7


  • Учителю
  • Эзләнү эше. 'Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы'

Эзләнү эше. 'Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

"Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет белем учреждениесе






Эшләде 9нчы сыйныф укучысы:

Нуриев Альберт Гаяз улы:

Технология укытучысы: Зарипова Рүзия

Сәлих кызы җитәкчелегендә



2013 ел

Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы.

Татар халык мәкале: "Иле барның теле бар", - ди. Телебез, мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Бу фикер:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларыңның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен. - Равил Фәйзуллин шигырендә бик ачык чагыла.

Г. Тукайның "Пар ат" шигырендә ерак бабаларыбызга, туган халкыбызның тарихына, мәгърифәтенә мөнәсәбәте чагыла.

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда нур... - ди.

Казан шәһәрен - Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗәни, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре бәйли. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Минем сүзем дә нәкъ менә шуларның берсе Шиһабетдин Мәрҗәни турында барачак.

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны

"Шиһабетдин Мәрҗәни елы" дип игълан итте.

Январь аенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 195 ел тулды.

Шиһабетдин Мәрҗани (Şihabaddin Mərcani) - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп "Шердар" мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп" мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

Ябынчы

Элек Ябынчы авылы урыныннан күчмә халыклар үтеп йөргән. Бу кешеләрне япан, ягъни даладан йөрүчеләр дип атаганнар. Ябынчы дигән авылның исеме кайдан барлыкка килүе турында ике төрле караш бар. Беренчесе: япан дигән сүзне үзгәртеп Ябынчы дип атаганнар. Икечесе: бу авылның исеме Казан ханлыгы чорының данлыклы башлыкларынннан берсе Япачы белән бәйле дигән фикер яши. Казандагы архивта Ябынчы авылы Япанчы дип йөртелә.


1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд , В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда "Труды IV археологического съезда в Казани" дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре "Рихләтел-Мәрҗани" ("Мәрҗани сәяхәте") исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Шиһабетдин Мәрҗани - гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) - энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

"Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") - Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. Ш.Мәржанинең Казан һәм Болгар шәһәрләре хәлләрен бәян иткән тарих китабында Әтнә районы Бәрәскә авылы имамнары турында да шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Әлеге хезмәтнең "Шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар" өлешендә Бәрәскәдә имам булган руханилардан Мелла Бәшир бине Уразай Бики, Мелла Габделбакый бине Мөссәлим бине Мостафа бине Сәлим әл-Бәрәскәви, Мелла Ягъкуб бине Яхъя бине Җәгъфәрәд-Дөбьязи, Мелла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй исемнәрен күрсәтә.

Ш.Мәрҗанинең үзенең якынрак бабаларыннан Сөбхан Габделкәрим угылы ( 1746-1833) да Бәрәскә авылында имам-хатыйп һәм мөдәрис вазифасын башкара. Шулай ук Мәрҗаниның атасы Баһаветдинның да Бәрәскә мәдрәсәсендә белем алганлыгы билгеле.


"Мөстәфадел-әхбар..." китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.


XVIII нче гасыр башында Арча районы Ташкичү авылындагы мәдрәсәдә белем алган Батырша халыкны тормыш баткаклыгыннан яңа юлга алып чыгу кирәклеген аңлатучыларның берсе булган. Морад мулла һәм Батырша эшчәнлеге белән бәйле рәвештә башланган хәрәкәт XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында яңа баскычка күтәрелә. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек фикер ияләре татар җәмгыятенең рухи тормышын җанландыру, аны тискәре күренешләрдән арындыру, ислам диненә хилафлык китерә торган бидгать күре нешләрне булдырмау юлларын эзлиләр һәм күрсәтәләр.

Дин гыйлеме өлкәсендә Габделнасыйр Курсавиның эшен дәвам итүче бөек галим, фикер иясе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани була. Табигате белән зирәк һәм белемгә омтылышлы булуы, элеккеге заманда яшәгән тарихи шәхесләрнең биографияләре, төрле вакыйгалар белән танышу аның дөньяга карашын киңәйтүдә һәм шәһес булып җитешүендә зур роль уйныйлар.

Мәрҗанинең төп иҗат дәвере XIX йөзнең уртасына, татар дөньясының идеология фронтында бәхәсләрнең кыза башлаган чорына туры килә. Җәмгыятьтә кеше үз акылы, үз тәҗрибәсе нигезендә тормыш турында уй йөртә аламы, әллә ул үзеннән элек яшәгән галимнәр әйткәне белән генә чикләнергә тиешме? Тормыш мәсьәләләрен чишкәндә дини карашларга таяныргамы, әллә логик уй йөртергә ярыймы? - дигән бәхәсләр куера. Әлбәттә, Мәрҗани мондый әһәмиятле бәхәстән читтә кала алмый. Мәгърифәтченең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, дини ислахчы, тарихчы, фәлсәфәче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының әдәбияты һәм мәдәнияты тарихында күренекле урын алып тора.

Россия мөселманнары арасында, сәнгать бик нык кысылган, хәтта бөтенләй диярлек тыелган бер чорда, Мәрҗанинең сәнгать мәсьәләләренә тукталуы аеруча әһәмиятле. Мәгърифәтче галим үзенең гыйльми эшләрендә сәнгать әсәре буларак шигырьләрдән файдалана, аларны үз фикерләрен исбат итү өчен дәлил итеп китерә. Рәсем сәнгате турындагы тыюларга каршы күтәрелә, тере әйберләрнең сурәтен ясауны дөрес дип саный, берничә тапкыр үзенең дә фоторәсемен алдыра.

Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәтен сөйләгәндә, музыка мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк. Әле XX йөзнең 1 нче яртысында ул төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905 елда чыккан "Өлфәт" газетасы "музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә" дип, аны зарарлы итеп күрсәтергә тели. Галимҗан Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" романында Җәләш мулланың Зыя кулыннан скрипканы тартып алып, ватып ташлавы да уйдырма түгел. "Музыканы ишетү - хәрам, музыка уйналган җирдә утыру - аннан да яманрак", - дигән заманда Мәрҗанинең: "Музыка ул хәләл!", - дип кистереп әйтүе, моны дәлилләү өчен ислам диненең үзәкләре саналган борынгы Багдад һәм Әнделес(хәзерге Испания җирендәге гарәп дәүләте) дәүләтләрнең практикасына мөрәҗәгать итүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.

Мәрҗани өйрәнгән фәннәрдән зур бәхәскә сәбәп булган тагын бер мәсьәләгә - астрономия һәм галәм төзелеше мәсьәләсенә тукталыйк. Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәр.

Борынгы галимнәр, җир түгәрәк, әмма кояш белән ай һәм башка кайбер йолдызлар җир тирәсендә әйләнәләр дип фараз кылганнар. Шул карашлар хөкем сөргәндә, атаклы Галилей (1564-1642) XVII йөзнең беренче яртысында җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен ача. Ул үзе Рим папасы һәм христиан инквизациясе тарафыннан җавапка тартыла һәм бу карашны тарату тыела. Татар-мөселманнар арасында бу мәсьәләне (Галилейдан соң 200 ел үткәч) беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга.Мәгърифәтченең тарих буенча хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия. Ул урта гасыр гарәп һәм иран сәяхәтчеләренең йөзләрчә әсәрен тикшергән, ерак авылларга чыгып тарихи экспонатлар җыйган, халык телендә йөргән истәлекләрне туплаган, борынгы чордан калган акчаларны өйрәнгән. Кыскасы, галим тарихка тормыш мәктәбе итеп карый, халыклар үткәннәрен белергә, борынгы бабаларының уңышлы эшләрен дәвам итәргә, ялгышларыннан сакланырга тиеш дип өйрәтә. Аның тарихка бәйләнешле утыз өч битле гарәп телендә язылган "Горфәтелхәвакыйн ли орфәтелхәвакыйн" исемле беренче әсәре 1865 елда басылып чыга. Бу әсәр IX-XI йөзләрдә көнчыгыш Төркестанда яшәгән уйгур ханлыклары тарихына багышлана. Тарихи әсәр буларак, аның әһәмияте уйгур ханнары династиясен, аларның тормышын һәм катнашкан сугышларын ачыклауда.

1870 нче елның 2 нче февралендә шуннан соң ачылган мәдрәсәләрдә татарларга рус телен өйрәнү турында күрсәтмә чыга. Казанның байтак халкы әлеге указга ризасызлык күрсәтә. Галимнәр арасында да бәхәсләр булып ала. Татар муллаларының күбесе рус телен өйрәнү шәригать кануннарына туры килми, гөнаһ эш дип саный. Мәрҗани җитәкчелегендәге галимнәр исә капма-каршы фикердә булалар. Татар мәгърифәтчесе рус телен, дөньяви фәннәр өйрәнүне диннең традицион абруена таянып яклап чыга; татарларның рус телен өйрәнү зарурлыгын шәригать буенча дәлилли: "Ислам, - ди ул, -гыйлем алырга мөмкинлек биргәнгә, төрле телләр өйрәнүгә каршы килми".


1876 нчы елның 13 нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәктәп татарлардан башлангыч сыйныф укытучылары әзерли. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман руханиларыннан Мәрҗани, беренчеләрдән булып, мәктәп инспекторы В.Родлов тәкъдиме буенча, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Тугыз ел буена Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.

Мәрҗанинең тарих өлкәсендәге икенче әсәре итеп 1877 елда Казанда җыелган Бөтенроссия архиология җәмгыяте съездында ясаган "Болгар һәм Казан патшалыклары" исемле докладын карарга була. Мәгърифәтченең тарих китаплары арасында өченчесе - "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" исемле ике томлык әсәре. Бу әсәрдә Мәрҗанинең аеруча зур әһәмият биреп тикшергәне - Болгар дәүләте. Болгарлар кемнәр? Төрекме, славянмы, әллә финнармы? Бу сорауларга җавап эзләп, галим борынгы чыганакларга мөрәҗагать итә. Шулай ук Мәрҗанинең әсәрләрендә халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт һәм кием-салымга бәйләнешле этнографик мәгълүмәтләр зур урын алып тора. Гомүмән алганда, галимнең үз тарихына мөрәҗагать итүе гуманлылык-мәгърифәтчелек омтылышларының чагылышы була. Идел Болгарстанның һәм Казан ханлыгының язмышын өйрәнеп, Мәрҗани татар халкын үзенең мәдәни мирасын үзләштерергә чакыра, шуның белән татар халкының милли аңы уянсын, ул үз милли бергәлеген аңласын дип тырыша. Шул ук вакытта Мәрҗани, барлык мәгърифәтчеләр кебек үк, тар милли чикләнгәнлеккә каршы була, татар халкын дөнья мәдәнияты казанышларына һәм кыйммәтләренә якынайтырга омтыла. Мәрҗанинең педагогик эшчәнлеге - киң мәгънәдә аның мәгърифәт тәгълимәтынең тагын бер сәхифәсе.



Шиһабетдин Мәрҗәнинең Әл-Әзһәрдә әлегәчә билгесез китабы табылган

Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт

Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт¹.-

дип яза Габдулла Тукай "Шиһаб хәзрәт" исемле шигырендә.

19 нчы гасырның икенче яртысында татар дөньясында җанлану башлана. Халык мәгарифе, матбугат, китап басу һәм милли театр турында кайгыртучы алдынгы карашлы фикер ияләре күтәрелеп чыга. Алар арасында күренекле мәгърифәтчеләр Каюм Насыйри , Шиһабетдин Мәрҗәни һәм башкаларның хезмәтләре аеруча зур була

«Әдәбият дөньясында кайсы чакта шулай да була: китаплары онытылган шагыйрьнең бер шигыре белән халык күңелендә мәңге яшәүе мөмкин. Хәтта шушындый бер шигырь генә дә уйлар һәм тойгыларның сүнмәс ялкыны буларак, чынлап яши икән, ул халыкның рухи байлыгының аерылгысыз өлешенә әйләнә», - дип яза Айдар Хәлим [Хәлим 1981]. Шулай XIX гасырның икенче яртысында татар шигърияте күгенә килгән шагыйрь Акмулланың да безгә кадәр сакланган иҗат мирасы әлләни зур түгел, аның шигъри җыентыкларының Казанда берничә мәртәбә бастырылуы билгеле.

Шагыйрьнең иҗат периоды ХIХ гасырның икенче яртысына, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең көч алган периодына, туры килә. Шул рәвешле Акмулла иҗатында яхшылык-яманлык, гаделлек-гаделсезлек, игелеклелек-залимлек, юмартлык-саранлык, вөҗдан, намус, бәхет кебек мәсьәләләр мәгърифәтчелек идеологиясенә бөйле рәвештә чишеләләр. Кешенең бәхеткә, азатлыкка ирешүен шагыйрь беренче чиратта аның белемле булуында күрә, ә бозыклыкның, җинаятьчелекенең нигезен наданлыкка бәйли.

Акмулла шигъри әсәрләрендә, мәгърифәтчеләргә хас булганча, укымышлы кешене идеальләштерә, аны югары әхлакый сыйфатларга ия булган, милләтенең язмышы турында борчылган образ итеп сурәтли һәм «акыллы адәм олугдыр», «гыйлемлек ул дәрьядыр» дип яза. Мисалга 1892 елда бастырылган «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» әсәрен китерергә мөмкин:

Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани - ул Тимерказык!
Булмаса кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!

Шиһабетдин Мәрҗәни - яңалык тарафдары, ул яңача, хөр фикер йөртүгә юл ача. Акмулла Ш.Мәрҗәнинең карашларын яклап чыга, үз халкы арасыннан мондый олугъ галим чыгу белән горурлана. Алда китерелгән өзектә ул Мәрҗәнине Тимерказык йолдызлыгына тиңли, аның милләт тормышын яктыртып, дөрес юлга төшереп торуын билгели.

Шагыйрь иҗатында гади халыкның наданлыктан, караңгылыктан чыга алмау сәбәпләрен дә тасвирлый.

Күтәрелгән проблемаларның актуальллеге буенча Мәрҗани әсәрләре галим үзе исән чагында ук җәмәгатьчелекнең төрле катламнары арасында популярлык казаналар. XIX йөз ахыры - XX гасыр башы татар җәмгыятенең алдынгы көчләре - галимнәр, язучылар, белем-мәгърифәт эшлеклеләре Мәрҗанинең эшчәнлеген тормыштагы искергән күренешләргә каршы интеллектуаль һәм гамәли көрәш итеп кабул итәләр. Бу җәһәттән, мәгърифәтчене яхшы белүче Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Сонгати һәм Сәйфи Кудаш кебек язучыларның әсәрләре аеруча кызыклы.

Санап бетермәслек талант, дан-шөһрәт иясе Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була, фани дөньяга бакыйлыкка күчә. Кабере - Яңа бистә зиратында.

Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Безнең бу өлкәдә эшләгән реформаторлар булганмы? Әйе, без мәгариф өлкәсендә иң күркәм, иң бөек, иң кыю һәм баскынчылар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алган бөек реформатор Шиһабетдин хәзрәт Баһаветдин улы Мәрҗәнигә барып тоташабыз. Аның хакында хезмәтләр шактый күп язылган. Аларда ул олы галим, философ, илаһият белгече, татар тарихын фәнни яктан нигезләп язучы буларак тикшерелгән, югары бәяләнгән.

Бездә әле мәгариф тарихы да, милли педагогиканың бай хәзинәсе дә шулар белән бергә галимебезнең мәшһүр педагогик мирасы да тулысынча өйрәнеллеп бетмәгән. Милли мәгариф өлкәсендә ныклылык, тотрыклылык кимүе чагыла. Шиһабетдин Мәрҗани идеяләре, остазның реформаторлык хәрәкәте бу милли яңарышның яңа ташкынын көчәйтергә, татар мәгърифәтчелеген җимерелмәслек итеп үстерергә, тирәнәйтергә ярдәм итәргә тиеш, ул татарның киләчәге өчен кирәк. Ирексездән шундый сорау туа: без татарның милләт буларак яшәвен телибезме, юкмы? Яшик дисәк, мәгърифәт өлкәсендә чын милли педагогиканың тарихи нигезләрен һәръяклап өйрәнергә тиешбез һәм, XXI гасыр вәкилләре буларак, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Ә аның өчен мәгарифебезгә татар җанлы яңа Мәрҗаниләр кирәк. Безнең фәнни хезмәтебезнең актуальлеге шуның белән билгеләнә - ди(Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы).

Нәтиҗә:Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк.

Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.

«Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр»,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң ? Игелекле нәсел калдыр - бу сүзләр, минемчә, кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең, икенчедән, игелекле балалар үстерергә тиешсең. Ә эчтәлекле китап - буыннар чылбырын тоташтыручы нәсел шәҗәрәсе. Шушы чылбыр өзелмәсә, һәр буынның эшләре турында тарих битләренә күп мәгълүмат язылып, киләчәк буыннарга тапшырыла барачак. Димәк, без дә аның битләрен актарабыз һәм үзебез дә бу китапны язабыз.

«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, -дигәннәр борынгылар. - Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару - матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.

Бүгенге заманда Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара. Иң мөһим бурычларның берсе булып Ш.Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару тора. Аның әле нәшер ителмәгән кулъязмалары гасырдан күбрәк вакыт китап киштәләрендә ята. Нәшер ителгән әсәрләре дә хәзер яңадан нәшер ителүне сорый.

Чыгарылган җыентыкта "Мәрҗанинең фикъһ даирәсендә хезмәтләре" дигән бүлек бар. Аны төзүче күренекле татар зыялысы Таһир Ильяс. Ул Мәрҗанинең фикъһка караган кулъязмаларын биредә бастырып шул заман татар укучыларына тәкъдим итә.

Мәрҗанинең Коръәнне тәфсир итүгә багышланган язмалары бүген дә актуальлеген югалтмый.

Безнең Әтнә районы халкы үзенең бөек мәгърифәтчесе белән горурланып кына калмый, бәлки аның фәнни-иҗади мирасын барлау һәм саклау буенча инде күп еллар буе билгеле бер юнәлештә эш алып бара. Галимнең туган төбәгендә урнашкан Комыргуҗа урта мәктәбенә Ш.Мәрҗани исеме бирелү, Ябынчы авылында мәгърифәтче туган йорт нигезен тәртипкә китерү һәм ачылу моның ачык мисалы.

Ш.Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның мирасын дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора. Ш.Мәрҗани музее милли традицияләрне саклауда, галимнең эшчәнлеген өйрәнүдә билгеле бер урын алып тора.

Хәзерге вакытта Ябынчы авылының 3 йортында 5 кеше яши.

Хуҗалык үзәге Комыргуҗа авылы урамнары барысы да асфальтланган, Ябынчы авылы кырыеннан да асфальт юл үтә. 2004 елдан шушы юлдан Әтнәдән Казанга автобус йөри. Ябынчы авылының бушап калган йорт урыннарына шәһәрдән һәм башка җирдән кайтып бакчачылар йортлар салганнар. Авыл аз булса да зураеп киткән.

  • Элек Ябынчы авылы урыныннан күчмә халыклар үтеп йөргән. Бу кешеләрне япан, ягъни даладан йөрүчеләр дип атаганнар. Ябынчы дигән авылның исеме кайдан барлыкка килүе турында ике төрле караш бар. Беренчесе: япан дигән сүзне үзгәртеп Ябынчы дип атаганнар. Икечесе: бу авылның исеме Казан ханлыгы чорының данлыклы башлыкларынннан берсе Япачы белән бәйле дигән фикер яши. Казандагы архивта Ябынчы авылы Япанчы дип йөртелә.( Мөршидә апа Вахапова сүзләре)

Гөлназ Гадрахманова язмасы

  • Ябынчы авылында 1818 елның 16 январендә рухани гаиләсендә бөек галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең туганлыгы билгеле. Бүгенге көндә авылда шушы мәшһүр галим йортының нигезе дә сакланган.

  • Тарихи, биографик характердагы хезмәте - «Вафийәт әл-әслаф...». Ул - Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында биобиблиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте - «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».
    - «Рихләтел-Мәрҗани» - Ш.Мәрҗанинең чит илләргә сәяхәте турында. Ул 1897 елда Казанда басыла.
    - Галимнең тууына 100 ел тулуга багышлап, күп язучылар һәм галимнәр катнашында чыккан «Мәрҗани» мәҗмугасы 1915 елны Казанда дөнья күрә.
    - Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере - Яңа бистә зиратында.


  • Казан шәһәрендә Шиһаетдин Мәрҗәни мәчете

  • Рамазан ае дәвамында Казан мөхтәсибәтенең Мәрҗани мәчете каршында көн саен 300 кешегә ифтар ашы оештырыла.

Ифтарлар уздыру өчен мәчет территориясендә махсус рәвештә чатыр куйганнар.

  • Башкалабызда бу рәвешле авыз ачуны беренчеләрдән булып Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов башлап җибәргән. Мондый чатыр Казанда бердәнбер. Быел инде бишенче ел рәттән биредә ураза тотучылар авыз ача. Бу чараны оештыруны мәчет һәм иганәчеләр үз өстенә ала. Күренекле имамнарыбыз тарафыннан вәгазь сөйләнелә, Коръән укыла. - диелгән Казан шәһәре имам-мөхтәсибенең беренче урынбасары, Мәрҗани мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов тарафыннан.

  • Мәрҗәни исемендәге тарих институты

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов

ТАТАРСТАНДА АРХЕОЛОГИЯ ИНСТИТУТЫ БУЛАЧАК

Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан Милли археология үзәге аерым бер институт булып аерылып чыгачак.. "Милли археология үзәге бик яхшы эшли. Дәрәҗәсе күтәрелде, бөтен Русиягә даны таралды. Ул бик көчле бер оешмага әйләнде. Шуңа без аны аерым институт та эшләп була дип уйладык", ди Хәкимов.

  • Һәр ел саен район мәктәпләрендә дә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендә төрле кичәләр, конференцияләр, очрашулар үткәрелеп килә.

  • Кукмараның үзендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге урам бар. Шиһабетдин хәзрәт белән дөньякүләм билгеле Мәчкәрә сәүдәгәрләре һәм зыялылары Үтәмешевлар - нәселләре ягыннан туганнар булып чыга.

"Себер тракты тарихы" музее

"Себер тракты тарихы" музее 1995 елның 12 октябрендә ачылды. Авыл тарихына кагылышлы материаллар Себер тракты дип аталган юлга да бәйле булу сәбәпле, экспозициядә туган як һәм авыл тарихы гына яктыртылып калмыйча, шушы Себер юлы турында да сөйләрлек мөмкинлек туды. Себер тракты Карадуган авылы аша Екатерина II идарә иткән (1762-1796) һәм шуннан соңгы елларда төзелә. Авылда зур почта станциясе, пересыльной этап (Себергә баручы каторжаннарны йоклатып чыгаручы төрмә), казематлар булган. Әлеге юлда күпләрнең язмышы очрашкан. 1790 елда А. Н. Радищев "Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт" исемле китабы өчен Себергә сөрелә, "Себергә сәяхәт" язмаларында безнең як авыллары турында да язып калдыра. Ул безнең авылда 1790 елның 12-13 ноябрендә була. Бу юл буйлап атаклы географ П.П. Семенов-Тяньшанский, Федор Достоевский, татар халкының күренекле галиме Шиһабетдин Мәрҗәни, драматург, "Галиябану"драмасының авторы Мирхәйдәр Фәйзи дә узган. Себер трактына бәйле экспонатлар, фотографияләр, 1797,1808, 1829 елгы Казан губарнасы картасы, истәлекләр, риваятьләр Себер тракты образын күзалларга мөмкинлек бирә.


  • ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
    1 т. - 1897.
    2 т. - 1900.
    Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр / текстны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итүче, төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 415 б. - 50000 д.
    * * *
    Ал-хикма ал-балига / предисл. и пер. с арабского. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. - 479 с. - 1500 экз.
    ИҖАТЫ ТУРЫНДА
    Вәлиди Җ. Мәрҗани // Вакыт. - 1914. - 18 апр.
    Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре // Казан. - Аң. - 1915. - № 1.
    Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы // Казан, 1926. - 60-69 б.
    Әмирханов Ф. Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе // Ф.Әмирханов. Сайланма әсәрләр. - 2 том. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. - 462 б.
    Госманов М. Мәрҗани турында берничә сүз // Казан утлары. - 1968. - № 1. - 116 б.
    Шиһабетдин Мәрҗани / төз. Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов. - Әлмәт: Рухият, 1998. - 175 б.
    * * *
    Марджани: ученый, мыслитель, просветитель: сборник статей. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1990.
    Юсупов М. Шигабутдин Марджани. - Казань: Татар. кн. изд-во,

  • 2005. - 271 с.

Кулланган материаллар

  • фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

атериаллары

  • Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
    Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
    Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

  • Мәрҗәни Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.-Казан:"Татарстан китап нәшр.",-1989.-305 б.

  • Интернет Википидия

Да, пожалуй, нет в нашей республике больше такого уникального района, как Атнинский. Это сравнительно молодой район - он был образован в 1990 году путем отсоединения от Арского района. В то же время он имеет уходящие глубоко в историю свои корни и традиции. Это благодатная земля, подарившая татарскому народу таких сильных и ярких личностей, как Марджани, Тукай, Сайдашев, Габаши. Именно здесь после эпохи Казанского ханства была построена и первая каменная мечеть. На территории этого района были найдены более двухсот древних рукописных книг, относящихся к XIV-XIX векам. Да, пожалуй, нет в нашей республике больше такого уникального района, как Атнинский. Это сравнительно молодой район - он был образован в 1990 году путем отсоединения от Арского района. В то же время он имеет уходящие глубоко в историю свои корни и традиции. Это благодатная земля, подарившая татарскому народу таких сильных и ярких личностей, как Марджани, Тукай, Сайдашев, Габаши. Именно здесь после эпохи Казанского ханства была построена и первая каменная мечеть. На территории этого района были найдены более двухсот древних рукописных книг, относящихся к XIV-XIX векам. Да, пожалуй, нет в нашей республике больше такого уникального района, как Атнинский. Это сравнительно молодой район - он был образован в 1990 году путем отсоединения от Арского района. В то же время он имеет уходящие глубоко в историю свои корни и традиции. Это благодатная земля, подарившая татарскому народу таких сильных и ярких личностей, как Марджани, Тукай, Сайдашев, Габаши. Именно здесь после эпохи Казанского ханства была построена и первая каменная мечеть. На территории этого района были найдены более двухсот древних рукописных книг, относящихся к XIV-XIX векам. Да, пожалуй, нет в нашей республике больше такого уникального района, как Атнинский. Это сравнительно молодой район - он был образован в 1990 году путем отсоединения от Арского района. В то же время он имеет уходящие глубоко в историю свои корни и традиции. Это благодатная земля, подарившая татарскому народу таких сильных и ярких личностей, как Марджани, Тукай, Сайдашев, Габаши. Именно здесь после эпохи Казанского ханства была построена и первая каменная мечеть. На территории этого района были найдены более двухсот древних рукописных книг, относящихся к XIV-XIX векам. 2003 елда урта профессиональ дини белем бирү уку йорты - Казан ислам көллияте төзелә. Көллият 1880 елда төзелгән тарихи бина эчендә урнашкан. Бу бинада "Мәрҗәния" мәдрәсәсе була. Дәресләр мәшһүр татар галиме, тарихчы, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни (1818 - 1889) тарафыннан алып барыла. Шиһабетдин хәзрәт уку барышын үзгәртә. Ул дини дәресләрдән тыш дөньяви фәннәр укытуны да кертә. Әлеге мәдрәсәдә Габдулла Апанаев, Салих Сәйдәшев, Морат Рамзи кебек галим һәм сәнгать эшлекләре дә белем алганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча бу мәдрәсәдә бөтен мөселман дөньясында билгеле булган атаклы татар галиме, фикер иясе Муса Җаруллаһ Бигиев та укыган.2003 елда урта профессиональ дини белем бирү уку йорты - Казан ислам көллияте төзелә. Көллият 1880 елда төзелгән тарихи бина эчендә урнашкан. Бу бинада "Мәрҗәния" мәдрәсәсе була. Дәресләр мәшһүр татар галиме, тарихчы, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни (1818 - 1889) тарафыннан алып барыла. Шиһабетдин хәзрәт уку барышын үзгәртә. Ул дини дәресләрдән тыш дөньяви фәннәр укытуны да кертә. Әлеге мәдрәсәдә Габдулла Апанаев, Салих Сәйдәшев, Морат Рамзи кебек галим һәм сәнгать эшлекләре дә белем алганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча бу мәдрәсәдә бөтен мөселман дөньясында билгеле булган атаклы татар галиме, фикер иясе Муса Җаруллаһ Бигиев та укыган.Казанның Каюм Насыйри урамында урнашкан 1858 елгы архитектура һәйкәле саналган Шиһабетдин Мәрҗәни йорты җимерелә башлады. Киләчәктә аны нинди язмыш көтә? XX гасырның башында татар матбугаты үсә башлагач, газета-җурнал битләрендә, аерым басмалар рәвешендә, татар шәҗәрәләре басылып тарала башлый. Халык арасында йөргән аерым каллиграфлар тарафыннан язылган пәйгамбәрләр, солтаннар шәҗәрләре халыкның кызыксынуын үстерәләр. Бу дәвердә татар галимнәре Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, С. Вахиди, Г. Рәми кулларында татар шәҗәрәсеннән беренче җыентык төзелә. Ул җыентыкта 47 шәҗәрә тексты бирелгән. Тарихчы Ш. Мәрҗәни үз заманында татар зыялыларының шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур игътибар биргән. Аның муллалар һәм дин башлыкларына багышланган шәҗәрәләре аеруча игътибарга лаек. Авторның үзенә, шәҗәрәләрне өйрәнгәндә, зур ачыш ясарга туры килә.XVIII гасырдан калган татар кулъязма китаплары битләрендә шактый гына шәҗәрә текстлары очрый. XIX гасырга кергәч, татар шәҗәрә текстлары белән И. Хәлфин, К. Фукс, Ш. Мәрҗәни, Х. Әмирхан, Р. Фәхретдин кебек галимнәр кызыксынып, аларны туплап үзләренең хезмәтләрендә тарихи чыганаклар итеп файдаланалар.XVIII гасырдан калган татар кулъязма китаплары битләрендә шактый гына шәҗәрә текстлары очрый. XIX гасырга кергәч, татар шәҗәрә текстлары белән И. Хәлфин, К. Фукс, Ш. Мәрҗәни, Х. Әмирхан, Р. Фәхретдин кебек галимнәр кызыксынып, аларны туплап үзләренең хезмәтләрендә тарихи чыганаклар итеп файдаланалар.XVIII гасырдан калган татар кулъязма китаплары битләрендә шактый гына шәҗәрә текстлары очрый. XIX гасырга кергәч, татар шәҗәрә текстлары белән И. Хәлфин, К. Фукс, Ш. Мәрҗәни, Х. Әмирхан, Р. Фәхретдин кебек галимнәр кызыксынып, аларны туплап үзләренең хезмәтләрендә тарихи чыганаклар итеп файдаланалар.Начало формы

Конец формы





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал