- Учителю
- Разработка урока по литературному чтению по теме: Ләбиб Леронның “Йөри торган урындык” шигыре. (1 класс)
Разработка урока по литературному чтению по теме: Ләбиб Леронның “Йөри торган урындык” шигыре. (1 класс)
1 сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе.
Тема: Л.Лерон "Йөри торган урындык"
Максат:
1)Ләбиб Леронның "Йөри торган урындык" шигырен уку;
2)укучыларның орфоэпик күнекмәләрен ныгыту;
3)укучыларда татар теленә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: Катнаш
Җиһазлау: рәсемнәр,презентация, уенчыклар, мультимедиа.
Дәрес барышы.
-
Оештыру моменты.
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: әйдәгез әле, укучылар, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик. Һәрбер көнне, һәрбер эшне яхшы сүз белән, яхшы мөгамәлә белән башлап җибәрик.
-
Белемнәрне актуальләштерү.
1.Ишетеп аңлау.
Прослушайте и укажите слова с гласным ә: тәрәзә, китап, бәйрәм, урман, балалар, әти, сәгать.
2.Фонетик зарядка.
Татар теленең үзенчәлекле авазларының әйтелеше өстендә эш:
Ө - өч; ң - коңгырт, миңа, сиңа, аңа; ә - әни,әби, гаилә, зәңгәр.
-
Яңа материал.
-
Дәрес кунаклары белән исәнләшү. (1 слайд)
-
Аның күчтәнәче - яңа сүзләр.Сүзлек эше: (2 слайд)
киң - широкий
җилкә - плеча
алмаш-тилмәш - по очереди
энем - мой младший брат
йөри торган - ходящий
-
Рәсем буенча әңгәмә: (3 слайд)
-
Бу кем?
-
Ә бу кем?
-
Алар нишли?
-
Физминутка. "Колбаса"
-
Әңгәмә:
-
Синең әтиеңнең исеме ничек?
-
Ә синең энең бармы?
-
Сез ничек уйныйсыз? (һәр укучы үзенең җавабын әйтә)
-
Физкультминутка.
-
Ләбиб Леронның "Йөри торган урындык" шигырен уку (шигырьләр өләшелә/ слайдта). (4 слайд)
-
Укытучы укуы.
-
Укучылар шигырьне эчтән генә укыйлар.
-
Укытучы ярдәме белән шигырьне тәрҗемә итү.
-
Ныгыту күнегүләре.
-
Укучылар шигырьне сәнгатьле укыйлар.
-
Сорауларга җавап бирү:
-
Малай кайда утыра?
-
Энем нәрсә ди?
-
Син әтиеңнең җилкәсендә утырасыңмы?
-
Йомгаклау.
-
Сезгә шигырь ошадымы?
-
Ул нәрсә турында?
Сез бүген бик актив катнаштыгыз - АФӘРИН!Әйдәгез бер-беребезгә кул чабыйк әле.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
Йөри торган урындык.
Әтинең киң җилкәсендә
Алмаш-тилмәш утырдык.
Энем әйтә:
-Син, әтием,
Йөри торган урындык!
Ләбиб Лерон