7


  • Учителю
  • Доклад для родительского собрания на тему 'Авыл мәктәбе шартларында зыялы, әхлаклы шәхес тәрбияләү'

Доклад для родительского собрания на тему 'Авыл мәктәбе шартларында зыялы, әхлаклы шәхес тәрбияләү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Авыл мәктәбе шартларында зыялы, әхлаклы шәхес тәрбияләү

(ата-аналар җыелышына чыгыш)

"Тәрбия - һәрнәрсәнең ачкычы, аның белән һәрнәрсәне

хәл итеп була, ул - кешене кеше итүдә иң дөрес юл"

(Каюм Насыйри)

Бүгенге авыл мәктәбе, андагы тәрбия ... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн авыл мәктәбе?Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту-тәрбия процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә.Кешелекнең киләчәге, илебез язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле бит.

Барлык мәктәпләр кебек үк авыл мәктәбенең дә төп максаты - зыялы, югары культуралы, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Моның өчен авыл мәктәбендә барлык шартлар да җитәрлек дип әйтер идем. Дәрес һәм тәрбия чараларын нәтиҗәле үткәрү өчен күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер класслары, спорт зал, мәктәп яны тәҗрибә участогы бар.

Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп көчләр мәктәп коллективы һәм ата - аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме - бала туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

Тәрбиянең нигезе гаиләдә салынса, аны дөрес юнәлештә үстерү бала мәктәпкә килгәч мәктәп, сыйныф җитәкчесенең төп бурычына әверелә. Бүген авылларыбызда балалар саны күп түгел.Укытучыга һәр бала , һәр гаилә белән шәхси якын килеп, аларның проблемаларын уртага салып сөйләшергә мөмкинлек зур.Мәктәп белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда шулай ук ата-аналар комитеты, мәктәп советы зур роль уйный.

Ата-аналар җыелышы-сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләүдәге мөһим алымнарның берсе. Мондый җыелышларда балалар һәм ата-аналар коллективы тормышының проблемалары карала. Алар, гадәттә, тәрбия мәсьәләләре, балаларның характеры, белем һәм әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп киңәшү рәвешендә барырга тиеш.

Сыйныфтан тыш чараларга ата-аналарны чакыру да ике арадагы элемтәне якынайтуга мөһим роль уйный.Тәрбия чарасы буларак гаилә, спорт,хезмәт бәйрәмнәре үткәрү дә ата-ана, бала һәм мәктәп арасындагы бәйләнешне якынайта.

Тәрбиянең башы -хезмәт. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала гына нык ихтыярлы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, авырлыклар алдында югалып калмыйча, башкаларның хезмәтен хөрмәт итә белә торган шәхес булып үсә. Ә авыл баласы хезмәт белән аерылгысыз.Ул өйдә дә, мәктәп яны тәҗрибә участогында да хезмәт куя.Елның дүрт фасылында да авылда эш җитәрлек.Гаиләдә эшне кечкенәдән дөрес итеп ата-ана күрсәтеп бирсә, мәктәптә технология дәресләрендә укытучы, сыйныф җитәкчесе һ.б бу эшне дөрес юнәлештә алып китә.

Авыл җирендә яшәүче гаиләләдә күбесенчә берничә буын бергә яши. Әби-бабай белән үскән балаларда әхлаклылык, кешелеклелек, ярдәмчеллек,хезмәт сөючәнлек һәм башка уңай сыйфатлар күбрәк була."Каккан җиргә казык керә",- ди бит халык мәкале. Өлкәннәрнең киңәшләре, эш-гамәлләре, динебезгә булган хөрмәт, гаиләдәге бер-берсенә булган мөнәсәбәт. Болар барысы да тәрбиягә уңай йогынты ясый.

Авыл баласы табигатькә якын.Туган җирнең урман-болыннары, елга-инешләре, чишмәләре, сайрар кошлары,саф һавасы аның күңелендә матур хисләре уята сәламәт булып үсүгә төп шарт булып тора.

Уку елы дәвамында укучылар белән төрле акцияләр: "Чишмә", "Чиста су", "Агач утырту","Кош оясы", "Дару үләне"һ.б үткәрелә. Чаңгы, тимераяк, хоккей,футбол ярышлары уза.Ә җәй көне гаилә белән җиләккә бару, су коену,печән җыю,көтү көтәргә бару кебек шөгыльләр дә аннан башка узмый. Мондый чаралар балада кызыксыну хисе тәрбияли, аларны кечкенә генә ачыш ясарга, дөньяны танып белергә ярдәм итә, физик хезмәтне дөрес оештырырга өйрәтә.

Мондый мохиттә тәрбия алган балалар әлбәттә, илебезнең киләчәген кайгыртучы, җәмгыятьнең алга китешенә этәргеч бирүче һәм халыкка хезмәт итүче ватанпәрвәр шәхес булып үсә.

Әхмәдуллина Гөлүсә Гәбделхәй кызы.

1-квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Педагогик эш стажы: 23 ел

Сот:89046709455

Эл.адрес: яки gulusa171@mail.ru







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал