7


  • Учителю
  • Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү

175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әәдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил компетентлы шәхес тәрбияләү - төп максатыбыз.

2слайд Компетентлы шәхес ул:

- билгеле бер өлкәдә яхшы хәбәрдар, мәгълүматлы, белемле

-билгеле бер мәсьәләләр буенча тиешле вәкаләткә, хокукка ия булган кеше.

Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.
3 слайд Туган тел һәм аның әдәбиятын укытуның төп бурычлары билгеләнә:
-үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;
- грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булу;
- укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;
-үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;
-укучыларның танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү;
-укучыларда әхлак законнары тәрбияләү;
4 слайд( Компетентлы шәхес-белемле, үз фикере булу, сөйләм культурасына ия, патриот)

Компетентлы шәхес тәрбияләү өчен укытучы телнең грамматик төзелешен яхшы белергә, дөрес, матур, эмоциональ сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш.
5 СЛАЙД(Мәктәптә тудырылган шартлар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, мәктәпнең, укытучының роле зур)

Телне өйрәнгәндә укучыларның дөньяга карашы формалаша; логик фикер йөртүләре, акыл хезмәте күнекмәләре арта. Дәрестә укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оештыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә - һәммәсе дә укучыларга тәрбия бирү чарасы булып исәпләнә ала. Укыту процессы ул- укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш.


6 слайд (Мәктәптә тудырылган шартлар-матди база,-мәглүмати коммуникаион технологияләр,- уку-укыту чаралары-компетентлы укытучы)

Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга, хезмәттәшлеккә нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:

интерактив технологияләр;

коммуникатив технологияләр;

информацион технологияләр;

уен технологиясе.

Бу дәресләрдә төрле эш алымнарыннан файдаланам:

парларда эшләү;

төркемнәрдә эшләү (мәгълүмат алмашыну, уртак фикергә килү);

рольле уеннар;

Парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә, укучылар үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр: сорауларга бергәләп җавап эзлиләр, үз фикерләрен әйтәләр, башкаларның фикерен тыңлыйлар, уртак фикергә киләләр, бер - берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Проблемалы сорауларны куюны да актив кулланам. Фикер алышу процессында укучыларның барысы да әңгәмәдә катнаша, һәрберсе үз фикерен әйтә һәм башкаларны тыңларга өйрәнә

Проблема тудыруның түбәндәге алымнарын кулланам:

текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру;

дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую;

проблемалы максат, бурычлар кую, тел күренешләрен чагыштыру, проблемалы биремнәр билгеләү.

Әлеге технологияләрне куллану минем эшемне системага салырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

7 СЛАЙД (21 гасырда компетентлы булу өчен, кешенең барлык сыйфатлары үзәктә булу сорала -сәламәтлек;-белем;-әхлаклылык;-патриотизм;-үз фикереңне җиткерә белү.)

Шуны истә тотарга кирәк: нәрсәгәдер сәләтле яисә яхшы билгеләргә укучылар гына түгел, ә бәлки һәр бала иътибар үзәгендә торырга тиеш. Чөнки һәр кеше - үзенә генә хас сыйфатлары белән кабатланмас шәхес ул.

Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, компетентлы шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

8 СЛАЙД (Компетентлы шәхес тәрбияләү- компетентлы укытучылар кулында.)

Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы - үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог. Безнең төп максат - уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче компетентлы шәхес тәрбияләү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал