7


  • Учителю
  • Гашыйклар көненә багышланган Мәхәббәт-тылсымлы көч дип исемләнгән бәйрәм

Гашыйклар көненә багышланган Мәхәббәт-тылсымлы көч дип исемләнгән бәйрәм

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Биектау миниципаль районы Казаклар төп гомуми белем мәктәбе



























Гашыйклар көненә багышланган чара



























"Мәхәббәтнең яше юк..."

Максатлар:

  1. Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.

  2. Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.

  3. Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру.

Үткәрү формасы: җырлы-биюле кичә-тамаша.





Кичә барышы

1. Дуэт: Мингазова А.,Мингазов И."Әйттең миңа"



Алып баручы : Хәерле көн, сөеп-сөелеп яшәүчеләр, гашыйк җаннар, мәхәббәткә сусаган күңелләр. Бүген без сезнең белән шушы якты залда Гашыйклар көне уңаеннан җыелдык. Ул бәйрәм - серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!

Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши.

"Мәхәббәтнең яше юк..."дип исемләнгән концертыбызны башлыйбыз!Һәм сәхнәгә җырчы егетебез Мингазов Алмазны чакырабыз.

2. Җыр: Мингазов А."Ярату"

А.б: Гашыйклар коне турыдан-туры мәхәббәт белән бәйләнгән бәйрәм инде ул. Ә нәрсә соң ул мәхәббәт? Дус- дусны, туган- туганны, бала- атаны белми торган заманга килеп життек дип купме генэ сойлэнсэк тэ, бер-берсен яратучы йорэклэр бар эле ул. Сез дә минем белән килешәсездер? Сезнеңчә нәрсә соң ул мәхәббәт?

(3алда утыручылардан сорау. Җавап бирүчегә валентинка бирелә).



Әйе, мәхәббәт- иң изге, иң самими хис. Ул кеше күңеленә яхшылык нурлары иңдерә, усаллыкны кире кага. Мәхәббәт- кешенең ярата белү сәләте ул. Мэхэббэт- ул ике яшь, юк яшь кенэ тугел торле яшьтэге кешелэрнең йөрэклэренең бер-берсенэ бәйләнгәнлеге. Һәм бу бәйлелек гомер буена һәм бары тик ике йөрәк арасында гына була ала.

  1. Җыр: Дуэт: Раиль-Гөлназ "Чыгарсыңмы каршы алырга"



А.Б. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында бик күп риваятьләр яшәп килә. Мәсәлән, бер риваятьтә болай дип сөйләнә:

...Яшәгән ди, булган ди, борынгы Римда Валентин исемле бер хәрби табип. Ул шулкадәр киң күңелле кеше булган, кешеләр ул ясаган даруларны җиңелрәк эчсеннәр дип, даруларга сөт, бал, шәраб кушып ясаган. Шул вакытта ул, табип булып кына түгел, киң күңелле рухани буларак та танылу алган.

...Рим империясендә, Клавдий II нче яшәгән һәм идарә иткән дәвердә, һәрвакыт сугышлар кабынып торган. Шул сәбәпле, ир - егетләр күпләп һаләк булган. Клавдийга солдатлар җыю авырайганнан авырая барган. Гаиләле ирләрне сугышка җибәрү авыр булганлыктан, Клавдий өйләнүне тыйган. Ә рухани һәм хәрби табип Валентин кача - поса булса да, гашыйкларны кавыштырып, никах укый торган булган.

Бервакыт Рим императорының төрмә каравылчысы Валентинныың өенә сукыр кызын алып килгән дә, ялынып - ялварып кызының күзләрен дәвалауны үтенгән. Табип кызның күзләрен дәвалап булмаслыгын белсә дә, үләннәрдән сихәтле май ясап, кызның күзләренә сөрткән...

Икенче көнне Валентин өенә солдатлар бәреп кереп, даруларын юк иткәннәр дә, үзен кулга алганнар. Валентин үзен үлем җәзасы көткәнен белгән һәм төрмә каравылчысыннан кәгазъ һәм каләм сорап алып сукыр кызга мәхәббәт хаты язган. Бу мәлдә Валентин гомеренең соңгы сәгатъләрен яшәгән, чөнки аны үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Бу вакыйга - 14 нче февраль көнне булган. Шушы көнне Валентинны җәзалап үтергәннәр. Төрмә сакчысы өенә кайткач, Валентинның хатын кызына биргән. Гыйшык сүзләре тулы назлы хат эченнән сары зәгьфран (шафран) чәчкәсе килеп чыккан. Кыз чәчкәне кулына алып учына салгач, ни гаҗәп, аның җемелдәп торган таҗларын күргән. Могҗиза булган: үзенә атап җибәрелгән сөю көче белән сукыр кызның күзләре ачылган! Бу хәллләрдән соң йөз ел үткәч, Рим патшасы Геласиус 14 нче февральне Изге Валентин көне дип игълан итә. Риваятьләрнең берничә варианты бар.

Татар халкының да үз риваятьләре бар мәхәббәт, ярату турында. Әйдәгез бергәләп тыңлап китик.

Риваять тыңлана.

  1. "Гашыйклар тавы" спектакленнән өзек. Дуэт: Кадырова И. --Мингазов И.

Дөньяда мәхәббәт кайчан барлыкка килгән дигән сорауга мөгаен беркем дә төгәл генә җавап бирә алмастыр. Борынгы риваятьләргә караганда, ир - ат белән хатын - кыз арасында мәхәббәт барлыкка килүгә алма сәбәпче булган. Ачуыннан ярсыган Аллаһы Тәгалә алмаларны вак кисәкләргә бүлгәләгән дә җир буйлап тараткан. Шул вакыттан бирле кешеләр җир буйлап бер - берсенә туры килгән кисәкләрне - үзләренең икенче яртыларын эзлиләр икән.Ә мин сәхнәгә инде үз парларын тапканнарны чакырам. 4-5 пар чакырыла. Җепкә тагылган алманы кулларсыз гына ашарга тиешләр. Кем беренче ашап бетерә,шул җиңүче.

УЕН. Алма бн.

  1. Җыр: Шакиров И.

Ярату хисе ул, һичшиксез туганнар арасында да булырга тиеш. Шуның ачык мисалы сезгә. Сәхнәдә абыйлы-сеңелле Исхаковлар.

  1. Бию: Таһир-Ләйсән



А.б: Мәхәббәт - безнен тормыштагы авырлыкларны жинелэйтуче бер изге хис, изге тойгы гына тугел, э кешегэ яшэу дэрте, алдагы конгэ карата омет бируче матур хыял да. Эйе, мәхәббәт заманга карап авыраймый, кимеми һәм улми. Буыннан буынга кучэ генэ бара. Мэхэббэт яшэгэн, яши хэм тагын яшэячэк! Әмма бөтен кеше дә яшьлектә өзелеп сөйгән ярлары бн гаилә кору бәхетенә ирешә алмый шул.Язмыштан узмыш юк дип яшәүчеләр дә җитәрлек, кызганычка каршы.



И. Юзеевның "Кыр казлары артыннан" спектакленнән өзек.

7. Ибрагимова Гөлнара һәм Мингазов И.

Уен. Сәхнәгә 2 парны чакырам.Уенда катнашучы парларыбы ни дәрәжәдә беләләр икән бер-берсен. Әйтегез әле, сез Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасызмы? (сорауга җавап алына) Уен шарты буенча, хәзер кызлар сәхнәдән чыгып торырлар, безнең сойләшүне ишетмәсләр. Ә мин егетләргә төрле сораулар һәм ул сорауларга жавап биру өчен жавап вариантларын бирермен. Сез шуларның берсен сайлап алып жавап бирергэ тиеш буласыз. Ләкин уйлап жавап бирергә кирәк. Сенең жаваплар кызлар бирәчэк жаваплар белэн тәңгәл килергә тиеш. Киттекме,сез эзерме?

-Лилия нинди булэк алырга ярата, ягъни син нинди булэк бирсэн ул ныграк соенэчэк?

1) Чэчэклэр. 4) ойгэ кирэкле эйбер

2) нэрсэ бирсэн дэ соенеп кабул итэ. . 5)акчалата алырга ярата

3) хушбуй 6) нэрсэ кирэген алдан эйтэ.



  • Өйлэнешкэннән соң беренче тапкыр купме вакыт уткәч ызгыштыгыз?

1) икенче конне ук. 4) Бер елдан.

2) Бер атнадан. 5) әле талашкан юк.

3) Бер айдан.

-Лилиянең иң курыккан әйберсе нәрсә?

1) бака. 4) табигать бэла-казасы.

2) тычкан. 5) акчасызлык.

3)чакырылмаган кунаклар. 6) балаларның авырып китуе.

-Сезгэ кунаклар килергә чыкканын белеп алдыгыз. Э өйдэ өстэлгэ куярга бер нәрсә дә юк. Сез нишлисез?

1) ду килеп пешеренэ башлыйсыз.

2) кибеткэ йөгерәсез.

3) өйдэн чыгып качасыз.

4) узлэре кучтәнәчсез килмәсләр эле дип, тик кенэ утырасыз.

5) узегезнең вариант.

-Иң беренче свиданиягездэ Лилия нинди киемдэ иде?

1) чалбардан. 4) чуар кулмәк

2) озын кулмэк. 5) узегезнең вариант.

3) кыска итәк.

Менэ хэзер кызларны сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез кызлар. Җаваплар бирелде, ләкин дөрес микэн шуны тикшереп карарбыз. Кызлар инде бу сорауларга җавапларны яздылар. Без хәзер җавапларны чагыштырабыз. (Җиңүчене билгеләү, бүләкләү). Безнең сәхнәдәге парлар бер-берләрен тапканнар инде. Әлегә үз парларын тапмаганнарга багышлана бу җырыбыз.



8. Җыр: Мингазова А. "Бар ул син эзләгән кеше".

Ярларда ялгыз калдырмам,

Син көймә, мин җил булсам.

Упкыннан йолып алырмын,

Хисләремә тиң булсаң.

Кырларда күрми калдырмам,

Мин- тургай, син гөл булсаң.

Җырларда мактап җырлармын

Сөюемә тиң булсаң ди җырчы кызыбыз Илүзә Каадырова

9. Җыр: Кадырова И.



Зал белән конкурс. Әйтүебезчә, мәхәббәт темасы - мәңгелек. Без моны әдәби әсәрләрдә дә күрәбез. Хәзер мин сезгә мәхәббәт турында мәкалъләрнең башын әйтәм, ә сез азагын әйтеп бетерергә тиеш.

1. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.

2. Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару.

3. Күңел кемне сөйсә, шул гүзәл күренә.

4. Мәхәббәт алтынга сатылмый.

5. Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.

6. Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.

7. Бакага күзең төшсә, күл буеннан китмәссең.

Дөрес җавап бирүчеләргә 1 әр йөрәк бирелә.



Сөю - илаһи көч...

Бер минутлык сөю хисеннән

Иң - иң гали акыл ияләре

Акылыннан шашкан, исергән.

Сөю җирнең иң - иң диванасын

Кинәт акылына утырткан.

Сөю туңган, бозлы йөрәкләргә

Мәңге сүрелмәслек ут төрткән,

Һай, мәхәббәт, колны - патша,

Патшаны кол иткән мәхәббәт,

Олыны кече, кечене - олы

Иткән мәхәббәт! Ә хәзер яңгырыйсы җыр залдагы зәңгәр күзле кызлар өчен яңгырый.

10. Концерт номеры. Ибрагимов Р.



Купидон булып киенгән берәү чыга. Кулында ук, аркасына уклар салынган колчан кигән. Башында аксыл төстә парик, битләре кызылга буялган.

А.б. Мәхәббәт Алласының кем икәнлеген беләсезме?(Купидон)

Купидон. Дөресрәге, мәхәббәт хисен минем укларым тудыра. (Сумкасыннан ук алып тамашачыларга төзи). Минем угым кемгә тия, шул мәхәббәт утында яна башлый. Купидон ук ата, залда кемгә тия, шулар үз парына мәхәббәт аңлатырга тиешләр. (валентинка бирелә)

Ук ату уены

Яшь кызларның йокысы сак була-

Җилләр кагылса да капкага.

Тибрәп куя тәрәз пәрдәләре

Ә йөрәкләр даң-доң чаң кага.

11. Җыр: Мингазова Г.

конкурс. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Кемнең җавабы оригиналь булыр икән?

1. Мәхәббәт сездән кем ясады? Җавап "А" хәрефе белән башланырга тиеш. (акылсыз, ахмак....

2. Гашыйк кеше ничек яши? Җавап "җ" хәрефенә булырга тиеш. (җүләрләнеп, җаваплылык тоеп....)

3. Мәхәббәт нәрсә бүләк итә? Җавап "С" хәрефенә булырга тиеш. (сөю, сагыну, сагыш...

4. Мәхәббәт нинди хисләр уята? ( ярату, якынлык...)

5. Мәхәббәт турында җырның беренче юлы әйтелә, җырның азагын әйтеп бетерергә.



Шатлык-кайгы алмашынып тора,

Кичерәбез һәркөн мең халәт.

Бар нәрсәдән безне өстен итә.

Олы итә бары мәхәббәт!



12. Концерт ном: Ибрагимовлар.



Акрын гына бөтерелгән карлар

Күңел кылларына кагыла.

Синнән миңа котлау китерүче

Ак болытлар еракка агыла.



Яратканнар гына бәхетле ул,

Минем яннарыма кил әле.

Үрнәк булсын барлык гашыйкларга

Безнең ихлас сөю хисләре



13. "Тагын Казан егетләре"спектакленнән өзек.





14. Дуэт: Ибрагимова Г., Мингазова А.

15. Исхаков Т.

"Мәхәббәткә ничә яшь ?" дисәгез,

Мәгарәдә ташлар дәшмәстер...



Мин җырларны тыңлыйм: ул ,мөгаен,



Моңлы көйләр белән яшьтәштер.



"Мәхәббәткә ничә яш ь "дисәгез



Тынып калган вулкан дәшмәстер.



Ул, мөгаен, мәңге тынмый торган



Күңел хисе белән яшьтәштер.



"Мәхәббәткә ничә яшь "дисәгез



Иске каберлекләр дәшмәстер,



Ул, мөгаен, дошманлыкны җиңгән



Ике гашыйк белән яшьтәштер.



"Мәхәббәткә ничә яшь "дисәгез



Дөнья тарихлары дәшмәстер.



Ул,мөгаен, үзенә сөю килгән



Һәрбер гашыйк белән яшьтәштер.





А.Б. Яшьлек бер генә килә, аны үкенеп искә алырлык итеп түгел, ә сагынып сөйләрлек итеп уздыра белергә кирәк. Яшьлек - ул мәхәббәт. Мәхәббәтнең кадерен белеп,яратып-яратылып яшәсәк иде!









.













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал