7


  • Учителю
  • Разработка классного часа на тему ' Трудом славен человек' на татарском языке. (7 класс)

Разработка классного часа на тему ' Трудом славен человек' на татарском языке. (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Менделеев муниципаль районының муниципаль белем бирү учреждениесе " Песәй гомуми урта белем бирү мәктәбе"









ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ - ХӨРМӘТЕ БАР


( ачык сыйныф сәгате)





















Сыйныф җитәкчесе :

Хамидуллина Г.Р.


Максат: Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң

тәрбияләү; тырыш хезмәтнең генә данлы хөрмәткә алып

баруын исбат итү; туган як, аның кешеләренә карата

ихтирам патриотизм хисләре тәрбияләү .

Җиһазлау: хезмәт турындагы плакатлар, китаплар күргәзмәсе,

компьютерда ясалган слайдлар.


Сыйныф сәгатенең барышы:


( Сыйныф сәгатен сыйныф җитәкчесе Хамидуллина Г.Р. алып бара)


А.б. : Укучылар, бүген безнең сыйныф сәгатендә кунаклар бар. Әңгәмә барышында без алар белән танышырбыз . Безнең бүгенге сыйныф сәгатенең исеме "Хезмәте барның- хөрмәте бар" дип атала.

Без сезнең белән узган дәресләрдә "Минем шөгылем", "Хезмәттә - хөрмәт " дигән темаларга сөйләштек. Анда нәрсә турында сүз барды соң? Кем безгә шул турыда аңлатам ди?


Яраханов Рамил үзенең фикерләрен әйтә.


А.б. : Укучылар, әйдәгез әле, әти- әниләрнең хезмәте турында берничә язманы тагын тыңлап үтик. Нәфиснең язмасы белән танышыйк.


Гилязов Нәфис үзенең язмасын укый.


А.б. : Энҗенең язмасында хезмәт турында нинди фикерләр язылган икән, аңа сүзне бирәбез.


Габделбарова Энҗе әнисенең һөнәре белән таныштыра.


А.б. : бик матур шигырь юллары белән таныштырасым килә сезне:


Эшне яратып эшләсәң- ял итәсең,

Юк нәрсәне гаҗәп матур, бар итәсең,

Яратмасаң, эттәй булып талчыгасың,

Күрер күздән хезмәтеңне качырасың.

Эшне яратып эшләсәң, җанга рәхәт,

Көлә- көлә матур итеп була яшәп.

Хезмәтеннән тәм табып яшәүче гаиләләрнең берсе белән Гареев Азат таныштырыр.


Гареев Азат язмасын укый.


А.б. : Азатның фотосын һәм шушы язмасын сез яңа ел газетасында күрәсез. Ә хәзер Рәдифкә сүзне бирик.


Ясавиев Рәдиф үзенең язмасында спортны яратуын, куяннар каравы турында сөйли, портфолиосындагы грамоталарны күрсәтә( Мин сезне уку хезмәтеннән тыш башка өлкәдәге хезмәтем- шөгылем белән таныштырасым килә)


А.б. : Укучылар, сезнең әти- әниләрегез, туганнарыгыз арасында күп төрле һөнәр ияләре бар: механизатор, терлекче, хисапчы, укытучы, ветврач, китапханәче, кондитер һәм башкалар. Сүз дә юк, алар һәрберсе хөрмәткә лаек кешеләр.

Бүген без сезнең белән Песәй авылының хезмәтне яратучы кешеләренең берсе- Хамидуллин Саетнур Шайхелгатович белән якыннанрак танышырбыз . Сез аңа бирәсе сорауларыгызны әзерли торыгыз, ә мин аңа багышлап ясалган презентация белән таныштырырмын:

Презентация- слайдлар күрсәтелә, таныштырыла( щелчок белән күрсәтелә торганы)


А.б. : Укучылар, сорауларыгызны әзерләдегезме? Нинди сораулар туды?


Презентациянең вакытка куелганын музыка белән бергә күрсәтергә куярга.


Альбина: Саетнур абый, Сезнең беренче алган бүләгегез нинди булды һәм ул ничәнче елда бирелде?


Владик: Саетнур абый , " Россия Федерациясенең атказанган механизаторы " исеме бирелгәнен ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?

Илһам: Район буенча ничәнче урыннарны алганыгыз бар? Быел ел коры килде, шуңа карамастан урын ала алдыгызмы?


Алмаз: Комбайнда ничәнче ел эшлисез? Яңа комбайн бирәләрме? Ватылса, кем төзәтә? Эшләве авырмы?


А.б. : Тормышыбыз нигезендә хезмәт ята. Кеше шушы куллары белән матур тормышны үзе төзи. Туган авылыбызда Саетнур абыегыз кебек хезмәтен яратып башкаручылар байтак. Шуңа күрә тирә- якта безнең яшәгән авылдан да матур җир юктыр. Мактаулы хезмәткәрләребезгә сәламәтлек, матур тормыш, озын гомер, тигезлек телибез. Аларга тагын да яңа үрләр яуларга язсын!

Очрашуны бик матур бер җыр белән тәмамлыйк: Саетнур абыегыз бүләккә җыр алып килгән:


Гомерләр балкышы яшьләрдә дисәләр дә,

Чигәләргә салкын җилләр карлар сибеп иссәләр дә.

Әле бит, әле генә, иң матур мәле генә,

Яши башлаганбыз кебек, чак белеп тәмен генә.

Әй, гомер,бир, вакыт бир, тагын бер балкырга,

Йөрәктә кояш чыгып, таң булып атарга.


Сыйныф сәгатебез шушының белән тәмам. Барыгызга зур рәхмәт.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал