7


  • Учителю
  • Чыгыш: Бала тәрбияләүдә укытучы һәм ата-ананың бергәлеге (3 класс)

Чыгыш: Бала тәрбияләүдә укытучы һәм ата-ананың бергәлеге (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бала тәрбияләүдә укытучы һәм ата-ананың бергәлеге.

Баширова Римма Рифкать кызы, Мөслим районы Октябрь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

</ Хөрмәтле әти-әниләр! Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк, бала тәрбияләү - ул ата-ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы. Бу бурычны үтәмибез икән, без бозыклыкка юл ачабыз. Балада иң башта гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен. Балачакны кайгы-хәсрәтсез иң гүзәл вакыт дибез. Ләкин бу вакытның аерата җаваплы, кабатланмас чор икәненә бик игътибар итмибез. Менә шушы чорда бала өлкәннәрдә нәрсә өйрәнсә, шуны гомере буе кабатлаячак. Шуңа күрә бу матур сыйфатларны тәрбияләүдә соңламасак иде.

Безнең коллективта гаиләләр төрле. Барлык бала да үз әти-әнисен ярата. Арабызда бердәнбер бала булганнары да бар. Бу очракта баланы артык иркәләмәскә, "юк", "ярамый", "хәзергә мөмкин түгел" дигән сүзләрне ишетеп үстерергә кирәк.

Мин сезгә Р. Фәхреддиннең "Тәрбияле бала" исемле китабыннан бер өзек китерәм: "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый". Сабый чакта нинди тәрбия алу - бала өчен зур әһәмияткә ия.

Хезмәт - чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр без хезмәт ярдәмендә баланың рухи дөньясына үтеп кереп, анда дуслык һәм иптәшлек сыйфатлары бирә алсак, башкарган һәр хезмәтеннән канәгатьлек хисләре уятуга китереп, тырышлык һәм кызыксынучанлыкны үз вакытында күреп үстерә алсак - бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Бала авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгын үзе аңласа, гади генә хезмәт нәтиҗәсендә әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачылганын күрә алса, сезнең белән алып барган эш дөрес юнәлештә икәнлеген ачык күрер идек. Бу юнәлешнең дөреслеге бала үсешендә, мәктәп программасы катлауланган чорда, укуы авырлаша барган саен, бала тәрбияләүдә уңай алымнар кулланырга этәргеч була.

Балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләү - авыр эш. Башта күрсәтергә, аннары булышырга, контрольдә тотарга кирәк. Башта җиңел булмаса да, бала үсеп, хезмәттән тәм таба башлагач күңелле булачак. Бала кечкенәдән үк сезнең белән бергә төрле хезмәттә катнашып үсә, хезмәт тәрбиясе алуны мәктәптә дәвам итә. Хезмәткә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, әти-әниләрнең ярдәменә таянып төрле тәрбия сәгатьләре, бәйрәмнәр үткәрәбез.

Балаларны кечкенәдән үк үз-үзен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү мөһим. Аны миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшенә белергә өйрәтергә кирәк. Шул максаттан һәр пәнҗешәмбе көнне үткәрелә торган әхлаклылык дәресләрендә, һәр бала үз гаиләсеннән китергән мисалларга таянып, бүгенге шартларга яраклашкан шәхес тәрбияләргә тырышам. Бу дәресләрдә Людмила Васильевна-Гангнусның "Әдәплелек әлифбасы" китабына еш мөрәҗәгать итәм. Бу китап кешеләр белән ничек аралашырга, әдәплелек кагыйдәләренә әкият персонажлары аша өйрәтә.

Үземнең тәрбия эшендә мин күбрәк халык педагогикасына таянам. Халык педагогикасы - зур акыллылык, сәламәт әхлаклылык чишмәсе. Аның төбендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята. Тәрбия сәгатьләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр куллану тагын да җанлы итә, укучыларда фикерләү активлыгын арттыра. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә игътибар бирәм.

Баланың рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүе һәрбер ата-анага һәм укытучы өчен кирәк. Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен хәрәкәтләнү, уйнауның роле зур. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Шунлыктан мин төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, дәрес вакытында динамик паузалар ясауга, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышам. Тәрбия сәгатьләрендә дөрес туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен өйрәнү, көндәлек режим, су, һава, кояш белән чыныгу кебек темаларга әңгәмәләр үткәрелә. Яшь организмның шушы хәрәкәт алымнары, хөрмәтле әти-әниләр, дәрестән тыш вакытта да, сезнең күзәтчелек астында үстерелсен иде.

Без сыйныф белән табигатькә экскурсиягә чыгарга яратабыз. Табигатькә чыккач, кыш көне табигатьнең әкияттәгедәй сихрилегенә, көз көне һәр агачның үзенә бер төрле төскә ия булуына игътибар итәбез. Мәктәпкә кайткач, бу турыда хикәяләр язабыз, иллюстрацияләр ясыйбыз. Ә яз көне дару үләннәрен танырга өйрәнәбез. Алар турында мәгълүматны аерым папкаларга туплыйбыз, гербарийлар ясыйбыз. Өйгә кайткач баланың уй-кичерешләрен тыңлап, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә, туган ягы белән горурланырга сездән дә зур ярдәм кирәк. Чыннан да шул вакытта гына үзара аңлаша торган өчлек барлыкка килә.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү шулай ук мөһим бурычларның берсе. Спектакльләр, концертлар карау, "Туган як" музеена сәяхәтләр әти-әниләр сезнең белән оештырылуы укучыларыбызны сәнгатькә аеруча якынайта. Җыелышта үткәрелгән анкеталарда бирелгән сорауларга тулы һәм дөрес җавап бирүегез, баланың коллективта тоткан урынын, аның эчке дөньясын өйрәнгәндә зур ярдәм итә. баланың психологиясен, мәктәпкә, дусларына, әти-әнисенә, җәмгыятькә мөнәсәбәтен өйрәнү, карашын ачыклау өчен, алга таба эшләрне оештырганда юнәлеш бирә.

Гомумән, нинди генә эш төре алсак та, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булуын бергәләп хәл итсәк яхшырак булыр.

Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең изге бурычы. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, укыту-тәрбия процесында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү - укытучы, ата-ана, укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, бу максатны тормышка ашыру җиңелрәк була.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал