырга телибез без зирәк Шуның өчен барыбызга да Физика фәне бик кирәк

Фәридә Химияне укыганда , реакцияне аңлыйбыз Практик эштә ни дә булса, Шартлатмыйча калмыйбыз.

Рәсим Хөрмәтле математика, физика, информатика, химия- биология укытучыларыбыз: Зөфәр абый, Рәис абый, Рөстәм абый, Рузинә апа, Наилә апа, Ләлә апа! Сез үзегезнең серле фикерегез аша бездә дөнья киңлегенә, зурлыгына мәхәббәт тәрбияләдегез. Рәхмәт, Сезгә, барысы өчен дә!!!

Х.Рәсим Һәрвакытта безнең күңелләрдә Олы җанлы булып калырсыз Онытмабыз сезне, киләчәктә Күп тапкырлар искә алырбыз

Гөлназ Рус телен без өйрәнәбез- БДИ мәҗбүри, чөнки. Тормыш итә башлагач та Кирәк булырга мөмкин.


Рузилә Әдәбиятка керәбез дә Әсәр- шигырь укыйбыз. Моны ничек сөйләрбез дип

Уйлыйбыз да уйлыйбыз.

Альберт Чит илгә чыгып китсәк тә, Без югалып калмабыз.

Инглиз теленә өйрәтте,

Укытучы апабыз.

Алмаз Тарих, җәмгыять белеме-

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле

Гөлнара Дөнья картасына карап

Без Чәчкапны табабыз.

Географияне белгәч,

Бер җирдә югалмабыз.

Зилә

Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда,

Ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән тугры юлларда.

Зилә Хөрмәтле, рус теле, татар теле, инглиз теле, тарих укытучыларыбыз:

Гөлнирә апа, Гүзәл апа, Венера апа, Фәридә апа, Энҗе апа, !

Йолдызларны чүпләп күк йөзеннән, әвернәле гөлләр кушсак та,

Тигез була алмас Сезнең көчкә- экваторга салып сузсак та,

Сезнең шушы авыр хезмәтегез сөенечләр генә китерсен

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен, бездән Сезгә рәхмәт җиткерсен!

Сезнең киңәшләрегез безгә бик кирәк, рәхмәт, Сезгә!

Ильшат Спортзалга йөгереп керәбез без,

Физкультура дәресе булганда.

Физик тәрбия фәне бик кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

Фәридә ТИН фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.

Рәсим Сәламәт тәндә- сәламәт акыл, дибез. Безнең сәламәтлегебез сагында һәрчак уяу торучы физик тәрбия һәм тормыш иминлеге, хезмәт укытучыларыбыз: Рафис абый, Ирек абый!

Сезнең куллар алтыннан да түгел, тик шулай да алар соклангыч.

Сезнең кулда бар да җиңел кебек, Сез эшләгәч, җиңел кебек эш.

Сез өйрәткән хезмәт серләренә, без рәхмәтле булып калабыз.

Гомер буе шушы үрнәкләрдән гел өлгеләр генә алабыз.

Ландыш Безгә тәмле итеп ашлар пешергән Гөлфия апа, безнең мәктәбебезнең чисталыгын саклаучы Лилия апа, Рания апа, Мәдинә апа.

Энҗе Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен.

Тәмле - тәмле ашлар белән сыйлап,

Йөрәкләргә җылы өргән өчен.

ҖЫР: "Саубуллашу вальсы"

Айрат: Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан склап үстерүегез, тырышлыгыгызөчен сезнең алдыгызда баш иябез! Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Х.Рәсим Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

.

ЛандышБалаларга хәер-фатиха бирү өчен сүз әти-әниләр исеменнән _______________ бирелә.


4 ҖЫР: "Соңгы дәрес, соңгы звонок"

Еллар шавы баса алмый,

Соңгы звонок тавышын

Һәркөн сине күрә алу-

Бәхет иде классташым.

Сонгы дэрес сонгы звонок

ник бераз сонламадын

сузсез генэ союемне

куземнэн анламадын

Көндэ иртэн сине көттем

алдан килеп дәрескә

юксына ук башлый идем

мин сине тэнәфестә

Зилә 11 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак соңгы кыңгыравыбыз - безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Гөлназ Ашыгабыз һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә-

Безнең юллар вакыт кулында гел,

Безнең юллар язмыш иркендә.

Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Айрат :

Көмеш тавыш тынмый ,һаман чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

Якты юллар теләп , матурлыкка өндәп ,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

11 ел буена звоноклар чыңы ,

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар -чакыру һәм озату,

Алда торган бөек зур эшкә.

Ландыш

Кыңгырау да бүген никтер моңсу ,

Салмак кына суза тавышын.

Ул да шулай авыр кичерәдер,

Дусларының китү сагышын.


Рәсим

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар безнең балачак.

Рузилә

Тиешләрен әйтеп беттем микән ,

Эшләп беттем микән барысын ? Көнем үтте шулар өчен янып , Уртаклашып шулар кайгысын - дип янып көеп эшләүче укытучыларыбыз

Хор белән : Чын күңелдән Зур рәхмәт Сезгә! ( Чәчәкләр тапшыру) Музыка яңгырый.

Гөлназ җырлый "Мәктәп еллары"

Кыңгырау булып киенгән укучы:

Имтиханнар якынлаша -хәбәр итәм мин шуны.

Авазымда су агышы- кыңгырау чәчәк чыңы.

Соңгы мәртәбә чыңлавым - 11 нчеләр өчен,

Күңелләрендә саклансын- мәктәпнең гүзәл төсе.

Җиз кыңгырау чыңы сезне ,

Илтсен олы юлларга.

Зур уңышлар юлдаш булсын ,

Сезнең йөргән юлларда.


" Шушы яктан шушы туфрактан без"җыр

(Моңлы көй уйный, 11 нче сыйныф егете кыңгырау тоткан 1 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә)

АйратСау булыгыз инде сыйныфташлар,
Сау бул инде, туган мәктәбебез.
Күңелләрдә кала якты истәлекләр,
Без гел шулар белән яшәрбез.

ЛандышКүпме юллар көтә безне алда,
Күпме үрләр әле яулыйсы.
Балачакның алтын кебек мизгелләрен
Узып киткәч кенә аңлыйсың.

РәсимРәхмәтебез бүген чиксез сезгә
Мәрхәмәтле укытучылар.
Безне олы юлга дәшкән
Йөрәкләрдә әле мең чыңлар.

Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Ыргый поезд, дулкынланып юллар атылып кала,
Туган илем, мине назлап бара.
Китми булмый, сукмакларым кырлар аша үтә,
Айлы кичтә янар учак булып өмет көтә.

Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып,
Кайтыр өчен китеп барам синнән, саубуллашып.
Юллар көтә мине, җырлар көтә, шуңа китәм,
Аерылу синнән бигрәк авыр, авыр икән.

  • Ак алъяпкычларда ак канат,
    Күңел оча, гүя, акчарлак.
    Ак канат иңнәрдә,
    Җилферди җилләрдә,
    Күңел оча ерак җирләргә.

  • Аерылыр чак җитә, дусларым,
    Сизелмәде ун ел узганы.
    Хуш, мәктәп, үз күрдең,
    Яшәргә көч бирдең,
    Канат куеп безне үстердең.

  • Алда юллар - кайсын сайларга,
    Юллар чакыра әллә кайларга, -
    Океаннар айкарга,
    Очарга айларга,
    Тормыш дәрьясында кайнарга.

  • Алъяпкычың, дустым, ак икән,
    Ак булса да салыр чак җиткән;
    Хыяллар - ,
    Кузгалырбыз иртән,
    Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Саубуллашу вальсы

көе сүзләре

Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, -
Ашкынам мәхәббәт каршына!

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу - саубуллашу вальсы!
Бу - саубуллашу…

Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
Вакыттыр керергә өйләргә.

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу - саубуллашу вальсы!
Бу - саубуллашу…

Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
Озаттык еракка, еракка!..
Озаттык аларны без еллар түренә,
Истәлек - җыр гына йөрәктә…

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу - саубуллашу вальсы!
Бу - саубуллашу…

Начало формы




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал