- Учителю
- Разработка классного часа на тему'минем кече Ватаным' (8 класс)
Разработка классного часа на тему'минем кече Ватаным' (8 класс)
Тема: Минем кече Ватаным
Максат:1) туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү;
2) Татарстанның ,районның, авылның тоткан урынын күрсәтү;
3) балаларның сөйләм телләрен үстерү.
Җиһазлау: Татарстан картасы, ноутбук, слайдлар
Дәрес барышы: Оештыру моменты
-Укучыларны яңа уку елы башлану белән котлау.
- Балалар, бүгенге сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Иң элек, әйтегез әле нәрсә ул Ватан? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
-Ватан нәрсәдән башлана? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
2.Төп өлеш.
Укытучы: Дөрес, балалар.
Һәр кешенең туган авылы, шәһәре була. Ул шунда туа, белем ала, шәхес булып җитешә.Һәр кешенең туган җире бик кадерле була. Үсеп җитеп еракларга киткәч тә кеше туган җирен сагына: урамын, туган йортын, мәктәбен, авылдашларын һ.б.Сезнең туган авылыгыз бар. Ул ничек атала? (Җаваплар тыңлана).(1-5 слайдлар). "Туган авыл" җыры тыңлана.
-Хәзер мин сезне Суыксу авылының тарихы белән таныштырып китәм.(Укытучы сөйли).
-
Укучылар, без яши торган район турында нәрсәләр беләсез? (Җаваплары тыңлана).
-
Биектау районы 1935 елда оешкан. Биектау Татарстан Республикасының иң эре районнарыннан берсе. 157,4 мең га мәйданны били. Ул Казан шәһәре, Питрәч, Арча, ЯшелҮзән районнары, Мари Иле республикасы белән чиктәш. Биредә 43 мең кеше яши. Халыкның 64% ын татарлар, 34% ын руслар, 2% ын төрле милләт вәкилләре тәшкил итә. 124 торак пунктлары, 29 җирле үзидарә, 17 авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 185 185 крестян-фермер хуҗалыгы. (6 слайд).
-
Биектау төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Битаман авылында туып үскән шагыйрь Рафис Корбанның «Биектау»шигырен тыңласак, районыбызның горурланырлык бөек шәхесләре күп булуына инанырбыз.(7-9 слайдлар).
Биектауның биек таулары юк,
Биектауда биек үрләр бар.
Биектауның данын бөекләргә
Алып менгән бөек ирләр бар.
Халкым минем кара заманнардан
Каралыплар беткән бер чорда,
Агартырга теләп халык аңын
Максудилар туган Ташсуда.
Халкымның шул күңеле пакь булса да,
Кара заманнары бар иде.
Агартырга теләп халык аңын
Безнең яктан чыккан Баруди.
Туган якны сагынып, якташларны
Уйлап йөргән чакта кайвакыт,
Искә килеп төшә иҗатында
Күк капусы ачкан Хәй Вахит.
Ахры, монда мәңге бетмәс моңнар.
Кайтара шул моңнар чакырып.
Әлдермешнең Әлмәндәре кебек
Аксакалы - Әнвәр Бакиров.
Бармагымны бөгә-бөгә саныйм
Бөекләрен туган ягымның.
Шугы якта тамырларын җәйгән
Шәҗәрәсе Рөстәм Яхинның.
Горурланып атыйм исемнәрен!
Гөнаһ түгел алу макташып.
Кем генә соң горурланмас иде
Сәйдәшевның булса якташы?!
Безнең якны Казан арты, диләр,
Даны олы безнең якларның.
Еракларда йөри аның даны,
Даны булып йөри татарның!
Укытучы.1941 -45 елларда Бөек Ватан сугышында 17 мең якташыбыз катнашкан, шуларның 10 меңнән артыгы яу кырында ятып калган. Районыбыз 5 советлар Союзы Герое (Ахманов, Батршин, Липатов, павлов, Яшин) һәм 1 Җиңү ордены кавалеры, һәм Дан орденнары кавалеры Скрементов белән чиксез горурлана. "Бөреле" совхозының элеккеге сыер савучысы Кузьмина Екатерина Антоновна Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган, хәзерге көндә ул лаеклы ялда. (10слайд).
Безнең районыбызның башлыгы- Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы. Аның тырышлыгы белән районыбыз зур уңышларга иреште. Безнең район халкы үзе дә бик тырыш һәм максатчан халык. Шулай булмаса, районыбыз ның даны еракларга таралмас иде.
Укытучы.Татарстан белән горурланып була. Ни өчен? Кем әйтә?" (Укучыларның җаваплары тыңлана:
Татарстан- көчле, бай Республика. Ул безнең туган җиребез.
Татарстан- безнең Ватаныбыз. Аның гербы, флагы, гимны бар.
Татарстанда руслар, татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һ. б. милләт кешеләре дус яши. 6 ноябрь- Татарстан конституциясе көне.
Конституциядә татар һәм рус телләре- дәүләт телләре дип язылган. Мин Республикам белән горурланам).
Укытучы. Ә хәзер мин Татарстан турында язган кайбер шагыйрьләрнең шигырьләрен укып китәм?
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,-
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
(Фәнис Яруллин.)
Татарстан җирләре.
Самолетта очып барам
Якынлашкандай Айга.
Тәрәзәдән җиргә карыйм:
Әй кызык икән анда!
Әнә Бөгелмәм, Казаным-
Күренә минем Ватаным!
Факеллар нурланып яна,
Күрәм нефть фонтанын.
Кама заводлары артта,
Идел дәрьясы уңда.
Әнә Зәйдә су керәләр,
Мин һаман юлда, юлда.
Тагын нефть вышкалары
Әлмәттә, Азнакайда.
Кырларда иген өлгергән-
Шатлык кына һәркайда!
(Әдхәт Синегулов)
Татарстаным.
Көмеш суларың,
Зәңгәр урманың
Якын күңелгә,
Татарстаным!
Син- туган ягым,
Син- минем таңым
Татарстаным!
(Илдар Юзеев.)
Алтын безнең җир.
Бакча безнең ил,
Алтын безнең җир,
Җиргә тезләнеп,
Чәчәк өздем мин.
(Бари Рәхмәт)
Минем бакчам.
Иркен һәм матур да
Безнең Туган илебез.
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы җиребез.
(Әминә Бикчәнтәева)
Укытучы: Татарстанда 18 шәһәр бар дидек. Сез нинди шәһәрләрне беләсез?
(Балаларның җаваплары тыңлана: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Казан һ.б.)
Укытучы: Алар арасында иң зурысы нинди шәһәр?
Балалар: Казан
Укытучы : Дөрес, балалар. Казан турында сез нәрсәләр беләсез?
( Укучыларның җаваплары тыңлана: Казан- Татарстанның башкаласы. Аның тарихы бай. Казанны Кремль, Сөембикә манарасы бизи. Казанда Г. Тукай, М. Горький, М. Җәлил яшәгәннәр). (11-22 слайдлар).
Укытучы. Укучылар, туган ил турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
( Укучыларның җаваплары:Туган илең- туган анаң.
Балыкка- су, кояшка- һава, кешегә туган ил кирәк һ.б.)
3.Йомгаклау. Укытучы. Бүгенге дәрестә без сезнең белән туган җир. Ватан турында сөйләштек. Һәр кешенең дә туган җире була. Аның шунда беренче кендек каны тамган. Кеше туган җирсез.туган илсез яши алмый. Һәр кешегә туган җир бик кадерле була. Кеше өчен туган җире гомере буена бик кадерле була. Еллар узган саен аның кадере арта гына бара.Кечкенәдән туган җирне саклыйк, яклыйк, аның кадерен белеп яшик!