7


8 мартка, кызлар бәйгесе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧИСТАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ



ГАДЕЛША ГОМУМИ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ























"ЯГЕЗ ӘЛЕ КЫЗЛАР!"



8 Март- халык- ара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйге.



































Чараны оештыручы:

Беренче категорияле технология укытучысы:

Халиуллина Алсу Юнус кызы.



Ягез әле, кызлар! (бәйге-уен) .



Зал матур итеп бизәлә. "8 МАРТ бәйрәме белән" дигән плакат, чәчәкләр, шарлар эленә.



Алып баручы. Хәерле көн кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Өй эшләре.

Кызларга бирелгән өй эшләрен тикшерү. Һәр кызның аерым кул эшләре күргәзмәсе бәяләнә.



Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, бүгенге бәйрәмне без бәйге-уен рәвешендә үткәрәбез. Хәзер кызларыбыз бирелгән кызыл һәм зәңгәр түгәрәкләрдән үзләре теләгәнен сайлап алалар. Кызыл түгәрәк алганнар бер якка, зәңгәр тугәрәкләр алганнар икенче якка тезелеп басалар, шулай итеп ике команда барлыкка килде.



Беренче тур. Һәр түгәрәк артына хәрефләр язылган, шушы хәрефләрне дөрес итеп тезеп һәр команда үз исемен таба ("Шатлык", "Сөенеч" командалары).



Икенче тур шигырь юллары белән бәйле.

Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Шигыйрьнең исемен, авторын әйрерсез. (Кайсы команда алдан әйтә.).



1. "Күгәрченнәр гөрләшәләр Язгы кояш нурында, ..." (Җ. Тәрҗеманов. "Иң матур җыр")

2. "Әниләрнең бәйрәмендә Безнең өйдә бер гадәт: ..." (Г. Нәбиуллин. "әти белән бергәләп")

3. "И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!..." (Г. Тукай. "Туган тел")

4. " - Син яраткан иң матур сүз Нинди сүз, әйт, бәбкәем?..." (Н. Исәнбәт. "Иң матур сүз")

5. "Әбием күзлек кия, Чәчәлренә ак кунган. ..." (Г. Латыйп. "Минем әби")

6. "Көннәр якты булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен..." (Р. Миңнуллин. "Әни кирәк")



Өченче тур "Тапкырлар бәйгесе" дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы команда җавапларны күбрәк әйтер икән? (Табышмаклар әйтелә).

1. Һәркемдә дә бар. (Исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (Җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (Тоз)

4. Үзе су, Үзе каты. (Боз)



Дүртенче тур "Кем күбрәк?" дип атала. Кайсы команда өч иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән? "Шатлык" командасы өчен исемдәге икенче иҗек "-ли-", ә "Сөенеч" командасы өчен бу иҗек "-фи-" булсын.

Кызлар исемнәре кергән җырлар башкару. (берәр куплет башкарырга, кем күбрәк белә?)



Бишенче тур. Ә хәзер һәр командага берәр йомгак бирелә. Кайсы команда йомгакны кирегә беренче булып чорнап бетерә - шул команда бу турда җиңүче була.



Алтынчы тур - капитаннар өчен "Рәссамнар" бәйгесе. Сезгә, күзләрне бәйләгән килеш, тактада вазадагы чәчәкләр рәсемен ясарга кирәк. Кайсыгызныкы матуррак булыр икән? (Бу эш билгеләнгән вакыт эчендә үткәрелә).



Җиденче тур "матурлык" сүзенә бәйле. Бирелгән вакыт эчендә, әлеге сүздәге хәрефләрне кулланып, кайсы команда күбрәк сүз төзи алыр икән? (Мәсәлән: мал, урак, тамыр һ.б.)



Сигезенче тур. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үәтәлүеннән түгелме соң? Кайсы команда татар халык ашларын күбрәк белер икән? (бу биремне бирелгән вакыт эчендә телдән яки язма рәвештә үтәргә мөмкин.)

Практик эш. Алдан әзерләп куелган яшелчәләрдән салат ясарга. (Бу вакытта музыка куела. Башкалар бии тора.)



Тугызынчы тур. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы команда чәчәк исемнәрен күбрәк әйтә?

Практик эш. Алдан әзерләп куелган материаллардан жюри членнарына чәчәк ясап бүләк итәргә.



Әкрен генә көй ишетелә. Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.



































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал