7


  • Учителю
  • Разработка вне классного часа на тему 'Бөек Җиңүгш - 70 ел'

Разработка вне классного часа на тему 'Бөек Җиңүгш - 70 ел'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Апас муниципаль районы

Борнаш урта төп гомуми белем бирү мәктәбе


Класстан тыш чара:


"Бөек Җиңүгә -70 ел"


Җитәкче: Хөснуллина Алсу Рәшит кызы


2015 ел


Класстан тыш чараның темасы: "Бөек Җиңүгә -70 ел"

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана)


Класстан тыш чараның максаты: 1) сугыш чоры вакыйгаларын балаларга анлаешлы итеп җиткерү.

2) укучыларның сәләтен ачу.

3) өлкән буын кешеләренә игътирамлылык тәрбияләү.


Җиһазлау : чәчәкләр, "Бөек Җиңүгә -70 ел" - дип язылган плакат, презентация.

Класстан тыш чараның планы.

  1. Чараны башлап җибәрү.

  2. Сугыш башланган көннәргә әйләнеп кайту. Истәлекләр.

  3. Укучылар белгән шигырьләр.

  4. «Кирәкми безгә сугыш» исемле җырны яңгырату.

  5. Сугыш елларындагы вакыйгалар белән бәйле презентация карау.

  6. Чараны йомгаклау. Хат уку.

Талгын гына музыка астында укучыларның шигырьләре яңгырый:

Укучы:

  1. Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.

  1. Күкрәк киереп, гөлләр таҗын җилпи

Күрегез, күр безне, дигәндәй.

Тоелалар алар сәлам юллап,

Бер-берсенә башын игәндәй.

Шул иртәдә печән чабу өчен

Авыл халкы чыкты болынга

Күмәкләшеп, өмә ясап эшли-

Шундый гадәт борын-борыннан.

Сызганулы кулда чалгы,

Эх, ул яшел печән исләре...

Эшкә дәрт һәм кулга дәрт бирә

Туган якны ярату хисләре.


Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән "Бөек Җиңүгә -70 ел" дигән темага карата сөйләшербез.

Әйдәгез, тарихыбызның тагын бер дәһшәтле чорын искә төшереп, шул көннәргә әйләнеп кайтыйк.

1941 ел. 22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Сандугачлар сайрап торган матур иртәбезне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәребез, авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Берни белми изрәп йлклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап, хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Укучылар, сугыш турында татар шагыйрьләренең шигырьләрен искә төшерик.

Укучы: Юлбасарлар таптый илебезне.

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.


Батыр егет китте акбүз атта

Туздырырга дошман сафларын.

Акбүз аты кайтты ялгыз гына,

Батыр егет үзе кайтмады.


Дошман уты аның гомерен кискән,

Ал кан белән юган яңагын.

Соңгы сүзе итеп үлгән чакта

Ул тапшырды безгә байрагын.


Кызыл йолдыз аның каберен бизи

Җиңеп чыккан хезмәт илендә.

Батыр егет! Данлы исемең синең

Мәңге калыр безнең күңелдә.


Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.


Мин сугышка керсәм дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын,

Үзе үлсәм, балаларым кала,

Минем гомерем булып, Ватаным.


Укытучы: Әйе, кичә генә мәктәп бусагасын атлап чыккан егетләр, кызлар сугышка киттеләр. Газиз әнкәләре аларны, дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, дип озатып калдылар. Ләкин аларның бик күбесе кире әйләнеп кайта алмадылар.

Ә хәзер ял итеп алыйк, җыр тыңлап алыйк. (Җыр «Кирәкми безгә сугыш». Җырдан соң укучыларга сугыш елларындагы вакыйгалар белән бәйле презентация карарга тәкъдим ителә).

Презентациянең слайдлары:

1. Егет хат укый.

2. Егет гимнастерка чистарта.

4. Егет казандагы ашны карый.

5. Шәфкать туташы егетнең кулына перевязка ясый.


Укытучы: Бөек Җиңүгә - 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Исәннәрнең кадерен белик. Үлгәннәрнең каберен белик! Бөек Җиңүгә 70 ел дип шатлык белән тибә йөрәкләр.

Укытучы: Укучылар, класс сәгатебезне солдатта булган егетнең хатын уку белән тәмамлыйсы килә.

Хат: "Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Әлфиям. Сезгә сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан Илшат хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга. Сөекле әнием сәламәтлекләрең ничек? Әлфиянең эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.

Укытучы: Укучылар, бу чарада актив катнашуыгыз өчен мин бик шат. Класс сәгатебез бик җанлы үтте. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал