7


  • Учителю
  • Якташ ветераннар белән очрашу өчен чыгыш 'Якташлар'

Якташ ветераннар белән очрашу өчен чыгыш 'Якташлар'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ветераннар белән очрашу кичәсе өчен чыгыш.

Тема:"Якташларыбыз Россия тарихында"

Укытучы:Галиева Г.Ш.

Мин чикмәдем, дускай, бер карышта

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит:сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

Муса Җәлил.

Сугыш!Күпме хәсрәт,кайгы алып килгән илебез халкына.Балалар әтиләрен,аналар газиз балаларын, хатыннар ирләрен,яшь кызлар егетләрен сугышка озатканнар.Шулар арасыннан бик азлары гына кире туган якларына әйләнеп кайтканнар. Ямьле Кама буйларына урнашкан,туган ягым Балык бистәсендә дә ,Ватан өчен гомерләрен кызганмаган корбаннар, эзсез югалучылар, әсирлеккә эләгүчеләр саны бик күп. Шулар арасында,Түбән Тегермәнлек авылы каһарманы,Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Барый Гани улы Шәвәлиевта бар.Әнә бит,Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев тә "Ике дус турында баллада"исемле шигырен батыр Барый Шәвәлиев белән Иван Ильченконың якты истәлегенә атап язган.

Иван белән Фашист уты Ачыла юл.

Бари бергә Юлны бүлә, Кача дошман.

Сулар кичкән, Һәр адымга Дошманнарга

Утка кергән. Гомер түлә. Кертеп пошман.

Сөйләнмәгән Бари, Иван Иван белән

Дус без, диеп, Карашалар Бари бергә

Нигә кирәк Күзләр белән Әле һаман

Буш сүз, диеп Аңлашалар. Йөри бергә!

Тәмәкене Сикереп торып Гаҗәпләнмә,

Бүлеп төргән Утка таба "Йөри" дисәм,

Һәм эзгә эз Икәүләшеп Дуслар үлсә -

Басып йөргән. Алар чаба. Дуслык исән!

Ир дуслыгы Кочаклашып- Тыныч була,

Тыныч була, Гүя кушлар Кырыс була,

Тыныч була- Пулеметка Мондый дуслык

Кырыс була. Ава дуслар. Корыч була!

Алда ДЗОТ- Кушыла бергә

Тимер калкан, Каннары да

Күпме егет Рус, татарның

Ята чалкан... Даннары да.

21 август 1961 ел

Әлеге шигырь газетада басылгач Шәүкәт Галиевккә хатлар килә башлый. Һәркайсы:"Бари Шәвәлиев безнең авылдаш түгел микән" яки "Туганыбыз түгел микән" дип үз фикерләрен яза. Автор күп хәрби частьлар белән хат алыша,исем - фамилияләрне тикшерә,рәсмиләштерә. Нәтиҗәдә батыр егетнең Түбән Тегермәнлектән икәнлеге исбатлана. 70 ел элек башланган вакыйгалар эчендә кайнаучы батыр йөрәкле якташым белән якыннан танышып китик.

Барый Шәвәлиев 1925 елның 4 нче мартында Түбән Тегермәнлек авылында крестьян гаиләсендә туа. 1932 елда ул Түбән Тегермәнлек башлангыч мәктәбенә укырга керә.Яхшы билгеләргә генә укый,матур язуы белән аерылып тора, һәрвакыт үзен чын пионерларча тота. 1939 елда Барый Шәвәлиевне комсомол сафларына кабул итәләр.Авылда комсомол эшләренә актив катнаша, яшьләр арасында социалистик ярышны оештыручылардан була.Мәктәпне тәмамлагач, ул "Карл Маркс" исемендәге колхозда хисапчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1940 нчы елда урак вакытында лобогрейкада эшләп, ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә вымпелын яулап ала. Фашистик Германиянең 1941 нче елның 22 нче июнендә хыянәтчел рәвештә Советлар Союзына каршы сугыш ачуы 16 яшьлек Барыйда да нәфрәт тудыра.Әтисе Гани абый сугышка китә.Барыйның да тизрәк үсеп,фронтка китәсе,дошманнан үч аласы килә. 1943 нче елның 7 нче январенда Барый Гани улы Шәвәлиев фронтка китә.Барый фронтта Казан кешесе лейтенант Краснов белән очраша.Кыю лейтенант яшь солдатларның яраткан командиры була.Барый ике көннең берендә диярлек туган авылы халкына хатлар язып тора."1944 нче елның 22 июнендә төнлә 45 нче гвардия укчы полкы яңа урынга күчте.Таң яктысы беленер - беленмәс ашарга китерделәр,ике көнлек өстәмә азык өләштеләр.Агитаторлар һәр отделениедә булып,һәр сугышчы белән сөйләшеп җиңүгә ышанычны ныгыттылар,яңа батрлыкларга рухландырдылар.Иртәнге сәгать алтыда безнең артиллерия эшкә кереште,"Катюша" лар "телгә" килде".

Бөтен фронт буйлап һөҗүм башлана. Дошман пулеметы баш калкытырга ирек бирми. Менә пулемет давыллы утын Барыйлар белән янәшә һөҗүм итүчеләргә күчерә."Барыбызны да кырып бетерә бу болай",- дип, кычкыра Барый ярсып . Һәм ике кулына ике граната тотып,алга шуыша башлый. Барый тирәсендә пулялар тузан өермәсе күтәрәләр.Иван Ильченко барысында күреп тора, Барыйны туктатырга тели, ләкин кычкырырга теле әйләнми. Барый күкрәге белән дошман амбразурысына каплана. Ату күпмедер вакыт тукталып тора. Сабырлыгын читкә куеп, Ильченко да татар егетенең күкрәгенә ташлана, киң күкрәге белән амбразураны каплый. Алар Александр Матросов батырлыгын кабатлалыйлар. Ватан - ана үз улларын батырлыкка өнди. Алар үзләренең кайнар йөрәкләрен дошман пуляларына каршы куялар. Немец пулеметы соңгы тапкыр ярсып калтырана да, геройларның канына тончыгып,тынып кала. 1944 нче елның 23 нче июнендә һәлак булган сугышчылар исемлегендә беренче булып Барый Шәвәлиев исеме язылган. Бари Шәвәлиев Осенторф поселогында туганнар каберенә күмелгән. Бу каберлектә барысы 296 кеше илебез тынычлыгы өчен корбан булган. Әйе, Советлар Союзы Бөек җиңүгә зур авырлыклар , күпме корбаннар бәрабәренә иреште. Халкымның туган илгә мәхәббәте, хәрби бурычка тугрылыгы, патриотизмның көчле булуы, җиңү яуларга ярдәм итте. Я,әйтегез, мондый кыю йөрәкле,олы җанлы батырларыбыз белән ничек горурланмыйсың инде?! Ничек алар алдында баш имисең?! Күгебезнең аяз, илебезнең ямьле, җаныбызның тыныч булуында Сезнең өлешегез бик зур, хөрмәтле ветераннар!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал