7


  • Учителю
  • Кирәкми безгә сугыш. класстан тыш чара.

Кирәкми безгә сугыш. класстан тыш чара.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә. Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.

Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.

Әби. Ярый, балам, тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый) Әби. 1941 елның матур җәе иде. Авыл халкы Сабантуйга әзерләнә. Чишмә буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без дә биюгә кушылып киттек

Алып баручы1.

Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

Яраланган аккош кебек ятып калган.

Әби. (Әкрен генә алга чыга)

Авыл - баһадир яшьләрен, кызлар - сөйгән ярларын, аналар - улларын, яшь хатыннар сөекле ирләрен сугышка озатты ул көнне. Ир-егетләрнең җырлары бүген дә колагымда яңгырап тора сыман.

Абраконов Кирилл ---2 минут.

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире - кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.
Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.
Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Әби. Бабаң да минем белән саубуллашты. Кочагыма кечкенә баламны - синең әтиеңне алып, мин басу капкасына чаклы аны озата бардым. Озак кына бер-беребездән аерыла алмыйча тордык.

1нче бала Михайлова Наталья
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә − балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

2нче бала. Кузина Наталья
Бәлки, бу хат минем соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә терәп атармын.
Үзем үлсәм, балаларым кала -
Минем гомерем булып, Ватаным.
3нче бала. Посёлкин Гена
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.


Алып баручы2.

Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан биш йөз алтмыш меңнән артык кеше күтәрелде. Кулына корал тотып сугышкан йөз меңнән артык якташыбыз Советлар Союзның орден-медальләре белән бүләкләнде, ике йөз дән артык якташыбызга Советлар Герое дигән мактаулы исем бирелде. Халкыбыз эштә дә, көрәштә дә үзен сынатмады.
4нче бала Никонорова София
Ул, кабатлап, лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына,
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.


6нчы бала Посёлкин Игорь
Байрак итеп илгә тугрыклыкны,
Утны-суны кичте бу егет,
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
Алып баручы1. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар арасында без герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен, чигенә белмәс командирлар Петр Гаврилов, Федор Баталов, Илдар Маннановны, данлы очучыларыбыз Фәрит Фәтхуллин, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаевны, үз гәүдәсе белән дошман утын каплаган Газинур Гафиятуллин, Барый Шәвәлиев, Хафиз Зарипов, Габдулла Сәлимов, Мингали Гобәйдуллиннарны һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.

Презентация Муса Жәлил

1 алып баручы: Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы.

2 алып баручы: Ул бер мең тугыз йөз алтынчы елның унбишенче февралендә Оренбург өлкәсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксына. "Бәхет" исемле беренче шигыре "Кызыл йолдыз" газетасында басыла. Мусага ул вакытта унөч яшь була.

1 алып баручы: 1922(бер мең тугыз йөз егерме икенче) елда ул Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә "Кечкенә иптәшләр" дигән балалар журналы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза.

2 алып баручы: Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә.

1 алып баручы:

Илем! Алдыңда синең мин ант итәм

Шаһит булсын кулым ярасы.

Гитлер явын тар-мар итми торып

Якты күрмәс күзем карасы.

- дип яза ул.

2 алып баручы: Әдип бер минут вакытын да әрәм итми дошманга каршы корал белән дә ялкынлы шигырьләре белән дә көрәшә.

1 алып баручы: 1942 елда ул әсирлеккә төшә - фашистлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта.

2 алып баручы: Муса Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлемгә хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк!

1 укучы Абраконов Никита

Муса абый ялгыз түгел, -

Иптәшләре бар ич:

Бер иптәше - әкиятче

Абдулла Алиш!

2 укучы Романова Анастасия

Син - халкымның батыр улы,

Исемең мәңге онытылмас:

Һәрчак безнең йөрәктә син -

Гайнан абый Кормаш!

3 укучы Кузина Анжелика

Язмыш кайчак бик аяусыз -

Төрле яклап сыный;

Сынатмадың, халкым улы -

Әхмәт абый Симай!


4 укучы Родионов Игорь

Батырлар турында һәркөн

Шигырьләр, җырлар туа...

Җыр булып яши күңелдә

Хәсәнов Зиннәтулла!

5 укучы Романова Анастасия 2 класс

Кайчандыр безнең шикелле

Булгандыр ул бер сабый...

Һәрчак безнең күңелдә син -

Шабаев Гариф абый!

6 укучы Абраконов Никита

Дошманга каршы батырлар

Көрәшкәннәр берләшеп.

Ул батырларның берсе син -

Әхмәт абый Әднәшев!

8 укучы Романова Анастасия

Исемнәре мәңге балкый

Якты йолдызлар кебек.

Кыю иптәш һәм көрәштәш

Фәрит абый Сәйфелмөлек.

9 укучы Кузина Анжелика

Көннәр матур, ак кар ява,

Күңелдә дәрт уятып...

Тынычлык өчен көрәшкән

Фоат абый Булатов!

10 укучы Родионов Игорь

Ил-Ватанга ант итә

Газиз халкым уллары...

Антыңа тугры калдың син -

Сәлим абый Бохаров!

11 укучы Романова Анастасия

Батырларны барлыйм, дисәң,

Тарих битләрен актар:

Шундый батырларның берсе-

Абдулла абый Баттал!


1 алып баручы:

Безгә тынычлык бүләк иткән Җәлилчеләрне, Җәлил абыйны онытмыйк!

2 алып баручы

Җәлил абый шигырьләрен

Бик яратып укыйбыз.

Сугыштагы батырлыгын

Үрнәк итеп сөйлибез.

1 алып баручы

Дошман кулында булса да

Баш имәгән ул аңа.

Авырлыкларга да түзгән

Тугры калган антына.

2 алып баручы

Муса абый, сине һәрчак

Хәтерләрдә сакларбыз.

Курку белмәс, шигъри җанлы

Син шагыйрь абыебыз!

Син батыр абыебыз!

Бергә

Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!


Ә шагыйрьләребезнең әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә иткәннәр.

Абраконов Н. "РОМАШКИ"

2 алып баручы

Муса абый, сине һәрчак

Хәтерләрдә сакларбыз.

Курку белмәс, шигъри җанлы

Син шагыйрь абыебыз!

Син батыр абыебыз!

Бергә

Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!


Абраконов К. "Волки"



Алып баручы. Бөек Ватан сугышы тәмәмлануга быел 70 ел тула. Җинү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле.

Алып баручы. Безнең Киртәле авылыннан ике йөз унсигез кеше сугышка киткән, йөз кырык җидесе әйләнеп кайтмаган, Кадыш авылыннан ике йөз утыз кеше киткән, йөз алтмыш алтысы кайтмаган, Васильевка посёлыгыннан утыз сигез кеше киткән, егерме өчесе кайтмаган, Кызыл Востоктан унтугыз кеше киткән, унбересе кайтмаган. Купме авылдашыбыз чит-ят жирлэрдэ ятып калды. Алар еракта, доньяның торле иллэре туфрагында мэнгелек йокыга талдылар.


AHA. Улым! Газизем, бердән-берем. "Мин бик тиз кайтырмын, әни", дип елмая-елмая чыгып киттең дә югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың. Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 70 ел мин сезне көтәм. 7 ел, 7 көн генә түгел бит ул. Балам, куз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.


УЛЫ.


Исеңдәме, әнкәй, мине озатып;

Авыл кумелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең тын булдың.

Тик шулай да күзең сөртер ечен

Яулык почмагына тотындың.


AHA.

Син яраткан жырларны жырлап,

Күнелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән

Жырлашасың кебек ерактан.


Алып баручы. Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алыйк. (Бер минут тынлык).


Әби. Сугыш бетәр алдыннан бабаңның соңгы хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Син дә тыңлап кара, балам, язылганнарны күңелеңә сеңдер.

Ш. Мөдәрриснең "Аерылу моңы" шигыреннән өзек

Ещиганов Константин

Килер ул көн: тагын күрешербез,

Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

Бәлки хисне бергә бүлешербез,

Тормыш җебен бергә сузарбыз

Килер ул көн: тагын табышырбыз,

Сугыш кырын горур кичәрбез;

Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

Гомер буйлап бергә китәрбез.

Әби. Кавышулар насыйп булмады безгә, бабаң сугыш кырында башын салды. Үзеннән соң якты истәлеге генә торып калды. Сугышта ирләрен, балаларын, сөйгәннәрен югалтучылар шул истәлекләр белән күңелләрен юатып яшәделәр.

Р.Закиров "Һаман көтәсең" Родионова Анна

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Алар өчен янды ялгыз гына,

Күз нурларын сирпеп еракка,

Тик ил өчен, геройларча, дигән

Хәбәр генә кайтты бу якка.

Хәбәр генә кайтты бу якларга

Ядкарь булып газиз анага...

Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

Мәңгелек ут булып янарга.

Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда ил халкы тантана итте. Исән калган солдатлар авылга кайтты. Шатлыкның иге-чиге булмады. Халык җиңүчеләргә дан җырлады.

Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!

2 алып баручы бергә

Безнең теләк- төзү илдә

Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,

Без - иң тыныч халык җирдә, -

Кирәкми безгә сугыш!


Мордовская песня





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал