7


  • Учителю
  • Урок Последний звонок на татарском языке

Урок Последний звонок на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Соңгы кыңгырау бәйрәме.



Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" көе уйный. Әниләр балаларын җитәкләп залга керәләр. Кунаклар балаларны басып каршы алалар. Балалар әлеге җырны җырлый-җырлый керәләр.



Кл.җит. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый йөрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

</ Озату сүзен яза йөрәккә.

Укулар да инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар-диңгезләрне кичәргә.

Еллар узгач сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген -

Күңелләрнең иләс бер мәле.



Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар 9 ел элек менә шушы балаларны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! Алар янында әниләре, әтиләре кечкенә генө булып калганнар. Бүген минем балаларымның бәйрәмнәре - соңгы кыңгырау! Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим.



1.Мәгърур Чатыр тау итәгендә

Бардыр бер авыл- Уразай диләр.

Бу авылның нәкъ уртасында

Шәп бер мәктәп бар диләр!



2. Ул мәктәпнең һич онытмам

Рәхәт тәнәфесләрен,

Ашханәсен, бәйрәмнәрен

Һәм авыр дәресләрен.



3. Зурмы дисәң, зур түгелдер,

Бу мәктәп бик кечкенә.

Әмма белем чыганагы

Кечкенә түгелдер һич кенә!!!



4.Монда һәр ел белем ала

Бик сәләтле балалар.

Һәр яз саен олы юлга

Кузгала бу балалар.



5. Мәктәп бик салкын

Вә бик эссе түгел - рәхәт анда.

Мәгърифәт кояшы балкый

Һәр көн саен бу бинада.



6. Бик хозур рәт-рәт тора

Гаскәр кеби дежурныйлар.

Беркемгә тәртип бозарга

Һич чара калдырмыйлар.



7. Бервакыт чыңлый кыңгырау

Дәресләргә чакырып.

Коридорлар бушап кала

Мәктәп тә кала тынып.



8 Без бик күңелле яшибез

Бәйрәмнәр яратабыз.

Барлык күңелсез уйларны

Без җырлап таратабыз.



Җыр "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"



А.б. Мәктәп безгә ныклы белем бирде, канат куеп үстерде, ә бүген олы юлга хәер- фатихасын бирә. Хәзер сүзне белем иленең хуҗасына - мәктәбебезнең җитәкчесе Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызына бирәбез.



Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.



1. Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.



2.Тугыз ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.



3. Без бик күптән, күптән ял итмәдек шул,

Ял итәргә вакытыбыз булмады.

Фән нигезләрен өйрәндек бик тырышып,

Һәм, ниһаять, сынаулар ахыры.



4. Тагын әз генә түзик, дустым,

Ул бик моңсу - соңгы кыңгырау.

Беренчегә барыр идем

Тотынып әнинең кулына.



5. Гел исемдә килүем мәктәбемә,

Сөеп безне алып кердегез.

Шуннан бирле Сез күпме балага

Армый-талмый белем бирдегез.



6. Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә

Агач яфрак ярган шикелле.

Ә балалар киткәч моңайдыгыз,

Шушыдыр, дип, гомер үтүе.



7. Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,

Чәчләрегез иртә агарса да.

Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,

Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.



8. Яшәгез Сез әле озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан ук яктыртып торыгыз.



Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә "көе яңгырый.



Ике укучы Фирая апа (1нче укытучы) янына барып, аны ике яктан җитәкләп укучылар янына алып киләләр. Бу вакытта бер укучы шигырь укый



1.Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм - әнкәм белән янәшә

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә курка-курка гына

Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә, шулчак беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.



2.Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Кыенлыклар килсә, әле дә ул

Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.



1нче укытучыга рәхмәт сүзләре: Хөрмәтле Фирая апабыз! Сез, чын мәгънәсендә, безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!



"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры башкарыла.



Фәннәргә багышланган шигырьләр: (һәр укучы 1 фәнгә багышланган шигырь укый)



1.Рус телен без өйрәнәбез-

ГИА мәҗбүри, чөнки.

Тормыш итә башлагач та

Кирәк булырга мөмкин.



2.Әдәбиятка керәбез дө,

Әсәр - шигырь укыйбыз.

Моны ничек сөйләрбез, дип,

Уйлыйбыз да уйлыйбыз.



3.Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз телен өйрәнәбез,

Бер - беребезне уздырып.

5кә 5не кушарга,



4.Логарифмны табарга

Өйрәтәләр

Математика дәресләрендә

Тапкырларга, бүләргә,

Тамыр асты эзләргә

Өйрәтәләр

Математика дәресләрендә



5. Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Бөтен җиргә керәбез дә,

Чыгалмый интегәбез.



6. Тарих, җәмгыять белеме-

Калдырма бу дәресне.

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.



7. Химияне укыганда

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни булса да

Шартлатмыйча калмыйбыз.



8.Ньютонның өч законы да,

Архимед сүзләрендә

Барысын да өйрәтәләр

Физика дәресендә.



9. Дөнья картасына карап

Туган илне табабыз.

Географияне белгәч,

Бер җирдә дә югалып калмабыз..



10. Спортзалга йөгереп керәбез лә,

Чыкканда да йөгереп чыгабыз.

Физкультура фәне бик тә кирәк

Олы юлга аяк басканда.



11. Кисәбез дә, кагабыз да,

Ни дә булса төзибез.

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.



12. ОБЖ фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз-

Солдат кебек үзебез.



Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! Безнең истәлегебез итеп кечкенә генә бүләгебезне кабул итеп алуыгызны үтенәбез, (укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә бүләк тапшыру)



(Моңлы көй уйный)

  1. Кысып җитәкләдем дә мин әти- әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

  1. Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әти исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әти- әни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

  1. Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әти - әни каплады.

Кеше булыр өчен әти кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…



Алып баручы. Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Бүген яннарыгызда сөекле әти- әниләрегез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы - шатлыкларыбызны үзенекеннән дә артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Мөгаен, әти - әниләрнең дә да Сезгә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез, сүз Сезгә бирелә.



1. Кадерле, сөекле әти - әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездө безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез…

(Әти- әниләргә чәчәк бирелә)



Класс җитәкчесенә рәхмәт сүзләре: Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчебез Әлфинур апа! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да Сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә Сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дө, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле Әлфинур апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез. (сыйныф җитәкчесе котлавы)



1.Укытучым минем , сунмәс назым,

Якты язым-балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.



2. Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

Кабат Сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.



3.Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз,

Канат куеп якты хыялларга,

Олы юлга озатып каласыз.



4. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...



5.Укытучым,менә каршыңдамын-

Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,

Олы тормыш юлларымда миңа

Һәрчак синең акыл булышчы.



Бер тутырып күзгә карау белән

Уебызны аңлый алдыгыз.

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз.



Җылы караш назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым , иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.



Без шулай ук бүген 9 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларга, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип үзләренең тәмле йокыларын бүлеп безгә хезмәт итүче оператор абыйларыбызга чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.



2а.б. Күп еллар балалар тәрбияләп укыткан хәзер лаеклы ялда булган укытучыларыбызга да бүгенге бәйрәм көнендә олы рәхмәтебезне белдерәбез.Аларга сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез.



Җыр "Укытучыма"



Алып баручы. Безнең бүгенге бәйрәм көнендә башлангыч сыйныф укучыларына да әйтер сүзебез бар. Без мәктәбебезнең эстафетасын алар кулына тапшырабыз.



1.Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы-барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә

Җыр "Детство"(1 куплет җырлана һәм башлангычларга шарлар өләшенә)



1.Безнең алда олы сынау тора,

Без торабыз юллар чатында,

Безнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.



2. Без укыган шушы мәктәпләрдән

Укып чыккан күпме белгечләр!

Алар саны артыр безнең белән,

Безне көтә алда күп эшләр.



3. Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, дустым, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.



4. Олы юлдан без барырбыз-

Күрсәттегез сез аны.

Күк йөзендә балкытырбыз

Без яңа йолдызларны.



5. Агым судай челтерәшеп

Үтте мәктәп еллары,

Озатып калды безне җәйгә

Көмеш кыңгыраулары.



6.Сау бул, мәктәп, сентябрьдә

Көтмә зарыгып безне -

Төрлебез төрле җирләрдә

Каршыларбыз бу көзне.

9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок - соңгы звоногыбыз. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

(Моңлы көй уйный. 9 нчы сыйныф егете кыңгырау тоткан 3 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый.)



1.Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.



2.Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара



3.Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

(Кыңгырау яңгыраганнан соң җыр җырлана)

Җыр "Соңгы звонок , соңгы дәрес"



1.Яңгырады кыңгыраулар соңгы,

-Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.

Артта хәзер, артта инде бары…

Мәктәп еллары артта елап калды.



2.Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар…

3.Бүген безнең бәгырьләрне өзә

Кыңгырауның соңгы авазы.

Сау бул мәктәп, сине онытмабыз,

Без киткәнгә калма боегып.

Еллар үткәч күрешергә теләп

Бер кайтырбыз әле җыелып.



4.Саубуллашып мәктәбебез белән

Таралабыз төрле якларга

Укытучы апа-абыйларның

Изге теләкләрен акларга



5.Чәчәк кебек бала чагыбызда

Мәктәп булды күмәк йортыбыз

Изге җанлы укытучыларны

Күңел түребездә йөртербез



"Саубуллашу вальсы"на вальс әйләнеп чыгып китәләр.





Төзеде: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Әлфинур Җәүдәт кызы.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал