7


Яңа ел бәйрәменә сценарий

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Хуш киләсең, Яңа ел.

1-алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме!


2-алып баручы:

С вьюгой, ветром и морозом
Зимний праздник к нам идет.
И, конечно, Дед Мороз нам
Всем подарки принесет!
Подскажите мне, ребята,
Что за праздник всех нас ждет?
Отвечайте дружно, звонко,
Мы встречаем… Все: Новый год!


1-алып баручы:

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

Җыр: " Чыршы әйләнәсендә"

2-алып баручы:

В разноцветном, новогоднем
Свете праздничных огней
Поздравляем мы сегодня
Всех собравшихся друзей.
С Новым годом! С Новым счастьем!
С новой радостью для всех!
Пусть звенят под этой елкой
Песни, музыка и смех

1-алып баручы:

Яшел чыршы, бизәнеп

Быел тагын килгәнсең

Синсез бәйрәм күңелсез

Булыр иде беләмсең?

Бизәкләрең тагын да матурырак балкысын

Сәйләннәрең нур сипсен,

Бергә: Җем-җем утлар кабынсын! ( утлар кабына)


2-алып баручы: Нарядилась наша елка,
Словно девица-краса,
В разноцветные игрушки,
Вот какие чудеса!
Я спрошу у вас, ребята,
А вы дайте мне ответ?
Но подумайте сначала,
"Да" ответить или "Нет".
-Растут ли на елке сосульки цветные?
-А шарики, звездочки расписные?
-Быть может, оранжевые апельсинки?
-Смешные и розовые свинки?
-Подушки пуховые?
-А пряники медовые?
-Галоши блестящие?
-Конфеты настоящие?
-Ну, ребята! Все сказали!

Все загадки разгадали!


1-алып баручы:

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында җырлап уйныйбыз.


Бию. Чыршыбыз янына 5 сыйныф укучыларын чакырабыз.Рәхим итегез!


2-алып баручы:
Ох, и день сегодня будет!
Дед Мороз сейчас прибудет.
Он на елке этой вот
Триста лампочек зажжет.
Дед Мороз в большой запарке -
Еле тащит вам подарки.
Не рассыпал бы, донес.
Он же сильный, Дед Мороз.
А подарки, говорят,
Раздает он всем подряд!
Мы на минуточку - к дверям,
Вдруг Дед Мороз стучится там?
(Ведущие убегают. Появляются Баба Яга и Леший)


Убырлы:

Эх,Леха, ишеттеңме, Кыш бабай бөтен кешегә бүләкләр өләшә ди.

Аның ахрысы бүләкләре бик күп. Конфетлар, алмалар,мандариннар, ах,тәмле-е-е! Елына бер тапкыр гына булса да тәмле,баллы конфетлар ашыйсы иде!.Бу Аленушкалар, Иванушкаларны ашый-ашый тешләрем сынып бетте инде. Леха, син бит ир-егет! Әйдә,берәр нәрсә уйлап тап инде.Конфет ашыйсы киләәәә!


Леший:


Ну, Убырлы, монда нәрсә уйлап торырга инде.Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз!


Убырлы:
Э-э-э... Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз,имеш. Аннары безне тоталар да ,оятсызлар дип ачуланалар,тәрбияләгән булып кыланалар. Тфу! Урларга ярамый имеш! Хэ! Мода ничек итеп урларга ди ә!

Күрәсеңме никадәр кеше утыра! Тизрәк полициягә әләкләргә йөгерерләр!

Менә берсе сакаллы , берсе тешсез, себеркегә атланган , Кыш бабай капчыгын алып качтылар диярләр!
(к детям)
- полициягә йөгерерсезме?
- (себеркесе белән куркыта) Ух, әләкчеләр!
Уйла, Леха, уйла, миләреңне селкет!
Леший:Ә без боларга күрсәтмичә генә урларбыз. ( колагына ) без шыпырт кына киләбез дә ,урлыйбыз.


Убырлы:

Менә молодец! Менә баш диген,ә! Каян уйлап таптың моны!

Убырлы:

Сукмак-юлларны себерәм,

Юлчыларны юлдан яздырам.

Адаштырам, буташтырам,

Кая барганнарын оныттырам.!

УУУУУ-УУУУ!


Леший:
Ну,Убырлы! Киттек,
(Уходят. Возвращаются ведущие)
2-алып баручы

Ишек төбендә беркемдә күренми.Нишләптер Кыш бабай соңлады?
1-алып баручы:
Әйе, шул. Кыш бабай күренми. Без югында монда ниндидер тавышлар ишетелде? Балалар, без югында Кыш бабай килеп китмәгәндер бит инде?
(Расспрашивают детей, дети говорят им про план Бабы Яги и Лешего)
2 алып баручы:
Ай-яй-яй! Бу юньсезләр Кыш бабайны юлдан яздырмасалар ярый инде?


1-алып баручы:

Юкка курыкмыйк эле! Кыш бабай бит бик көчле! Ул юлында очраган бөтен киртәләрне кар бураннары белән туздырып үтәр һәм безгә килеп җитәр.
2-алып баручы:
Ә хәзер ,әйдәгез Кыш бабайны көткән арада бераз уйнап алыйк!
Уен: балалар түгәрәк ясап басалар.Кулдан -кулга( савытка төрле сораулар һәм биремнәр салынган) стаканны йөртәләр.Музыка туктаганда стакан кем кулында кала,шул бала җәза үти: сорауга җавап бирә яки бирем үти. 1-алып баручы:

  • Балалар, Кыш бабабыз озаклады. Әллә юлны таба алмый микән?

Әйдәгез әле Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

-Кыш бабай, Кыш бабай а-у-у-у!


2-алып баручы:

Кыш бабай кереп килгәндә сөйли

"Идет, идет к нам Дед Мороз,
К нам Дед Мороз идет.
И знаем мы, что Дед Мороз
Подарки нам несет."
(Кыш бабай керә)


1-алып баручы:

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.


Кыш бабай:

Исәнмесез,балалар,

Исәнмесез, әниләр,

Исәнмесез, бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.


Җыр: Кыш бабай


1-алып баручы:

Кыш бабай, бабакай

Котыптан ук килгәнсең

Әле егәрле икәнсең

Күзләр генә тимәсен.

2-алып баручы:.

Кыш бабай, бабакай

Син дә егет идеңме?

Кар кызларын таң калдырып

Җырлап биеп йөрдеңме?

1-алып баручы:

Һай, бабай, сакалың,

Ак бәс сарган кашларың.

Урталарга чык син ,әйдә,

Синең биер чакларың.

Кыш бабай бии

Кар кызы:
К вам на праздничную елку
Мы пришли издалека.
Шли вдвоем довольно долго
Через льды, через снега.
Шли все дни, не зная лени,
Не сбивались мы с пути.
То садились на оленей....
То - в маршрутное такси.
Были в селах, городах,
Были в школах, детсадах.
Поздравляли мы подряд
С Новым годом всех ребят.


Кыш бабай:

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!


Кар кызы:
Правда, мы не опоздали? -
Ведь опаздывать нельзя,
Если ждут в нарядном зале
Наши лучшие друзья.
Здесь окончен наш поход,
И мы с вами вместе
Этот славный Новый год
Встретим честь по чести.

Җыр: " Чыршы"


2-алып баручы:
Кыш бабай,синең бүләкләр тулы капчыгың кая соң?
(Входит милиционер, который ведет Бабу Ягу и Лешего. Леший несет мешок)
Милиционер (отдает честь):
С Новым годом поздравляю,
Гражданин Морозов Дед,
Извините, отрываю,
Но мне нужен ваш ответ:
Ничего вы не теряли
За последних полчаса?
И нигде не забывали
Вот такого вещмешка?
Кыш бабай:
Ой, да как я только мог
Позабыть в пути мешок!
Вот, спасибо, дорогой,
Что вернул мешочек мой!
Милиционер:
А вот этих хулиганов
Я с собою уведу!
Я на этих хулиганов
Даже дело заведу!
Кар кызы:
Подождите, подождите!
Может можно в день такой
Не наказывать Лешего с Бабой Ягой.
Оставайтесь лучше с нами,
Веселиться сами!
Баба Яга и Леший:
Вы простите нас, пожалуйста,
Не будьте слишком строгими,
Мы не вредные - зловредные,
Просто очень одинокие...


Кыш бабай:
Ярар,бәйрәм хөрмәтенә калсыннар инде! Ләкин бер шарт белән: балалар белән уйнап-җырлап ,бәйрәмне күңелле итеп каршы алырга!

Җыр: "Кыш бабай"


1-алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичәбез

Безне көлдер, уйнат син.

Кыш бабай:

Яхшы, яхшы. Әйдәгез,барыбыз да бергәләп" Кыш бабай бияләе" уены уйныйбыз

(" Кыш бабай бияләе" уены)

Уен:" " Кыш бабай бияләе" бияләй кулдан-кулга күчерелә. Көй тукташка, бияләй кемдә кала шул кеше сорауга җавап бирә.

Сораулар:

  1. "Туган тел" шигырен кем язган?

  2. Сезнең класста ничә укучы?

  3. Без кайсы районда яшибез?

  4. Бәйрәм белән котлау.

  5. Беренче сыйныфта иң шук малай кем ул?

  6. Быел Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үттек?

  7. Искечә Яңа ел кайсы көнне була?

  8. Иң яраткан һәм иң яратмаган дәресең нинди?


Кыш бабай:

Уф, ардым! Мин бераз утырып ял итим, ә сез, нәни дусларым, шигырьләр сөйләгез әле.

(укучылар чыгышы). Кыш бабайга шигырьләр сөйләү
Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, балалар.

Әйдәле,кызым, син дә үзеңнең һөнәреңне күрсәт.


Кар бөртекләре биюе : (Карчәчәк бии)


Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

(Яңа ел булып киенгән бала керә.)

Яңа ел. Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем - Яңа ел,

Мин - бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2016 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.


Кар кызы. Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

Узган еллар бигрәк кадерле шул -

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган!

Ә шулай да шатлыклырак булсын,

Кадерлерәк булсын яңасы.

Зур җиңүләр яулап, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы...

Гел шатлыкка яусын,

Кар явамы,

Басуларга ләйсән явамы!

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.


Кыш бабай. Бу елда без бергә атлыйк, дуслар,
Гаделлеккә илткән юл белән.
Барыгызга сәламәтлек телим,
Бәхет, шатлык, озын гомерләр,
Туры килсен безгә киләчәктә
Тормыш рәхәтләрен күрергә!


Кар кызы. Күңелләрдә безнең артсын сафлык,
Тормыш юлларында гел шатлык.
Җәбер - золым юлын буып алып,
Дөньялыкта калсын гел хаклык.
Күңелләрдә булса юксынулар,
Әрнү - рәнҗү, сагыш газабы,
Барысын да алып кала күрсен
2015 нче елның азагы!

Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

Ведущая:

Пора, друзья! Прощаться нужно,

Всех поздравляем от души!

Пусть Новый год встречают дружно

И взрослые, и малыши.


Кар - бураннар ера - ера, елмая - көлә,

Таудай шатлыклары белән Яңа ел килә.

Яңа елда карчәчәкләр тирбәлеп оча,

Яңа елның назлы җиле иңнәрдән коча.

Яңа елның ак карлары дөньяга тулган,

Ак бәхетләр ак бәс булып талларга кунган.


Яңа ел белән, туганнар,

Яңа ел белән, дуслар,

Яңа ел белән, күршеләр,

Яңа ел белән!

1 нче алып баручы. Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

2 нче алып баручы. Зур өметләр белән каршылыйбыз

2016 ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!


1 нче алып баручы.. Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Таза, тыныч, тату, сәламәт.

Икесе бергә. Яңа ел мөбарәк булсын!

Яңа ел белән!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал