7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе

Рабочая программа по татарской литературе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы:

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы

мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм компонентка нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. ТР Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - Карашай - Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-2017нче уку елы өчен укыту планы.(23.08.2016 приказ №94)



Татар әдәбиятын өйрәнүгә 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик "Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты" интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.



9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары



  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Сәгать саны: атнага - 2 сәгать (елына - 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү - 51 сәгать, сөйләм үстерү - 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән тыш уку - 8 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү - 3 сәгать.



Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - Өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2005.



Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006.























План

Үтәлеш

1чирек

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле.

1

03.09



2

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары.

Рун язулы истәлекләр.

1

05.09



3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый "Диване лөгатет-төрк", Й.Баласагунлы "Котадгу белек".

1

10.09



4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

1

17.09



5

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.

1

19.09



6

Болгар чоры әдәбияты. Кереш.

1

24.09



7

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин "Кубрат хан" романы.

1

26.09



8

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. "Кыйссаи Йосыф" поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.

1

01.10



9

"Кыйссаи Йосыф"ның сюжеты (уку һәм анализлау).

1

03.10



10

"Кыйссаи Йосыф"ның төп образлары, идея - проблематикасы.

1

08.10



11

"Кыйссаи Йосыф"ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмияте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.

1

10.10



12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

1

15.10



13

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык.

1

17.10



14

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре.

1

22.10



15

Хисам Кятиб "Җөмҗөмә солтан".

1

24.10



16

Класстан тыш уку.

Котб "Хөсрәү вә Ширин" .

1

29.10



2чирек

17

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. "Гөлстан бит-төрки" әсәрен, "Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастанын уку һәм анализлау.

1

07.11



18

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. "Идегәй" дастаны.

1

12.11



19

Класстан тыш уку.

Сәйяди "Дастаны Бабахан".

1

14.11



20

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.

1

19.11



21

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. "Төхфәи мәрдан", "Нуры содур" поэмалары.

1

21.11



22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мөхәммәдьяр - гуманист шагыйрь дигән темага әңгәмә. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

1

26.11



23

Класстан тыш уку.

Ф.Латыйфи "Хыянәт" романы.

1

28.11



24

XVII йөз әдәбиятына күзәтү. "Дәфтәре Чыңгызнамә", "Гайса углы Амәт", "Җәмигъ-әт-тәварих" әсәре турында мәгълүмат.

1

03.12



25

Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле. "Хикмәтләр"ен уку һәм анализлау.



1

05.12



26

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

10.12



27

XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар. "Мәҗмугыл хикаят" җыентыгы.



1

12.12



28

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына күзәтү.

1

17.12



29

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре.

1

19.12





30

Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау.

1

24.12



3чирек

31

32

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

1



1

09.01



14.01



33

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

1

16.01



34

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

1

21.01



35

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

1

23.01



36

Г.Кандалый - татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. "Мулла белән абыстай" шигырен уку һәм анализлау.

1

28.01



37

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

1

30.01



38

БСҮ.Дәрес-дискуссия.

Г.Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.

1

04.02



39

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

1

06.02



40

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1

11.02



41

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1

13.02



42

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

1

18.02



43

Класстан тыш уку.

"Кырык бакча" китабы, "Кырык вәзир" кыйссасы.

1

20.02



44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. "К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган" (К.Дмитриев).

1

25.02



45

Реалистик проза үсеше.

1

27.02



46

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. "Хисаметдин менла" романын уку һәм анализлау.

1

04.03



47

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

06.03



48

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. "Әсма, яки Гамәл вә җәза" әсәрен уку һәм анализлау.

1

11.03



49

Риза Фәхрединнең "Әсма, яки Гамәл вә җәза" әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

13.03



50

Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев "Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай".

1

18.03



4чирек

51

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. "Мавәрәэннәһердә сәяхәт" әсәре.





1

01.04





52

З.Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын уку һәм анализлау.

1

03.04



53

З.Бигиевнең "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

08.04



54

З.Бигиев "Гөнаһе кәбаир" романы.

1

10.04



55

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

1

15.04



56

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе" һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.



1

17.04



57

Акмулла - чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте.

1

22.04



58

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. "Кайгы", "Саран бай", "Олысыманлык" шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

24.04



59

Класстан тыш уку. Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Кыйссаи Таһир илә Зөһрә" әсәре.

1

29.04



60

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

1

06.05



61

Г.Ильяси "Бичара кыз", Ф.Халиди "Рәдде бичара кыз". Пьесаларны уку, анализлау.

1

08.05



62

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. "Өч хатын белән тормыш".

1

13.05



63

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак.



1

15.05



64-65

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение "Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары".

2

20.05

22.05



66-68

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү.

3

23.05

24.05

25.05







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал